Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Кызыклы грамматика. Интересные задания для уроков татарского языка в начальных классах.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Кызыклы грамматика. Интересные задания для уроков татарского языка в начальных классах.

библиотека
материалов

АЛТЫ ИСЕМ.

а







а







а







а







а







а

Буш шакмакларга берәр хәреф куеп, сулдан уңга укыгач, сүз килеп чыгарлык итеп алты исем языгыз.

ИҖЕК.

ДҮРТ СҮЗ. Дүрт сүз языгыз. Сүз саен бер иҗек артык булсын.

Үрнәк өчен:теш, арба, тәгәрмәч, алабуга; ат, такта, күбәләк, тимерчелек; су, китап, тәрәзә, алабута...

МЕНӘ СЕЗГӘ СҮЗЛӘР.

- Менә сезгә сүзләр: ага, яга, ачык, кара, кура, атна. Аларның уртасына
ба яки ла иҗекләрен куеп, яңа сүзләр китереп чыгарырга кирәк.

- Хәзер эшлибез аны,- диде Муса.- Менә шундый яңа сүзләр килеп
чыга...

Нинди сүзләр килеп чыккан?

НИНДИ СҮЗЛӘР БУЛДЫ ИКӘН?

Тапкырҗан, дөрес һәм матур итеп тактага сүзләр язды. Аларны иптәшләренә күрсәтәсе килеп, ул класстан чыгып китте. Дежурный укучы бу сүзләрнең беренче иҗекләрен сөртте дә, тактада сүзләрнең соңгы иҗекләре генә калды.

ке ке

ке ке

ке ке

ке ке

ке ке

Укучылар керделәр дә дежурный сөрткән хәрефләрне яңадан яздылар. Тапкырҗан нинди исемнәр язган булган?

УН ИСЕМГӘ - ЧЕМПИОН.

Ил- иҗеге ахырына төрле иҗекләр өстәгез дә, малайлар һәм кызлар исеме

ясап, ун исем ясагыз.

( Контроль иҗекләр: -нам, -дар, -шат, -гиз, -фат, -нур, -сур, -кәй ,-яс,-үс,

-гизәр.)

-Ил иҗегенә беткән исемнәр тап һәм яз.



АВАЗЛАР ҺӘМ ХӘРЕФЛӘР.

АДАШКАН АВАЗЛАР.

Ничек булса да булган... Авазлар язган юлдан, Чит сүзләргә кергәннәр һәм адашып йөргәннәр. (Карточкалар укыла.) Карлыгач пешеп утырган Су буенда куакта, Ә карлыгая очып йөргән Зәңгәр күктә - еракта. Чиста күлмәген киеп, Бака мәктәпкә килгән. Балалы сазга төшкән Озын ботлы бер чегән. Күктә базлар очканнар, Җирдә каз казыганнар. Симергәннәр диңгезләр, Дулкынланган дуңгызлар. Касмакка җим каптырып, Алабута тотканнар,

Балыкларны ашка салып, /Табада кыздырганнар. Фермадагы тавыклар Салганнар ди йомычка, Кертеп мичкә якканнар, ди Кочак-кочак йомырка. Шундый кызык икән монда: Бронзаны ашыйлар, Брынзаны утта эретеп, Төрле әйбер ясыйлар. Игеннәр өлгергән чакта, Шундый хәлләр була ди: Бүрәнәләр очып килеп, Бүдәнәгә куна, ди. Мондый хәлләрне күргәч, Авазлар "ах!" иткәннәр: һәм бергә ант иткәннәр: Читкә борын тыкмаска, Үз сүзеннән чыкмаска!


БУЛМЫЙ.

  1. Татар телендә нинди тартык аваздан башланган сүз булмый?

  2. Татар телендә нинди сузык аваз хәрефләренә беткән язма сүз булмый?

  3. а




    а


    а


    а




    я




    а


    а


    а




    а

    Нинди тартык авазлар алынма сүзләрдә генә була?

БИШ ИСЕМ.

Буш шакмакларга берәр хәреф куеп, Сулдан уңга укыгач , сүз килеп чыгарлык итеп биш исем языгыз .














АЛФАВИТ

һәр шакмакка бер хәреф язып, җиде шакмакка 39 Хәреф исемен сыйдырып буламы?

АЛФАВИТНЫ БЕЛҮ НИК КИРӘК?

Арттырып җибәрде.

Самат ай исемнәрен дә алфавит тәртибендә язып куйды: август, апрель, декабрь, июнь, июль, май, март, ноябрь, октябрь, февраль январь.

Самат дөрес эшләдеме?

Ай исемнәрен тиешле тәртиптә яз.

ӨЧ СОРАУ.

  1. Сүзлек татарча - русча булса, нинди хәреф белән башланган төп сүзләр булмый? Ни өчен?

  2. Сүзлек русча - татарча булса, нинди хәреф белән башланган төп сүзләр булмый? Ни өчен?

  3. Нинди хәрефләр сүзлек төзүгә бөтенләй катнашмый?

КАЙСЫ АЛДАН? Сүзлектә аТөн" алдамы, "Көн"ме, "Яз" алдамы, "Көз"ме; "Кыш" алдамы, "Җәй"ме? Ни өчен?

АСТРАМЫ, АБАГАМЫ?

Астра һәм абага сүзләре "а" дан башлана. Сүзлектә шуларның кайсы алданрак бирелер?

Түбәндзге сүзләрнең кайсысы сүзлектә алданрак килә? Болан - бурсык, пенал - пальто, кәбестә - кишер, маска - марка - майка..

БИШӘР ХӘРЕФЛЕ ИСЕМНӘР ЭЧЕНДӘ АЛФАВИТ.

Уртадагы хәрефләрен генә укыганда, татар алфавиты килеп чыгарлык итеп, бишәр хәрефле исемнәр языгыз.



.. а ..

.. и ..

..р..

.. ш .

.. ә ..

.. й ..

.. с.

.. щ.

. б..

.. к ..

.. т ..

.. ъ ..

.. в ..

.. л ..

..у..

.. ы ..

.. г ..

.. м ..

..ү..

.. ь ..

. д..

.. н ..

..ф..

.. э ..

..е..

.. ң ..

.. X ..

.. ю ..

. ж ..

.. о ..

.. һ ..

.. я ..

. җ..

.. ө ..

.. ц ..


. з ..

.. п ..

.. ч ..








ЯҢГЫРАУ ҺӘМ САҢГЫРАУ ТАРТЫКЛАР.

Парсыз тартыклар.

Тикшереп әйтегез:

  1. Л9 р, му ну щ йу в нинди аваз?

  2. ХуНу ӨуЩ нинди аваз?

  3. Сузык авазлар яңгыраумы, саңгыраумы?




ТАРТЫК АВАЗЛАР НИЧӘ?


буран

зирек

печән

чалгы

вакыт

йөгән

рәсем

Шамил

вагон

кадак

сабын

щетка

Гариф

көрәк

табан

җитен

Гүзәл

лимон

фонарь

ң...

давыл

мөгез

халат

Һарун

жираф

нарат

цирк


  1. Беренче баганага - яңгырау тартыктан башланган сүзләрне, икенчесенә саңгырау тартыктан башланган сүзләрне язарга.

  2. Кайсы тартык авазларның хәрефләре юк?

ТАБАГАЧ.

Бу сүздә ничә сүз таба аласыз? Сукалау сүзендә ничә сүз яшеренгән? Сүзләр нәрсәләрдән төзелә?









б

б





к

к





л

л





м^

м





н

н





р

р





с

с





т

т





ф

ф



Икеләтелгән тартыклар.Буш шакмакларның һәрберсенә, сулдан уңга берәр хәреф куеп, кеше исемнәре чыгарлык итеп язарга кирәк.


АХЫРЫ БАР, БАШЫН ТАП.

Ахыргы берничә хәрефе бертөрле сүзләр сайлап язылган, һәр төшеп калган

хәреф урынына сызык яки нокта куелган. Мәсәлән,

.чык .чак

..чык ..чак

...чык ...чак

....чык ....чак

чык чак

Бу сүзләрнең башын тап.



































БУ СҮЗЛӘР НИЧЕК ЯҢГЫРЫЙ, НИЧЕК ЯЗЫЛА?

Кайсы сүзләр бертөрле әйтелә, ике төрле языла?

1) Әйдә уйнарга, Аяз,
Бүген көн матур, аяз.
Исеме аның Иркә,
Үзе дә ул бик иркә.

(Ш. Галие е.)

2) Өйдәге һәр кеше
Соклана Әнискә:
Үстерә суган да,
Кыяр да әнис тә.

(3. Гомәрова)

3) Шигырең өчен, Бари Рәхмәт,

Бездән сиңа зур рәхмәт.

Күктә җемелди алсу йолдызлар,

Мәктәптән кайта Алсу, Йолдызлар. Дәресен бетерде Азат, Хәзер ул эштән азат.

Минем иптәшем Гүзәл Эшкә уңган һәм гүзәл. Бакчадан кайта Алсу, Йөзләре аның алсу.

СҮЗЛӘРЕН ДӨРЕС КУЙ. Нокталар урынына куела торган сүзләр:

Миләүшә - миләүшә, нур - Нур, алмаз — Алмаз, лачын — Лачын, нәркис — Нәркис, Энҗе знәще, тәбрик — тәбрик, очкын - Очкын, ирек — Ирек, тимер - Тимер, роза - Роза, карлыгач - Карлыгач.

1) Бакчада ... чәчәге үсә. 2) Безне ... апа укыта. 3) һавада (нәрсә?) оча. 4) Бүген (кем?) мәктәпкә бара..

СҮЗЛӘРНЕ МӘГЪНӘЛӘРЕ БУЕНЧА УРНАШТЫР.

Үзара бәйләнгән сүзләрне яз.

1. Предмет һәм билге.

Яфрак, яр, таш, әкият, бүре, куян, торма, су, кишер, кәгазь; кызыл, юка, салкын, авыр, кызыклы, усал, текә, куркак, әче, яшел.

2. Предмет һәм хәрәкәт.

Су, сыер, үлән, кош, аучы, мич, эт, колхозчы, укытучы, сандугач; сайрый, ага, өрә, яна, укыта, ура, ата, оча, үсә, мөгри.

hello_html_7980d048.gifhello_html_7980d048.gifб 3

б 3

б 3

б 3

б 3

б 3

НИ ӨЧЕН? Төрле исем килеп чыксын өчен, буш шакмакларга хәрефләр языгыз.

БЕЛӘСЕЗМЕ?

  1. Татар телендә бер авазлы ничә сүз бар? Бер хәрефле ничә сүз бар?

  2. Нинди сүзләрнең авазлары өч, ә хәрефе ике генә?

  3. Россиядәге кайсы халык исемендә дүрт а бар?

  4. Нинди сүздә дүрт и бар?

  5. Бер сүздә дүрт к буламы?




җ

и


җ

и


җ

и


җ

и


җ

и



ИСЕМНӘР ТӨЗЕ.


Буш шакмакларга кайсы авазларның хәрефләрен язарга кирәк.


hello_html_2d030c02.gifhello_html_77026677.gifhello_html_77026677.gifhello_html_m54a53c2a.gifә ә ә

ә ә ә

ә ә ә

ә ә ә

ә ә ә

ә ә ә

ә ә ә

ә ә ә

ә ә ә

ә ә ә


А


А


А

а


А


а

а


а а а а а а а


а

а

а

а

а

а

а





а а а а а а а а а а а а а


а а а а а а а а а а а а а


а а а а а а а а а а а а а



ӨЧӘР"ә"ЛЕ 10 ИСЕМ ЯЗ.


ӨЧӘР "а" ЛЫ 20 ИСЕМ ЯЗ.





















20 СҮЗ ЯЗ.

б

о

л

ы

т

к

о

р

ы

м

т

о

л

ы

м






Беренче иҗектә о, икенчесендә ы хәрефе булган
биш хәвефле 20 суз яз.

_


к

ө

ш

е

л

к

ө

м

е

ш

X

ө

к

е

м






15 СҮЗ ЯЗ. Беренче иҗегендә о, икенчесендә е хәрефе 15 сүз яз.

АЕРЫП БИРЕЛГӘН СҮЗЛӘРНЕҢ БАСЫМЫН БИЛГЕЛӘ, СОРАУ КУЙ ҺӘМ НИНДИ СҮЗ ТӨРКЕМЕНӘ КЕРҮЕН ӘЙТ.

Безгә бүген кодача килде. Мин кодача яза беләм.

Бу билетка отыш чыкканын телә. Мәдинә чыра телә.

Әни алма бирде. Син бу китапны алма.

Син кушкан эшне үтә. Урамнан машина үтә.

Бу нәрсә безгә кирәк. Сезгә нәрсә кирәк"?

Ул өстенә кими. Елгада су кими.

БЕР СҮЗМЕ, ИКЕ СҮЗМЕ?

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә басым куегыз. Елый - елый, бу кыз арган,

Шуңа битләре кызарган.

(Ә. Исхак.) Суың суыган, Алсу! Әнә казаннан ал су.

(Ә. Исхак.) Кара әле, Айтуган, Кеп - кечкенә ай туган.

(Ә. Исхак) Эшләгәндә, дөрес ал тын. Тазалыгың булыр алтын.

(Ә. Исхак)

Яхшылыкка эреп китәм - балавыз мин.

Мактап сөйлим изге эшне - бал авыз мин.

БЕР СҮЗ БЕЛӘН ЯЗ.

1. Сайлау кәгазе. 2. Рельссыз "трамвай". 3. Корабль бортындагы түгәрәк тәрәзә. 4. Юлның, каналның юнәлеше, самолетның очу юлы. 5.Тау аша тишеп чыккан юл. 7. Урта мәктәпне бетерү турында таныклык.

ШИГЬРИ ТАБЫШМАКЛАР.

Вокзал алдында поездга Тимер юлдан үтә ул,

Утыра торган урын. Еракларга китә ул.

Ике р белән языла, Сүз ахыры ике сс...,

Исеме аның -... . Аның исеме

Краннарын борасың, Су тутырып куясың, һәркем юына анда. Аның исеме

Кырлы, шома, ялтырый гел, Сүз азагында ике л. Ишетмәсәң белеп кал: Аның исеме

ЯШЕРЕНГӘН ИСЕМНӘР. Парлы тартыклар белән түбәндәге төшенчәләрне белдергән сүзләрне шакмаклар эченә языгыз:

  1. 1 .Халык. 2. Билет сату, акча алу урыны. 3. һава юлы. Канал труба, элемтә юнәлеше. 4. Шәьәр исеме. 5. Юлсыз җирдә массовый узышу ярышы. 6. Үсеш, алга китеш. 7. Халыкара җыелыш.

  2. 1. Юыну савыты. 2. Авырлык үлчәү берәмлеге. 3. Электромагнит дулкыннарын тапшыру, тоту чыбыклары. 4. Рәт - рәт булып төзелгән кешеләр, машиналар, баганалар төркеме. 5. Спорт уенның төре. 6. Тау тишеп чыккан юл.



I.



с

с





с

с






с

с






с

с






с

с








с

с








с

с




2.



н

н






н

н







н

н







н

н







н

н







н

н








БЕР СҮЗДӘН - ИКЕ СҮЗ.

Түбәндәге сүзләрдән ике сүз ясагыз һәм басымнарын билгеләгез. Картаю -..., баласыз -..., сукала -..., тапкыр -..., карчыга -..., күлмәк -..., ярсу -..., чалбар -... , капкач -... .

АЕРМА НӘРСӘДӘ?

тартма - тартма каптырма - каптырма

басма - басма салма - салма

ярма - ярма сөзмә - сөзмә

Шул сүзләрне кертеп җөмләләр яз.

БАСЫМ.

Сүзләрне өч баганага яз. Беренче иҗеккә басым төшкәннәрен беренче баганага яз. Басым икенче иҗеккә төшкән сүзләрне икенче баганага яз. Ә инде басым өченче иҗеккә төшсә, өченче баганага яз. Алынган сүзләр өч иҗекле генә булганын исеңдә тот.

Сүзләр: ракета, километр, фотограф, помидор, корзинка, алфавит, самолет, инструмент.

УЙЛАП ТАП..

1. Күлдә бар, елгада юк,
Үрдәктә бар, казда юк.

  1. Яз белән көз нәрсәгә бетәләр?

  2. Утыз "я" хәрефеннән торган нинди кеше исемен беләсез?

  3. Көн белән төн нәрсәгә бетәләр?

  4. Бер сүздә 100 "ә" була аламы?

  5. 6 "н" хәрефе булган исем язарга?

  6. "Өтерге" сүзен 3 шакмакка язып буламы?

7 КОШ ИСЕМЕ ЯЗ.















































ТӘФСИЛЛЕ БИЛГЕЛӘРЕ БУЕНЧА ПРЕДМЕТЛАРНЫ ТАНУ.

I. 1. Күргәзмәгә, музейга куелган предметларның гомуми исеме.

  1. Кадак кага торган инструмент исеме.

  2. Кыш белән җәй арасындагы ел вакытының исеме .

  3. В. И. Ленин табуты куелган урын исеме.

5.Самолет очып китә, килеп төшә торган махсус урын исеме. 6.Татарстанның баш шәһәре исеме.

II. 1 .Ике ягыннан да күн белән тарттырылган һәм таяклар белән сугып

уйный торган түгәрәк музыкаль инструмент исеме.

  1. Җәй белән кыш арасындагы ел вакыты исеме.

  2. Шәһәрләр арасына салынган олы юл исеме.

  3. Урамнарга җәю өчен кулланылган сумалалы кара массаның исеме.

  4. Ярышларда беренчелекне алган спортсмен исеме.

  5. Поляклар яши торган ил исеме.

III. 1. Габдулла Тукай туган авыл исеме.

2. Ике ягыннан да агач утыртылган юлның исеме.

  1. Шәһәрдәге җир асты элекрт тимер юлының исеме.

  2. Түгәрәк сызу һәм сызымның озынлыгын үлчәү өчен кулланыла торган инструмент исеме.

  3. Рельссыз юлларда пассажир йөртү һәм йөк ташу өчен кулланылган машина исеме.

IV. 1. Нева елгасы буенда салынган шәьәр исеме.

  1. Елның барлык көннәре эзлекле рәвештә язылган таблица яки китапчык исеме.

  2. Тимер юл станциясенең пассажирларга хезмәт күрсәтүче бина исеме.


  1. Аяк белән хәрәкәткә китерә торган ике яки өч тәгәрмәчле йөрү машинасының исеме.

  2. Бер үк вакытта төрле эшне башкара торган авыл хуҗалыгы машинасының исеме.

  3. Самолеттан сикерү, җиргә йөкләр төшерү өчен кулланылган җайланианың исеме.

8


V. 1. Бүлмәне, әйберләрне тузаннан чистарта торган машина исеме.

  1. Тимер юл составын хәрәкәткә китерүче машина исеме.

  1. Боз каплаган урыннарда пароходларга алдан юл салып баручы корабль исеме.


  1. Гади күз белән күреп булмый торган иң кечкенә әйберләрне зурайтып күрсәтә торган прибор исеме.

  2. Урамнардагы, юллардагы хәрәкәтне тәртипкә салып торучы, пыялалары төрле төстәге сигнал фонаренең исеме.

  3. Музейга, күргәзмәгә һәм башка атаклы урыннарга коллектив белән бару исеме.

VI. 1. Халык файдалансын өчен, китаплар җыя, саклый һәм кешеләргә биреп тора торган учреждение исеме.

  1. Таш җәйгән, асфальт яисә бетон белән капланган юл исеме.

  2. Сыеклыкны тузанландырып сиптерә торган прибор исеме.


  1. Конкурсларда, спорт ярышларында, күргәзмәләрдә алга чыгучыны билгели яки бүләкли торган кешеләр төркеме.

  2. Еракка көчле яктылык бирә торган прибор исеме.

  3. Мотоцикл, автомобиль тора, ремонтлана, ягулык ала торган бина исеме.

КИРЕСЕНЧӘ ЭШЛӘП КАРЫЙ ӘЛЕ.
"Шәһәрчек - кечкенә шәьәр, өйчек - кечкенә өй ..." Дәвам итеп карагыз:
эремчек җыерчык өйрәнчек чәперчек

уенчык бөтерчек мактанчык кычык

янчык валчык болганчык капчык

Ә нигә бу сүзләр киресенчә барып чыкмый?

СҮЗЕ БЕР, Ә СОРАУЛАРЫ НИ ӨЧЕН БАШКА?

Җылы сөяк сындырмый.. Җылы көннәр башланды. Кунакларны җылы каршыладылар

1) Ни өчен өч төрле сорауга җавап була? 2) Кайсы сүз төркеменә керә? Ни өчен?

9



СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ.

СҮЗ ТАБЫШМАГЫ.

Тамыры ашау сүзендәге кебек, ә кучымчасы сазлык сүзендәге кебек. Сүзен тап! Үзегез шундый сүз табышмагы төзегез. Мәсәлән, тамыры баскыч сүзендәге кебек, ә кушымчасы кысынкы сүзендәге кебек. Тамыры эшли сүзендәге кебек, кушымчасы тимерче сүзендәге кебек.

"ӨЧЕНЧЕСЕ АРТЫК" УЕНЫ.


Тамырлары аваздаш булса да,

мәгънәләре башка булган

сүзләр:

чәчле, чәчкеч, чәчүлек

очлы, очла, очкыч

төргәк, төргеч, төрле

бозлы, бозык, бозлана

керпе, керсез, керде

язгы, язма, язулы

сөзгеч, сөзмә, сөзгәк

көлсу, көлле, көләч

чөйде, чөйле, чөйсез

талчыга, таллык, таллы

сынык, сынлы, сындыр


Тамырлары төрле булган сүзләр:

сана, сансыз, сандык тозла, тозак, тозсыз борау, боргыч, борчак тамак, тамчы. Тамыз бозгыч, бозык, бозау урак, урман, ургыч беләү, белем, белгеч акча, аклык, аклы шикле, шиксез, шикәр көйли, көйле, көймә баллы, балчык, балсыз.


КАЙСЫ СҮЗЛӘР БУ ТАМЫР ТҮГЕЛ?

("Икәү артык" уены)

1.Сусыл, сулы, сусау, сукыр,1.сусыл,сулы,сусау,

сукыр сугыш, сусыз, сугару.

2.Сыну, сынык, сынучан, сынлы, сынау, сыныклы, сындыру. 3.Табыш, табышмак, табак, табан, тапкыр, табылдык, табышлы.

  1. Бөргыч, борау, борма, борыч, борчак, бормалы, борылыш.

  2. Югыч, юынтык, юату, юынгыч, юу, юылмаслык.

  3. .Белгеч, белем, белдекле, беләк, белү, беләү, белемле.

  4. Тану,таныш, тана (йорт хайваны), тансык, танышлык, танымаслык, танырлык.

8.телче, телгәләү, телләшү, телемле, телсез, телсезлек, телчән. 9.Җирле, җирсез, җирән, җирләшү, җирәнеч, җирлек.

10.Йомры, йомырка, йомарла, йомыш, йомычка, йомгак, йомык.

КОШНЫ НИЧЕК КЕЧЕРӘЙТЕП БУЛА? "Кечкенә кош" сүзләрен бер сүз белән әйтеп буламы? Эшләп кара әле:

Кечкенә кош -..., кечкенә өй -..., кечкенә урман

Ә хәзер предметны үзегез кечерәйтегез: күл, китап, кыз, елга, алан, таяк, шәпәр, күпер.









Исемнән

тимер

эш

хисап

күз

җыр

җир

алтын

БЕР ҮК СҮЗДӘН ЯСА.
сыйфат яса фигыль яса

тимер (ле) тимер(лә)

исем яса

тимерле)

ИСЕМНӘРНЕҢ КИЛЕШ БЕЛӘН ТӨРЛӘНЕШЕ.

Калын хәрефләр белән язылган исемнәрнең килешләрен билгелә.

Бабай бик дөрес әйтә: Бәхет була хезмәттә. (Н. Дәүли..)

Карлыгач килде авылга Җәен торырга.

(С. Хәким.)

Тынычлыкны яклап, бүген Миллионнар тавыш бирә. (С. Хәким..)

Иртә белән юына барысы: Нәни песи балалары. Юына үрдәкләр, чебешләр,

Коңгызлар һәм үрмәкүчләр. (К. Чуковский..)

Ул соргән җирләр колхозга Ел да мул уңыш бирә. (Ә. Кари.)

Күке кычкыра, Сайрый сыерчык, Саескан йөри Һавада очып.

(X. Вахит.)

Укучыларның алдында Сүзне ул тотты кыска. (М. Сөндекле.)

Ак мамык җәйгән төсле Бизәлгән җирнең өсте. (Н. Гайсин.)

Асфальт юлдан Әлмәткә Барулары әйбәт лә!

(Ш. Галиев.)

Лагерьларда яшәдек, Урманнарда, болында,

(3. Мансур.)

Җиренә җиткерә Әнисе кушканны: Малларны эчертә, Куркытмый кошларны. (Р. Гәрәй..)

Мин торам кырларда, Болында, урманда;

Уйныймын, очамын, Якты көн булганда.

(Г.Тукай..) Беркөн шулай гөлләр бакчасында Чәчәкләрне кылдым тамаша. (М. Гафури.)

Бронзадан байрак битләренә Ялкынланган сүзләр тезәбез. (һ. Такташ.)



Әйдәгез барыйк, дуслар, урманга.

(X. Вахит,,)

Язлар килер тиздән,

Матур язлар,

Чәчәкләнер кырлар, урманнар.

(Җыр,)

Кешенең асылы эштә беленер. (Мәкаль.)

Урман, аланнар Карга күмелде; Агач, ку аклар Тунга төренде.

(Г, Лотфи.)

Кәбестәләр, суганнар Түтәлләргә тулганнар.

(Ә. Ерикәй,,) Агачның - җимешен, Кешенең эшен кара.

(Мәкаль,)

Сабанда сайрашмасаң, Ындырда ыңгырашырсың. (Мәкаль,)

Гөлназ тора алга карап, Чәче сибелә йомшак җилдән, Килә төсле аңа бу җил Мәскәүдән, Кремльдән.

(Ә. Давыдов,) Җәй көне эссе ьавада мин суда коенам, йөзәм ...

(Г, Тукай,)

Балкыды биттә нурлар, Дәреслек алды куллар. Мәктәпкә килде юллар. Без инде ьәзер зурлар! (3, Нури,)

Тел кешене дус итә.

(Ш. Маннур.)

Чәчәкләрдән букет ясыйбыз. Суларда без коендык, Тугайларда уйнадык.

(3, Мансу


ИРКӘЛӘП ЭНДӘШИК ӘЛЕ.

  1. Бала, әти, әни, баба, әби, дус, җизнә, сеңел, туган.

  2. Мәдинә, Фирдәвес, Сәлимә, Газизә, Гөлсинә.

  3. Сандугач, куян, карлыгач, колын, мал, хайван.

  4. Баш, күз, йөрәк, алмагач, ил, җан, гөл, чәчәк..

НӘТИҖӘНЕ БЕЛҮДӘН ТҮГЕЛ, ФИКЕР ЙӨРТЕП, НӘТИҖӘГӘ КИЛҮДӘН БАШЛЫЙК. Ялгызлык исемнәрне, кушаматларны баш хәреф белән язу нигә кирәк?

Уйлап карыйк әле:

  1. Беләзегең (Б, б)өгелмә, (Ь\б)өгелмәдән түгелме? (Җыр,)

  2. Буең зифа, йөзең (А, а)лсу, исемең дә (А, а)лсу мәллә?

  3. Минем (А, а)лмаз абый (А , а)лмазруднигында эшли,, 4,Дөньяда (А , а)лмачуар атлар аз була. Без (А, а)лмачуарны җигеп, печән чабарга бардык.




























Ат кешни. Әтәч .... Сыер .... Үрдәк .... Сандугач . Чыпчык ...

СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ, ИСЕМ ҺӘМ ФИГЫЛЬ.

АЛАР НИШЛИ?

Бүре .... Эт чаба. Яңгыр .

Песи .... Карлыгач .... Буран .

Ишәк.... Елан.... Мич..

Тавык.... Чишмә .... Аш...

Карга.... Җил .... Кояш,

Күркә .... Арыш.... Балык


СЫЙФАТ.

ИСЕМНӘРЕН ТАБЫГЫЗ.

1. Айлы төн. Кояшлы .... Тирән .... Балыклы ..

Куркак ... . Усал ... .


2. Агач күлмәгем эчендә Каты нәрсәм бар. Ул яшел, кызыл, кара, Сары һәм зәңгәр. Мин үткен пәке белән Бик дус яшимен. Нинди рәсем теләсәм, Шуны ясыймын.

Бөдрә .... Хәйләкәр

ӘЙТЕП БЕТЕР. Акылы кысканың тел .... Сүзнең кыскасы, бауның ... яхшы. Уңган тимерченең куллары кара, икмәге ... Ялкау атның йөге һәрвакыт .... Яңа дустым булды дип,... дусны ташлама. Башланган эшнең беткәне .... Теле оста ә кулы .... Эше җайлының ашы да ... .

(Мәкальләр.)

НӘРСӘ НИ ТӨСЛЕ БУЛА.

Абый күрсәтте миңа Ничек рәсем ясарга. Ясадым зәңгәр күлне Зәңгәр бакча эчендә, Зәңгәр үрдәк йөзеп йөри Зәңгәр күлнең өстендә. Еракларга ашыга.

Зәңгәр кояш зәңгәр тауга Батып бара каршыда. Абый әйтте:"Зәңгәр күктә Зәңгәр кояш булмый шул.. Уйлап эшлә, Ал кулыңа Карандашның төрлесен".


Нәрсәләрнең төсе дөрес түгел? Нигә алай булып чыккан? Шигырьне төзәтеп яз.

ИСЕМЕН ТАБЫГЫЗ.

Урман артыннан, куерып, Күк йөзен каплап, каралып, Давыллы, җиле, зур булып Чыкты яшенле бер (...). Шигырьдә нинди исем төшеп калган?

БУ НӘРСӘ БУЛЫР?

Ап - ак йөзле, Ике телле,

Унике күзле, Тимер телле.

Керфек - керфек - Олы телле,

Алтмыш бөртек. Кече телле

Берсе кече, Йөреп тора

Берсе олы- Көне - төне.

(Б. Рәхмәт,.)

Бу нәрсә булыр?

Кайсы сүзләргә карап белдегез?

НӘРСӘ КАЙДА ЯШИ? Бал корты ... . Кош .... Аю ... . Тиен ... . Тавык ... . Ат ... . Балык ... . Кеше ... .

БОРЫНГЫ ЗАМАНДА.

Фигыль заманнарын өйрәнгәдә, укытучы:

- Әгәр мин сукалыйм, чәчәм, тырмалыйм, урам дисәм, кайсы заманда

булыр алар?- дигәч, Вәли аны - моны уйлап тормастан: "Борынгы

заманда, апа," - дип әйтеп салды. Нигә ул шулай диде икән? Чыннан да, бу фигыльләр кайсы заманны белдерә?

1. Бер предметта күптөрле эш.

Эт өрә (йөзә,чаба, ята, ашый, йоклый, эчә, тешли, саклый, талый, иярә,

күрә, ишетә, сагалый, таный, ауный, ярата, ташлана, курка, эзли, кача,

сикерә ... )

Кеше, каз, ат, каен, арыш, су ... ниләр эшли ала?

Язу үрнәге: Эт чаба. Эт өрә. Эт ята ...

2. Күп предметта бертөрле эш.

Самолет (яфрак, сандугач бал корты, йон, кәгазь, вертолет, карга, шар, ракета, пуля, торна, тузан, шөпшә, мамык, каурый ...) оча Язу үрнәге\Самолёт оча. Яфрак оча. Тузан оча.

Кемнәр, нәрсәләр үсә, йөзә, чаба, укый, яза, эри, туза? ...







3. Бер предметта күп билге.

Зур (кызыл, яшел, түгәрәк, әче, каты, черек, чиста, сусыл, матур, шома, тәмле, көзге, җәйге, тозлы, кортлы, вак, кыргый, пешкән ...) алма.

Нинди туп, яулык, имән, эт, елга, кеше, мәктәп, китап, тау, шәьәр, юл һәм урман ... була?

4. Күп предметта бер билге.

Нәрсәләр сары була?

Сары кыяр (яулык, кәгазь, ат, ручка, суган, күлмәк, карандаш, буяу, су, үлән, яфрак, ком ...).

Ак, кара, зәңгәр, усал, юаш, уңган, батыр, яшь, кечкенә, әче, йомшак, каты, иске, яңа, түгәрәк ... нәрсәләр, кемнәр була?


НИШЛИЛӘР? Кашык белән ашыйлар.

Пычак белән .... Карандаш белән .... Бетергеч белән .... Сабан белән .... Көрәк белән .... Киптергеч белән .... Бишинә белән .... Чүкеч белән .... Тырма белән .... Себерке белән .... Комбайн белән .... Чынаяк белән .... Энә белән .... Борау белән ....

НӘРСӘ БЕЛӘН? Карандаш белән, акбур белән, авторучка белән язалар. ... , ... , ... кисәләр. ..., ...,... ашыйлар. ...,...,... эчәләр. ...,...,... тишәләр.

(Пычак, пычкы, балта; кашык, чәнечке, калак; көрәк, лом, кәйлә; стакан, чынаяк, чүмеч; өтерге, борау,без.)






САН.

САНЫЙ БЕЛӘМ.
Санарга өйрәнәм мин дә -

Ул кызу эшкә ашыга,

Бер тик торып булмый. Ерак юлга ул чыккан.

Санау өчен тирә - юньдә Безнең бакча коймасына

Әйбер җиткереп булмый. Сигез карлыгач кунды.

Безнең йортта бер сыер бар, Тагын берәү - менә сиңа

Ике бәрән, өч сарык. Тугыз карлыгач булды.

Дүрт эскерт күрдек

без кырда, Безнең чуар тавык бары
Бергәләп биш кыз барып. Ун күкәй генә салды ...

Алты көпчәкле машина Саный алмыйм шуннан ары.

Җиде кеше утырган, Чөнки минем башым арды.


1. Саннарны үзе бәйләнгән исемнәр белән күчереп яз.




НИНДИ СҮЗ ТӨРКЕМЕНӘ КЕРГӘН СҮЗЛӘР КАПМА - КАРШЫ КУЕЛГАН?

дус – дошман бара – кайта йомшак - каты

көн - төн менә - төшә тирән - сай

җир - күк ята - тора киң - тар

эш - ял бара - туктый эре - вак

кыш - җәй шатлана - кайгыра усал - юаш

тау - чокыр чишенә - киенә бай - ярлы

ҖӨМЛӘНЕ ТУЛЫЛАНДЫР.

Сүз тезмәсенә бер сүз өсти бар һәм җөмләгә әйләндер. Булдыра алган хәтле, җөмләрне тулыландыруны дәваи ит.

Мәсәлән, Мәктәпкә барам; Мин мәктәпкә барам; Мин иртәгә мәктәпкә барам; Мин иртәгә мәктәпкә иптәшем белән барам ь. б.

Дәвам ит: Чәчәк үсә ...

КАЙДА БУЛА БУ?

савыт-саба ясыйлар икән иттән

котлет кыздыралар, ди, анда сөттән

эремчек кайнаталар гади комнан

пыяла ясыйлар икән бетоннан

плотина төзиләр карлыганнан

кесәл кайнаталар икән чуеннан

корыч коялар, ди Анда балчыктан Нәрсә бу? Кызык итү өчен, юри шулай төзелгән буталчыклыкмы ? Әллә монда бер-бер хикмәт бармы?

Ни өчен соңгы юлдагы анда сүзе баш хәрефе белән язылган? Шул сүздән башлап тиешле интонация һәм пауза белән өтерләрен куеп укысак, гап-гади җөмләләр килеп чыга һәм бөтен нәрсә тормыштагыча була.

КАЙСЫ ДӨРЕС?

  1. Укытучы балалар белән урманга киттеләр. Укытучы белән балалар урманга киттеләр. Укытучы балалар белән урманга китте.

  2. Мәдинә җөмләне тактада яза. Мүдинә җөмләне тактага яза. Мәдинә җөмләне тактада чишә.

  3. Сәлимә апасы белән Казанга бардылар. Сәлимә белән апасы Казанга бардылар. Сәлимә апасы белән Казанга барды.

  4. Бу мәсьәләне ике малай гына чиште. Ике малай мәсьәләне озак чиштеләр.

КАЙСЫ СҮЗ АРТЫК?

Күп һәм мул уңыш алу өчен, колзозчылар бик тырышып эшләделәр. Поездлар тиз һәм кызу йөриләр. Колхозчылар быел кыр эшләрен иртә бетерделәр һәм тәмамладылар. Дәүләткә ашлык тапшыру планы да тулды һәм үтәлде.




БЕР СҮЗ БЕЛӘН ӘЙТ.

Алтын куллы -(...)•

Ут йоту-(...).

Эттән алып эткә салу -(...)•

Уртак тел табу -(...)•

Баш вату - (...).

Колакка киртләү -(...)•

Кылны кылга яру -(...)•

Балавыз сыгу -(...)•

Баш күккә тию -(...)•

Авызга су кабу -(...)•

Чәчләр үрә тору -(...)•

Түшәмгә төкереп яту -(...)•

Җир тишегенә керерлек булу -(...)

Су кебек эчү-(...).

Җилләр исү-(...).















КАЙСЫ СҮЗ ТӨРКЕМЕНӘ КЕРӘ?

Калын хәрефләр белән сүзләр нинди сүз төркеменә керә? Шуларны билгеләп чык.

Авыртмасын дисәң эч, Кайнаган су гына эч.

(Ә. Исхак.) Бу чәчәк кызыл, Ә монысы ал. Кайсын телисең, Шуны сайлап ал.

(Ә. Исхак.) Галине чаккан кычыткан -Аның аягы кычыткан.

(Ә. Исхак.) Корзинкада йөз алма, Рөхсәтсез алма алма..

Булса карының бик ач,

Әнә суыткычны ач. (Ә. Исхак..)

Исхакта чалгы-

Болында чаба.

Ә Мисбах бушка

Урамда чаба.

(Ш. Галыев.) Кар сулары чылтырап ага. Безгә килде Нәҗип ага.

Булмасын җирдә сугыш. Колхозга ашлык сугыш.


Ясап куйдык без басма, Син аңа ялгыш басма. Җиңел була юлдан чабу, Комачауласа чабу.

Апа тышта элә кер, Ә син әйдә өйгә кер. Килеп җитте инде яз. Диктантны бишлегә яз.


Әллә кая киткән таба, Я, кайсыгыз тизрәк таба.

Эш башласаң, сызган җиң, Ә эшеңдә барысын җиң.


Куй ите симез була.

Куй әйберне урынына.


Сызлап тора минем тез.

Шакмакларны тизрәк тез.









БЕРГӘ - БЕР.

Сөйләм эчендә ьәр сүз бик күп сүз белән ирекле бәйләнешкә керә:

  1. Каз оча, йөзә, чума, кагына һ. б.;

  2. Каз, балык, бака, үрдәк, бала, эт һ. б. йөзә;

  3. Яшел, түгәрәк, йомшак, әче ь..б. алма;

  4. Яшел алма, яфрак, күлмәк, чыршы һ. б.;

  5. Әкрен, тиз, сирәк, аз һ. б. яза;

  6. Әкрен яза, укый, сөйли, эшли, бара һ. б.

Ә менә бер генә сүз белән бәйләнә торган сүзләр була микән?

Почык, мүкләк, гөберле, чәберчек, актоеый, копы, пыскак, үрән, азау, коргак, коба, бурлы, акай; шыгырым, юш, балигъ, ваз, сөрән, чатыр кебек сүзләр белән бәйләнешкә керә?

(Борын, сыер, бака, йомырка, зал, бүрек, яңгыр, колак, теш, ел, сыер, ат, күз; тулы, килә, була, кичә, сала, чаба.)




СҮЗ УЕННАРЫ ҺӘМ БАШВАТКЫЧЛАР.

ҖИДЕ КОШ.

Рәсемдәге буш шакмакларга алты кош исемен шундый тәртиптә языгыз, аларның беренче хәрефләрен өстән аска таба укыганда, җиденче кош исеме килеп чыксын.










































ИКЕ СҮЗДӘН - ӨЧЕНЧЕ СҮЗ.

Бер хәрефне дә төшершп калдырмыйча һәм хәреф өстәмичә бирелгән сүзләрдән яңа сүз ясап яз.

  1. Калак + чар.

  2. Яка+бал.

  3. Шәл + ми.

  4. Муза + яры.

  5. Ык + тычкан.

  6. Нил + тәкә.

  7. Гата + кар.

  8. Ас + тал.

  9. Ук + каз.

10. Кап + ит.



БЕР СҮЗДӘН - ИКЕ ЯҢА СҮЗ.

Хәрефләрнең урыннарын алыштырып, ике яңа сүз төзегез дә ике яктагы буш шакмакларга язып чыгыгыз, һәр яңа сүздә шул ук хәрефләр булырга тиеш.








0

Р

ч

ы

к











а

л

м

а

с











ч

а

Р

ы

к











а

к

т

а

р











с

а

п

л

а











к

ы

ш

л

а











т

е

к

э

л











к

а

3

н

а















БЕР ҮК ХӘРЕФТӘН - ӨЧ СҮЗ.

һәр рәткә бер үк хәрефләрдән мөстәкыйль мәгънәле өч сүз языгыз.

СИГЕЗ СҮЗ.
Кайсы аваз хәрефләре юк? Буш калган шакмакларга

Ничә иҗекле сүз икәнен тиешле хәрефләрне куеп,

билгеләп буламы? сигез исем языгыз.

а



а


а



а


а



а


а



а

























































к


б


к

к


б


к

к


б


к

к


б


к

к


б


к

к


б


к

к


б


к

а



а

а



а

а



а

а



а

































ТЫЛСЫМЛЫ КВАДРАТ.



д

м

У

р

а

а

р

У

У

У

а

к

Р

Р

Д

а

Бу тылсымлы квадратны чишү өчен, өстән аска укыганда да, сулдан уңга укыганда да бер үк сүзләр килеп чыгарлык итеп, хәрефләрнең урыннарын алыштырырга кирәк.




Буш шакмакларга а хәрефеннән башланган һәм а хәрефенә тәмамланган исемнәр языгыз.



а


а










а



а


а




а


а





а


а






а


а







а


а








а


а









а


а










а


а











а









УНӨЧ ҖӘНЛЕК. УНАЛТЫ КОШ.





н






н






н






н






н






н







н







н







н







н







н







н







н


к





к





к






к






к






к







к







к








к








к








к









к









к









к









к









к









Кош исемнәрен язганда, тамыр, ясалма, кушма исемнәр язарга ярый. Ләкин кыр казы, кара карга кебек тезмә исемнәр керми.














КЕМ ӘЙТӘ? БИШ КЫЗ, БИШ КӨН.

Биш кыз - Салиха, Бәһиҗә, Кәримә, Ләйлә һәм Мәрьям - Яңа ел бәйрәменә Алтынчәч, аккош, ромашка, төлке һәм торна булып киенергә булганнар.

Алар бәйрәмгә биш көн барганнар һәм, барган саен, костюмнарын алыштырып торганнар. Бер кыз да бер үк костюмны икенче кат кимәгән.

Беренче көнне Ләйлә Алтынчәч булып киенгән.

Икенче көнне Кәримә төлке булып киенгән.

Өченче көнне ул аккош киемен, ә Мәрьям төлке киемен кигән.

Дүртенче көнне Салиха Алтынчәч булып, ә Ләйлә ромашка булып киенгән.

Бишенче көнне бәйрәмгә кайсы кыз нинди костюм киеп барган?

НИЧЕК ЧИШӘРГӘ? Менә сезгә ачкыч:



\ Кыз-Көн\ла нәр \

Ләйлә

Кәримә

Мәрьям

Салиха

Бәһиҗә

Киемнәр



1

2

3 4

5

Алтынчәч ромашка




төлке аккош





төлке






Алтынчәч


1) Алтынчәч

2) аккош

3) ромашка
4)төлке

5) торна

МАЛАЙНЫҢ ИСЕМЕ НИЧЕК БУЛГАН? Низа, Нина, Әсма, Роза бер малай белән танышалар. Үзләренең исемнәрен әйтәләр дә:

  • Сезнең исемегез ничек соң? - дип сорыйлар.

  • Берегезнең исеменнән беренче хәрефне, өченчегезнең исеменнән өченче хәрефне, дүртенчегезнең исеменнән дүртенче хәрефне алып, бергә тезгәч, минем исемем килеп чыга, дигән малай.

Малайның исеме ничек булган?

Табышмак - мәзәкләр.

ӘЙТЕГЕЗ ӘЛЕ.

  1. Бу якты дөньяның чиге кайда булыр?

  2. Карлыганны карлыгачка әйләндерү өчен нишләргә?

  3. Җиде үрдәк оча. Шуларның өчесен атып төшерделәр. Ничә үрдәк кала?

  4. Кабактан кадак ясап буламы?

  5. Дүрт шәм янып тора. Өчесен сүндерделәр. Ничә шәм кала?

  6. Бер сүздә 100 ә буламы?






7.

Бу шакмаклар эченә 6 н хәрефе булган исем язарга

кирәк.

МЕТАГРАММА. Метаграмма - табышмакның бер төре. Анда табышмак итеп бирелгән сүз бер хәрефен үзгәртү белән башка сүзгә әйләнә. Мәсәлән: "С" белән мин түктерәмен күз яшең, "Т" белән булам чын кардәшең. Җавап: суган, туган.

Хәрефләрне шулай алмаштыра барып, төрле яңа сүзләр китереп чыгарга мөмкин: табак - зур аш савыты, чабак-балык, кабак- бакча культурасы, сабак- үлән ьәм яшелчәнең үзәк өлеше.

Метаграммаларда сүз башында килгән хәрефләрне генә түгел, сүз уртасында, сүз ахырында килгән хәрефләрне дә алыштырырга була. Мәсәлән: Уртада Т- семьяда төп эшчебез, Н белән- ул иң яраткан кешебез, Б белән- безнең әтинең анасы, Калды сиңа барысын да табасы,

Т гә бетсә, ат муенында йөрер ул, Ш гә бетсә, күлдә гөмер сөрер ул Л гә бетсә, җирдә калып черер ул, Р гә бетсә, мичкә килеп керер ул.

М белән мине киярсең, Г булса, тимер деталь, Л куйсаң, атаклы бер эт, Б булса, йөмшак одеал.

С белән мин бер баткак җир, К белән белән куктә очам, Т белән әкият герое, Б белән чокыр булам.

У белән мин бер планета, И белщн ил саналам. И не А га алыштырсаң Бер ат кертеп ябалар.

Сүз башында Т булса, аш-су салалар, Ч булса, аны судан тотып алалар, К булса, ул бакчада үсә, зур була, С белән башланган бавы озын була.









ОМОНИМНАР.

Авазлары ягыннан бертөрле, мәгънәләре белән бөтенләй башка сүзләр омоним дип йөртелә.

НИЧӘ МӘГЪНӘ ТАБА АЛАСЫҢ?

1. Ул баш әйтә: "Син вагоннан төш ьәзер,
Бик якынлашты кирәкле төш хәзер".

(Г. Тукай..)

2. Карбыз белән мин бик тату:
Рәхәт аның тәмен тату.

(Г. Нәбиуллин.)

3. Печән чабарга чык,
Кибеп беткәнче чык.

(Ә. Исхак..)

4. Утауга карасаң кырын,
Чүп басар колхоз кырын.

(Ә. Исхак.)

5. Сүндермәс өчен утын,
Өстә учакта утын.

(Ә. Исхак..)

6. Анда кемдер учак якты,
Монда тикле төшә якты.
Җылы чәчә утлы өем,
Әйтерсең лә шунда өем.
Майлы каймак салган таба,
Тарта гүя шунда таба.

(Г. Нәбиуллин.)

7. Әнә килә җирән ат,
Куркып торма, йөгән ат!..
Атында булсын ияр,

Иң яхшы дуска ияр.

(Ә. Исхак..)

8. Бик текә бу кыя,
Менәргә кем кыя?
Сукмак та бар менә.
Я, башлап кем менә?

(Ә. Исхак.)

9. Күлмәгеңә төшкән тап,
Кай җирендә эзләп тап!
Тамызган кемдер кара,
Әнә, артыңа кара.

(Ә. Исхак..) 10. Ярарлык бу мичкә. Ягарга тик мичкә.

(Ә. Исхак.)




11. Фәридә бара суга,
Галәви кирпеч суга.

(Ә. Исхак.)

12. Миңлекәй печән чаба,
Сәлим авылга чаба.

(Ә. Исхак,)

13. Әхмәди утын яра,
Хәмидә бәйли яра.

(Ә. Исхак.)

Күп мәгънәле сүзләр табыгыз:

1) Кеше йөзендә, самоварда, чәйнектә, көймәдә, пароходта, диңгез белән
коры җир тоташкан урында була.

  1. Кан шуннан йөри, агач шуның аша җирдән азык ала, сүзләр шуңардан ясала.

  2. Язганда совыт эчендә, әйбернең төсендә, керле киемдә була.

НӘРСӘ ДИЛӘР?

  1. Мунчаладан бау ясауны ... диләр, Түбәдән кар төшерсән дә, ... диләр, Искергән бер стенаны җимерсән дә, Ишкәк белән көймәдә йөзеп йөрсәң дә, һаман да шул - бер үк төрле исемнәр.

  2. Атка атланып, кызу барсаң,... диләр, Пальтоның итәген дә ... диләр, Балта белән ит киссәң дә ... диләр. Чалгы белән үләнне кыркысаң да, Себерке белән мунчада парлансаң да һаман да шул - бер үк төрле исемлиләр.

БЕР СҮЗ БЕЛӘН АНЫКЛА.

Чигү, өрү, таган, чагу, табан, тарту, серкә, кара, кабак, төш сүзләрен бер сүз белән аныкла. Мәсәлән,

Артка чигү - яулык чигү, аш серкәсе - арыш серкәсе н.б.

СҮЗЕН АЛЫШТЫР.

Кыю кеше,чиста һава, мәрьәмәтсез дошман, туры җавап, ирекле хезмәт, туган ил чакыра, давыл куба, дан казана, зирәк бала, эре алма, иркә кыз, ат кушу, җир чоку, су азаю, киң болын, итек кунычы, көяз егет, көлке сүз, куәтле армия, агач шәүләсе, алырга мөмкин, мүкләк сыер, йомгак ясау, сафка тезелү, санап чыгу. Мәче кычкыра, былбыл сайрый, көр ат, сүрәт ясаү, салкын кыш, эссе көн, җир сукалау, дус яшәү сүз тезмәләрендә компонентларның берсен аңа синоним булган икенче сүз белән алыштыр.

Мәсәлән, куәтле армия - көчле армия, куәтле гаскәр.




СИНОНИМНАР.

Мәгънәдәш сүзләр синоним була.

АНТОНИМ.

Капма - каршы мәгънәле сүзләр антоним була.

Түбәндәге бирелгән сүзләргә синоним һәм антонимнар языгыз:



Синоним

Бирелгән сүз

Антоним

чибәр, сылу, зифа, күркәм,

матур

ямьсез, иләмсез, килбәтсез,

нәфис ...

зур дөрес эссе чиста яхшы сәламәт арзан

Дус

шөкәтсез, киләшсез, шыксыз, консыз, конарсыз

ТИГЕЗ ХӘРЕФЛЕ СИНОНИМНАР.

Буш шакмакларга ьәр сүз каршысына шул ук санда хәреф­ләрдән торган синоним сүзләр яз.



б

ә

я






э

с

с

е







а

н

с

а

т








м

ә

ш

һ

Ү


р









г

а

м

ь


с

е

з










ш

е

л

т

ә

л

ә

ү










б

ө

р

т

е

к

л

ә

ү











м

а

т

у

р

л

а

у











и

р

е

к

с

е

з










с

ы

й

р

а

к









а

р

з

а

н








и

ш

ә

я







и

ң

ү

















ң

я




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 20.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1253
Номер материала ДВ-082602
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх