Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / "Китап сөючеләр" түгәрәге (башлангыч класслар өчен)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

"Китап сөючеләр" түгәрәге (башлангыч класслар өчен)

библиотека
материалов

Эльвира Демьяновна Адлер

Азнакай районы

Әлкәй урта мәктәбе

башлангыч сыйныф укытучысы






Мин “Укучыларда мөстәкыйль белем алу теләге уяту” темасы өстендә эшлим. Бу теманың төп юнәлеше булып китап белән эшли белү тора. Китап укырга, аны аңлый белергә өйрәнү зур осталык сорый. Мин тәкъдим иткән әлеге авторлык программасында укучыларның мөстәкыйль укуы белән идарә итү чаралары күренә.



























Китап сөючеләр

түгәрәге.

Аңлатма язуы.

Хәзерге вакыт – зур фәнни – техник ачышлар, шул ачышларны тормышта куллану вакыты. Ләкин кеше тудырган зур могҗизаларның иң катлаулысы һәм иң бөеге дип язучы А.М.Горький китапны санаган. Китапта кешелекнең зур рухи байлыгы ята. Китап – кешеләрнең, халыкларның иң универсаль аралашу чарасы булган һәм булып кала да. Ул күз күрмәгән илләргә, ерак гасырларга сәяхәт итә алучы вакыт машинасы. Китап – безнең аерылгысыз юлдашыбыз.

Озак еллар эшләү дәверендә бик күп күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам, соңгы елларда радио – телевидение, интернет тәэсире арту аркасында балаларның китапка карашы үзгәрде.

Ә үз – үзеңне тәрбияләү, индивидуаль рухи тормыш китаптан башлана. Китап һәр баланың дустына, тәрбиячесенә һәм тирән акыллы укытучысына әйләнергә тиеш. Һәр балада кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбияләнмәсә, әгәр китап уку аның бөтен гомере буена рухи ихтияҗына әйләнмәсә, баланың дөньяга карашы тарая, сөйләм теле ярлылана, язуы хаталы була. Үсмерлек елларында аның күңеле буш булганда ул каяндыр килеп чыккан начарлык белән тулырга мөмкин.

Югарыда саналган кимчелекләрне бетерү, китап укырга теләк уяту, китапка мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән соңгы елларда мин “Китап сөючеләр” түгәрәген җитәклим. Түгәрәкнең даими эшләве нәтиҗәсендә балаларның китапка карашы уңай якка үзгәрде. Түбәндә түгәрәк программасын тәкъдим итәм.

Бүгенге заманда китап иң төп белем алу чыганагы булып кала.


“Китап сөючеләр” түгәрәгенең максаты:


1. Баланы китаплар дөньясына алып керү; аны

балалар әдәбияты белән танышудан, китап

укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү.

2. Әсәрне уку – аның “серенә” төшенү икәнен

аңлату; авторның һәм балаларның язылганга

мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү.

3. Язучылар һәм аларның иҗаты белән таныштыру.

4. Халык педагогикасының уңай традицияләрен

чагылдырган әсәрләр аша балаларның акылын,

ихыиярын, хисләрен, тәрбиялелек дәрәҗәсен

үстерү.

5. Укучыларда мөстәкыйль рәвештә китап уку

теләге уяту, үзлекләреннән белем алырга

омтылыш һәм китапка сакчыл караш

тәрбияләү.

Программада чит ил һәм үзебезнең язучыларның төрле жанрдагы әсәрләре белән таныштыру, китап дәвалауның практик чаралары, түгәрәкне төрле формада (викторина, түгәрәк өстәл, сәхнәләштерү, экскурсия, әдәби уеннар, балалар иртәләре, китап күргәзмәләре, танып белү сәгатьләре) үткәрү ысуллары күрсәтелә.



P.S. Бу программаны мин башлангыч сыйныф укучылары өчен тәкъдим итәм. Программадагы темалар гомүмиләштереп бирелде. Әгәр аның темаларын гадидән катлаулыракка бара торган подтемаларга бүлсәң, бу программа белән башлангыч сыйныфның дүрт классында да эшләп булыр, дип уйлыйм.






п\п

Тема

Үткәрү

формасы

Материал

1.

Китаплар иленә сәяхәт.

( балалар китапханәсенә экскурсия

  • китапханә турында төшенчә, аңа язылу, китап сайлау;

  • китапны саклап тоту кагыйдәләре)

э

к

с

к

у

р

с

и

я

Картотека

Библиография

Формулярлар







2.

Китап уку – иң яхшы белем алу.

  • китаплар тарихыннан;

  • китап төзелеше;

  • китап кыстыргычлары ясау;

  • класс китапханәсе оештыру.

п ш

р ө

а г

к ы

т л

и ь

к


С. Львов. Китап турында китап. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1983

Вәлиев Р. Кайтаваз кайда яши? – Казан :“Мәгариф”, 1994




3.

Без бик күп төрле.

- китап төрләре

танып

белү

сәгате

Дәреслекләр

Сүзлекләр

Әдәби китаплар

Энциклопедияләр

Белешмә китаплар

4.

Без үзебез – рәссамнар.

- китапларны бизәү

Прак -тик шө -гыль

Буяу китаплары

5.












Әкиятханәгә сәяхәт.

- әкиятләр уку

әкият уку - әңгәмә

Куян күчтәнәче. – Казан: “Мәгариф”, 1998

(Татар һәм рус халык әкиятләре тупланган)

Татар халык иҗаты.

Әкиятләр. – Казан.Тат.кит.нәшр., 1977

Татар балалар фольклоры.- Казан: “Раннур” нәшр. ,1999

6.

Халкыбызның күңел җәүһәрләре.

- халык җырлары, уеннары, санамышлары.


П ш

р ө

а г

к ы

т л

и ь

к

Ягъфәров Р. Кәҗә -мәкәрҗә. – Казан: “Мәгариф”, 1994

Йомгак таптым: Балалар фольклоры. – Казан: “Мәгариф”,2000

Татар халык уеннары. – Казан: “Мәгариф”, 2002


7.

Тапкырҗан агайда – кунакта.


Табыш-маклар кичәсе

Татар халык авыз иҗаты. Табышмаклар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1977

Нәниләргә бүләк. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985

Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984

8.

Әкияттә - кунакта.

(чит ил язучылары әкиятләре)

  • Г.Х.Андерсенга – 200

  • әкиятләрен уку

  • мультфильмнар карау

  • рәсемнәр ясау

М

у

л

ь

т

п

р

е

м

ь

е

р

а

Г.Х.Андерсен. Әкиятләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1986

Гадкий утёнок”, “Дюймовочка” мультфильмнары.

9.

Сабый күңелле апа.

- Р.Вәлиева иҗаты.

әсәрләрне сәхнә-ләш-терү

Вәлиева Р. Якты яр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1988

Вәлиева Р. Дәү әнигә барабыз. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1994

Вәлиева Р. Ялгыз аккош. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1990

10.

Безнең дусларыбыз.

  • Песи, песи, пескәем,

Иң кадерле дускаем!

  • Эт – кешенең дусты.

  • Чү, сайрар кошым,

оя тибә.

д

и

с

п

у

т


Чаплина В. У нас дома кошка. Изд-во “Малыш” Москва, 1990

Батулла. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1998

Чаплина В. Наш друг – собака. Изд-во “Малыш”, Москва,1990

Canis №3, 1991.Журнал о собаках.

Кирам И. Хыянәт. Чаллы, 1992

Хәсәнов Г. Кошларым – дусларым. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1979

11.

Илем, җирем, суым.

Күргәз-мә - панора-ма

Нәниләргә бүләк. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1995

Галиев Ш. – Балалар өчен шигырьләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987

Татарстан картасы.

12.

И Казаным!

Читтән

торып сәяхәт

Салават күпере №2, 2005

Ялкын” журналы №8, 2002, №11, 2001

Сабантуй” газетасына махсус кушымтасы. 12.09.2001, №75


13.

Язучылар елмая.

- кызыклы шигырьләр уку

Кызык-лы дәрес

Галиев Ш. Балалар өчен шигырьләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987

Газизов Р. Бүләгем. – Казан: “Мәгариф”, 2003

Хәзерге балалар шигърияте. XXVIII том. I җыентык.

ТаРИХ - 2004

14.

Күп белергә теләсәң, энциклопедия белән дуслаш!

Танып – белү сәгате

Обо всём на свете. Москва. РОСМЭН. 2001

Тайны природы. Белый город. Москва, 2000

Я познаю мир. Москва, 2001

15.

Табигатьтә бардыр могҗиза...

  • Яфракларда көз көйләре уйный.

  • Ак чәчәкләр ява, дөнья матур.

  • Карр – карр! Килде җиргә яз!

  • Җәйнең яшел аты.


в

и

к

т

о

р

и

н

а

Рәхмәт Б. Сабан туенда. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1990

Гарданов Х.Ш. Без китап яратабыз. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985

Времена года. Москва. Детс. лит-ра., 1975

Тәхау К. Ай артыннан ай туа. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1977

Каштанов Н. Канатлы чәчәкләр. Казан: Тат.кит.нәшр.,2004

Юнысова А. Мин кышны яратам. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003

16.

Календарьлар – вакыт көзгесе.

- Бәйрәмнәр элек һәм хәзер.

Танып – белү сәгате

Шакирҗанова Ә.Б. Мәктәптә халкыбызның йола - бәйрәмнәре. Казан: Школа, 2004

Күңел ачыйк бергәләп. – Казан: “Мәгариф”, 2003

17.

Сүз эчендә энҗе бар.

  • Әдәпле бул!

Сәләтле бул!

Батыр бул!

Матур бул!

ә у

д е

ә н

б

и

Салават күпере” ж.

7,8 – 1999

Әдәплелек дәресләре. Казан: “Мәгариф”, 1995

Галиев Ш. Балалар өчен шигырьләр. Казан: Тат.кит.нәшр., 1987


Гарданов Х.Ш. Без китап яратабыз. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985

18.

Гөлбакчага- керәмсең.

Китап тәкъдим итү

Кари Ә. Гөлбакча. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1996

19.

Җир әйләнә Азнакайга таба.

- Үзебезнең җирлектә, авылда яшәп иҗат итүчеләр белән очрашу.

о

ч

р

а

ш

у


Азнакай тамчылары. Казан: “Рухият”, 2000

Азнакай. “Изд – во Эксклюзив”, Казан, 2001

Татарстан” ж. №10, 2001

Нур Әхмәдиев, Марсель Галиев, Әнәс Исхаков, Ә. Кари китаплары

20.

Чикләр белмәс әкият.

  • Дөнья халыклары әкиятләре белән танышу

  • Балалар иртәсенә әзерләнү

ә к

к ү

и з

я ә

т т

л ү

ә

р

г

ә

Насретдин бүләге”,

Арыслан, Ишәк һәм Төлке”,

Өч дус”,

Ялкау ташбака”,

Картлар акылы” //

Дөнья халыклары әкиятләре. – Казан: “Раннур”, 2000

21.

Чикләр белмәс әкият.


б и

а р

л т

а ә

л с

а е

р

Бу китаплардан

Капканы кем яба”,

Сәүдәгәрнең саңгырау дусты”,

Насретдин бүләге”,

Өч дус”,

Коры куаныч” әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтү.

22.

Балалар шагыйрьләре безнең белән.

  • Р.Миңнуллин

  • Ш. Галиев

  • Җ. Дәрзаман

  • М.Фәйзуллина

Шигырьләр уку - әңгәмә

Миңнуллин Р. Хәрефләр бәйрәме. Казан: Тат.кит.нәшр.,1997

Мөэминова. Э Безгә килегез. Казан: Тат.кит.нәшр.,1982

Ш.Галиев Балалар Өчен шигырьләр.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1987

Дәрзаман Җ. Күзле кычыткан. – Казан: Тат.кит.нәшр.,1990

Фәйзуллина М. Мияубикә. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1991

23.

Яраткан газета – журналларыбыз.

- Балалар өчен чыга торган газета - журналлар

Газета- журналларга күзәтү

Салават күпере”

Сабыйга”

Ялкын”

Мурзилка”

Весёлые картинки»

А почему?”

Друг” журналлары

Сабантуй”,

Көмеш кыңгырау”газеталары

24.

Шигырь язып карыйбыз.

Практик шөгыль


25.

Китапханәдә реклама сәгате.

- Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштыру.

р

е

к

л

а

м

а

Мәннан Р. Табиб әлифбасы. – Казан: “Раннур”, 2001

Сорос фонды китаплары:

Обо всём на свете». Москва, 2001

«Астрономия и космос». Москва, 2001

«Оригами». Москва, 2002

«Америка и Австралия». Москва, 2002

«Европа». Москва, 2002

«Африка». Москва, 2002

«Азия». Москва, 2002


26.

Без укыйбыз – сез тыңлагыз.

- Балалар бакчасына төшеп шигырьләр, әкиятләр уку

П ш

р ө

а г

к ы

т л

и ь

к

Миңнуллин Р. Хәрефләр бәйрәме. – Казан: “Раннур”, 2001

Йолдыз. Антенналы бәрәңге. – Казан: Тат.кит.нәшр.,1994

Йолдыз. Шигырьле чәй. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1999

Мөҗәһит. Мин санарга өйрәнәм. – Казан: Тат. кит.нәшр., 1993

Мөҗәһит. Очты, очты. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2000



27.

Әти,әни, мин – китап укучы гаилә.

әдәби конкурс

Гаилә бәйрәме итеп гаилә атналыгында да үткәрергә мөмкин. Гаиләләргә өй эшенә “Безнең гаилә” китапчыгы ясарга кушыла. Анда гаиләләре турында рәсемнәр, шигырьләр, хикәяләр булырга мөмкин. Конкурста алар укыган китаплар буенча сораулар бирелергә, викторина үткәрелергә, әкиятләр сәхнәләштерелергә мөмкин.

28.

Айболит көне.

- Китаплар ремонтлау

Практик

шөгыль


29.

Китапка мәдхия.

- Халыкара балалар китабын яклау көнен билгеләп үтү.

әдәби – музыкаль кичә

Гарданов Х.Ш. Без китап яратабыз. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985

Мәгариф”ж. №9, 2004

30.

Без Тукайлы – моңлы халык.


Шигырь укучы-лар конфе-ренциясе

Тукай Г. Сабыйга. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1982

Нуруллин И. Г.Тукай. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1979

Г.Тукай. Шүрәле. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003

Г. Тукай.Су анасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1989

Г.Тукай. Кәҗә белән сарык. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1991

31.

Минем яраткан китабым.

Түгәрәк өстәл артында сөйлә-шү


32.

Батырлык эзләреннән.

- Бөек Җиңүгә - 65 ел.

Уен – сәяхәт

Ханин Л. Советлар Союзы геройлары – Татарстан уллары. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1966

Герой – пионерлар. Казан: Тат.кит.нәшр., 1978

Рәхмәт сиңа солдат. Казан: Тат.кит.нәшр.,1984

“Мәгариф”ж. №12,2004 № 1,2,3,4,5 2005

“Алар Җиңүне якынайттылар” җирле материаллардан төзелгән альбом (тыл хезмәткәрләре турында)

Өстәмә материал: “Шинельсез солдатлар” мәкаләсен уку.

33.

Мин укырга яратам.

- Китап укучы бенефисы.

б

е

н

е

ф

и

с

Иң күп китап укыган, җәмәгать эшләрендә катнашкан актив укучылардан ике - өч бала санап алына. Аларның укыган китапларыннан “Минем яраткан китапларым” дигән күргәзмә эшләнә, фотосы куела (кул эшләре, рәсемнәре куелырга мөмкин)

  1. Укучы турында түгәрәк җитәкчесе сөйли.

  2. Укучы иң яраткан китаплары белән таныштырырга, Һөнәрен күрсәтергә мөмкин.

  3. Әти - әнисенә дә сүз бирелә.

  4. Бу укучыны котлау.

34.

Китап белән җәйге сәяхәткә.

- Авыл китапханәсендә “Бәхетле формуляр уены”

У

Е

Н


“Бәхетле формуляр” уеныныда ел буена даими китапханәгә йөргән, китап югалтмаган, ертмаган укучылар катнаша. Формуляр номерлары буенча лоторея билетлары ясала.






Адлер Эльвира Демьяновна

башлангыч сыйныф укытучысы


Азнакай районы Әлкәй урта мәктәбе


Телефоннар: 8-917- 920-24-06

37-4-49




Автор
Дата добавления 27.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров484
Номер материала ДВ-200781
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх