Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Класс сәгате "Ата йорты"

Класс сәгате "Ата йорты"

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



Ата йорты– тормыш нигезе


( класс сәгате)


IОештыру өлеше.


Укытучы. Хәерле көн, укучылар!

Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз Музыка. “Ата йорты” җыры яңгырый.

- Җырда сүз нәрсә турында бара?

- Димәк, без бүген сезнең белән ата йорты турында сөйләшәчәкбез.

Кл сәг. темасы: “Ата йорты – тормыш нигезе.”


II Төп өлеш. – Тема буенча сөйләшү.

- Ата йорты дигәнне сез ничек аңлыйсыз?(Укучыларның фикерләре тыңлана)

- Ә нәрсә ул нигез? Тормыш нигезе дигәнне ничек аңлыйсыз?( Укучыларның фикерләре тыңлана)


  • Укучылар, фикерләрегез бик дөрес. Әйе, ата йорты – ул безнең туган нигезебез, нур чәчеп торган җылы өебез, ышанычлы әтиебез һәм кадерле әниебез. Ата йортында гаилә җылысы, тормыш башлангычы.

  • Укучылар, гаилә турында нәрсәләр әйтә алабыз ?

(Укучылар фикере) Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.

Укытучы. Гаилә- тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән , димәк дәүләт тә, җәмгыять тә тату дигән сүз. Ә гаиләдә - балалар. “Гаиләдә шартлар нинди булса, бала да нәкъ шундый булыр”, - ди бөек мәгьрифәтче Риза Фәхретдин

Укытучы. Гаиләдә иң якын кешеләребез кемнәр инде?

Укучылар:


Әти-уңган, көчле, акыллы, эшчән, кырыс, сабыр

Әни-матур, сөйкемле, сабыр, акыллы, уңган

Әби-бабай- сабыр, йомшак күңелле, шәфкатле

Мин- акыллы, тәртипле, шаян

Апа-абый- ярдәмчел, акыллы, эшчән

Эне-сеңел- ярдәмгә мохтаҗ, шаян

Укытучы.

Әти- гаиләнең яклаучысы, усаллардан саклаучысы, гаиләнең терәге, ышанычы.

Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплый ул.

Безнең, әниләрнең тынычлыгын,

Саф, ягымлы елмаюын саклый ул.


Әтиләр турында мәкальләр беләсез?

-Балага иң куәтле кеше-ата

-Атаң данын онытма, дан эшләүдән курыкма

-Атаңа нинди булсаң-,балаңнан шуны күрерсең

-Атаңа ни кылсаң,алдыңа шул килер.

-Аталар сүзе- акылның үзе.

-Ата һөнәре – балага мирас.

- Атасына карап баласы.



Укытучы.

Син куанганга куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә көеп, янып яшәүче кем бар?


Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле –

Алар безнең әниләр.


Әйе, әни кеше – гаиләнең йөрәге, әти кеше – гаиләнең терәге диләр бит


Укытучы


  • Әниләр турында мәкальләр беләсез?

  • Ана җылысы- кояш җылысы         

  • Әнкәй йорты-алтын бишек

  • Өйнең яме ана белән

  • Ана-шәфкать диңгез



Укытучы.

- Гаиләләребездә иң олы, хөрмәтле кешеләр тагын кемнәр? Бабай белән әби.

-Укучылар, “олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” мәкален сез ничек аңлыйсыз?

  • Без олыларны - әби-бабайны, әти-әнине хөрмәт итсәк, аларның сүзләрен тыңласак, безнең балалар да безне шулай хөрмәт итәрләр.


- Әби-бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләрендә аерым бер зур урын биләгәннәр. Алар үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналганнар. Әби-бабайларның тәҗрибәсе, киңәшләре гаять күп төрле катлаулы тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек биргән. Ил картлары гаилә дә генә түгел, җәмгыятчелек өчен дә акыллы киңәш иясе булып саналган.

- Гомумән, борын-борыннан ир-атка хөрмәт зур булган.Чөнки ул гаиләсен яклаучы гына түгел, ә туган илне, туган туфракны саклаучы да.

- Укучылар, озакламый туган илебез нинди зур тарихи датаны бәйрәм итәчәк?

- Безнең бүгенге күгебез аяз, илебез тыныч булсын өчен күпме асылдай ир-егетләр үлеп калган. Без һәрберебез бу коточкыч сугышта катнашкан дәү әтиләрнең әтиләрен, якын кешеләребез турында белергә тиешбез. Аларны хөрмәтләп искә алу – безнең изге бурычыбыз.(Укучылардан бабалары хакында сорашырга була).




- Укытучы. “Бу дөньда өч нәрсә эзләп табылмас: берсе – ата, берсе – ана, берсе – карендәш “ диелә халык мәкалендә. Кем ул карендәш (Карендәш- апа-абый, эне-сеңел. Алар бер туганнар, ягъни бер ата-ана баласы)


Сез алар белән ничек яшәргә тиеш? (Дус, тату, ярдәмләшеп) Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?


Тату туганнар таштан койма койганнар. (Туганнар тату яшәсәләр, гаилә нык була, арага дошман, явыз кешеләр үтеп керә алмый.)


Тату гаиләдә бәрәкәт бар.


Кечегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп кул бир.


Өйдә имин булсын, диеп,

Туганлык хисен саклыйк.

Җаныбызны җылытучы

Гаилә исемен аклыйк.


Укытучы. Без гаиләдә тагын кемне искә алмадык? (МИНе)

Нинди икән ул МИН ? (Укучыларның фикерләре)


Укытучы. Хәзер мин сезгә бөек мәгърифәтче Р.Фәхретдиннең киңәшләрен укып китәм. Игътибар белән тыңлагыз.


  1. Үзегездән олы булган туганнарыгызны ата вә анагыз кебек хисап итегез. Аларга тавыш кхтәрмәгез, алар белән низаглашмагыз.”

  2. Кечкенә туганнарыгызга шәфкатьле булыгыз, рәнҗетмәгез, алар кулында булган әйберләрне кычкыртып алмагыз, чөнки бу эшләр аларның күңеле боегуга һәм ата-анагызның ачулануына сәбәп булыр.”

Риза Фәхретдин үзенең хезмәтләрендә: “Һәр җәмгыятнең яисә милләтнең иә кечкенә кисәге –гаиләдер. Гаиләнең нигезе ата- ана белән төзелә”,-ди һәм шунда ук ата-ананың балаларга булган вазифаларын да санап китә.. Бу- баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбия бирү, дине вә милләте өчен файдалы итү. Ә балалар үз чиратында ата-ананың яхшылыкларын, үзен тәрбияләүгә куйган хезмәтләрен камил кылып кайтарырга көченнән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итәргә һәм хөрмәт күрсәтергә тиеш, дип искәртә бөек мәгърифәтче.

Йомгаклау.

-Гаиләдә әти-әниләрнең сүзләрен тыңлагыз, аларга йорт эшләрендә булышыгыз.

-Әби- бабайларны ихтирам итегез,шәфкатьле булыгыз, авыр сүзләр әйтеп хәтерләрен калдырмагыз.

-Абый апаларыгызның сүзләрен тыңлагыз.

-Эне-сеңелләрегезне кыерсытмагыз, аларны уйнатыгыз, ярдәм итегез

Гаилә кайчан нык , көчле, матур була?

Гаиләдәге кешеләр бердәм тату, бердәм булганда гына (бер йодрык-әти-әни, әби-бабай, апа-абый, мин, эне-сеңел)

Укытучы. – Әйдәгез бергәләп бирелгән сүзләрдән хыялда булган иң бәхетле йортны төзибез. Нигез итеп нинди сүзләрне алырсыз? Нинди төсләр кулланырсыз? Ни өчен? (Укучылар эш барышында аңлатып бара).



Гаилә имин, аларның нигез ташлары нык булсын! Бер-беребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк. Һәр көн кояш илебезнең тыныч күк йөзендз балкысын! Изге йорт – ата йортының, изге җир - туган илебезнең кадерен белик, яратыйк! Шул вакытта гына тормышыбыз матур һәм бәхетле булыр.





Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 21.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров131
Номер материала ДВ-363145
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх