Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Китап- галим, телсез мөгаллим.

Китап- галим, телсез мөгаллим.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Китап- галим, телсез мөгаллим

Бар минем дускаем

 Иң якын сердәшем.

 Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем.

 Өйрәтә ул миңа

 Бар фәнне, телләрне.

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

Күргәнен, белгәнен

Барын да аңлата.

Көлдерә, җырлата,

Уйлата, юата.

Син аны беләмсең?

Кем соң ул, уйлап тап!

Иң якын дускаем,

Киңәшчем – ул китап.

(Җ.Тәрҗеманов)

Кереш

Язма,басма сүз-кешелек җәмгыяте уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе.Аннан башка хәзерге фән һәм техниканың,әдәбият һәм телнең үсешен,халыкларның узара аралашуын күз алдына китерүе дә кыен.Басма сүз үткән белән бүгенге,хәзерге белән киләчәкне бәйләүче күпер дә.Китапларда кешеләрнең күп гасырлар дәвамында тупланган бай тәҗрибәсе,күзәтүләре,уй һәм тойгылары,теләк һәм омтылышлары теркәлгән.

Гарәп шрифтлары белән татар телендә басылган беренче китап 1612 елда Лейпциг шәһәрендә чыга.Ул Изге Рим империясенең “Төрки телләр институты” исемендәге миссионерлар җәмгыяте тарафыннан чыгарыла.

Әбрар Кәримуллинның фәнни эшчәнлеге,татар матбагачылыгына,татар басма китабына һәм халкыбыз тарихына багышланган хезмәтләре хакында без инде шактый яхшы беләбез.Аның исеме республикаызда гына түгел,бөтен төрки дөньясына,башка чит ил галимнәре арасында да билгеле.Ул берүзе бөтен татар китап дәрьясын эзлекле рәвештә өйрәнеп,фәнни нигездә тасвирлап бирде ,гыйльми хезмәтләрен рус һәм башка телләрдә бастырып,татар халкының бай рухи мирасын дөньяга танытты.

Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазъ. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул – адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы”, - дип язды Ибраһим Гази.

Матур рәсемнәренә кызыгып, язуларын үзем укып карарга тырышкан беренче китабым ,әлбәттә ул “Әлифба” китабы. Балачакның гүзәл мизгеленә нур булып килеп кергән, тормышның беренче мөһим баскычы булып, белем иленә ачкыч ролен үтәгән ул китап. Нинди генә китап булса да, ул безне,укучыларны ,игелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китаплар- буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә, халыклар белән халыкларны таныштыручы, чорлар арасына күпер салучылар булып тора.

Төп өлеш.

Кешелек тарихының тәүге чорларында ук борынгы бабаларыбыз үзләренең ыруларын, токымнарын саклап калырга тырышканнар. Бишек җырлары, табышмаклар, әкиятләр ярдәмендә көчле, җитез, тапкыр кешеләр тәр-бияләргә омтылганнар. Өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе, үгет –нәсихәте балаларга гади, үтемле формада – авыз иҗаты рәвешендә барып ирешелә торган булган. Бер –берсеннән ерак урнашкан илләрдә барлыкка килгән халык иҗаты әсәрләрендә охшаш якларның күп булуы гаҗәп тә түгел. Борынгыдан сакланып калган мифлар, риваятьләр, хикәятләрнең асылы кешенең җирдәге урынына, эстетик идеалына кайтып кала, аларда хезмәткә, акылга, хакыйкатькә, изгелеккә һәм гүзәллеккә дан җырлана .

Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре” дип язган мәгърифәтче Каюм Насыйри. Китаплар безне туган телебезне, хезмәтне яратырга, авыр вакытларда югалып калмаска өйрәтәләр. Тәрбияле, күп белергә теләүче кешеләр китапсыз яши алмый. Адашканда юл күрсәтүче, яңа уңышларга рухландыручы дусларыбыз янына яраткан китапларыбыз да керә.

Без быел сыйныфтан тыш уку дәресләрендә Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”, Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәрен яратып укыдык.Әдәби әсәрне укыганда, безнең күңелләрдә кайгыру да,шатлану хисләре туды.Кайвакыт рәхәтләнеп елмайдык та, көлдек тә һәм кайвакыт безнең күзләргә яшьтә килде . Димәк, китап уку кешене битараф калдырмый. Китап ул кешегә тәэсир итәрлек ниндидер бер могҗизалы көчкә ия. Кешенең кәефенә, сәламәтлегенә китапның уңай йогынты ясавы хакында һәрвакытта  да белгәннәр. Китап кешне өйрәтеп кенә калмый, ә дәвалый да. Мәсәлән, XVII гасырда Англия врачлары үзләренең пациентларына, дарудан тыш, көнгә 2-3 бит китап укырга тәкъдим итә торган булганнар. Мисыр фараоны Рамзес II китапханәсен “Җан өчен даруханә” (“Аптека для души”), “Ассирий” патшасы Ашшурбанипала китапханәсен “Вәгазь һәм киңәш йорты”, (“Дом наставлений и советов”) дип атаган. А.С.Пушкин үзенең укучыларын “әгәр чирләп китсәгез, кулыгызга китап алыгыз” дип чакырган.

Менә шулай без дә укытучыбыз белән сыйныфтан тыш уку дәресләрендә матур әдәбият укыйбыз. Бәхәсләшәбез ,серләшәбез фикерләр бүлешәбез. Сезнең күбегез безнең белән бәлки бәхәсләшер дә: “ Компьютер, телевизор, видео  бар бит, аларның ниндиләре әле!” , дияр. Икенче берәү аны хуплар: “Бөтен белемне шулар аша да алып була...”- дияр. Ләкин, дусларым, компьютер да, видео да, бер мөһим хасияттән мәхрүм итә кешене. Бик дөрес анысы, заманча төзелгән күп кенә программалар кешене логик фикерләүгә, тотрыклы образлыкка оста күнектерәләр. Тик менә, шуның хисабына, хыял- фантазияне бөтенләй диярлек чикләп, томалап куялар. Чөнки бөтенесе дә күз алдында, синең өчен уйланылган, ачкычын гына таба бел.  Шулай итеп, телевизор, монитор безгә үз сурәтен, үз хыялын, үз ихтыярын тага. Ә китап укыганда син аны үзеңчә күз алдына китерәсең, үзеңчә матурлыйсың, үзеңчә үстерәсең.   Чөнки кеше күңеленә иҗади орлык салучы тылсымлы көч ул – китап, Галиҗәнап Китап!  

Татар халкы гомер - гомергә укымышлылыгы, гыйлемле булуы белән дан тоткан. Әгәр шулай булмаса, моннан 800 ел элек язылган “Йосыф вә Зөләйха” кыйссасын кулдан- кулга күчереп язарлар иде микән? Әгәр шулай булмаса, Габдулла Тукай Казанга кайткач, гомеренең соңгы елларында аның китаплары 30 тапкыр басылып чыкмас иде. Казанда инде өч гасыр дәвамында елның –елында йөзләрчә исемдә китаплар басыла. Әгәр укучысы булмаса, алар чыкмас иде.

Йомгаклау.

Татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин дә безгә китаплар белән дус булырга, алардан аерылмаска киңәш итә. Безнең әби-бабайларыбыз китапны ипигә тиң күреп кадерләгәннәр, хөрмәт иткәннәр. Китап сүзе – иң хак сүз булып саналган. Ул иң кадерле урында сакланган, тузан бөртеге дә кунмаган. Ә бүген китапның хәле ничек? Бүгенге глобализм, интернетизм чорында китапка хөрмәт юк дәрәҗәсендә .

Ә.Кәримуллин хезмәтләрен укыганнан соң мин шуны аңладым китап дөньясы белән һәрвакыт хәбардар булырга, аңа битараф булмаска кирәк. Әбрар ага кая гына булмасын ул ,кемнәр белән генә очрашмасын ул һәрвакыт китаплар эзләгән , укыган, үз фикерен кыю итеп әйтә торган булган. Ул үзенең бер хезмәтендә :” Китап –халык тормышының көзгесе”- ди.Халкыбызның күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы (1978), Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1987), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991), Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты (1995) академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинны без бүгенге көндә дә онытмаска, аның хезмәтләре белән горурланып яшәргә тиешбез.


Файдаланылган әдәбият исемлеге:

1.Ә.Кәримуллин. Язмыш, язмыш.../Казан: Тат.кит.нәшр., 1996 ел

2.Ә.Кәримуллин. Безнең кардәшлек. / Казан: Тат.кит.нәшр., 2005 ел

3.Татар халык мәкальләре/Яр Чаллы:”Идел –йорт”нәшр.,2002ел



Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров24
Номер материала ДБ-234617
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх