Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Класс сәгате "Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк"

Класс сәгате "Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк"

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Тарихны белмәгәннең - киләчәге юк. 15 октябрь - Хәтер көне

Максат: укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тирәнәйтү, татар халкы тарихында тирән эз калдырган, Хәтер көне турында мәгълүмат бирү. Укучыларның тарихи вакыйгаларга кызыксынуын арттыру. Игътибарлылык, ватанпәрвәрлек, халкыбызның гореф-гадәтләренә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау презентацияләр

Дәрес барышы

1.Оештыру

2. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү

а) “Учим дорожные знаки”, “Правила дорожного движения”презентация карау

б) Тест биремнәре чишү

3. Тема өстендә эш

- 15 октябрь - көн буларак билгеләп үтелә?(Хәтер көне)

-Бу көн нинди тарихи вакыйга белән бәйләнгән?( 1552 елның августында рус яулары Казанга килеп җитәләр. Шәһәрне шунда ук камап алалар. Казан бик нык ныгытылган була. Явыз Иван аны ничек кулга төшерү турында уйлана башлый. Казан халкы бердәм булып туган каласын сакларга күтәрелә. Шәһәр сакчыларының кораллары, бигрәк тә туплары, аз була. Шулай да алар каушап калмыйлар. Көтмәгәндә әледән-әле шәһәр капкасыннан атлы сугышчылар чыгып, дошман өстенә ыргылалар һәм русларны туздырып, күз ачып йомганчы яңадан крепостька кереп югалалар. Мондый сугышлар 1 ай чамасы дәвам итә. Сентябрь урталарында отрядлар камалышка эләгә. Арча шәһәре яндырыла. Казан өчен көрәш тагын да кискенләшә. Шәһәр өстенә көне-төне ут ява. Чит илдән махсус чакырттырылган хәрби осталар Кремльнең бөек диварларын, манараларын ничек җимерергә план коралар. Аларның киңәше белән ныгытмалар астына тирән чокырлар казыйлар һәм шунда дары мичкәләре тутыралар. Көчле шартлаудан җирләр селкенә. Кремль диварларының бер өлеше һәм манарасы җимерелеп төшә. Ләкин казанлылар бирелергә теләми. Шәһәрне саклап калырга мөмкин түгеллеген аңласалар да, соңгы сулышларына кадәр көрәшәләр.

1552 елның октябрендә руслар бөтен фронт белән штурмга күтәреләләр. Алар тагын берничә урыннан шәһәр диварларын шартлаталар һәм ташкапкадан үтеп керәләр. Урам сугышлары башланып китә. Казанлыларның бу кадәрле үз-үзләрен аямыйча сугышуы руслар өчен көтелмәгән хәл була. Урамнардан кан инешләре ага. Йөрт-каралтылар яндырыла, мәчетләр җимерелә. Бөтен җирдә канга баткан гәүдәләр аунап ята. Тарихыбызның мондый вәхшилекне беркайчан да күргәне булмый.

Рус кенәзләре гасырлар буена Казан-Болгар иленә тынгы бирмиләр. Моның сәбәбе: Урта Иделнең сәүдә итү өчен иң уңай төбәген казанлылар биләп тора. Рус дәүләте бу җирләрне кулга төшерү турында хыяллана. 1552 ел. Иван Грозный: “Йә үз каныбызны түгәрбез, йә казанлыларның каннарын эчәрбез!” – дип игълан итә. Казанлылар исә : “Сугышсыз бер карыш җир дә бирмиячәкбез – йә үлем, йә җиңү!” – диләр. 30 сентябрьдә тоташ ут, кан, яшь түгү башлана, йортлар шартлый, шәһәр җимерелә, руслар урамга тула башлый. Иванның: “Бирелсәгез барыгызны да гафу итәм,” – дигән сүзләренә казанлылар: “Без Аллаһы тәгаләдән башка беркемнән дә гафу сорамыйбыз!” – дип җавап бирәләр.

Казан алына... Шәһәрдә исән калган халыкны тоташтан сую башлана. Шәһәрнең күренеше кот очарлык була. Бөтен җирдә янгын котырына, өйләр таланып бетә, урамнар мәетләр белән тула, кан гөрләвекләр булып ага. Гаҗәеп бай шәһәрнең барлык малы таланып “җиңүчеләр” арасында бүленә.

-Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән яклап калу өчен кемнәр көрәшкән?(барлык татар халкы)

-Кем ул Кол Шәриф? Аның турында нәрсәләр беләсез?

Кол Шәриф – күренекле рухани, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, үз халкының фидакарь заты гына түгел, билгеле шагыйрь дә. Әмма, кызганыч ки, аның бик аз әсәрләре генә сакланып калган. Татарлар арасында гаять киң таралган, Октябрь инкыйлабына кадәр Казанда күп мәртәбәләр нәшер ителгән «Бакырган китабы» үзенең төзелеше белән хрестоматияне хәтерләтә. Кол Шәрифнең дә дүрт шигыре бар (барлыгы 35 бәет). Аларның барысы да төзелешләре, тышкы формалары белән газәл жанрында. Әмма аларның берсен автор үзе «мөнәҗәт» дип атаган.

Шигырьләре үзләренең поэтик төзелеше, интонацион яңгырашы, сурәт-детальләргә бай булуы белән сыйфатланалар. Мөгаен, шуңадыр да алар укучылар тарафыннан яратып укыла, әдипләргә дә йогынты ясый. Кол Шәрифкә янә бер әсәр нисбәт ителә. Ул 1899 елда Казанда аерым китап рәвешендә басыла. «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» дип исемләнгән бу дастанның төп каһарманнары тарихта билгеле затлар: Хәким ата Сөләйман, аның хатыны Ганбәр һәм уллары Хөбби Хуҗа.

-Кол Шәриф мәчете турында нәрсәләр беләсез?

-Кол Шәриф мәчете Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе. Дүрт гасыр элек Казан ханлыгы башкаласың күп манаралы, дастаннарга кергән Кол Шәриф мәчете бизәп торган. Тикшеренүләр буенча сигез манаралы һәм ике яруслы мәчет дөньяның кыйтгаларына таба юнәлдерелгән була. Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Кол Шәриф хөрмәтенә мәчет аның исеме белән аталган. 1552 елда Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән мәчет өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып, мәчет баскычларында үтерелә. Явыз Иван Казан каласын яулап алганда мәчет тар-мар ителә.

- 1996 елда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев Кол Шәриф мәчетен торгызу турында Указ чыгара. 1996 елның 21 февралендә мәчет бинасы төзелә торган урынга беренче нигез ташы салына. 2005 елның 24 июнендә, Казанның меңъеллыгына, тантаналы рәвештә ачыла. Аның 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге белән бизәлгән. Бина төнлә бик матур яктыртыла.

(презентация карау)

-Хәтер көне ничек билгеләп үтелә соң?( Бу чараны Татар иҗтимагый үзәге һәм милли хәрәкәттәге татар яшьләре оештырды.Казанда Ирек мәйданында бик күп халык җыела. Аларның кулларында төрле эчтәлектәге плакатлар. Көндезге сәгать унда Хәтер көненә багышланган чара дога һәм вәгазь уку белән башланып китте. Сәяси эшлеклеләр чыгышлар ясыйлар).

Йомгаклау

- Бүгенге көндә дә төрле илләрдә сугышлар дәвам итә. Аларда бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә.

Дәресне йомгаклап шуны әйтәргә телим: бүтән беркайчан да мондый вәхшилекләр кылынмасын һәм һәрвакыт күгебез аяз булсын.



Автор
Дата добавления 05.11.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров276
Номер материала ДВ-125035
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх