Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?" дәрес конспекты
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

"Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?" дәрес конспекты

библиотека
материалов

Тема: “Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?”.



Максат: 1) Безнең яктларда кышлаучы кошларны танырга, кошлар өчен азык сайларга өйрәтү;

2) Кошлар турында белемнәрне тирәнәйтеп, кошларга ярдәм итү,табигать матурлыгын күрү, саклау теләге тудыру.

3) Төркемнәрдә эшләү күнекмәсен ныгыту.

Җиһазлау: Әйләнә – тирә дөнья китабы 1 сыйныф, проектор, компьютер, кош рәсемнәре, математик бирем карточкалары, җимлекләр.

Шәхескә кагылышлы УУГ

Уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Регулятив УУГ

Укытучы белән бергә уку максаты кую;

Проблеманы чишүдә берничә вариант табу;

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Танып белү УУГ

Логик гамәлләр башкару( анализ, синтез);

Проблема кую һәм аны чишү.

Коммуникатив УУГ

Үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

Партнер гамәлләре белән идарә итү.

Дәрес төре: ИКТ кулланылган дәрес

Дәрес тибы: яңа тема аңлату дәресе



ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.



Укытучы. – Балалар,мин сезгә бер язма тыңларга тәгъдим итәм. (Кошлар тавышы тыңланыла)

Укытучы. – Бу нинди тавышлар, сез аларны кайда һәм кайчан ишеткәнегез бар? Хәзерге вакытта мондый тавышлар ишетергә буламы? Ни өчен?

(Балалар җавап бирә)

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы. - Инде әйткәнебезчә, хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш)

Укытучы. -Урамда нинди һава торышы? (Салкын)

Укытучы.- Табигаттә нинди үзгәрешләр бара? ( Урамда салкын, кар ява, юллар тайгак, агачлар шәрә, сулар боз белән капланган, кошлар җылы якка киткән, тик бездә кышлаучы кошлар гына бездә калган).

Укытучы. – Әйе, укучылар, кыш үзенең шундый сыйфатлары белән аерыла.

Укытучы. – Ә хәзер без сезнең белән Резеда Вәлиеваның шигырен игътибар белән тыңлыйбыз:

  1. Фонетик зарядка.

Кошларга таш атма,

Баласын елатма,

Таш атма кошларга, атма син.

Кошлар бит дусларың

Буранлы кышларда

Ярдәм ит, аларны сакла син.

  • Хәзер шигырне бергәләп кабатлыйбыз.(Дөрес укымаган сүзне дәресләп укыйбыз)

  • Шигырдә сүз нәрсәләр турында бара? (Кошлар турында)

  • Кыш нинди? (Кыш салкын, буранлы)

  • Кыш көне кышларга җиңелме? (Юк, кыш көне кышларга җиңел түгел)

  • Ни өчен? (Чөнки азык табу авыр)

  • Без нишләргә тиеш? (Без ярдәм итәргә тиеш)

  • Укучылар, димәк, без бүген нәрсәләр турында сөйләшербез? (Кошлар турында)

  1. Төп өлеш.

Укытучы. – Кошлар – җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Аларның төрләре бик күп. Кошлар очарга җайлашкан. Аларны җир шарының иң салкын җирләрендә дә, тау башларында да, диңгез ярларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе- колибри, аларның кайберләре карлыгач зурлыгында, ә кайберләре шөпшә хәтле генә, аларны чебенкош дип йөртәләр, ә иң зур кош- Африка тәвә кошы (страус)

  1. Ф И З М И Н У Т К А

Хәзер бераз ял итик

Сузылып киерелик.

Уңга-сулга бөгелик

Бер урында таптаныйк.

Чыпчык кебек сикерик.

Бер чүгәлик, бер басыйк.

Кул тәгәрмәче ясыйк.

Хәзер инде утырыйк.

Белемнәрне ныгыту.

Укытучы. – Балалар кошларны нинди төркемнәргә бүләләр? (Күчмә кошлар һәм бездә кышлаучы кошлар)

Укытучы. – Дөрес балалар. Кайбер кошлар инде салкын кышны үткәрер өчен җылы якларга, диңгез буйларына китәләр, ә язын яңадан безнең якларга, үз илләренә әйләнеп кайталар. Ә менә кайбер кошлар салкын кышны да үз илләреннән аерыла алмыйлар, шунда ук кыш чыгалар. Ә хәзер без аларның кайберләре белән танышып китәрбез.

Игьтибар белән тыңлагыз, аннары сораулар бирәбез.

(Балалар чыгыш ясый)

1 укучы. Ала карга.

Кара әле, дустым, кара,

Бер карга очып бара.

Нигә соң бу карганың

Кигән киеме ала?


Ала каргалар кеше торагына якынрак яшәргә ярата. Кышын кайбер төрләре җылы якларга очалар. Үсемлекләр, орлыклар, вак кошлар, җәнлекләр белән тукланалар. Басу-кырларда зарарлы бөҗәкләрне, кимерүче җәнлекләрне тотып, зур файда китерәләр.

(Карга турында шигырь).

  1. укучы. Песнәк.

Кара жилет, сары күлмәк,

Кара бүрек кигән

Бертуктаусыз: "Сип, сип”,-дия

Нәрсә сибик, кем белә?


Песнәк – бик хәрәкәтчән, кечкенә кош. Аның томшыгы көчле. Томшыгы ярдәмендә ул агач кайрысыннан бөҗәкләр чүпли. Песнәк үлән орлыгы, төрле җиләкләр белән туклана. Песнәкләргә кыш көне азык табу кыенлаша, шуңа күрә алар кеше яши торган урыннарга якынаялар. Песнәкләрнең дә төрләре бик күп. Мәсәлән, зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы, бүрекле песнәкләр була.

(Песнәк турында шигырь)

  1. укучы. Тукран.

Җәй такылдый бу чүкеч

Кыш такылдый бу чүкеч

Ничек чыдый бу чүкеч.

Тукран - урман кошы. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны “урман докторы” дип йөртәләр Ул үзенең көчле томшыгы белән агачлардан бөҗәкләр эзли. Каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары томшыгы белән агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый. Шулай итеп, үзе дә туклана, урманга да файда китерә. Тукраннар агач куышына оялый. Алар бер-берләрен тукылдаган тавышларыннан таныйлар.



  1. укучы. Чыпчык.

Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар.Оялары – тәрәзә башында, йорт кыегында, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк-җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана. (Чыпчык).

(Чыпчык турында шигыр )

  1. укучы. Карабүрек.

Бу чыршыга каян килгән

Алсу-кызыл җимешләр?

Җимеш түгел, кызыл түшле....

Карабүрекләр (снегири) - безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе.Ул яз,җәен ылыслы урманнарда яши урманда яши,ә кышын бакчаларга,паркларга очып килә,агач орлыклары,җиләк-җимеш калдыклары белән туена.


  1. укучы. Күгәрчен.

Күгәрчен – күгәрченнәрнең төрләре бик күп. Без күбрәк күк күгәрченнәрне беләбез. Аның канатлары күксел төстә була. Тәпиләре кып-кызыл.Ул, вак-вак атлап, яңа яуган карда бормалы, кәкре-бөкре эзләр калдырып йөри. Күгәрчен башка кошлардан юлны тиз табуы белән аерылып тора. Моннан күп йөз еллар элек хатларны күгәрченнәр ташыган. Күгәрченнәрнең бу төре почта күгәрчене дип йөртелә. Күгәрчен дуслык һәм тынычлык символына әйләнде. Төрле бөҗәкләр, орлыклар, җиләк-җимеш, кешеләр биргән ашамлыклар белән туклана.



  1. укучы. Саескан.

Үзе аклы-каралы

Озын һәм җиз койрыклы.

Җәен-далада,

Кышын-калада.

Саесканнар сирәк агачлы ландшафта ояларга яраталар. Кышкы салкыннарда авылларга, шәһәрләргә якынрак киләләр. Вак җәнлекләр, бөҗәкләр, башка кошлар йомыркалары, җиләк-җимеш белән тукланалар. Урманнарда, кырларда зарарлы бөҗәкләрне һәм тычканнарны тотып зур файда китерә.

Укытучы. – Озын кышкы төннәрне кошкайлар төрлечә уздыра. Мәсәлән, каргалар һәм чәүкәләр бергә, бер-берсенә якын килеп, каурыларны кабартып, агач башларында куналар. Чыпчыклар, песнәкләр өй кыеклары астында, агач куышларында чормаларда куналар. Кайбер кошлапр төнне сыерчык ояларында уздыралар. Кошлар өчен кыш бик кырыс (куркыныч) вакыт. Кышкы салкыннарда аларга азык,җим кирәк. Җирне кар каплый. Алар бөҗәкләрне дә, вак җәнлекләрне дә таба алмыйлар. Аларга кешеләр генә ярдәм итә ала. Кошларга ничек ярдәм итәргә соң? (Җимлекләр ясарга)



  1. Китап белән эш.

Нинди ризыклар ярый салырга, нинди җимнәр ярамый.

Белемнәрне ныгыту. Математик бирем белән уен “Җимлеккә килгән кошлар”

Чылбыр буенча мисалларны чишеп, дөрес номерлы кошны табып җимлекккә урнаштырырга.

Уен “Кошларның исемнәрен дөрес яз 1әр рәсемнәр астына урнаштыр”

Балаларга карточкалар бирелә. Төшеп калган хәрефләрне дөрес язып тиешле рәсем астына урнаштыралар.

Уен “Дөрес җим сайла” Һәр группага менюлар бирелә. Дөрес җимнәр сайларга.

Уен “Сорау –җавап”

  1. Иң күп ашаучы кош? (Песнәк)

  2. Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк)

  3. Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак)

  4. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан)

  5. Нинди кош суны очып барышлый эчә? (Карлыгач)

  6. Сан бауеча иң күп таралган кош? (Чыпчык)

  7. Нинди кош үз балаларын бердә карамый? (Күке)

  8. Нинди кош җылы яктан иң беренче былып кайта? (Кара карга)

  9. Җәй тыкылдый бу чүкеч, кыш такылдый бу чүкеч? (Тукран)

  10. Карабүрек- ул нәрсә? ( Черная шапка, снегир , синиөа, грач)

  1. Проблемалы сорау кую.

Укытучы. – Ни өчен кышлаучы кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ?

Балаларның фикерләрен тыңлау.

Йомгаклау.

Укытучы. – укучылар, кошлар – ул безнең

  • Канатлы дуслар.

  • Дөрес. Дуслар безгә кирәкме?

  • Кирәк.

  • Кошларны сакларга, ашатырга кирәкме?

  • Әйе, кирәк.

  • Аларны салкыннарда ашатабызмы?

  • Әйе, ашатабыз.

  • Сез кошларга җимлек куясызмы?

  • Әйе куябыз.

Укытучы. –дөрестәндә, кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә кирәк.. кечкенә ме ул, зур кошмы аларны коерсытмагыз, җимнәр бирегез. Җимлеккә килгән кошларны ерактан гына күзәтеп торыгыз, рәсемнәрен ясагыз.

Алар сәйләшә белмәсәләрдә сезгә һичшиксез рәхмәт әйтерләр, яз башында матур тавышлары, бөҗәкләрдән коткарган зур уңышлары белән шатландырырлар. Сезне ягымлырак булырсыз, яхшы һәм табигатҗкә сакчылар булырсыз дип ышанып калам.

  • Тимәгез , кошларга , сайрасын ,

  • Бетерсен зарарлы кортларны .

  • Кыш көне җимлекләр ясагыз ,

  • Саклагыз , канатлы дусларны !

  1. Рефлексия, бәя этабы.

- Мин үземә ачыш ясадым! (зәңгәр төс)

- Мин дәрестә актив катнаштым! (кызыл)

  • Миңа дәрестә кызык булды! (яшел)

- Дәрес минем кәефемне күтәрде! (сары)

7


Автор
Дата добавления 15.03.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров420
Номер материала ДВ-529295
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх