Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Математика / Другие методич. материалы / Кызыклы математика бәйгесе. Башлангыч сыйныфлар өчен.

Кызыклы математика бәйгесе. Башлангыч сыйныфлар өчен.

  • Математика

Поделитесь материалом с коллегами:

Кызыклы математика

Башлангыч сыйныфлар өчен математикадан

сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе)











Әзерләде:

Гарипова Р.В.

Лаеш муниципаль районы

Пәрәү урта гомуми белем мәктәбе башлангыч

сыйныф укытучысы





Максат:

1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру;

2. Уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү;

3. Математика фәненә иҗади кызыксыну уяту;

4. Кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү;

5. Коллективта эшләргә өйрәтү.



Җиһазлау: проектор, ноутбук, күрсәтмәлек материал.



Кулланылган әдәбият:И.Г.Сәгъдиев “Хикмәтле математика”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004; М.А.Вәлиуллин “Балачак илендә” Казан, 2009





- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Бәйгебезне башлап җибәрәбез. Без бүген сезнең белән “Кызыклы математика” дип аталган мавыктыргыч дөньяга сәяхәт итәрбез.Бу дөньяда без акыллы ябалакның сорауларына җавап эзләрбез, үзебезне дә күрсәтербез.(1-2 слайдлар)

1. Бәйгебезнең беренче өлеше “Телдән исәпләү”. Без бүген нинди командаларда ярышуыбызны белербез.(Тактага мисаллар язылган. Җавап урынына укучылар хәрефләр куялар. “Дуслык” һәм “Шатлык” командалары килеп чыга)

37 +54 =Д 17 *3 =Ш

92 – 17 =У 37 + 44 =А

8 * 7 = С 93 – 13 =Т

18 * 3 =Л 6 * 9 = Л

63 : 7 =Ы 81 : 9 = Ы

(88 – 8) : 4 =К (68 – 8) :3 = К

2. Бәйгебезне дәвам итеп, мин сезгә ребуслар чишеп алырга тәкъдим итәм. (5 – 14 слайдлар)

1) 6Н ; 7 ГӘН; Т10; 5 Ек; 1 АЗ

hello_html_m5861c440.gif2) hello_html_m25f46022.pnghello_html_m25f46022.pnghello_html_m25f46022.pnghello_html_m25f46022.png3

hello_html_m1d7c84d6.pnghello_html_m1f4e735f.png(ТӘҮЛЕК)

hello_html_m25f46022.pnghello_html_m25f46022.png

hello_html_m25f46022.pnghello_html_cb7fcfc.pnghello_html_m127371e9.png(Өлеш



3. Капитаннар ярышы. (17 слайд)

Дуслык” командасы капитанына сораулар:

  1. Ике кулда ничә бармак? (10)

  2. Рус алфавитында ничә хәреф?(33)

  3. Мәктәп сүзендә ничә хәреф?(6)

  4. Буратино сүзендә ничә иҗек?(4)

  5. Атнада ничә көн? (7)

  6. Квадратның ничә ягы бар?(4)

  7. 18 санында ничә дистә?(1)

  8. 10 дистәдән торган сан ничек атала?(100)

  9. Кушу гамәленең нәтиҗәсен әйтергә.(Сумма)

  10. 2 дм. да ничә см.?(20)

  11. 15 санында ничә берәмлек?(15)



Шатлык” командасы капитанына сораулар:

  1. 1 кулда ничә бармак? (5)

  2. Рус алфавитында ничә сузык аваз?(6)

  3. Карандаш сүзендә ничә иҗек?(3)

  4. Дәрес сүзендә ничә хәреф?(5)

  5. Бер елда ничә ай?(12)

  6. Турыпочмаклыкның ничә ягы бар?(4)

  7. 13 санында ничә дистә?(1)

  8. 16 санында ничә берәмлек?(16)

  9. 7 дистәдән торган сан ничек атала?(70)

  10. Алу гамәленең нәтиҗәсен әйтергә.(аерма)

  11. 40 см. да ничә дм.?(4 дм)



3. Кроссворд чишү. Ике командага да бертөсле кроссворд бирелә. Кайсы алдан чишеп бетерә? 8 нче сан астында нинди геометрик фигура килеп чыгар? (19 слайд)

  1. Санарга, гамәлләр эшләргә өйрәтүче фән.

  2. Алу гамәлендәге сан исеме.

  3. Масса үлчәү берәмлеге.

  4. Вакыт үлчәү берәмлеге.

  5. Дүртпочмак.

  6. Турыпочмаклыкның буен иңенә тапкырлап табыла торган зурлык.

  7. Бүлүгә кире гамәл.

-Кроссвордның җавапларын тактага карап тикшерәбез. (20 слайд)



4. “Ромашка” уены

Һәр командадан 3 укучы чыга. Ул чәчәк таҗын ала һәм арттагы сорауны укып, җавап бирергә тиеш. Әгәр җавап бирә алмаса, командага очко саналмый. (6 таҗда 6 сорау).

hello_html_6320b972.png

  1. Өч бертуган кызның берәр ир туганы бар. Бу гаиләдә ничә бала?

  2. Ике малай 40 минут буена шахмат уйный. Һәрберсе ничә минут шахмат уйнаган?

  3. 2 кг. тимер авырракмы, әллә 2 кг. мамыкмы?

  4. 3 йомырка 6 минутта пешеп чыкса,1йомырка ничә минутта пешеп чыгар?

  5. Өстәлдә җиләк белән тулы 3 стакан тора иде. Кәрим 1 стакан җиләкне ашады һәм стаканны өстәлгә куйды.Ничә стакан калды?

  6. Елга өстендә күгәрчен, чуртан, 2песнәк, 2 тилгән һәм 5 йомран оча. Әйт тизрәк, су өстендә ничә кош оча?



6. “Командалар ярышы”

Дуслык” командасына сораулар:

Кушу нәтиҗәсе ничек атала? (Сумма)

1 тоннада ничә кг.? (1000)

Кайсы санда 80 дистә? (800)

200 дән алда килүче сан? (199)

Кайсы ай 28 я булмаса 29 көннән килә? (Февраль)

120нең яртысы ничәгә тигез? (60)

Иң зур өчурынлы сан? (999)

485 не 85кә киметергә. (400)

Елда ничә ай? (12)

Өстәлнең ике почмагын кисеп алганнар. Ничә почмак булды? (6)

Бүленүче 56, бүлүче 7, өлеш ничәгә тигез?

Бер гасырда ничә ел? (100)

Шатлык” командасына сораулар:

Тапкырлау нәтиҗәсе ничек атала? (Тапкырчыгыш)

Бер тоннада ничә центнер? (10)

856 санында ничә дистә? (85)

999дан соң килүче санны әйтегез? (1000)

Ел башыннан җиденче булып килүче ай исемен әйтегез. (июль)

Яртысы 70 булган сан? (140)

Иң кечкенә бишурынлы сан. (10000)

12 не 3 тапкыр арттырырга? (36)

1 атнада ничә көн? (7)

Ромбның ничә ягы бар? (4)

Кимүче 96, киметүче 17, аерма ничәгә тигез? (79)

Үрмәкүчнең ничә аягы бар? (8)

7 «Художниклар ярышы»

Йомык күз белән квадрат;

Аның эченә овал;

Квадратның уң ягына өчпочмак ясарга.

  1. Йомгаклау. (26-27 слайдлар)

Безнең бәйге ахырына якынлашты. Ике команда да бик яхшы эшләде.

Бәйгегә йомгак ясар өчен сүзне жюрига бирәбез.



































Автор
Дата добавления 09.04.2016
Раздел Математика
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров50
Номер материала ДБ-019337
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх