“Кирәкми безгә сугыш” әдәби – музыкаль кичә.
Әкрен генә музыка тавышы ишетелә.Сәхнәгә әби белән оныгы чыгалар.Әбинең
кулында өчпочмаклы солдат хатлары. Ул аларны әйләндереп карый, сыйпый, үзе
нидер уйлый.
Оныгы.
Әбием, син бүген нигәдер бик уйчан. Кулларыңда тагын бабамнан калган солдат
хатлары. Син аны һаман сагынасыңмы?
Әби.
Әйе, балам. Җиңү бәйрәме көне якынлашты исә, узган сугыш еллары үзәкләрне өзеп
искә төшә.
Оныгы.
Әбием, зинһар, сөйлә әле шул еллар турында.
Әби.
Ярар , балам, тыңла алайса. ( бер читкә китеп утыралар, әби сөйли башлый.)1941
нче елның матур җәе иде. Авылда Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бөтен җирдән
уен-көлке, җыр-бию тавышлары яңгырап торды. Минем дә, бабаңның да яшь чагы, без
дә биюгә кушылып киттек. ( Биюнең кызган чагында куркынган кыяфәттәбер кыз
йөгереп керә.)
Кыз.
Сугыш! Туктагыз, сугыш башланган! Гитлер безгә сугыш башлаган.
Магнитофон язмасында Левитан тавышы: “ Внимание,внимание! Говорит
Москва! Работают все радиостанции Советского Союза.Фашисткая Германия, нарушив
пакт о ненападении , вторглась на территорию Советского Союза”.
(“ Изге сугыш “ җыры яңгырый. Сәхнә уртасына бала тоткан, сугышка
китүче яшь кенә егет чыга.)
Егет. Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан
сугышына мин китәм.
Менә
балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны
тотып ант итәм:
Синең
өчен,шушы баламөчен,
Нәселем
өчен,Туган ил өчен,
Мылтык
тотып баскан җиремнән
Бер адым
да артка чигенмәм...
Кыз. Исән барып,исән кайт!
Фашистларны
кисеп кайт.
Миннән
сиңа теләк шул.
Ил
мактарлык үрнәк бул.
Теләр
идем тагын да,
Бик
сагынган чагыңда-
Язып җибәр
сәлам-хат!
Сау
бул,җаным!
Җиңеп
кайт!
Кызлар егетләрне
сугышка озаталар. ( “ Солдатлар ” җыры башкарыла. )
1 нче кыз. Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы менә
шулай башланып китте.
Кырык
бернең июнь иртәсендә,
Дошман
кергән илем чигенә.
Гөлчәчәкле
кырлар тапталганнар,
Кара болыт
менгән күгенә.
2 нче кыз. Сугыш... нинди авыр,шомлы сүз бу.
Сабан
туйда, көрәш барган мәйданнардан
Сугыш
җиле әтиләрне йолкып алган.
Сөлгеләре
яшел чирәм өсләрендә
Яраланган
аккош кебек ятып калган.
3 нче кыз. Тизрәк сугыш кына бетсен инде! Җиңү өчен бернәрсә дә җәл түгел.
Гитлерны җиңеп исән - сау гына кайтсыннар инде.
4 нче кыз. Кайтырлар, Алла боерса, кайтырлар. (чыгып китәләр).
Сугыш кыры, солдатлар сугыш тынган арада ял итәләр.
1-солдат. (башына канлы ефәк яулык бәйләнгән)
Аерылганда миңа йөрәк дустым
Бүләк итте ефәк яулыгын;
Мин ярама яптым ул яулыкны
Басар өчен агышын канымның.
Хат ташучы керә: Исәнмесез, егетләр.
Солдат.Тизрәк
бирче,кемнән? Аңарданмы?
Тизрәк инде, тизрәк, почтальон!
Сабырсызлык өчен гафу ит,
Хат көткәндә туган җиркәеңнән,
Йөрәк бигрәк ярсу була бит.
Хат ташучы хат тарата, укыйлар.
“Хат ташучы ” җыры башкарыла, 1 нче куплеттан соң
солдатлар чыгалар, кызлар керәләр.
Җыр беткәндә хат ташучы хатлар тарата.
1 -кыз.
Тезгә куеп сезгә хатлар язам
Сугыш тынган алсу таңнарда .
Балаларым, сезне үбеп калам,
Сәлам сезгә - сөйгән ярларга.
2 -кыз.
Ярсып-ярсып атам һәр пулямны,
Ватан өчен, туган ил өчен,
Балам өчен, атам - анам өчен,
Назлап сөйгән бил өчен.
Борчылмагыз, мине белгән дуслар,
Шат җырчыгыз сезне онытмас,
Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,
Дошманнарны җирдән корыткач.
(Снаряд шартлаган тавышлар, ура дип кычкырган сүзләр ишетелә. Левитанның
сугыш бетүе турында хәбәре яңгырый. Поезд тавышы килә, бөтенесе, кайталар, дип
кычкыра.)
1- кыз.
Исән-сау кайттыгызмы. Безнекеләрне күрмәдегезме.
1- солдат. Юк күрмәдек.
2- кыз.
Безнең ирләребез кайтмады бит.
2- солдат. Кайтырлар,кайтырлар.
3- кыз.
Җиңү яулаганнар бу батырлар,
Безгә тыныч тормыш биргәннәр.
Гел кояшлы,аяз булсын күкләр,
Якты булсын көннәр дигәннәр.
Тик күпләре җиңү юлларында,
Башын салган чит ят җирләрдә.
Гәүдәләре анда,исемнәре
Онытылмый безнең телләрдә.
Әби. Кавышулар насыйп булмады безгә, бабаң сугыш кырында башын салды.
Үзеннән соң якты истәлеге генә торып калды.
Оныгы. Әбием, мин барысын да аңладым. Синең кулыңдагы солдат хатлары бабам
хатирәсе генә түгел, ә ил тарихы, халкымның сагышлы үткәне дә икәнлеген
аңладым. Миңа һәм минем кебек миллионнарга сугыш кирәкми!
“Һәйкәлләр” шигырен сөйли.
(чәчәкләр кую,бер минутлык тынлык.)
“Җиңү җыры” яңгырый.
Чараны үткәрүче укытучы: Мифтахова Г.Д.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.