Инфоурок Классному руководителю КонспектыКлассные часы по теме " Афганстан-йөрәк ярасы" 8 класс

Классные часы по теме " Афганстан-йөрәк ярасы" 8 класс

Скачать материал

 

 Әфганстан – йөрәк ярасы

 

Максат:  Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату.

Җиһазлау:

Плакатлар:

1.                          “Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.” Н.А.Островский.

2.                          “...герой – хәлиткеч моментта кешелек җәмгыяте өчен иң кирәкле булган эшне башкаручы.” Ю.Фучик.

 

Кичә барышы.

 

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

 

Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Безнең бүгенге очрашуыбыз нәкъ менә шундыйлар хакында: ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып  калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.

 

             Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, ташларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым...

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

                

 Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

     Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.

 

 Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.

“Әфган кызалаклары”ның кара таҗы Мөслим җиренә дә очып кунды: бездән чыгып киткән 128 асыл егетнең 6сы  Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

     Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.

 

         Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,

         Бар дөнья бер минут тын калсын.

         Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре...

         Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!

 

(Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителә.)

         Онытмыйк! Мәңгелек дан аларга! Аларның соңгы истәлекләре булып, сагынып, өйдәгеләре өчен борчылып, туган якларын җирсеп язган хатлары гына калды.

Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

Бу сугышта һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары безнең арада яши. Ишелеп килгән кайгы дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып кына торган тормыш сынауларына бары ата-аналар гына чыдый ала.

Һәлак булганнарның авыр туфрагы җиңел булсын. Исән-саулары арабызда йөри. Бер яклары белән дә башкалардан аерылып тормыйлар шикелле алар. Ләкин сез аларның күзләренә төбәлебрәк, җаннарына тикле үтеп керергә тырышып багыгыз. Алар сугыш тузанын, сугыш төтенен иснәгән, яралы гәүдәләр, өзелгән кул-аяклар күргән кешеләр. Алар бездән иң әүвәл шуның белән аерылып торалар, моны бик авыр кичерәләр, оныта алмыйлар.

Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен, йөрәкләребезне телгәләп искә төшеп торачак авазлар калды: җан һәм тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелек ятып калган солдатларның җырлары калды.

Укытучы:

Кешенең матурлыгы үз Ватанын яратуда, аны һәр минутта сакларга әзер булуда чагыла. Ватанны ярату – аның уңышлары белән горурлану, үз халкыңа файдалы булу, аңа яхшы яшәргә комачаулаучы барлык нәрсә белән көрәшү дигән сүз. Кешенең нәрсә белән кызыксынуыннан, нинди уй-фикерләр белән яшәвеннән, кечкенә генә мәсьәләләрне булса да хәл итүдә ничек катнашуыннан аның батырлыкка әзерлеге күренә. Хәзер үз-үзегезгә сорау бирегез: үзеңне ничек итеп батырлыкка әзерләргә мөмкин? Нинди хәлләрдә батырлык, тәвәккәллек күрсәтергә туры килде? Сез үзегезнең ихтыяр көчегезне, максатчанлыгыгызны, тәвәккәллегегезне ничек камилләштерәсез? Ватанны яратуыгыз нидә чагыла?

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек  тормышта, эштә дә кирәк”. – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана.

Хөрмәтле кунаклар, укучылар!

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!

 

 

 

Әлки муниципаль районы Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

Әфганстан – йөрәк ярасы

 

 

 

 

 

 

                                                                                                            

 

 

 

                                            Класс житәкчесе : Закирова Г.Ф

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классные часы по теме " Афганстан-йөрәк ярасы" 8 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Корреспондент

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 624 754 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 31.10.2015 623
    • DOCX 351.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Закирова Гузель Фанисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Закирова Гузель Фанисовна
    Закирова Гузель Фанисовна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6176
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 66 человек из 34 регионов

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 88 человек из 34 регионов

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 211 человек из 52 регионов

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 22 регионов

Мини-курс

Коррекция нарушений у детей: сна, питания и приучения к туалету

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продажи и управление клиентским опытом: стратегии и аналитика

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Планирование проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе