Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Класс сәгате "Яхшы күрше- ярты дуслык"

Класс сәгате "Яхшы күрше- ярты дуслык"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:


Актаныш муниципаль районы

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе


















hello_html_5bd4bfb1.gif





















Класс җитәкчесе Шакирова Ә.И.







Тема: Яхшы күрше- ярты дуслык.

Максат: күршеләргә карата ихтирамлылык, игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон, класс сәгатьләре дәфтәрләре.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру

  2. Информацион өлеш

- 15 февраль нинди истәлекле вакыйгаларга бай?

(М.Җәлилнең туган көне, Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылган көн, Илһам Шакировның туган көне)

- Кем ул Муса Җәлил? Аның турында нәрсәләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)

- Кемнәр алар җәлилчеләр? Бу батырлар турында нәрсәләр беләсез?

- Җәлилчеләр - Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше.

- 1944нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым) җырлап үткәннәр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр.

(Слайдлар аша җәлилчеләр белән таныштыру)

-Әйдәгез әле, Муса Җәлилнең “Күршеләр” шигырен тыңлап китик.(Укучы укый)

-Әлеге шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Алар ничек яшиләр?

-Димәк, без бүген класс сәгатендә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Үзалдыбызга нинди максат куярбыз?

-Күршеләр дип кемнәрне атауларын ачыклау, алар белән дус-тату яшәү серләренә төшенү.

-Күрше дип кемне атыйлар?

- Аңлатмалы сүзлектә күрше сүзенең түбәндәге мәгънәләре бирелгән

1. Кем белән дә булса якында гына яки янәшәдә, каршыда яшәүче, торучы кеше.

2. Кем белән дә булса иң якында яки янәшәдә урнашкан кеше.(парта буенча күрше)

3.Бер- берсенә чиктәш булган административ, хуҗалык берәмлекләре.(күрше авыл, республика)

- Сезнең шундый иң кадерле нәрсәсен дә бирергә кызганмаган күршеләрегез бармы?

- Сез аларга нинди сораулар, үтенечләр белән мөрәҗәгать итәсез?

- Авыл җирендә кешеләр күрше-күләннәр белән бик нык аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Шәһәр җирендә исә кайвакытта бер күрше икенчесенең кем икәнен дә белми, ят кешеләр шикелле яшиләр. Күрше белән күршене шәһәр җирендә таш стеналар аерып тора.

Берәр күршең тормышыннан бизгән,

Өметен өзгән, бәлки, кем белгән...

Иң-иң якындагы кешең синнән

Таш диварлар белән бүленгән.

(И. Юзеев.)

Бер күрше икенчесен белмичә, аның белән кызыксынмыйча, кирәк чагында киңәшләрен бирмичә яшәгәнгә күрә дә, шәһәр җирендә тәртипсезлекләр авыл җиренә караганда күбрәк була. Авыл җирендә исә берәр вакыйга булса, ул турыда бөтен авыл сөйләшә: Дөрес эшләгәннәрме? Аның урынында башка кеше булса, ничек булыр иде? Бу сөйләшүләрне гаеп эш эшләгән кешенең үзенә дә җиткерәләр, кирәк булса, аны ачуланып та алалар. Әгәр берәр кешенең кайгысы булса, күрше-күлән генә түгел, хәтта бөтен авыл аның хәлен белә, кайгысын уртаклаша.

Хәлең ничек?

Сөенеч – шатлыкларың

Котлы булсын! Әйдә күрешик!

Хәсрәт – бәлаләрең газапласа,

Уртаклашыйк, бергә бүлешик!

(И. Юзеев.)

-Авыл кешесе, еракларга китсә дә күршеләрен онытмый, хатларында: “Күрше-күлән ни хәлдә?” “Күрше-күләннәргә күп сәлам” дип яза, читтән кайтканда, аларга да күчтәнәчләр алып кайта.

-Кем ул “Ут күрше”?

-Борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы булмаган вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакытлар сүндерми саклаганнар. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, алар иң якын кешеләренә ут алмага кергәннәр. Андый күршене “Ут күрше” дип атаганнар.

- Аллаһының хак илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең күп хәдис-шәрифләрендә күршеләргә карата рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга кушкан. Тирә-як күршеләребез – мөселманмы, христианмы, яһүдиме – нинди генә милләттә булмасын һәм нинди генә телдә сөйләшмәсен, аларга яхшы-күркәм мөнәсәбәттә булып, Коръән кушканча изгелек итеп, ислам дине белән яшәргә тиешбез.Күршеләр турында бик күп хәдисләр дә бар. Әйдәгез, шуларның берничәсе белән танышып китик.

1. Әгәр күршең бай булып яшәсә, аның өчен көнләшмә, күршеңнең байлыгына кызыкма. Күршең бай булса, тавыгың тук була. Күршеңнән көнләшкәнгә карап, синең малың да, байлыгың да артмый. Күршем нәрсә алып кайтты икән, дип, ишек тишегеннән күзәтмә, рәшәткә ярыгыннан карама. Күршеңә килгән шатлыкка «кара көймә». Күршеңә бәла-каза, кайгы-хәсрәт килсә, аның өчен сөенмә, күршемә күркәм сабырлык бирсәң иде, дип, дога кыл, аларның кайгыларын уртаклаш! Менә шулай итеп, күршеләрең белән яхшы мөнәсәбәттә, күркәм мөгамәләдә яши алсаң, син – мөэмин кеше!

2. Мәдинә шәһәрендә пәйгамбәребезнең янәшә күршесе яһүди карчыгы иде. Ул яһүди карчыгы гомер буе пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бакчасына чүп-чар ташлый торган булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күршесенең бу начар гадәтенә, күрше хакы өчен, игътибар итмәскә тырыша, бакчадагы чүп-чарны җыештырып алып, бер чокырга күмә. Бу хәл байтак гомердән бирле шулай дәвам итә. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) бакчасына чыга һәм күрә: бакчасы чип-чиста, чүп-чар юк. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) эче пошып, күрше яһүди карчыгының хәлен белергә дип керә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бу яһүди карчыгына йомшак кына болай дип эндәшә: «Бүген күренмәдегез, бакчамда чүп-чар юк, борчылып кердем, әллә авырып киттегезме?» Яһүди карчыгы, үзенең гаебен вә хатасын танып, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең искиткеч күркәм холкына сокланып, аңа иман китерә һәм исламны кабул итә.

3. Бервакытны Гайшә анабыз пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нән: «Әй, Аллаһының хак илчесе! Минем янәшәмдә ике күршем бар, аларның кайсысын бүләклим икән?» – дип сорый. Пәйгамбәребез: «Ишеге синең ишегеңә якынрагын», – дип җавап бирә. Димәк, бу хәдистән шул аңлашыла: игелекне вә яхшылыкны янәшәдәге күршедән башла, аннан соң ераграк күршеләргә ярдәм итәргә кирәк.

4. Бервакыт Сәгыйд бине әл-Гасның күршесе бер кеше белән йортын 100 мең дирһәмгә сатарга сүз куеша. Үзенең йортын сатучы кеше йорт сатып алучы кешегә: «Бу әле йорт бәясе генә, ә син Сәгыйд белән күршелекне күпме бәягә сатып алмакчы буласың?» – ди. Бу хәбәрне Сәгыйд ишетә һәм үзенең күршесенә 100 мең дирһәм акча биреп, күршесеннән калуын үтенә.

-Ләкин күрше белән күрше арасында төрле хәлләр дә булырга мөмкин. Күңелсезлекләрнең һич уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыгуы ихтимал. Ф. Хөснинең “Кабак” хикәясендә бер-берсенә орынып торган 2 күрше арасы бер бакчадан икенче бакчага кереп үскән кабак аркасында ямьсезләнә. Хикәядән өзек:

“Маһи белән Мәликә, 2 карчык, нигез күршеләр, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды.

Инде тәмам ныгыттым, инде күрше тавыклары керә алмаслар дип, тынычланып, бакчадан чыгып барганда, Маһи әбинең күзләре әкәмәт бер нәрсәгә төште, күрше тавыклары керерме-кермәсме, ә менә 1 кабак үзе Мәликәләр бакчасына таба чыгып бара, әй.

Аны-моны карап тормыйча, күршесе Мәликә янына йөгереп кереп китте:

-Берәр ырымың бардыр синең, күрше, тикмәгә генә мондый хәл булмас. Җәй булса, тавыкларым синнән кайтып керми, юньләп күкәй күрмим, инде хәзер, әнә, кабакны кара, - дип кызып-кызып китте ул.

Мәликә шулай ук авызын йомып тормады:

-Синеке булса, синең бакчада булыр иде, ә бу, күрмисеңме, минем бакчада ич,- дип чатылдатып җавап кайтарды.

Менә шулай итеп, 2 күршенең дус-тату көннәре бетә.

-Сез ничек уйлыйсыз укучылар, алга таба 2 күрше ни рәвешле аңлашырлар икән? Алар урынында булсагыз, сез ничек сөйләшер идегез? Мин сезгә берничә вариант китерәм. Сез үзегезгә ошаганын сайлап алырсыз:

1. “Кара әле, Мәликә күрше, минем кабак сезне бик ярата икән, минем бакчадан чыгып, сезнең бакчада үскән бит, рәхмәт яугыры. Әйдә, сезнеке булсын, мине кабак бәлешеннән калдырмассың әле.”

2. “Бу-минем кабак, үзем утырттым, үз кулларым белән. Сезнең бакчага гына кереп үскән ул. Алып кереп ашыйсы булмагыз, карагыз аны!”

3. “Хәзер бу кабак икебезнеке дә булды инде. 1 кабакны урталай бүлеп алып керербез, үзегез генә алып кереп китә күрмәгез тагын.”

4. “Безнең бакчада кабаклар бик күп. Монысы сезгә булсын инде.”

5. “Бу кабак безнең араны бозарга йөри икән. Әйдә, хәзер үк алып кереп, бәлеш пешереп ашыйк әле үзеннән.”

6. “Үсә торгач кабагыбыз кире үзебезгә кайтмасмы икән? Карап карыйк әле. Кире кайтмаса, сезгә насыйп кабак була инде.”

7. “Тавыкларым да сезнең якка кереп күкәй сала, кабагым да сезнең якка кереп үсә. Судка бирәм мин сезне. Хәзер милиция чакырам!”

Инде кайсы вариантны сайлаганга карап, үзегезнең нинди кеше икәнегезне беләсегез киләме?

1 – юмарт һәм шат күңелле кеше.

2 - саран кеше.

3 - вакчыл кеше.

4 - киң күңелле кеше

5 - шаяртырга ярата торган дус.

6 - бераз хәйләкәр, ләкин юмарт кеше.

7 -акылсыз, саран, кеше белән талашып йөрергә ярата торган мәгънәсез кеше.

Микс - фриз - групп

- «Күрше" сүзе белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр-беләсез? Дәфтәрләрегезгә языгыз.

1. Абзар сатып алма, күрше сатып ал.

2. Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

3. Күрше күрше башына тузан какмый.

4. Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.

5. Күрше хакы- тәңре хакы.

6. Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.

7. Узеңнең кем икәнеңне беләсең килсә күршеңнән сора.

8 .Яхшы күрше- ярты дуслык.

9. Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

10. . Күрше тавыгы каз хәтле, йомыркасы баш хәтле.

11. Күршең ни эшләсә, син дә шуны эшлә.

12. Күршең яман булса, теш сызлау белән бер.

Газеталардан ситуацияләр уку

Дүртенче бирем.

- Күршең белән тату яшәү өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?

Көтелгән план үрнәге.

1. Күршең турында беркайчан да, беркемгә дә хәбәр таратмаска.

2. Кешелекле, кечелекле һәм ярдәмчел булырга.

3. Күршеңнең үтенечен мөмкин кадәр тизрәк үтәргә.

4. Күршеңнең кайгысын да, шатлыгын да үзеңнеке кебек итеп кабул итәргә.

IV. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Сөйләгәннәрдән чыгып, кем үзенә нинди нәтиҗәләр ясады? Моңа ничек ирештек?

V.Өйгә эш бирү.

«Мин күршеләрем турында ниләр беләм?» дигән темага инша языгыз.

Дәресне «Күршеләр» дигән җыр белән тәмамлыйсы килә. Эчтәлегенә игътибар итегез.

-Якын туганың шикелле яхшы күршеләр белән гомер итү үзе бер зур бәхет! Квартира ишегеңне ачып, подъезд төбенә чыксаң, йортыңның капкасын ачып, урамга чыксаң, иң әүвәле кемне очратасың? Кем белән йөзгә-йөз очрашасың? Әлбәттә, күршең белән. Бер җиргә барырга туры килсә йә булмаса каядыр чыгып китсәк, йортымны чит-ятлардан саклап, күзәтеп тора алмассыңмы дип кемгә керәбез? Әлбәттә, күршеләргә. Әгәр көтмәгәндә йортыбызга, үзебезгә бәла-каза килсә, иң әүвәле кемгә ярдәм сорап керәбез? Әлбәттә, күршебезгә! Чөнки күршебез һәрвакытта да безнең белән янәшәдә. Туганнарыбыз бездән ерак тору сәбәпле, вакытында килеп тә, ярдәм кулы сузып та өлгермәскә мөмкиннәр. Дәрес тәмам.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 05.11.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров294
Номер материала ДВ-124918
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх