Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Класс сәгате өчен материал

Класс сәгате өчен материал

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Кешелекле һәм мәрхәмәтле булыгыз!

(Башлангыч сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара)

Гөлүсә ШӘРӘФИЕВА,

Казан шәһәре Мәскәү районы

99нчы урта мәктәбенең

татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы

Форма: Әңгәмә.

Максат: Җәмгыятьтә кулланыла торган кешелекле һәм мәрхәмәтле булу нормалары буенча фикер йөртү, үзләштерү, аларның асылын аңлату һәм кулланырга өйрәтү.



Алып баручы: Мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек , һәр җан иясе өчен шатлана һәм кайгыра белү – болар барысы да кеше бәхетенең нигезе булып тора. Игелеклелек һәм бәхет төшенчәләренең бердәмлеген үтеп кереп күп кенә атаклы фәлсәфәчеләр үзләренең фикерләрен йөрткәннәр. Мәсәлән, IV гасырда, безнең эрага кадәр, борынгы Юнан фәлсәфәчесе Платон: “ Кеше бәхете турында кайгыртып, без үз бәхетебезне табабыз”,- ди. Шул ук фикерне безнең эраның I гасырында Рим фәлсәфәчесе Сенека дәвам итә: “Үз-үзе турында гына уйлаучы кеше, һәр эштә үзенә генә файда эзләүче кеше бәхетле була алмый. Үзең өчен яшисең килсә – кеше өчен яшә”, - ди ул. Шулай ук Л.Н.Толстой сүзләрен дә искә алып китик: “Тормышта һичшиксез бер генә бәхет бар – кеше өчен яшәү.” Кеше шәфкатьлеге җәмгыятькә, гаиләгә, һәр кешегә, беренче очракта балаларга, карт кешеләргә, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, хайваннарга, табигатькә, кеше бәхетсезлегендә ярдәм итү мөнәсәбәте белән белдерелә.

Элек- электән үк безнең эрага кадәр IV гасырда Юнан фәлсәфәчесе Фалес төпле һәм акыллы искәртмә калдырган: “Истә тотыгыз! Балаларыгызның сезгә булган мөнәсәбәте, сезнең ата-анагызга булган карашка, мөгамәләгә тәңгәл булачак.”

Кайвакыт балалар ата-аналары белән үзләрен бик тупас тоталар, борчыйлар. Сез сөйкемле, мәрхәмәтле, игьтибарлы уллар һәм кызлар булыгыз! Сезне бу дөньяга китергән, аякка бастырган, көннәрен һәм төннәрен сезне кайгыртап яшәгән кешеләргә яратуыгызны, рәхмәтегезне белдерегез! Әти-әниләргә игьтибарлы булыгыз, аларның тынычлыгын саклагыз, бигрәк тә карт кешеләргә, әби-бабайларга ярдәмчел булыгыз! Алар безнең әти-әниләргә гомер биргәннәр, бик күп авырлыклар кичергәннәр!

Ә хәзер әйтегез әле, сез якын кешеләрегезгә, туганнарыгызга ничек ярдәм итәсез?

1 укучы: Тамагыннан өзеп, безгә диеп

Әзерләде һаман ашларны.

Гомер җепләреннән бәйләгәндер

Безгә дигән оекбашларны.



2 укучы: Гаиләбез – гөл бәйләме сыман,

Әнкәй аның кояш чәчәге.

Яктырталар кара төннәрне дә

Әнкәемнең ап-ак чәчләре. (Р.Газизов “Әни”)

Алып баручы: Мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек турында сөйләшкәндә “кечкенә дуслар” турында да онытырга ярамый. Шул уңайдан “Моңсу эт баласы” дигән хикәядән өзек карап китик.

Эт баласы: Нинди матур көн! Ә миңа шундый күңелсез... Нигә дисезме? Чөнки мин матур түгел, йонлач, төрле төсле. Минем шулай берәр кешегә ошыйсым килә. Ул минем хуҗам булса, мин аны бик яратыр идем.

(Бер кыз килеп чыга. Аның эт баласын сыпырасы килә. Әнисе килә.)

Әнисе: Тимә аңа, бәлки ул котыргандыр. Тешләр. Киттек әйдә. (Кызны алып китә)

Эт баласы: Минем беркайчан беркемне тешләгәнем юк, алыгыз мине үзегез белән.

(Сәхнәнең икенче ягыннан үтеп баручы килеп чыга. Эт янында туктый.)

Үтеп баручы: Бу нинди этләр! Авылда эт оясында тотарга кирәк аларны. Шәһәрдә мин аларны.... (Эткә таяк күтәрә. Эт эскәмия артына кереп кача.)

Алып баручы: Ник сез алай итәсез? Сез кызганмыйсызмыни аларны? Сез хайваннар яратмыйсыз. Бәлки сез балыклар яратасыздыр?

Үтеп баручы: Мин тәртип яратам! (Китеп бара.)

(Эт эскәмия артыннан чыга. Бер малай фотоаппарат белән килә.)

Малай: Нинди кызык эт баласы! Хәзер мин сине фотога төшерәм. Син курыкма, тик кенә тор! (Төшереп ала, әнисе килеп чыга.)

Әнисе: Тапкансың нәрсә төшерергә! Урам этен!

Малай: Әнием, ул шундый матур! Кара, аның күзләре нинди ягымлы! Әйдә үзебез белән алыйк!

Әнисе: Нәрсәне? Бу котсызнымы?

Малай: Юк, ул андый түгел!

Әнисе: Без сиңа породалы эт алабыз, медальлене! Алып баручы: Гафу итегез, ләкин этләр медаль белән тумыйлар! Аларны үстерергә, өйрәтергә кирәк!

Әнисе: Сез нигә безнең сөйләшүгә кысыласыз? (Малайны алып китә)

Алып баручы: Әйе, бик авыр хәл! Эт тә бүтән өрми, алсыннар дип сорамый.

Эт (авыр сулап): Ә нигә өрергә? Мин бер кешегә дә кирәк түгел, мине беркем дә алмый.

(Сәхнәгә сукыр карт килеп чыга. Аңа онышы ярдәм итә. )

Малай: Утыр, бабай. Ял ит! (Малай этне күрә). Ой, бабай, нинди матур эт баласы! Аның хуҗасы кая микән?

Эт: Минем хуҗам юк!

Малай: Бабай, ишеттеңме? Ул хуҗасыз! Әйдә аны үзебез белән алыйк!

Бабай: Дәресеңне кайчан карарсың? Минем белән дә мәшәкать күп бит сиңа... Эт тә кызганыч...

Эт: Алыгыз мине үзегез белән! Мин үскәч сезне үзем урамда йөртермен.

Бабай: Карале, нинди кайгыртучан эт! Ә син игелекле эт! Үзең бик акыллы. Я, син хуҗасыз булгач, безнеке буласың! Әйдә киттек!

(Эт шатлыгыннан өрә башлый, барысы да китәләр.)

Алып баручы: Безнең табигать үзенең гүзәллеге белән һәр кешене тетрәндерә. Ул кешегә матурлык, күңел тынычлыгы, сәламәтлек бирә. Табигатьне сакларга кирәк.

Кешегә игьтибарлы, кайгыртучан кеше генә үзен бәхетле хис итә. Киресенчә, әгәр үз-үзен генә кайгыртып, яратып яшәгән кеше – бәхетсез була. И.С.Тургенев болай язган: “Үз-үзен яратучан кеше – ялгыз, кысыр агач кебек кибә.” Эгоист кешенең дуслары, иптәшләре булмый, тормышның авыр минутларында ул ялгызы кала, өметсезлектән ул кайгыра, газаплана. Шуңа күрә бу урында без Экзюпериның сүзләрен искә төшереп китәбез: “Иң зур зиннәт ул – кеше белән аралашу.”

Һәр кеше белән аралашканда, аның мәшәкатьләренә кызыксыну белдерегез, аның фикерен тыңлап, кайгысын уртаклашыгыз!





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 28.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров152
Номер материала ДВ-103781
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх