Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Класс сәгате: "Алар Җиңү китерделәр!"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Класс сәгате: "Алар Җиңү китерделәр!"

библиотека
материалов

Алар Җиңү китерделәр.

(Класс сәгате)

Максат : 1.Балаларга бүгенге тыныч тормышыбызның бәясен төшенергә ярдәм итү.

2.Сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләү.

3. Танып белү эшчәнлеген үстерү.

Җиһазлау: фотолар, рәсемнәр, компьютер.

Материал: “Мәгариф” журналы, “Ачык дәрес”газетасы, хатлар.

Дәрес барышы.



1. Укытучының кереш сүзе.

Яз ул-яшәү чыганагы

Килми гомерләрне алып китәргә.

Язсын иде һәр кешегә

Сугыш күрми тормыш итәргә

Яз. Кар эри, табигать уяна. Кардан арчылган тау битләре күптән ямь-яшел инде. Зифа каен да сылу күлмәген киеп куйды. Алмагач чәчәк атарга җыена. Шомырт та шатлыгын эченә яшереп кала алмаган, кар шикелле ап-ак чәчәкләрен тизрәк безгә күрсәтергә ашыккан. Нинди матурлык, нинди гүзәллек!



1945нче елның язы Совет халкына яшәүгә дәрт өсти, күңелләрендә киләчәккә өмет уята. Чөнки бу Җиңү 1418 көн һәм төн дәвам иткән мәхшәрдән котылу була. Ә моңа ирешү зур югалтулар бәрабәренә килә.

hello_html_m444e1f42.pngСугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән күтәргәндә генә Җиңү таңы ата. ( 1 нче слайд)



Сугыш.... Нинди шомлы сүз бу. Күпме борчу-сагышлар,михнәтләр, ялгызлык, ятим балалар өзгәләнүе алып килгән бит ул! Бер гаепсез кешеләрнең чәчәктәй гомерләрен өзеп, күңелләрдә мәңге уеп ташлый алмаслык хатирәләр калдырган. Шушы хатирәләрне батыр йөрәкле мәңге улемсез кыю ир егетләрнең мемориаль такталардагы исемнәре яңартып торалар...

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да югалмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмагандыр. (2нче слайд)



2. Фахрутдинова Миләүшә

үзенең 2 бабасының сугышчан юлы турында сөйли.

( 3 нче слайд)

hello_html_m27592b87.pngБүгенге көндә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда авылыбызда бер генә исән сугыш ветераны да юк. Алар арасында минем ике бабам да бар.

Мөхлис бабам 1943нче елның ноябрендә сугышка китә. Аңа ул вакытта унсигез яшь була. Ленинград өчен барган сугышларда катнаша. Ул сопер-разведчик була. Сугыш вакытында каты яраланып Томск шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Мөхлис бабам анда 7 ай буе дәвалана. Шул вакыт эчендә бабамның аягын унбер тапкыр кискәннәр. Ул 1944нче елның 17нче ноябрендә сугышта җиңү өчен зур өлеш кертеп, ләкин инде бер аяксыз килеш туган авылына кайта. Авылга кайткач, колхозда бригадир, почтальон һәм озак еллар буе ындыр табагы мөдире булып эшли.

Мәүләви бабам – ике сугыш афәте күргән кеше. Фин сугышында катнашып, аннан яраланып кайта. 1942нче елны үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә.

. Ул Украина фронтында сугыша. Разведчик булган бабама зур ышаныч – “тел” алып кайту тапшырыла. Ул шушы бурычны төгәл һәм җиренә җиткереп башкара. Берничә тапкыр “тел” алып кайткач, ул бу эшкә бик остарып китә ки, ә бер барганында бабам бик кирәкле документлар алып кайта.

Бабам сугыш вакытында бирелгән бурычларны һәрвакыт намус белән үти. Ул күп кыенлыкларга очрый, шулай да барысын да җиңеп чыга. Ләкин аңа рус телен начар белүе иң зур киртә булып тора. Монда да бабам каушап калмый. Ул үзенә тугрылыклы дус һәм намуслы көрәштәш таба. Язмыш аны Графчиков белән очраштыра. Сугыштан соң да алар элемтәне өзмиләр: бер-берсеннән ерак булсалар да хатлар язышып торалар. Полкташ дусларга Җиңүнең 20 еллыгын Мәскәүдә Кызыл мәйданда үткәрергә насыйп була. Алар һәрвакыт берсен-берсе кайгыртып яшәүче, дусты өчен гомерен дә бирергә әзер дуслар булалар. Дуслар яуда сынала. Әйе, бу дәһшәтле сугыш бабайны һәм Графчиковны бик күп мәртәбәләр сынаган. Ләкин алар сынмаганнар һәм сыгылмаганнар. (4 нче слайд)

hello_html_3518dc03.pngКүрсәткән батырлыклары өчен бабама Ленин һәм Дан орденнары, Кызыл Йолдыз бирелгән. Өстәвенә бабам, Галимов Мәүләви, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән була. Ләкин,ләкин... (5 нче слайд)

Яу кырында гына сугыш бармый. Тылда да Җиңү көннәрен якынайту өчен карт-корылар, бала-чагалар бердәм хезмәт фронтында көрәшәләр. Сугыш елларында һәм сугыш тәмамлангач та, Шәмсенаһар әбием тракторда эшли. Бабайларыбыз фронтта, ә әбиләребез тылда дошманга каршы көрәшкәннәр. Көнне төнгә ялгап урман кискәннәр, окоп казыганнар, биштәрләп орлык ташыганнар, оекбашлар, бияләйләр бәйләп фронтка җибәргәннәр.

Мәүләви бабай белән Шәмсенаһар әби, Мөхлис бабай белән Камәрия әби зур тормыш сынаулары үтеп, балаларына бәхетле киләчәк бүләк итәләр. Алар бары тик берне теләделәр: кешеләр сугыш афәтен күрмәсеннәр! Әйе, зәңгәр күгебез мәңге аяз, туар таңнарыбыз якты булсын, сабыйларның тәмле йокыларын бомба шартлаулары бүлмәсен иде!



3. Укытучы сүзе. Бөек Ватан сугышына безнең авылыбыздан 132 кеше киткән. Шуларның 82 се кире үз гаиләләренә әйләнеп кайта алмаган. Туган җирләре, газиз халкы өчен башларын салган бу батырларны безнең онытырга хакыбыз юк. Аларның исемнәре клуб каршындагы һәйкәлгә язылган. Әйдәгез, алар истәлегенә бер минут тын торыйк! ( 6 нчы слайд)

Күк йөзебезнең аяз булуында тыл батырларының да өлеше зур. Без бүген аларның түземлекләре, сабырлыклары алдында баш иябез. Тол калган әбиләребез, ятим үскән сабыйлар язмышы кабатланмасын иде!

Кояшлы ил” җыры башкарыла.

4. Укучылар шигырьләр сөйлиләр.

Миләүшә: Сугыш дигән авыр сүзне

Ишетәсем килми бер дә.

Сугышлар кирәк түгел безгә

Озак яшик әле бергә.

Рушан: Тарих битләренә сызылып калган

Сөйли алмаслык вәхшилек.

Мәңге төзелмәс ул яралар

Алар бит гомерлек.

Инсаф: Кошлар сайравына кушылып

Шартладылар бомбалар

Ач-ялангач, ятим калды

Бер терәксез балалар.

Алмаз : Күңелләргә тирән яра салып

Ишекне ачты ачы җилләр

Буш калды басу кырлар

Сулды бакчада гөлләр.

Айнур: Бер гаепсез гади кеше

Күрә алдымы хаклыкны

Арысландай немец танклары

Аямыйча кырды халыкны.

Миләүшә: Артта калдырмыйча бернәрсә дә

Ватты, изде, җимерде.

Бердәм халкым Ватан өчен

Күпме гомерен бирде.

Бердәм халкым иле өчен

Күтәрелде сугышка

Кырларында тырышты ул

Алмый хәтта сулыш та.

Чулпан: Канлы күз яше, югалтулар аша

Җиңү килде Туган илемә

Бу көнне бар дөнья

Чәчәк бәйләменә күмелә.

Сугыш булмасын иде җирдә

Тынычлык хакимлек итсен

Кешеләрнең һәр көне

Бәхет- шатлыкта үтсен.

Замир: Юк, кирәкми безгә сугыш

Күп күргән халкым аның афәтен.

Яшәсәкче бу дөньяларда

Тоеп тормышның рәхәтен.

Һәрвакыт булсын кояш” җыры башкарыла.

( 7 нче слайд)

Краткое описание документа:

Балаларга бүгенге тыныч тормышыбызның бәясен төшенергә ярдәм итү, сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләү,танып белү эшчәнлеген үстерү. 2015 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Без бу бәйрәмгә әзерлекне инде башлап җибәрдек. Укучылар тыл ветераннарына шефлык итәләр, алар белән очрашулар үткәрдек. "Сугыш эзләре буйлап" исемле стенд эшләдек.Бөек Ватан сугышына безнең авылыбыздан 132 кеше киткән. Шуларның 82 се кире үз гаиләләренә әйләнеп кайта алмаган. Туган җирләре, газиз халкы өчен башларын салган бу батырларны безнең онытырга хакыбыз юк. Аларның исемнәре клуб каршындагы һәйкәлгә язылган.

Автор
Дата добавления 26.02.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров263
Номер материала 411713
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх