Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 8 класс өчен әдәбияттан эш программасы
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

8 класс өчен әдәбияттан эш программасы

библиотека
материалов

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Җиһаз

Дәрес тибы

Уку эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

Контроль

төрләре

Искәрмә

Вакыт

Сүзлек эше

Әдәбият теориясе

план

факт

1.

Татар халык авыз иҗаты.

Дастан турында төшенчә.

Идегәй” дастаны.

1

Дәреслек, “Идегәй” дастаны,

иллюст-р,

Әдәбият белеме сүзлеге”, “Мәгариф” 11/91

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Дастан, би, бидаяк, Идегәй

Фольклор,

Дастан,

эпик

Дастан героеның тарихи җирлеге. Дастан турында төшенчә.

Дастанның сәнгатьчә эшләнеше, тел байлыгын мисаллар нигезендә аңлата алу

Халык авыз иҗаты. төрләрен белү




05.09


2.

Идегәй” дастаны. Идегәй образы.

1

Дәреслек, “Идегәй” дастаны,

иллюст-р,

Әдәбият белеме сүзлеге”, “Мәгариф” 11/91

Катнаш

Дастанны

уку барышында очраган сүзләргә аңлатма бирү

Дастаннар-

ның өч төре

Сәнгатьле уку күнекмәләре бирү.


07.09


3.

Фатих Кәрими иҗаты турында белешмә бирү.

Салих бабайның өйләнүе”

хикәясен өйрәнү.

1

Дәреслек, әдипнең портреты, әсәр-ләреннән күргәзмә, папка материаллары, мәгърифәтче язучыларның портретлары

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Тәмәке чигү,

Һ.б. дәреслектәге авыр сүзләр, мөхәррир

Хикәя, проза

Автор турында белемнәр. Хикәядә шул чордагы гореф-гадәтләрнең, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр чагылышы. Салих карт холкындагы уңай һәм кимчелекле яклар. Мәгърифәтчелек әдәбияты, мәгъ. язучылар

Сәнгатьле сөйләү.

Идегәй яшәгән чордагы вакыйгалар, гореф-гадәтләр белән бүгенге көн арасында бәйләнешһәм охшаш-

лык, уртаклык-лар бармы?” - әңгәмә.


12.09


4.

Ф.Кәрими “Салих бабайның өйләнүе” хикәясе.

Мәгърифәтчелек.

1

Дәреслек, әдипнең портреты, әсәрләреннән күргәзмә

Катнаш

Мәгърифәт

челек, зыялы

Мәгъри

фәтчелек

1. Мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтче язучылар турында белешмә.


14.09


5.




М.Фәйзи. Драматург турында белешмә. “Галиябану” драмасы.

Драманы өйрәнә башлау.

1

Дәреслек, язучы-ның портреты, спектакльгә иллюстрацияләр,

автор турында истәлекләр,

Мәгариф” 5/93, 3/96

Яңа белем-күнекмәләр бирү

асылъяр

Драма

тург, драматур

гия, пьеса, драма, музыкаль

драма

Драматург турында белешмә. Образларга бәяләмә. Әсәр тукымасындагы реалистик һәм романтик алымнар. Татар сәнгатендә музыкаль драма. Сәнгатьле детальләр. әсәсрдәге конфликт, аның хәл ителүе, озын гомерлелеге.

Әдәбият теориясе.

Музыкаль драма. Аның тууы.



19.09


6.

М.Фәйзи “Галиябану” драмасы. Мәхәббәтнең иҗтимагый тигезсезлек белән бәрелешүе.

Драманы өйрәнү.

1

Дәреслек, язучының портреты

Катнаш

Тамбур җебе

Драма, монолог, диалог

Монологик сөйләм күнекмә

ләре


21.09


7.

М.Фәйзи “Галиябану” драмасы.

Драмада конфликт.

1

Дәреслек, язучының портреты

Катнаш

Хәкарәт, рәхмәт төшкере, ярәшелгән кыз

Драма, музыкаль драма

Рольләргә бүлеп уку.



26.09


8.

М.Фәйзи “Галиябану” драмасы. Әсәрдә реалистик һәм романтик алымнар.

1

Дәреслек, язучының портреты

Катнаш

Базмаслар, рас, тәэсир

Драма, музыкаль драма

Өлешчә анализ.


28.09


9.

СҮ. Сочинение-хөкем йөртү

Гаеп кемдә?”

1

Дәреслек, сочинение өчен таләпләр

Сөйләм үстерү



Өйрәзнгәннәр

дән чыгып эзлекле сөйләм төзү

Сочине

ние язу


03.10


10.

Шәриф Камал. Язучының тормыш юлы турында белешмә. “Акчарлаклар” повесте.

1

Ш.Камалның портреты, дәрес-лек, язучының әсәрләреннән күргәзмә, Х.Яку-повның ясаган портреты, папка материаллары

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Корректор, садә, өртүле, тәвәккәл,

Чәчмә әсәр, повесть

Әдипнең тормыш юлы турындп кыскача белешмә. Әсәрдә сезонлы эшчеләр тормышының яктыртылышы, аларның күңел матурлыгы: җылылык, эчкерсезлек, самимилек. әсәрдәге образлар.

Символлар, символизм турында беренче мәгълүмат

Ш.Камалның Казанда

гы музей-фатирына виртуаль экскурсия


05.10


11.

Ш.Камал “Акчарлаклар” повесте.

Өзектәге образлар, аларның үзара мөнәсәбәтләре.

1

Ш.Камалның портреты, дәреслек,

язучының әсәрләреннән күргәзмә

Катнаш

Чикмән, үксү, үрләшеп, символизм, невод, газамат, сажень

Симво

лизм

4, 7, 9 нчы сораулар

га җаваплар әзерләү.


10.10


12.

Ш.Камал “Акчарлаклар”. Әсәрдә символлар, анализ.

1

Ш.Камалның портреты, дәреслек

Катнаш

Курщик, пай, әлхасыйль

Симво

лизм

Символ

ларны белү, өлешчә анализ


12.10


13.

СҮ. Сочинение – фикер йөртү “Егет кеше еларга тиешме?”

1

Дәреслек

Сөйләм үстерү



Әсәр эчтәлегеннән чыгып, үз фикерләреннән язма сөйләм төзү

Сочине

ние язу


17.10


14.

Дәрестән тыш уку.

Шәехзадә Бабич шигырьләре (“Халкым өчен”, “Скрипка”, “Мандолин”, “Язгы җыр” шигырьләре)

1

Ш.Бабичның портреты, аның китаплары, “Мирас” 9/95, әд. бюллетень

Катнаш

Фетнә, сәнәкчеләр

Тема-идея

Автор турында белемнәр.

Мөстәкыйль укыган әсәрләрне анализлау

Ш.Бабич иҗаты белән танышу Лирик шигырь.


19.10


15.

Һади Такташ. Шагыйрь иҗаты турында белешмә.

Алсу” шигыре.

Рефрен турында белешмә.

1

Дәреслек, әдипнең портреты, әсәрләреннән күргәзмә

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Сөйкемле, “барабыз”, вульгар

Шигырь, ритм, рифма, рефрен юллар

Шагыйрь иҗаты турында белешмә.

Алсу” шигыренең язылу тарихы, идеясе.

Рефрен турында белешмә.

Поэма жанры турында искә төшерү.











24.10


16.

СҮ. Әдәби образга бәяләмә язу. Алсу образына бәяләмә.

1

Дәреслек, бәяләмә үрнәкләре

Сөйләм үстерү



Образга бәяләмә бирә белү

Образга бәяләмә яза белү.


26.10


17.

Һ.Такташ “Киләчәккә хатлар” поэмасы. Хатлар формасы.

Эпистоляр жанр.

1

Дәреслек, әдипнең портреты, әсәрләреннән күргәзмә, “Әдәбият белеме сүзлеге”.

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Мирас, анкета, сыйныф, сәясәт, шәхес

Поэма, эпистоляр жанр

Киләчәккә хатлар” поэмасының язылу тарихы, төзелеше, идеясе. Хатлар формасы.

Эпистоляр жанр. Идея турында төшенчә.

Поэмадагы хатлар формасы.


07.10


18.

Киләчәккә хатлар” поэмасы.

Идея турында төшенчә.

1

Дәреслек, әдипнең портреты, әсәрләреннән күргәзмә, “Әдәбият белеме сүзлеге”.

Катнаш

идея

Тема, идея

Поэмадагы хатлар формасы.

Эписто

ляр жанр


09.11


19.

ДТУ. “Мәхәббәттә һәркем җаваплы”

(“Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы буенча)

1

Һ.Такташ портреты,

Мәхәббәт тәүбәсе”поэмасы

Катнаш

Рух, гәүдәләнде, риваять,

наборщик

поэма

Мөстәкыйль уку һәм эчтәлек буенча үз фикереңне әйтә белү



14.11


20.

Гомәр Бәширов. Язучы иҗаты турында кыскача белешмә.

Туган ягым – яшел бишек” әсәре.

1

Г.Бәшировның портреты, әд. бюл-летень, дәреслек, әсәрләреннән күргәзмә, роман

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Ошай, чая, яренгә, чәнәшкә

Автобио

графия, автобио

график әсәр

Автор, аның теле турында белешмә. Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре. Гореф-гадәтләрнең чагылышын мисаллар нигезендә дәлилләү. әсәрнең автобиографик хасияте.

Автобиографик әсәрләрне искә төшерү.



16.11


21.

Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” әсәре.

Сандугачны кем үтерде?”, “Язгы сабан туйлары” бүлекләре

1

Г.Бәшировның портреты, әд. бюл-летень, дәреслек, әсәрләреннән күргәзмә, әсәр тулысы белән

Катнаш

Ниямәрсә, ша-кыраеп, нәләт, ристан, зимагур, нахак, әҗәл, типкәндер, тәкатьcез

Автобио

графия, автобио

график әсәр

Өлешчә анализ


21.11


22.

Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” әсәре.

Орлык чыккан көн”бүлеге

1

Г.Бәшировның портреты, дәреслек, әсәрләреннән күргәзмә,

Катнаш

Тәүфыйклы, гаделлек, имана, ката, эңгер, хәтфә, тел кайтару, бөялгән

Автобиография, автобиографик әсәр









23.11


23.

Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау.

1

Шул ук

Катнаш

Дәрестә очра-ган яңа сүзләр

гә аңлатма

Автобиография, автобиографик әсәр

Лирик герой һәм шагыйрь хисләренең бердәмлеге.


28.11


24.





СҮ. Г Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре буенча контроль сочинение язарга әзерләнү.

1





1




Дәреслек, өстәмә материал







Сөйләм үстерү

























Өйрәнгәннәр

дән чыгып, язма сөйләм төзү.






Сочине

ние язу















30.11










05.12










25.

Контроль сочинение язу “Туган як – кадерле төбәк”

26.

ДТУ. “Р.Фәйзуллин шигырьләре” (“Якты моң...” “И кардәшем...”һ.б.)

1

Р. Фәйзуллинның портреты, әсәрләреннән күргәзмә, китаплары

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Моң, кардәш,

хаҗәт

Шигырьләрнең

яңа формалары

Автор, аның иҗатының үзенчәлеге турында белешмә. Шигырьләрен мөстәкыйль уку һәм анализлау.

Шагыйрь

Иҗаты

ның яңалыгы


07.12


27.

Муса Җәлил. Шагыйрьнең гражданлык һәм поэтик батырлыгы турында тулырак белешмә бирү. М.Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты.

1

Дәреслек, плакатлар, М.Җәлил турында китаплар, папка материаллары, р. Мостафин”Өзелгән җыр эзеннзн” китабы, рәсемнәр

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Дәрес барышында очраган сүзләргә аңлатма бирү

Героик әдәбият

М.Җәлилнең гражданлык һәм поэтик батырлыгы турында тулырак белешмә.

Шигырьләренең язылу шартлары. Лирик геройның иреккә, көрәшкә омтылышы. Яу кырында сугыша алмау үкенече, моңсулык. Баллада турында төшенчә. Поэтик предмет һәм җан ияләренең кешечә хис итәргә сәләтле итеп сурәтләү. Кош һәм чишмә образлары ярдәмендә Туган ил азатлыгы өчен фидакарь көрәшнең изгелеген раслау.


1.М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирына виртуаль экскурсия: http://tatar.museum.ru/Jalil/jalil.htm


12.12


28.

М.Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләре “Тик булса иде ирек”, “Соңгы җыр”

1

Шул ук

Катнаш

Дәрья, карабин, сулам

Тел-сурәтләү чаралары


Сәнгатьле укучыга конкурс.





14.12


29.

М.Җәлил “Серле йомгак” шигыре

1

Шул ук

Катнаш

Кәбаб, вәхшәт, тозак, нәүбәт,

Тел-сурәтләү чаралары


Сәнгатьле укучыга конкурс, яттан сөйләү


19.12


30.

М.Җәлил, “Сандугач һәм Чишмә” балладасы.

Баллада турында төшенчә

1

Шул ук һәм “Әдәбият белеме сүзлеге”

Катнаш

Баллада, за-рыгып, зөбәр-җәт, акбүз

Баллада, эпика, лирика

Баллада турында белү


21.12


31.

СҮ. Сочинение “Зинданнарны ватып чыккан җырлар” (тоткынлыктагы иҗаты буенча)


1

Дәреслек, шигырь җыентыклары


Сөйләм үстерү



Өйрәнгәннәр

дән чыгып, язма сөйләм төзү.

Сочине

ние язу


09.01


32.

Гадрахман Әпсәләмовның тормыш һәм иҗат юлы. “Алтын йолдыз” романы. Романның исеме.

1

Әдипнең пор-треты, плакат, әсәрләр-еннән күргәзмә, роман, папка материал-лары, истәлекләр китабы

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Дәрестә очра-ган таныш булмаган сүз-ләргә аңлатма бирү

Проза, чәчмә әсәр, роман, реализм


Әсәрдән өзекләр өйрәнү. Өлешчә анализ.


11.01


33.

Г.Әпсәләмов “Алтын йолдыз” романы. Геройлар сугышка кадәр. Сугыш башлану.

1

Алдагы дәрестәгечә

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Таныш булмаган сүз-ләргә аңлатма бирү

Проза, чәчмә әсәр, роман, реализм

Әсәрдән өзекләр өйрәнү. Өлешчә анализ.


16.01


34.

Г.Әпсәләмов “Алтын йолдыз” романы. Сугыш чорында геройлар.

1

Алдагы дәрестәгечә

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Таныш булмаган сүз-ләргә аңлатма бирү

Проза, чәчмә әсәр, роман, реализм

Әсәрдән өзекләр өйрәнү. Өлешчә анализ.



18.01


35.

Г.Әпсәләмов”Алтын йолдыз” романы, анда романтик пафос, романның әдәбиятта урыны, әһәмияте

1

Алдагы дәрестәгечә

Йомгаклау

Романтик пафос

Проза, чәчмә әсәр, роман, реализм

Образларга бәяләмә


23.01


36

ДТУ. “Тик туган җирдә генә...” (Р.Төхфәтуллин “Йолдызым” повесте)

1

Әдипнең портре-ты, “Сайланма әсәрләре”, 2 нче том, “Совет Татар-станы язучылары” китабы

Катнаш

Таныш булмаган сүз-ләргә аңлатма бирү

Проза, чәчмә әсәр, роман, реализм


Әсәрне мөстәкыйль укып өйрәнү


25.01


37

Миргазиян Юнысның тормыш һәм иҗат юлы. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”(“Биектә калу”) повесте

1

М.Юнысның портреты, әсәрләре, папка материаллары

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Экипаж, сыйрак, җәлпәк, дуамаллык, краб,абруй, зирәклек, талант, мохит һ.б.

Проза, повесть, автобиографик характердагы әсәр


Әсәрне өйрәнү, өлешчә анализ


30.01


38

М.Юныс “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”. Әсәрне өйрәнү.

1

М.Юнысның портреты, әсәрләре, папка материаллары

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Антропомор-физм,пропеллер,

ләэҗүс-мәэҗүс, тротил, нәзбе-рек, афәт, хәтфә, учлам, нафта-лин, кәшимир,

Проза, повесть, автобиографик характердагы әсәр


Әсәрне өйрәнү, өлешчә анализ


01.02


39

М.Юныс “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”. Йомгаклау дәресе.

1

Шул ук

Йомгаклау

әләм, дастар-хан, бәрәкәт, миһербан, әүлия, мөнәҗәт

Проза, повесть, автобио

график әсәр


Әсәрне өйрәнү, өлешчә анализ


06.02


40.




СҮ. М.Юнысның “Биектә калу” әсәре буенча.

1

Дәреслек, папка материаллары


Сөйләм үстерү




Бәйләнешле сөйләм үстерү. Батырлык турында әңгәмә.


08.02



Сочинение язу “Биектә калу”.

41

Гамил Афзал иҗаты һәм тормыш юлы турында белешмә бирү. “Дөнья матур, “дөнья киң”

1

Г.Афзалның портреты, китаплары, шигырьләре, “Мәгариф” 12/98

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Юмор, сатира

Юмор, сатира, лирика, фәлсәфә, фәлсәфи лирика


  • Сурәтләү чараларына анализ.

  • Сатира турында төшенчә.


13.02


42

Г.Афзал. “Тәнкыйть сүзе”, “Ялкау кызлар”, “Мыштыбый”, “Өф-өф итеп” шигырьләре

1

Г.Афзалның портреты, китаплары, шигырьләре, “Мәгариф” 12/98

ныгыту

Мыштыбый, өф-өф, тәнкыйть

Юмор, сатира, лирика, фәлсәфә, фәлсәфи лирика


Яраткан шигырьләрен яттан сөйләү.


15.02


43

Нурихан Фәттахның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Ител суы ака торур” әсәре. Әсәрне өйрәнә башлау.

1

Авторның портреты, папка материаллары, әсәрләреннән күргәзмә, Ибн Фадлан сәяхәтнамәсеорыш, сукман, алып, тотык

Яңа белем-күнекмәләр бирү

аҗун, каган, чуман, җөфүт, рум, каган, би, кам

Чәчмә әсәр, проза, тарихи роман


Әсәрне өйрәнә башлау, эчтәлеген сөйләү. Өлешчә анализ


20.02


44

Н.Фәттах “Ител суы ака торур”.

Әсәрне өйрәнүне дәвам итү.

1

Шул ук

Катнаш

Кү, катау, каек, мыс, бирмәү

Чәчмә әсәр, проза, тарихи роман


Әсәрне өйрәнү, эчтәлеген сөйләү, өлешчә анализ.


22.02


45







46

Н.Фәттах “Ител суы ака торур” әсәрендә образлар системасы


Әсәрдә илне саклау темасы

.

1




1

Шул ук

Катнаш

Кырнак, авык, улакчы, битек, иҗек

Тарихи роман


Әсәрне өйрәнү, эчтәлеген сөйләү, өлешчә анализ.




27.02








01.03


47

Н.Фәттах “Ител суы ака торур”.

Әсәрне өйрәнүне йомгаклау

1

Шул ук

Катнаш

Орыш, сукман, алып, тотык

Тарихи роман


Әсәрне өйрәнү, эчтәлеген сөйләү, өлешчә анализ.


06.03


48

Б.С.Ү.Әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә, сөйләү

1

Р.Батулла портреты, тарихи әсәрләр күргәзмәсе,

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Нугай, бәк, морза

әдәбият, сәнгать төрләре,



Белемнәрне гомумиләштерү,сөйләү


06.03


49

Чиреклек контроль эш

1


Сөйләм үстерү






Белемнәрне тикшерү


13.03


50

Туфан Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы турында белешмә бирү. “Бәхетле кияү” комедиясе.

1

Т.М.-ның портреты, әсәрләре, иллюстр.-р, “Мәгариф” 2/2000

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Ридикюль, ахирәт, бу чама, затлы

Драматург, драма, комедия, трагедия


Рольләргә бүлеп уку


15.03


51

Бәхетле кияү” комедиясен өйрәнүне дәвам итү

1

Шул ук

Катнаш

Ышна җире, фразеологик әйтелмәләргә аңлатма бирү

Драматург, драма, комедия, трагедия


Драманың тиеле, х. а. и. әсәрләре


29.03


52

Бәхетле кияү” комедиясен анализлау. Комедиядә халык авыз иҗаты. Мөлаем, яратып кулланган чаралар.

1

Шул ук

Йомгаклау

фразеологик әйтелмәләргә аңлатма бирү

Драматург, драма, комедия, трагедия


Тел-сурәтләү чаралары


03.04


53

СҮ. Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү” комедиясе буенча сочинение “Авылым матур уйлый”

1

Авыл турында язмалар, шигырь

Сөйләм үстерү




Сочине

ние язу


05.04





54

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Язгы кәрваннар” әсәре.

1

А.Гыйләҗевнең портреты, истәлекләр, әсәрләре, “Сөембикә” “2/98

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Кәрван, хәзинә, аран, өн

Проза, повесть,

реализм


Әсәрне өйрәнү, эчтәлеген сөйләү, өлешчә анализ.


10.04


55

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Язгы кәрваннар” әсәрен өйрәнүне дәвам итү. Чынбарлыкны гаепләү.

1

Шул ук

Катнаш

Күндәм, капканы кагу, тотаклашкан, хатирә, шәйләнә,

Проза, повесть,

реализм


Әсәрне өйрәнү, эчтәлеген сөйләү, өлешчә анализ.


12.04


56

Язгы кәрваннар” әсәрендә халык рухының матурлыгы һәм ныклыгы. Шуның иң матур үрнәге - Әдилә.

1

Шул ук

Катнаш

пот-16кг., глубинка

Проза, повесть,

реализм


Әсәрне өйрәнү, эчтәлеген сөйләү, өлешчә анализ.

17.04


57




58

СҮ.Әдәби образга бәяләмә язу.



ДТУ. А.Расих “Бәхет орлыклары” әсәре

1




1

Бәяләмә үрнәкләре, дәреслек

Сөйләм үстерү





Образга бәяләмә


19.04






24.04


59

Саҗидә Сөләйманованың тормыш һәм иҗат юлы турында белешмә. “Туган җирем, эчкән суым” шигыре

1

С.Сөләйманованың портреты, әсәрләр-еннән күргәзмә, папка , дәреслек

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Пакь, куштаннар

Лирика, лирик герой


Шагыйрә иҗаты

ның үзенчә

леге, әһәмияте


26.04


60

С.Сөләйманованың “Кеше барыбер кошлар нәселен-нән..”, “Кеше” шигырьләре

1

Шул ук

Катнаш

Каедым, ихлас, оҗмах, тәмуг, фәрештә

Лирика, лирик герой


Сәнгатьле уку


03.05


61

С.Сөләйманованың “Сулар ага, күлләр күккә бага”, “Этюд” шигырьләре

1

Шул ук

Катнаш

этюд

Лирика, лирик герой


Сәнгатьле уку


03.05


62

С.Сөләйманованың “Тагын узды кыңгыраулы язлар...” шигыре.

Бу шигырьләрдәге хисләр байлыгы, күңел тибрәнеш-ләренең табигыйлеге, поэтик бизәкләргә муллыгы. Сүз белән сурәт ясау осталыгы.

1

С.Сөләйманованың портреты, әсәрләр-еннән күргәзмә, папка , дәреслек

Катнаш

Сурәт

Лирика, лирик герой


Сәнгатьле уку, анализ


08.05



63




"8 нче класс өчен йомгаклау"темасы буенча тест

1




Дәреслек, С.Сөләйманованың шигырьләр

Сөйләм үстерү,



Дәрес барышында очраган сүзләр



к/сочинение язу


10.05





64

СҮ. С Сөләйманова иҗаты буенча контроль сочинение язарга әзерләнү.

1

е, портреты

конт

роль







15.05


65

Контроль сочинение язу. (“Шагыйрәнең кешеләргә әйтер сүзе”)

1

Укучыларның сочинениеләре

Сөйләм үстерү

Дәрес барышында очраган сүзләр



Сочиненегә күмәк анализ


17.05



66

СҮ. Сочинениегә бергәләп анализ ясау

1

Дәреслек, шигырь җыентыклары, рәсемнәре.

Яңа белем-күнекмәләр бирү

Дәрес барышында очраган сүзләргә

аңлатма бирү

Поэзия, поэма, лиро-эпик әсәр


Шагыйрь иҗаты белән танышу


22.05



67

ДТУ. “Шагыйрь белән танышу. Ренат Харис.” (“Ант суы” поэмасы

1

Дәреслек

Кабат-

лау




Җәйге чорда уку өчен өстәмә әдәбият алу


24.05



68




69



Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау


Ел буе өйрәнгәннәрне йомгаклау дәресе

1



1



1

Дәреслек, “Әд.- ят белеме” сүзлеге

Кабат-

лау





Әд.теориясен кабатлау





29.05

31.05



70


Йомгаклау дәресе









31.05



























Аңлатма язуы


Эш программасының статусы


Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (Закон Российской Федерации “Об образовании” )

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Татар мәктәпләрендә гомуми белем бирүнең дәүләт стндарты (ТР МӘгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008 нче ел)

4. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды.

5. Татар әдәбиятыннан укыту программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2010 нчы елда расланган “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар.” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты) нигезендә төзелде.

6. Татар әдәбиятыннан дәреслек. А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Ә.Ганиевалардан торган авторлар коллективы төзегән “Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен әдәбият дәреслеге” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 нчы ел) буенча укытыла.

Өстәмә әдәбият буларак, А.Г.Әхмәдуллин төзегән “ 8 нче сыйныф өчен өстәмә әдәбият” (Казан, “Хәтер” нәшрияты, 2000 нче ел) җыентыгы кулланыла.


ТР Мәгариф турындагы Законы”ннан өзекләр.

7маддә. 5-9 сыйныфлар өчен укыту программалары фикерләү гамәленең бербөтен системасы итеп төзелә: сыйныфта биреләсе белем, үткән сыйныф белеменә нигезләнеп, катлаулану һәм яңа белем өстәлү исәбенә арта.

8маддә. Белем системасының катлаулыга үсү өлегесе.

10маддә. Әдәбият тарихын өйрәнү. Әдәби чорларны уртак якларын күрсәтеп, аермаларына басым ясап, күп кабатланган сәнгать чараларын табып гомумиләштерү.


Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресләре атнага 2 дәрес исәбеннән барлыгы 70 сәгатькә каралган.


I. Эш программасының төп максаты:

8 нче сыйныфта татар әдәбиятын укыту ана теле һәм әдәбиятын укытуның икенче баскычына (5-8 нче сыйныфлар) туры килә. Бу чорда тормышның төрле өлкәләренә караган, төрле һөнәр ияләренең язмышларын чагылдырган әдәби әсәрләр белән танышуга, аларны тиешенчә аңларга, матурлык ноктасыннан бәяләп кабулитәргә өйрәнүгә игътибар ителә. Халык авых иҗатының төрле төрләренә, аларның үзенчәлекләренә игътибар ителеп, фольклор белән әдәбият арасындагы тыгыз бәйләнеш күрсәтелә. Укучыларның сөйләм телен үстерүгә зур урын бирелә, әдәбият теориясеннән башлангыч мәгълүмат бирелә. Төп максат түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Беренче баскычта (1-4 нче сыйныфлар)күрсәтелгән максатка ирешүне тагын да камилләштерү: халыкның гасырлар буена бөртекләп җыела килгән акыл һәм рухи байлыгын өйрәнүне дәвам итү.

2. Татар әдәбияты фәне нигезендә эзлекле белем бирү; әдәби иҗат турында бөтен бер караш тудыру, укучыларда гомуми культураның бер өлешен тәшкил иткән сөйләм культурасын булдыруга ныклы нигез салу.

3. Программада бирелгән язучылар белән таныштыру, алар яшәгән һәм иҗат иткән чор, аларның әдәби иҗаты, стиле турында белешмә бирү.

4. Милли горурлык тәрбияләү, әдәби әсәрләр теле аркылы үз халкыңның тарихын, гореф-гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү;

халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.


II.Эш программасының бурычлары:

Бу юнәлештә эшне уңышлы алып бару өчен, түбәндәге бурычлар куела:

1. Укучыларны мөмкин кадәр күбрәк язучылар иҗаты белән таныштыру, әлегә таныш булмаган яңа язучыларның иҗаты турында белешмә бирү. Шулай ук балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;


  • Әсәрләрнең урнашу тәртибе аша эчке әхлакый логиканы, билгеле бер дәрәҗәдә тематик һәм жанрлар ягыннан эзлеклелекне табу;

  • Укучыларда татарча әйтмә һәм язма сөйләм культурасы булдыруны татарча сөйләү, уку, язу күнекмәләрен көндәлек ихтыяҗга әйләндерү аша тормышка ашыру. Укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

  • Дәреслекләрдә бирелгән әдәбият теориясе буенча төп төшенчәләрне, терминнарны һәм билгеләмә-кагыйдәләрне укучыларның аңлы рәвештә үзләштерүенә ирешү; төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик төшенчәләрне белү;

  • Текстларны өч төргә бүлеп өйрәнү(әдәби әсәрне уку һәм анализлау):

-- текстны җентекләп тикшерү (уку һәм анализлау);

-- гомумирәк тикшерү(укып фикер алышу);

-- мөстәкыйль үзләштерү (сыйныфтан тыш уку);

6. Матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү;




III. 8 нче сыйныфка килгәндә, уку елы башында укучылар түбәндәгеләрне белә:


1. Әсәрләрне әдип сүзләре белән үз сүзләреңне дә кушып мөмкин кадәр төгәл сөйли белү.

2. Әсәрләренң табигатен, төп хасиятен аңларлык, матур әдәбиятның үзенчәлекләрен аңлата алырлык дәрәҗәдә программада бирелгән теоретик материалны белү.

3. Гади һәм катлаулы план төзи белү. План нигезендә сочинениегә материал туплау, аны билгеле бер эзлеклелеккә китерү.

4. Сөйләм төрләрен (сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү) аеру, шуларга туры китереп, сочинениеләр язу.

5. Телдән монологик һәм диалогик формаларда сөйләм төзү.

6. Теләсә нинди берәр хәл яки вакыйга хакында телдән һәм язма эзлекле сөйләм төзү.

7.Сочинение һәм башка язмаларны камилләштерү (тулыландыру, редакцияләү).

8. Укыган текстка сораулар төзи белү.

9. Программада ятлау өчен бирелгән текстларны яттан белү (Дәрдемәнд “Кораб”, “Атам-анам йорты өчен...”, Ә.Фәйзи “Габдулла Тукайга”, Ф.Кәрим “Ант”, “ ...сөйләр сүзләр бик күп алар”, “Кыңгыраулы яшел гармун” (өзек), Р.Гаташ шигыре, Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәреннән өзек)

10.Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерү һәм башлангыч

анализ ясый алу.

11. Әдәби әсәргә рецензия яза белү.

12. Өйдә мөстәкыйль укыган әсәрдән проблеманы аерып чыгара белү.


Әлеге белем-күнекмәләрне үзләштерү өчен, сыйныфта укучы 3 баланың өчесендә дә әзерлек һәм фәнгә карата кызыксыну бар. Уку сыйфаты тиешле югарылыкта. 7 нче сыйныфны 3 укучы тәмамлады, өлгереш 100%, сыйфат 100% тәшкил итте. Укучыларның берсе “5”ле, икесе “4”легә үзләштерә, ти әлеге сыйныф укучылары үз мөмкинлекләреннән түбәнрәк укыйлар, өй эшләрен әзерләүдә тырышлык һәм максатчанлык җитеп бетми. 2011/12 нче уку елында балалар белән өстәмә эшләү таләп ителә.


IY. 8 нче сыйныфта бирелә торган һәм уку елы ахырына укучылар белергә тиешле осталык һәм күнекмәләр:

1. Әсәрләрне әдип сүзләре белән үз сүзләреңне дә кушып мөмкин кадәр төгәл сөйли белү.

2. Әсәрләренң табигатен, төп хасиятен аңларлык, матур әдәбиятның үзенчәлекләрен аңлата алырлык дәрәҗәдә программада бирелгән теоретик материалны белү.

3. Гади һәм катлаулы план төзи белү. План нигезендә сочинениегә материал туплау, аны билгеле бер эзлеклелеккә китерү.

4. Сөйләм төрләрен (сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү) аеру, шуларга туры китереп, сочинениеләр язу.

5. Телдән монологик һәм диалогик формаларда сөйләм төзү.

6. Теләсә нинди берәр хәл яки вакыйга хакында телдән һәм язма эзлекле сөйләм төзү.

7.Сочинение һәм башка язмаларны камилләштерү (тулыландыру, редакцияләү).

8. Укыган текстка сораулар төзү.

9. Программада ятлау өчен бирелгән текстларны яттан белү (“Идегәй” дастаныннан өзек “И Идел йорт,Идел йорт...”, Ш.Бабич “Халкым өчен”, Һ.Такташ “Алсу”, М.Җәлил “Кичер, илем!”, Р.Фәйзуллинның бер шигыре) .

10.Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерү һәм башлангыч

анализ ясый алу.

11. Әдәби әсәргә яки аның бер өлешенә рецензия яза белү.

12. Өйдә мөстәкыйль укыган әсәрдән идея һәм проблеманы аерып чыгара белү.

Y. Программаның эчтәлеге:


Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары” укучылар үзләштерергә тиешле язучыларны, аларның әсәрләрен һәм әдәбият теориясеннән темаларны гомумән күрсәтү белән чикләнә. Аларның эчтәлеге дәреслекләрдә ачыла. Әдәбият дәресләрен тел дәресләре белән тыгыз алып бару күздә тотыла. Бу укучылар сүзнең мәгънәсен, кулланыш үзенчәлеген, “тәмен” дөрес тоярга өйрәнсен өчен эшләнә. Өй эшләре күләме дәрестә башкарылганның өчтән бер өлешеннән артмаслык итеп билгеләнә. Яңа материалны аңлатуда төрле алымнар кулланыла, шулай да әңгәмә алымы өстенлек ала. Программада бирелгән текстлар өчкә бүлеп өйрәнелә: текстны уку һәм анализлау аркылы җентекләп тикшерү, укып фикер алышу өчен гомумирәк тикшерү, сыйныфтан тыш уку өчен мөстәкыйль рәвештә үзләштерү.Беренче төркемдәге әсәрләр башлычы укытучы җитәкчелегендә анализлана. Икенчеләрен тикшерүдә укучылар мөстәкыйльлек ягыннан активрак катнаша. Өченчеләрен балалар тулаем мөстәкыйль үзләштерәләр. Текстны дәрестә уку дәвамында авторның образлы фикерләве балалар күңелендә кала, чөнки китап укыганда, анда тасвирланган күренешләр даими күз алдына китереп барыла. Шулай итеп уку процессы һәрвакыт акыл эшчәнлегенә күнегү булып тора, зиһенне ачарга булыша. Шуның белән беррәттән укучыларга матур әдәбият укуга ихлас балалар гадәттә ачык фикерле, зирәк, башка фәннәрдән дә әйбәтрәк өлгерүчән булалар икәнлеге төшендерелә. Әдәби әсәрне укып төшенү – рухи баю, күңелгә яңа хәзинә өстәү дигән сүз ул.

Программада, кече күләмле әсәрләр белән беррәттән, зур повесть, романнар да кертелгән. Хикәяләр белән башлыча дәрестә таныштырыла, шигъри әсәрләр кат-кат укып чыгыла. Әмма зур күләмле әсәрләрне өйрәнгәндә, дәрестә уку белән өйдә укуны аралаштырырга туры килә. Кайбер бүлекләрне укучыларга мөстәкыйль үзләштерергә дә туры килә. Дәрестә кызыксыну уятып, бөтен әсәрне укып чыгарга да киңәш бирелә.

Әдәбият дәресләрендә өйрәнгән төрле төрдәге әсәрләрне әдип сүзләре белән мөмкин кадәр төгәлрәк сөйләп чыгарга өйрәтү күздә тотыла. Чөнки укучы бу очракта иң күркәм, мәгънәле, образлы, җанлы тел белән, кайчак лирик, юмористик, музыкаль аһәңле сөйләм белән, оста тел белән очраша.Автор язганны даими рәвештә сөйләп чыгу укучының сөйләм теле баюына, эзлекле һәм бәйләнешле сөйләм теле үсүенә булыша. Эчтәлек сөйләү – сурәтләнгән вакыйгаларны, автор әйтергә теләгәннәрне үз сүзләрең белән кыскача гына сөйләп бирү, сюжетны бәян итү дигән сүз ул. Ә сюжет - әсәрнең иң мөһим, даими өлешләреннән берсе ул, чөнки матур әдәбият тормышны хәрәкәттә чагылдыра, ә сюжет әнә шул яшәеш агымын дөре бирүгә хезмәт итә.

Дәресләрдә язучылар иҗаты турында мәгълүмат төрлечә бирелә: кыскача гына мәгълүмат бирү белән бергә кайбер язучылар иҗатына җентекләбрәк дә тукталына. Аерым язучылар иҗатын өйрәнгәндә өстәмә материаллардан да файдаланыла. Программада әсәрләр өйрәнү белән бергә тыгыз рәвештә матур әдәбиятның үзенчәлекләрен белеп калырлык дәрәҗәдә теоретик төшенчәләр дә бирелә.

Программа нигезендә үтелергә тиешле төп темаларга дәресләр бүленеше түбәндәгечә:

Әсәрләрне өйрәнү – 46 дәрес

Сөйләм үстерү – 16 дәрес

Дәрестән тыш уку – 6 дәрес

Резерв дәресләр - 2

--“Идегәй” дастанын уку һәм анализлау . Дастан турында төшенчә – 2

--Ф.Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе” хикәясен укып фикер алышу – 2

--М.Фәйзинең “Галябану” драмасын уку һәм анализлау – 4

Ш.Камалның “Акчарлаклар” повестеннан “Егет елый” бүлеген укып фикер алышу – 3

--Ш.Бабич иҗаты буенча дәрестән тыш уку дәресе – 1

--Һ. Такташның “Алсу” шигырен һәм “Киләчәккә хатлар” поэмасынуку һәм анализлау – 3

--Һ.такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы буенча дәрестән тыш уку дәресе – 1

--Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повестеннан өзекләрне укып фикер алышу – 4

--Р.Фәйзуллинның шигырьләре буенча дәрестән тыш уку – 1

--М.Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләрен уку һәм анализлау – 4

--Г.Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” романыннан өзекләрне уку һәм фикер алышу – 4

--Р.Төхфәтуллинның “Йолдызым”(яки Ш.Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар”) әсәре буенча дәрестән тыш уку – 1

--М.Юнысның “ШӘмдәлләрдә генә утлар яна” повестеннан өзек уку һәм анализлау – 3

--Г.Афзалның сатирик шигырьләрен уку һәм анализлау – 1

-- Н.Фәттахның “Ител суы ака торур” романы буенчаукып фикер алышу – 5

--Р.Батулланың “Сөенбикә” романы буенча дәрестән тыш уку – 1

--Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү” драмасын уку һәм анализлау – 3

--А. Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәрен укып фикер алышу – 3

--С.Сөләйманованың шигырьләрен уку һәм анализлау – 4

--Р.Харисның “Ант суы” поэмасы буенча дәрестән тыш уку - 1

Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен барлыгы 16 сәгать вакыт бирелә.

Шулар арасында әдәбият дәресләрендә программа буенча түбәндәге эш төрләрен үтәү каралган:

  • Бирелгән әдәби образ бәяләмә бирү.

  • Сочинениеләргә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү.

  • Портрет яки туган як табигате җирлегендә, укыган әсәр буенча сочинение-хөкем йөртү, сочинение-сыйфатлама, сочинение – хикәяләү язу.

  • Сөйләм төрләрен сөйләмә һәм язма формада ныгыту. телән сөйләм-хөкем йөртү төзү.

  • Берәр өй сочинениесен һәм дәрестә язган сочинениене бергәләп тикшерү һәм анализлау.

  • Программага кертелгән әсәрләр яки алардан сайланган өзекләрне сәнгатьле итеп уку, эчтәлекне төгәл, кыскартып яки киңәйтеп сөйләү.

  • Укыган әдәби әсәргә яки аның бер өлешенә рецензия язарга өйрәнү.

  • Әсәргә катлаулы план төзү, шул план нигезендә диалогик һәм монологик сөйләмнәр төзү.


Әдәбият теориясеннән түбәндәгеләрне өйрәнү күздә тотыла:

  • Дастан турында төшенчә.

  • Мәгърифәтчелек һәм мәгърифәтче язучылар турында кыскача белешмә.

  • Музыкаль драма турында төшенчә.

  • Поэмада хатлар формасы – эпистоляр жанр турында төшенчә.

  • Идея турында төшенчә.

  • Автобиографик әсәр турында төшенчә.

  • Роман турында төшенчә.

  • Сатира турында төшенчә.

  • Тарихи роман турында төшенчә.


Язма эш өчен бирелгән дәресләрнең чирекләп бүленеше:








Укучыларның укуын һәм белем-күнекмәләрен бәяләү.


Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:


VIII-IX


180-280

190-290

80-125

85-130


Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда – 30-40 % ка, ә 8-9 нчы классларда 40-50 % ка югырырак була.


Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.


1.










2.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

  • фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

  • татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

  • җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

  • тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

  • интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

5”ле билгесе куела.

1.






2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

  • кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

  • сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

  • җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

4”ле билгесе куела.

1.


2.

3.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;


Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

3”ле билгесе куела.

1.

2.

3.


4.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

2”ле билгесе куела.


Телдән җавапларны бәяләү.


Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

  • программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

  • эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

С ө й л ә ү г ә б и р е л ә т о р г а н в а к ы т:

V - VI класста 2-5 минут.

VII класста 3-6 минут.

VIII класста 4-7 минут.

IX класста 5-7 минут.

X - XI классларда 7-10 минут.



Әдәбият дәфтәренә таләпләр

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  • планнар

  • эчтәлекне хикәяләп язу

  • цитаталар (күчереп язу)

  • аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)

  • фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

  • укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )

  • халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

  • аннотацияләр (11кл.)

  • тезислар (8-11кл.)

  • конспектлар (8-11 кл.)

  • рефератлар (8-11 кл.).

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән йомгакланса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.


Укуга карата төп таләп – сәнгатьле уку.


Уку материалы:

  • Укучы үзе язган текст яки сочинение.

  • Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  • Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

  • Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  • Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

  • Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

  • Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

1. V – VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).

2. VIII класста авторның тексттагы эчтәлеккә мөнәсәбәтен чагылдыру дәрәҗәсенә бәйләп аңлату да таләп ителә.

3. IX - XI классларда укучы, болар өстенә, текст эчтәлегенә үзенең мөнәсәбәтен, тыңлаучыларга ничек тәэсир итәргә, аларда нинди хисләр уятырга теләгәнлеген дә аңлатырга тиеш.


Соңгы ике таләптән берсенең үтәлмәве тел буенча куелган билгене – бер баллга, икесенең дә кимчелекле үтәлүе билгене ике баллга киметә. Икесе дә бөтенләй үтәлмәгән булса, әдәбияттан “2”ле куела.




Әдәбият


УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2010 нчы елда расланган А.Әхмәдуллин җитәкчелегендәге авторлар группасы төзегән “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар.”(Казан, “Мәгариф” нәшрияты).


Дәреслек:

Татар дәбиятыннан дәреслек. А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Ә.Ганиевалардан торган авторлар коллективы төзегән “Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен әдәбият дәреслеге” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 нчы ел) буенча укытыла.

Өстәмә әдәбият буларак, А.Г.Әхмәдуллин төзегән “ 8 нче сыйныф өчен өстәмә әдәбият” (Казан, “Хәтер” нәшрияты, 2000 нче ел) җыентыгы кулланыла.






1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004

2. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: “Мәгариф”

3. А.Г.Яхин Әдәбият дәресләре, казан, Мзгариф, 2006

4. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.

5. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.

6. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты, 2001.

7. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

8. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», “Казан утлары” журналлары

9. Тематик папкалар, әдәби бюллетеньнәр, таблицалар

  • Әдәбият белеме сүзлеге.

  • Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. К.: “Мәгариф”, 2002.

  • Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. К.: “Мәгариф”, 2001.

  • Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятта тойгы катламнары. К.: “Мәгариф”, 2005.

  • .Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.

  • .Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре

  • Ялкын” журналы, “Сабантуй”газеталары

  • Тематик папкалар, әдәби бюллетеньнәр, таблицалар

А.Г.Әхмәдуллин төзегән “ 7 нче сыйныф өчен әстәмә әдәбият” (Казан, “Хәтер” нәшрияты, 2000 нче ел) җыентыгы

  • Татар балалар антологиясе”, Казан, 1995.

  • Татар балалар әдәбияты”, Казан, 2008.



Электрон әдәбият:

1. Татар әдипләренең һәм шагыйрьләренең әсәрләре язылган электрон дисклар (Казан, 2005,2006, 2007, 2008 нче елгы чыгарылышлар)


Дәресләрдә куллану өчен өстәмә методик әдәбият:

1. Ф.Хатипов Әдәбият теориясе. Казан, Мәгариф, 2004.

2. Ф.Мусин. Тарих һәм заман. Казан, ТКН, 1980.

3. Ф.Миңнуллин. Балта явызлар кулында, казан, ТКН, 1998.

4. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда, Казан, ТКН.

5. М.Мәһдиев. Әдәбият һәм чынбарлык. Казан, ТКН

6. Татар поэзиясе антологиясе, Казан, ТКН, 1970

7. Татар балалар поэзиясе, Казан, ТКН, 1980

8. Татар пьесалары антологиясе, Казан, ТКН, 1982

9. Ф. Миңнуллин. Прозаның гражданлык йөзе. Казан, ТКН, 1985.

10. Хәсән Хәйри . Язучы һәм тормыш. Казан, ТКН, 1982.

11. Ә.Кәримуллин. Китап дөньясына сәяхәт. Казан, ТКН, 1982.

12. И.Нуруллин. 20 нче башы татар әдәбияты. Казан, ТКН, 1986.

13. Ф. Зөлкәрнәй. Чакма чакмый ут чыкмый. Казан, ТКН, 1985 1

14. И.Юзеев . Тургай чәчәге. Казан, ТКН, 1980.

15. Р.Мөхәммәдиев. Якутлар табыладыр вакыт белән. Казан, ТКН, 1982.

16. Ф.Миңнуллин. Белеп язуга ни җитә. Казан, ТКН, 1987.

17. Ф. Мусин. Чор белән аваздаш. Казан, ТКН, 1980.




Төренә, максатына карап, дәресләрдә кулланыла торган педагогик технологияләр:


1. Шәхескә юнәлдерелгән

2. Тикшерү-проект

3. Эзләнү

4. Уку мәсьәләсен кую

5. ИКТ

6. Модульле-блоклы












Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-252716

Похожие материалы