Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Әкиятләр илендә күңелле стартлар. (спорт бәйрәме)

Әкиятләр илендә күңелле стартлар. (спорт бәйрәме)


библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

Гомуми үсеш төрендәге “Алтынчәч” балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль

бюджет учреждениесе











Әкиятләр илендә күңелле стартлар.

(спорт бәйрәме)





















Үткәрде тәрбияче: Л.В.Мөхетдинова





Октябрь, 2016 ел



Максат: балаларда физкультура һәм спорка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү.

Үткәрү урыны: спорт залы.

Җиһазлар:  4 урындык, 2 бүрек, 2 туп, 2 яулык, 2 боҗра 2 чиләк, 2 себерке,20 кәгазь йомарламы.

А. б. Балалар, сез барыгыз да әкият яратасыз. Бүген без сезнең белән берничә әкияткә сәяхәткә барырбыз, һәм сез үзегез шул әкиятнең геройлары да булырсыз. Уеныбыз ярыш формасында

була. Иң элек командалар белән танышыйк. ( музыка астында командалар чыга һәм үзләре белән таныштыралар )

Ә хәзер әйдәгез әкиятләр иленә сәяхәтебезне башлыйбыз. Балалар сез нинди әкиятләр беләсез?

Балалар җаваплары.

Ә нинди әкиятләргә сәяхәткә барасыгыз килә?                                                         

 1 әкият “Чуар тавык”  Яшәгән ди булган ди әби белән бабай. Аларның чуар тавыклары булган. Тавык алтын йомырка салган. Әби дә, бабай да ватып караганнар, вата алмаганнар. Шулчак тычкан йөгереп чыккан да койрыгы белән йомырканы бәреп ваткан. Әби белән бабай бик кайгырганнар. Ә тавык әйтә икән:                                                                                                                  - Кайгырмагыз әле сез шул кадәр, мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел, ә гадине.                                             

1 ярыш. Ике табакта су. Аларның һәрберсендә унар теннис шарлары.Табаклар 3 м ераклыкта урындыкка куелган. Командалар янындагы урындыкларга тәлинкәләр һәм шул тәлинкәләр янына 10 кашык куелган. Кашыкны авызга кабып, табактан йомырканы кашыкка алып, йөгереп кайтып тәлинкәгә саласы. Кайсы команда тизерәк ташыр?            

А.б. “ Чуар тавык  “ әкиятендә сез әби белән бабай ролендә булдыгыз. “ Шалкан “ әкиятендә дә шул роль дә булырсыз.                                                                                                         2 әкият “ Шалкан “  Бабай шалкан утырткан. Шалкан зур булып үскән. Бабай тарта, тарта тартып чыгара алмый икән. Бабай әбине чакырган. Әби бабайга тотынган, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар икән тартып чыгара алмыйлар икән.                                                                                                                     2 ярыш. Парлап басалар. Малайлар бурек кия, ә кызлар яулык бәйли. Малай туп тота, кыз млайның биленә тотына. Шулай тотынган килеш йөгереп килеп эстафетаны икенче парга тапшыралар.                                                                                                   А. б. Әкиятләр буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алдагы тукталыш “ Теремкәй “ әкияте. Басу уртасында теремкәй тора. Ул зур да түгел, кечкенә дә түгел. Менә шул теремкәйгә ничә җәнлек сыяр икән?                                                                                                                 3 ярыш. “ Теремкәй “ – боҗра. Шул боҗрага берәм – берәм йөгереп барып керәләр кайсы командадан ничә кеше сыя.                                                                                                                    А. б. Ә урман уртасында тавык тәпиенә басып бер өй тора. Ул кемнең өе дип уйлыйсыз?                                   

4 ярыш. “ Убырлылар ярышы “. Бер аякны пластмасса чиләккә тыгып, бер кул белән чиләк сабын, икенчесе белән себерке тотып әйләнеп килергә.                                                                                                                          А. б. Ә хәзер Кар патшабикәсе биләмәләренә юл тотабыз. Анда Кай исемле малай боз кисәкләреннән фигура ясый. Әгәр ул аны тизерәк ясап бетерсә, өенә кайтырга рөхсәт алачак. Әйдәгез аңа бозлар җыярга булышыйк.                                                                                                       5 ярыш. 3 м ераклыкта ике сызык сызыла. Уенчылар берсе артына тезеләләр, һәрберсендә кәгазь йомарламы – боз кисәкләре. Менә шул боз кисәкләрен икенче сызыкның икенче ягына ыргыталар. Командалар биремне чиратлап үтиләр.                                                                                                               А. б. Әкиятләр буенча сәяхәтебез тәмамланып та килә. Барыгыз да бик җитезләр, өлгерләр икәнсез. Рәхмәт сезгә!  

Ә, әкиятләр тагында исегездә калсын өчен мин сезгә әкиятләр темасына рәсемнәр бүләк итәм. Сез аларны матур итеп буярсыз һәм күргәзмәгә элерсез.





Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-249851

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG