Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / 3 класс өчен эш программасы

3 класс өчен эш программасы



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

.








ЭШ ПРОГРАММАСЫ



Хабибуллина Фәридә Камил кызы

беренче квалификацион категория


3 сыйныф


ТАТАР ТЕЛЕ






2016 – 2017 уку елы




























АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Бу эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының № 499/ 09 приказы (4.03.2009) нигезендә расланган Татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты.

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Башлангыч гомуми белем бирү программалары” (“Мәгариф”,Казан, 2010) .

Эш планы укыту планы нигезендә 3 сыйныфта атнага 4 сәгать исәбеннән программа материалын 136 сәгатькә бүлеп төзелде. “Башлангыч гомуми белем бирү программалары”ндагы сәгатьләр саны эш программасындагы сәгатьләр санына туры килә. Базислы һәм региональ укыту планы 136 сәгатькә исәпләнгән. Мәктәпнең уставы һәм укыту графигында 3 сыйныфта татар теленә 34 атна бирелгән (атнага 4 сәгатьтән 136 сәгать). Шуннан күренгәнчә программага үзгәреш кертелмәде.


Татар теле дәресенең максаты

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру-әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп мәгълуматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга символик һәм логик фикерләвен үстерү, татар теленең башка телләр белән берлектә дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы,аның милләтне саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятьнең яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау барлыкка китерү.

Бурычлар

-балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына,шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү

-телнең лексикасы,фонетикасы һәм грамматикасы буенча программада күрсәтелгән башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү

-укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, диологта катнашырга һәм аларны зур, катлаулы булмаган монолог тибында төзеп әйтергә, тасфирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү, уңышлы аралашу сәләте тәрбияләү

Эчтәлекнең структурасы

Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү –балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап.Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.Татар теле дәресләрендә телнең системасы тирәнтен өйрәнелә,сөйләм культурасы үзләштерелә. Кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм җанрының төрләре (записка,хат,котлау, чакыру язу) үзләштерелә.Орфография һәм пунктуацион кагыйдәләре фонетика,морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә.Ана теленең орфография принциплары белән танышу да кертелә.

Белем бирүнең төп юнәлешләре

Татар теле” фәненең материалы түбәндәге юнәлешләрдә бирелә

-телнең системасы (лингвистика фәненең нигезләре), сөйләм, лексика, фонетика,графика, сүз составы(морфемика),грамматика(морфология һәм синтаксис), орфография, сөйләм үстерү.

Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре

Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра,уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия.”Татар теле” фәнен өйрәнгәндә, укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү,абстрактлаштыру.Эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәле генә түгел,эш алымнары бәяләүгә бик кирәкле регулятив гамәлләр.Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу,сүзнең мәгънә кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итү.модельләштерү-тойгы объектның билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү, шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү,өйрәнгән теманы схема, сызым,план формасында күрсәтү Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була.

Метапредмет нәтиҗәләр дигәндә реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (регулятив, коммуникатив, танып-белү) күз алдында тотабыз. Бу гамәлләр уку эшчәнлеген оештыруның һәм компетенцияләр формалаштыруның нигезе булып тора. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.


Предметара төшенчәләрне формалаштыру да метапредмет нәтиҗәләр яссылыгына куела.

Метапредмет (танып-белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләр:

танып-белү:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • үрнәк буенча эшли белү;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

  • аңлап укый белү;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

регулятив:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • уку хезмәтенә бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


УКУ МАТЕРИАЛЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ (136 сәг.)


Орфограмма. 1-2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (13 сәг)


Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Тавышсыз хәрефләр. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар.Калын һәм нечкә сузык авазлар. Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу. Ъ, ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку. Сүзгә фонетик анализ ясау.


Сүз. Сүзнең сүзлек байлыгы (11 сәг)


Сүз.Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Аларның сөйләмдәге роле. Сүзнең күп мәгънәлелеген һәм күчерелмә мәгънәсен (фразеологик әйтелмәләр) куллану. Татар теленең сүз байлыгы. Дәреслекләрдәге сүзлекчәләрдән, сүзлекләрдән сүзнең аңлатмасын табып алу.

Сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләр: сөт өсте, җир җиләге һ.б.


Сүз төзелеше. Сүз ясалышы (10 сәг)


Морфология һәм аның состав өлешләре. Бер тамырдан берничә сүз ясалу, кушымчалар, аларның яңа сүз ясаудагы роле.

Тамырдаш сүзләр. Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре (ясалма, кушма, парлы сүзләр).


Сүз төркемнәре


Исем (17 сәг)


Сүз төркемнәре төшенчәсе. Исем. Исемнең предметлык төшенчәсен белдерүе, аның җөмләдә ия булып килүе. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрне тематик төркемләү.

Исемнең берлек һәм күплек санда килүе. Күплек кушымчалары, аларның дөрес әйтелеше һәм ясалышы.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Татар телендә килешләр һәм аларның сораулары. Сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килешләр белән төрләнүе.

Фигыль (24 сәг)


Фигыль сүз төркеменең мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльөч заманы: үткән заман, киләчәк заман, хәзерге заман.Фигыльнең заман формаларын дөрес ясау. Фигыльнең күп мәгънәлелеге.


Сыйфат (10 сәг)


Сыйфатларның семантик төркемнәре. Сыйфат дәрәҗәләре (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре).


Алмашлык (5 сәг)

Алмашлыкның мәгънә үзенчәлегенә –зат һәм предметны атамыйча, исемен генә алыштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары, килеш белән төрләнүе. Аларның җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге роле.

Кисәкчәләр (5 сәг)

Да-дә, та-тә кисәкчәләрен -да/-дә, -та/-тә кушымчаларыннан аеру. Кисәкчәләрне дөрес язу.


Бәйлекләр (2 сәг)

Төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыкларын белән, саен, шикелле, өчен, аркылы, таба, хәтле, каршы, кадәр, чаклы, бирле, соң, башка бәйлекләре белән куллану.


Җөмлә (12 сәг)


Хикәя, сорау, өндәү (боеру), тойгылы җөмләләр. Аларны текстта аера белү.

Җөмләнең әйтелү максаты буенча төрләренә карап, җөмлә ахырына тыныш билгесе кую. Җөмләнең баш кисәкләре . Язма сөйләмдә ия һәм хәбәрнең урыннары.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару.


Сүзтезмә (3 сәг)


Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү, мәгънәләре, сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен ачыклау, сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгеләү.


Бәйләнешле сөйләм (11 сәг)


Текстның темасын һәм төп фикере. Исемсез текстларның темасын билгеләү һәм исем кую. Төп фикерне темадан аера белү һәм аларны төгәлбилгеләү.

Текстның типлары: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Аларның төп үзенчәлекләре.

Әзер яки күмәк төзелгән план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсенә, күзәтүләренә, укыганнарына бәйле темаларга сочинениеләр язу. Телдән эш характерындагы текстлар төзү.

Сөйләм этикасы. Телдән һәм язмача чакыру, тәбрикләү.


Ел буена үткәннәрне кабатлау (13 сәг)



3 СЫЙНЫФТА ЯЗМА ЭШЛӘРНЕҢ КҮЛӘМЕ

Контроль диктант – 4; (I яртыеллык – 45-50 сүз;

II яртыеллык – 55-60 сүз)

Диктантлар -7;

Изложение – 4; (15-20 сүз)

Сочинение – 3;

Тест – 1;


Ярдәмлек

1.Татар теле 1 кисәк, 2 кисәк дәреслек И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2013 ел

2. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова татар теле мөстәкыйль эш дәфтәре “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2013 ел

3. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Методик кулланма “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2013 ел

4. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар Казан Татар. китап. нәшрияты 2011 ел

5. Диктантлар җыентыгы

6. 1-4 сыйныфлар өчен язма эшләр Казан 2009



Бәяләү критерийлар.


Күчереп яздыруны бәяләү критерийлары:

1.Хаталары булмаган төзәтүләрсез эшкә “5” ле билгесе куела.

2.1-2 хата һәм 1 төзәтү булса, “4” ле билгесе куела.

3. 3 зата һәм 1 төзәтелгән хата булса, “3” ле билгесе куела.

4. 4 хата һәм 1-2 төзәтү булса “2” ле куела.




Диктантларны бәяләү.

1. .Хаталары булмаган төзәтүләрсез эшкә “5” ле билгесе куела.

2. 3 хатага ( 2 орфографик һәм бер пунктуацион хата;1 орфографик , бер пунктуацион хата, 1 грамматик хата; 1 орфографик һәм ике пунктуацион хата) “4” ле билгесе куела.

3. 5 хатага (2 орфографик һәм 3 пунктуацион хата; 2 орфографик һәм 2 пунктуацион хата, 1 грамматик; ) “3”ле билгесе куела .

4. 12 хатага кадәр “2” ле билгесе куела.

5. 12 хатадан артып китсә “1” ле билгесе куела.




Изложение һәм сочинениене бәяләү.

1.Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса, яки 1 хата җибәрелсә (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталарның берсе генә булса) “5” ле куела.

2.Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, з хата(орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталарның бары тик 3 генә булса), “4” ле куела.

3.Текстның төп эчтәлеге нигездә бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, стиль, логик яктан төгәлсезлекләр булса, 6 хата(орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) җибәрелсә,”3” ле билгесе куела.

4.Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, 12 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) китсә, “2” ле билгесе куела.


Сүзлек диктантын бәяләү критерийлары.

Хаталар булмаганда, эшкә “5” ле куела.

1хата, 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле билгесе куела.

2 хата, 1 төзәтелгән хата булса. “3” ле блгесе куела.

3-5 хата булса,”2” ле билгесе куела.

6 хатадан даартып китсә, “1” ле билгесе куела.

Тестларга куелган таләпләр.

Һәр темадан соң үткәрелә торган тестларга715 минут, йомгаклау тестларына 40-45 минут бирелә.

5” -95-100% үтәлсә.

4” -80-94% үтәлсә.

3” – 51-79% үтзлсә.

2” – дөрес җавап 51% тан ким булса.





























Дәрес темасы

Д/ с

Дәрес тибы

дата

искәрмә

план

факт


Орфограмма. 1-2 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

13





1.

Орфограмма

1

катнаш

1.09



2.

Авазлар һәм хәрефләр


1

катнаш

2.09



3.


Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар.

1

катнаш

3.09



4




Рәсем буенча инша төзеп язу. Сузык авазлар



1




катнаш

5.09







5


Тартык авазлар


1

катнаш

8.09




6.

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү

1

катнаш

9.09



7.

Ъ, Ь хәрефләре




1

катнаш

10.09



8.

Я, ю, е хәрефләре. Алфавит

1

катнаш

12.09



9.

Контроль күчереп язу

1

катнаш

15.09



10.

Хаталар өстендә эш. Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр

1

катнаш

16.09



11.

Сүз төркемнәре. Җөмлә

1

катнаш

17.09



12.

Кереш контроль диктант.

(икенче сыйныфта үткәннәрне тикшерү)


1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

19.09



13.

Хаталар өстендә эш.

Җөмлә темасын кабатлау.

1

катнаш

22.09




Сүз. Телнең сүзлек байлыгы

11


14.

Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе

1

яңа белемнәр форма.

23.09



15.

Ирекле диктант

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

24.09



16.

Хаталар өстендә эш

Алынма сүзләр .

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

1

яңа белемнәр форма.

26.09



17.

Әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр – омонимнар

1

яңа белемнәр форма.

29.09



18


Охшаш мәгънәле сүзләр


1


яңа белемнәр форма.

30.09



19.

Синонимнар

1

яңа белемнәр форма.

1.10



20


Капма-каршы мәгънәле сүзләр

1


яңа белемнәр форма.

3.10



21.

Антонимнар

1

яңа белемнәр форма.

6.10



22.

Тотрыклы сүзтезмәләр

1

яңа белемнәр форма.

8.10



23.

Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе” темасына искәртмәле диктант

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

9.10



24.

Хаталар өстендә эш. Сүз темасын кабатлау.

1

катнаш

10.10




Сүз төзелеше. Сүз ясалышы

10





25


Тамыр


1


яңа белемнәр форма.

13.10





26.


Кушымча


1

яңа белемнәр форма.

15.10



27.

Сүз ясагыч кушымчалар

1

яңа белемнәр форма.

16.10



28.

Төрләндергеч кушымчалар

1

яңа белемнәр форма.

17.10



29.

Тамыр һәм кушымча” темасын ныгыту

1

ныгыту

20.10



30



Кушма сүзләр



1



яңа белемнәр форма.

22.10




31.


Кушма сүзләр темасына күнегүләр эшләү



1


ныгыту

23.10



32



Парлы сүзләр.Ясалу төрләре.



1



яңа белемнәр форма.

24.10



33.

Парлы сүзләр темасына күнегүләр эшләү



1

ныгыту

27.10



34.

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы” темасы буенча контроль диктант.

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

29.10



35.

Хаталар өстендә эш. “Сүз төзелеше. Сүз ясалышы” темасын кабатлау.

1

кабатлау

30.10




Исем

17





36.

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше

1

катнаш

31.10



37.

Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле

1

катнаш

10.11



38



Ялгызлык исемнәр. Кеше исеме, фамилияләре,елга, авыл, шәһәр исемнәре язылышы



1



яңа белемнәр форма.

12.11




39.


Ялгызлык исемнәр .Хайван кушаматлары, газета – журнал исемнәре.



1

яңа белемнәр форма.

13.11



40.

Уртаклык исемнәр

1

яңа белемнәр форма.

14.11



41.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

1

яңа белемнәр форма.

17.11



42.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр” темасы буенча изложение

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

19.11



43.

Хаталар өстендә эш

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

катнаш

20.11



44.

Баш килеш

1

яңа белемнәр форма.

21.11



45.

Иялек килеше

1

яңа белемнәр форма.

24.11



46.

Юнәлеш килеше

1

яңа белемнәр форма.

26.11



47.

Төшем килеше

1

яңа белемнәр форма.

27.11



48.

Чыгыш килеше

1

яңа белемнәр форма.

28.11



49.

Урын-вакыт килеше

1

яңа белемнәр форма.

1.12



50.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше” темасын ныгыту

1

ныгыту

3.12



51.

Контроль диктант

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

4.12



52.

Хаталар өстендә эш. “Исем” темасын кабатлау

1

Катнаш

5.12




Фигыль

24





53.

Фигыль сүз төркеменең мәгънәсе һәм сораулары

1

Катнаш

8.12



54


Фигыльнең барлык формасы

1


яңа белемнәр форма.

10.12



55.


Фигыльнең юклык формасы


1

яңа белемнәр форма.

11.12



56.

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

1

яңа белемнәр форма.

12.12



57.

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше” темасын ныгыту

1

ныгыту

15.12



58.

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше” темасы буенча контроль диктант.

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

17.12



59.

Хаталар өстендә эш. Фигыль заманнары. Хикәя фигыль

1

катнаш

18.12



60.

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше

1

яңа белемнәр форма.

19.12



61.

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

яңа белемнәр форма.

22.12



62


Үткән заман хикәя фигыль


1


яңа белемнәр форма.

24.12




63.


Үткән заман хикәя фигыль кушымчалары





1

яңа белемнәр форма.

25.12



64.

Үткән заман хикәя фигыль” темасы буенча контроль күчереп язу

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

26.12



65.

Хаталар өстендә эш. Киләчәк заман хикәя фигыль

1

катнаш

12.01



66


Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре

1


яңа белемнәр форма.

14.01





15.01




67.


Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре кушымчалары. Төрләнеш.


1

катнаш

68



Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре


1



яңа белемнәр форма.

16.01



69.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре кушымчалары.Төрләнеш.

1

катнаш

19.01



70.

Киләчәк заман хикәя фигыль” темасын ныгыту

1

ныгыту

21.01



71



Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге


1



яңа белемнәр форма.

22.01




72.


Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге. Ныгыту


1

ныгыту

23.01



73.

Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге” темасы буенча изложение

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

26.01



74.

Хаталар өстендә эш. “Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге, төрләнеше ” темасын ныгыту

1

катнаш

28.01



75.

Хикәя фигыль” темасы буенча аңлатмалы диктант

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

29.01



76.

Хаталар өстендә эш. “Фигыль” темасын кабатлау

1

ныгыту

30.01




Сыйфат

10





77.

Сыйфатлар нәрсәне белдерәләр

1

яңа белемнәр форма.

2.02



78.

Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар

1

яңа белемнәр форма.

4.02



79.

Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар” темасы буенча ирекле диктант

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

5.02



80.

Хаталар өстендә эш. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

катнаш

6.02



81.

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

яңа белемнәр форма.

9.02



82.

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

яңа белемнәр форма.

11.02



83.

Сыйфат дәрәҗәләре” темасын ныгыту

1

ныгыту

12.02



84.

Сыйфат дәрәҗәләре” темасы буенча искәртмәле диктант

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

13.02



85.

Хаталар өстендә эш. “Сыйфат” темасын кабатлау

1

катнаш

16.02




Алмашлык

5





86.

Алмашлык

1

яңа белемнәр форма.

18.02



87



Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнәнеше -калын төрләнеш

1



яңа белемнәр форма.

19.02




88.


Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнәнеше -нечкә төрләнеш



1

ныгыту

20.02



89.

Алмашлык” темасы буенча контроль күчереп язу

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

23.02


23.02 һәм 25.02

дәресләре берләштерелә

90.

Хаталар өстендә эш. “Алмашлык” темасын ныгыту

1

катнаш

25.02




Кисәкчәләр

5





91


Кисәкчәләр. Төрләре. Җөмләдәге роле.


1


яңа белемнәр форма.

26.02




92.


Кисәкчәләрнең кулланышы


1

яңа белемнәр форма.

27.02



93.

Кисәкчәләр” темасы буенча контроль диктант

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

01.03



94.

Хаталар өстендә эш. “Кисәкчәләр” темасын ныгыту

1

катнаш

03.03



95.

Рәсем буенча инша язу

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

04.03




Бәйлекләр

2





96.

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләр

1

катнаш

05.03



97.

Бәйлекләр” темасы буенча изложение

1

  1. белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

8.03




Җөмлә

12





98.

Нәрсә ул җөмлә?

1

яңа белемнәр форма.

10.03


8.03 һәм 10.03 дәресләре берләштерелә

99.

Хаталар өстендә эш Хикәя җөмлә.

1

катнаш

11.03



100


Сорау җөмлә


1


яңа белемнәр форма.

12.03



101

Сорау һәм хикәя җөмләләрне дөрес уку , язу.

IIIчиреккә контроль диктант.

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

15.03



102



Өндәү (боеру) җөмлә.



1



яңа белемнәр форма.

17.03






103


Тойгылы җөмлә


1

яңа белемнәр форма.


18.03



104

Җөмлә кисәкләре

1

катнаш

19.03



105

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

яңа белемнәр форма.

31.03



106

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

яңа белемнәр форма.

01.04



107

Җөмлә темасын ныгытуга күнегүләр эшләү. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

ныгыту

02.04



108

Җөмлә” темасы буенча ирекле диктант

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

05.04



109.

Хаталар өстендә эш. “Җөмлә” темасы буенча үткәннәрне ныгыту

1

катнаш

07.04




Сүзтезмә

3





110

Сүзтезмә

1

яңа белемнәр форма.

8.04



111

Сүзтезмәдә иярүче һәм ияртүче сүзләр

1

яңа белемнәр форма.

9.04



112

Сүзтезмәләрне аерып алуны ныгыту.

1

ныгыт

12.04




Бәйләнешле сөйләм

11





113.

Текст. Бәйләнешле сөйләм

1

яңа белемнәр форма.

14.04



114

Текстның өлешләре.

1

яңа белемнәр форма.

15.04






115

Текстның өлешләренә исем кушу -план.

1

яңа белемнәр форма.

16.04



116

Сөйләм этикасы


1

яңа белемнәр форма.

19.04



117

Сөйләм этикасы. Язма, әйтмә сөйләм.

1

катнаш

21.04



118

Текст төрләре


1

яңа белемнәр форма.

22.04



119

Тасвирлау текстлары


1

яңа белемнәр форма.

23.04



120


Хикәяләү текстлары


1

яңа белемнәр форма.

26.04



121

Тасвирлау һәм хикәяләү текстларын ныгытуга күнегүләр эшләү

1

ныгыту

28.04



122.

Изложение

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

29.04



123.

Хаталар өстендә эш. “Бәйләнешле сөйләм” темасы буенча үткәннәрне ныгыту

1

катнаш

30.04




Ел буена үткәннәрне кабатлау

13





124.

Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе” темасы



1

яңа белемнәр форма.

03.05



125.

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы

1

яңа белемнәр форма.

05.05



126

Исем



1

кабатлау

6.05



127.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе

1

кабатлау

7.05



128.

Фигыль



1

кабатлау

10.05


IV чиреккә контроль диктант

129.

Фигыльнең заман белән төрләнеше

1

кабатлау

12.05



130.

Сыйфат




1

кабатлау

13.05



131.

Инша язу

1

белем һәм күнекмәләрне практикада кул-

лану

14.05



132.

Хаталар өстендә эш

Алмашлык

1

катнаш

17.05



133.

Өченче сыйныф курсы буенча йомгаклау эше. (контроль диктант)

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

19.05



134.

Хаталар өстендә эш. Кисәкчәләр. Бәйлекләр

1

катнаш

20.05



135.

Җөмлә. Сүзтезмә




1

кабатлау

21.05



136.

Бәйләнешле сөйләм

1

кабатлау

24.05





ТӨП ӘДӘБИЯТ:

Дәреслекләр:И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова“Татар теле”. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013 ел


ӨСТӘМӘ ӘДӘБИЯТ:

Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма” И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013 ел.



Кереш контроль диктант.

Урманда.

Фәрит белән Хәмит өйдән чыктылар. Алар урманга килделәр. Урманның куе җиренә керделәр. Гөмбә җыя башладылар. Менә кәрзиннәр дә тулды. Алар кояш батканны сизми дә калдылар. Шул арада яңгыр тамчылары төшә башлады. Малайлар кайтырга кузгалдылар. (34 сүз)


  1. Икенче җөмләдә ия һәм хәбәрне тап.

  2. Соңгы җөмләдә сузык аваз хәрефләре астына (1 в), тартык аваз хәрефләре астына (2 в) сыз.

  3. Кеше исемнәре астына бер сызык сыз.



Еллык контроль диктант.

Чишмә янында.

Кәли белән Булат бер бик матур чишмә буена килеп чыктылар. Чишмә ап-ак ташлар арасыннан челтер-челтер итеп агып чыга. Җил исеп куйганда, агач яфраклары арасыннан нурлар төшә. Су өстендә кояш күбәләкләре уйный. Чишмә өстенә зур бер карлыган куагы җәелеп үскән. Аның берничә тәлгәше суга манчылып, чишмә акканда әкрен генә тирбәлеп тора. Кәли, шушы күренештән күзләрен ала алмыйча, бик озак карап торды. Чын күңеленнән сокланды. (63 сүз)

Грамматик бирем.

1вариант

  1. 1 нче җөмләдә баш кисәкләрнең асларына сызарга.

  2. Чишмә сүзен килешләр белән төрләндерергә.

  3. Фигыльләрне табарга һәм заманнарын билгеләргә.

2вариант

1.2 нче җөмләдә баш кисәкләрнең асларына сызарга.

2.Таш сүзен килешләр белән төрләндерергә.

3.Фигыльләрне табарга һәм заманнарын билгеләргә.



Килеш темасы буенча контроль диктант.

Безнең кышкы лагерьда.

Безнең кышкы лагерьда йөзгә якын бала ял итә. Лагерьда вакытта без шәһәребезнең истәлекле урыннарында экскурсияләрдә булабыз. Сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашу оештырабыз, аларны Яңа ел белән котлыйбыз. Урамнарны, мәктәпләрнең тирә-ягын кардан чистартабыз, хезмәт дәресләрендә төрле уенчыклар ясыйбыз. Бу уенчыкларны балалар йортына бүләк итәбез.

  1. Астына сызган сүзләрнең килешләрен билгелә.

  2. Кар һәм көн сүзләрен килешләр белән төрләндер.

Уку елының I яртысына контроль диктант.

Серле тартма.

Ул тартма үзе бик гади. Ә эчендә серле көч бар. Моның өчен тартмага ярма, орлык яки ипи валчыгы салырга һәм тартманы тышка элеп куярга кирәк. Шунда ук чыпчыклар килә башлар. Тартмага майлы калҗа салыгыз – песнәкләр, миләш тәлгәшләре куйсагыз карабүрекләр килер.

Кын көне кошларга азык табу бик кыен. Шуңа күрә серле тартма ясагыз.



1.Уку, бас, эл, бел сүзләренә сүз ясагыч кушымча өстәп яңа сүз яса.

2.Яса фигылен зат-сан белән төрләндер.

3. Соңгы җөмләдә калын сузык хәрефләре астына бер сызык, нечкә сузык хәрефләре астына ике сызык сыз.

17



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров25
Номер материала ДБ-235452
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх