Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Классный час "Иң кадерле кешем - әнием"

Классный час "Иң кадерле кешем - әнием"

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Сыйныф сәгате.

Темасы: “Иң кадерле кешем - Әнием!”


Максаты:

Олы җанлы әниләребезнең бала багу һәм тәрбияләүдәге тырышлыклары, уңганлыклары, тапкырлыкларына соклануыбызны, хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Әниләргә карата мәхәббәт, миһербанлылык хисе тәрбияләү, аларга мәңге бурычлы булуыбызны төшендерү.

Җиһазлау:

"Иң кадерле кешем - Әнием !"

" Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, тормышка ямь биргән ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аларга!" М. Горький. - дигән плакатлар эленә. Сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлә. Тактага: "Журнал"

"Балачак мизгелләре" дигән стенд "Иң матуры - минем әни! " исемле балалар рәсем күргәзмәсе

эленә.

Укытучы:

-Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем ?

-Син авырганда төннәр буе сине юатучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң ?

-Иртә белән сине: " Тор, соңга каласың, уятырга кызгандым, бик тәмле йоклый идең,"-дип иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы кем соң ул?

-Әнкәй, әнием !

-Әни! Күпме наз, күпме җылы бар бу сүздә. Җир йөзендә иң матур сүз - "Әни". Дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый.

1 укучы:

Йоклап китсәм, ялгыш кына

Телевизор алдында,

Кемдер назлап, сөеп кенә

Иңнәремә кагыла.

Бу кем икән? Кемнең шундый

Майдай йомшак куллары?

Юк, мин беләм, шулай назлы

Әнием генә бары.

2 укучы:

Бер-бер хәвеф килсә кинәт,

Я боекса күңелем,

Кем ул борчылып яныма

Килеп җитә иң элек?

Бу кем соң бу? Кемнең шулай

Йөрәге сизгер тагы?

Шулай аңлый күңелемне

Әнием генә бары.

3 укучы:

Әйдән чыгып киткән чакта

Иртә мәктәпкә диеп,

Кем ул: -"Исән йөр, балам,"-дип

Озатып кала сөеп. *

Я, кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагын?

Шулай ярата белә бит –

Әнием генә бары.

4 укучы:

Мәктәптән арып кайтканда,

Кем ул каршыма килеп,

Кочагыма ала сөеп:

-Кайттыңмы, балам?- диеп.

Кем булсын соң, Кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

-Дөньядагы иң мәрхәмәтле кеше - ул минем кадерле әнием!

-Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур - ул минем газиз әнием!

-Өйне-ямьле, ризыкны- тәмле итүче өлгер хуҗабикә - ул минем алтын куллы әнкәем!

Җыр.

Укытучы.

Кадерле балалар һәм хөрмәтле кунаклар! Бүген без барыбыз өчен дә бик кадерле, олы җанлы, киң күңелле кешеләребез -Әниләребез турында сөйләшербез. Ә сөйләшүебезне менә шушы журнал белән бергә алып барырбыз.

I бүлек. "Еласам, юаткан - иркәләп йоклаткан әниемнең җылы кочагы."

Ана-

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга

Хатыннарның бөтен матурлыгы

Бөтен күрке ана булуда.

-Әйе, дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр.

Минемчә, һәр хатын-кыз үз гомерендә Ана булу бәхетенә

омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Ана өчен бала - җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Еллар үтеп, без күпме генә яшькә җитсәк тә газиз әнкәләребез өчен

кечкенә сабый булып калабыз.

Бала - җаның,

Бала - уртак каның -

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала - назың

Бала - гүзәл язың,

Бала - ачылычак ут чәчәк.

Бала - бәгырь

Бала - татлы сөенеч

Бала - күтәрүче күкләргә

Кулдан китсә, кайчак - кайгы-хәсрәт

Күз яшьләре була күпләргә.

Бала - җылың

Бала - йөрәк җырың

Гасырларга барыр тавышы,

Бала, бала!

Барлык аналарның

Бәхете һәм... ачы язмышы.

Ф. Зыятдинованың "Бәби күтәргән әниләр" шигыре.

- Газиз ана, ак биләүгә биләгән нәниен имезергә дип тәүге тапкыр кулына алганда, әле күзләре дә утырып җитмәгән бәгырь җимешенә текәлеп-текәлеп карый да, аның чыраеннан үзенең йөз сызыкларын, төс галәмәтләрен, әби-бабаларына тартым якларын чамалагандай була .

Әни сүзләре:

"Шөкер, баламның дүрт ягы сау-сәламәт! Бәхет-сәгадәте белән туган булсын! Әдәпле, тәртип-низамлы булып үссен! Әти-әнисенең, нәсел-нәсәбенең йөз аклыгы булып буй тартсын, кешеләргә мәрхәмәтле, аяулы булып яшәсен! Кешеләргә балдай татлы телле булып, майдай йомшак мөгалә

Укытучы:

-Әни кеше шулай сөенә, баланың килер көннәренә шундый ак теләкләр тели. Хәер, ана теләкләренең барчасын каләм тасвирлап бетерә аламыни?! Ана гомер буена борчу һәм кайгы-хәсрәтләр йөген үз иңнәрендә» күтәреп бара. Балаларының исән-саулыгы һәм әдәп-әхлаклылык дәрәҗәсе дә - барысы да борчый ананы. Г.Бәшировның "Әни" хикәясен укыту.

- Әйе, әниләребез өчен без һәрчак сабый, гомеребез буе бала, бәгырьләреннән өзелеп төшкән бөртекләре, җан кисәкләре, өлгергән җимешләре, йөрәкләреннән тамган кан төерләре. Алар баласына җан иңгән минуттан башлап, үзләре өчен яшәми. Гомерләре буе балаларын кайгырталар, алар өчен яналар, көяләр, утка керергә, суга төшәргә әзер торалар.

Профессор М. Гайнуллинның "Кадерле кешем" очеркы

укытыла.

Җир йөзендәге иң кадерле нәрсә - балалар күңелен иҗат итү бәхете ул. Йөрәгебездә шушы бәхетне тоймыйбыз икән, димәк, нәрсәнедер дөрес эшләмибез, кайдадыр ялгышканбыз. Димәк, гадәтләребезне, балаларга мөнәсәбәтебезне өр-яңадан тәнкыйть күзлегеннән карап чыгарга, тормышыбыздан күп нәрсәләрне үзгәртергә кирәк. Шул уңайдан әниләргә кайбер киңәшләрне укыйсы килә. (Берәр әнидән журнал битенә язылган киңәшләрне укыту):

1. Үз балаңны ярат, ләкин аны узындырма, иркәләп бозма.

2. Эшләтмәү, эштән азат итү - аны киләчәгеннән мәхрүм итү була.

3. Баланы рәхмәтле булырга өйрәт, ул изге хис. Синең мәхәббәтеңә һәм яратуыңа шундый ук җавап булмаса, димәк, балалар үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндереп, үз мәнфәгатьләрен өстен куеп яшәүне гадәти күренеш дип саныйлар.

4. Балаларга гына түгел, сиңа- анага да уңай һәм яхшы булсын. Балаларың бәхетсез булса,син дә бәхетле булмассың. Синең кайгыларың аларны да борчысын.

5. Ана, үзең турында да уйла, онытсаң, балаларыңа начар булыр.

-Балаларыңның таләпләре, холыклары, дәгъвалары синең өстеңнән хакимлек итмәсен. -Балаларыңны байлыккатүгел, әяхшылыкка шатланырга өйрәт.

- Баланың халәт-ихтыяҗларын тәртиптә тоту кирәк, алар акыллы, һәм эшләп алынган булсыннар.

Укытучы:

Бер әнидән балаларын ничек итеп тәрбияләве турында сорагач , ул җавап бирә:

"Тәрбияли белмәдем, аталарын, күршеләрне хөрмәт итәргә, намуслылыкка, яхшылыкка өйрәттем. Балалар алдында берәүне дә гаепләп сөйләмәдем. Балаларны һәрвакытта да эшләргә, хезмәт итәргә күнектердем. Авыр эштә кешеләргә ярдәм итәргә өйрәттем. Үзем гомерем буена эшләдем. Бүген дә әле эшсез утыра алмыйм. Балалар да һәрвакыт минем белән, әтиләре белән эшләделәр. Барлык эшләрне дә эшли беләләр. Тәрбия димәктән, нинди тәрбия ул, аңа вакыт та булмады...

Бу мисалдан әни тәрбиясенең көче - сүз һәм эш бердәмлегендә, сүз һәм эш аралашуда, ананың шәхси үрнәгендә булуы күренә.

II бүлек. "Бурычлы сиңа мин, әнкәем, алтыным!"

Без - адәм балалары, барыбыз да бер кеше алдында - газиз

әниләребез каршында түләп бетергесез гаять зур бурычлы, һәрбарчабызга тормыш бүләк иткәннәр, күкрәк сөтләрен имезеп, мөләем карашлары белән җылытып, бишек җырлары көйләп, төн йокыларын калдырып үстергәннәр; сөйләшергә, дөньяны танып белергә, акны - карадан, яхшыны - яманнан, дусны - дошманнан аерырга, яшәешнең мәгънәсен табарга, асылына төшенергә өйрәткәннәр.

Аналар балаларның бердәнбер, иң кадерле, иң якын, иң ышанычлы кешесе. "Әни" дигән сүз белән нарасыйларның теле ачыла, вафат булучыларның күзе йомыла. Без тормышыбызның иң авыр, кискен мизгелләрендә "Әни" дип сөрән салабыз.

М. Әхмәтҗәновның "Кирәк" шигыре.

Ана хакы! Безнең өчен ананың түккән көчен, күз яшен, шәфкатен өч гомер яшәсәк тә кайтарып бирә алмас идек. Без аңа мәңге бурычлы! Ана хакын олылап әйткән халкыбыз өйрәтүләрен хәтердән чыгармыйк.

"Анаңны, аркаңа йөкләп өч кат мәккәгә алып барсаң да,

бурычыңны үтәп җиткерә алмассың."

"Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хаклап бетерә

алмассың."

"Ана хакы- тәңре хакы."

"Үз анасын яманлаган ят дошманга тотылыр." һ. б.

Татар халык әкияте- "Өч кыз". (Инсценировка)

Сораулар бирү:

  1. Ни өчен кече кызы бәхетле гомер кичергән ?

  2. Әкияттә олы кыз - гоберле бакага, уртанчы кыз -үрмәкүчкә әйләнгән. Ә менә чынбарлыкта алар, алдагы гомерләрендә, ничек яшәрләр иде икән, сез ничек уйлыйсыз?

Ата-ана кадерен аңлар өчен үксезләрдән, ятимнәрдән сорап бак. Сиңа ни дип җавап бирерләр икән? Еллар буенча анасының шәфкатен татымаган, ана мәрхәмәте күрмәгән кеше күз яшьләре белән сиңа ни сөйләр икән? Синең өчен кайгыртучы әниең булу- нинди зур бәхет. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

И. Туктарның "Өлгер " хикәясенә инсценировка. К. Булатова. "Әниемнең кызы юк " "Әниемә булышам "

Журнал битенә язылганнарны берәр баладан укыту.

БАЛАЛАРГА ҮГЕТ-НӘСЫЙХӘТ:

1. Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагәтьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез.

2. Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз. Ал арның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез.

3. Дөньяда вакытта шатлыкларны һәм кайгыларны уртаклашыр өчен якын һәм ышанычлы кешеләр кирәк була. Балалар өчен әти-әнисеннән дә ышанычлырак кеше һич булмас. Алар баланың шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, ә кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар. Шуның өчен серләрегезне әти-әниләрегез белән уртаклашыгыз.

4. Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез.

5. Ата-аналарның тәрбияләре һәм мәшәкатьләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә, сүзләренә каршы киләләр, "бернәрсә белмисез",- дип алардан көләләр . Сез дә шундый инсафсыз балалар кебек була күрмәгез!

Укытучы.

Ана - бала, бала - ана белән юана, куана,сөенә. Ана баласында, бала анасында тормышның тәмен, мәгънәсен таба. Алар аерылгысыз, бербөтен.

III бүлек. "Тылсымлы да, шифалы да, әнкәмнең догалары."

Гомеребезнең беренче көннәреннән үк без әти-әниләребезнең хәер-фатихасына, изге догаларына мохтаҗ. "Кая барсаң, шунда кирәк әнкәйнең догалары" - дигән борынгылар. Әти-әнисен рәнҗеткән, дөньялыкта кадерен белмәгән, соңгы юлга озатканда да өзгәләнмәгән, ни каберен зыярәт кылмаган, ни рухына багышлап хәер-садакасын бирмәгән адәми затларның ничегрәк көн күрүләре мәгълүм. Бу уңайдан тормыштан алынган мисал бик гыйбрәтле.

"Үзе кырыкка җитсә дә, әнисенә рәхим-шәфкать күрсәтмәде улы. Аның әнисенә мал абзарында сарыклар җылысына җылынып, хәтта күршеләренең каралты-курасы тирәсендә төрле урыннарда төн уздырган чаклары күп булды. Шул сәбәпле вакытсыз дөнья куйды. Бердәнбер малае да әнисенең вафатыннан соң озак типтереп яши алмады: башта мотоциклдан егылып баш миен кузгатты, бераздан телдән язды, уй-фикерләрен аңлата алмый башлады. Онытканда бер булса да килгән туганнарын танып, сыкрап-сыкрап елый иде ул. Әмма бик соң иде шул инде. Әнисе бәддогасы (каргышы) бигрәк тиз төште аңа..."

"Сак-сок" бәетенең эчтәлеген искә төшерү. Әңгәмә үткәрү. Кадерле балалар! Әниләрне рәнҗетүдән сакланыйк! Беркайчан да рәнҗетә күрмик безнең кадерле әнкәйләребезне, һәрбер эшне аларның ризалыгы белән башкарыйк, һәрвакыт аларның хәер-фатихасында булыйк!

Әнкәй җаны.

Шәфәкъләрне алсу нурга манып,

Моңсуланып көн дә кояш байый.

Тынгы бирми бер уй йөрәкләргә:

"Рәнҗемәде микән әнкәй җаны?"

Заман кызу, без үзебез әле

Заманнан да кызу, кайнар канлы.

Шул кызуга тиеп, кайчакларны.

Рәнҗемәде микән әнкәй җаны?

Кеше итеп, юлга чыгарганчы

Мең бәладән мине йолып калдың.

Коткара күр тагын бер хәсрәттән

Рәнҗи күрмә миңа әнкәй, җаным!

"Кая барма, шунда әнкәй йөзе "-шигырь

IV бүлек. " Озак яшә әнкәй, шатлык белән! "

Бер кечкенә малай әнисеннән адашып калган. Елый-елый йөгереп әнисен эзли бу. Кешеләр аннан сорыйлар: - Нинди иде соң синең әниең?- диләр.

-Нинди булсын инде, иң әйбәт, иң матуры - минем әни инде ул,- ди малай яшенә буылып.

Шулай шул, һәркемнең үз әнисе үзенә якын, кадерле иң газиз кешесе. Кадерле балалар! 30 ноябрь Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Әнилерне хөрмәтлиләр, олылыйлар, зурлыйлар. Ләкин без әниләребезне бу көнне генә түгел, ә гомеребез буена хөрмәтләп, зурлап яшәргә тиешбез.

Иң тәмле аш - ана ашы!

Юк андый аш дөньяда.

Иң йомшак кул - ана кулы,

Гел сөялле булса да,

Иң нурлы күз - ана күзе

Яше мөлдерәмәсен

Теле татлы, йөзе якты,

Мәңге шулай яшәсен!

Ә хәзер хөрмәтле әниләребезне "Яңа гасыр" радиосы дулкыннарыннан "Кояшлы сәлам" тапшыруын тыңларга чакырабыз. (Магнитофон тасмасыннан балаларның әниләренә багышлап язылган котлау-иншалары тыңлатыла, бүләкләр тапшырыла, җырлар җырлана.)

Кадерле балалар!

Онытмагыз аналарны,

Үсеп буйга җиткәч тә!

Кадерләгез, хөрмәтләгез,

Туган йорттан киткәч тә!

Дөньялар китәр яктырып,

Әниләр көлсә безгә.

Ягымлы сүз җәлләмәгез.

Ни җитә матур сүзгә!

Карашыгыз якты булыр,

Йөзегез балкып торыр.

Тирә-юньгә нур таратып,

Әниләр көлеп торыр.

Кадерле Әниләр!

Сабыйларыбызга тигез гаиләдә, сәламәт булып үсәргә, ә сезгә гомер буе балаларыгыз янәшәсендә аларның рәхим-шәфкатен күреп яшәргә язсын!




















Гаилә бәйрәме.

Максат.

Ата—аналарда үз балаларын якынрак белү, ә балаларда әти— әниләре белән горурлану хисләре тудыру, һәркемдә зыялы кеше сыйфатлары булдыруга омтылыш тәрбияләү, һәр гаиләдә үзара аралашуны уеннар аша ныгыту.

Кичә барышы.

Кичә башланыр алдыннан бүлмәгә Факиһә килеп керә. Ул чиләк күтәргән, анда "көнбагыш мае" дип язылган. Факиһә янган-пешкән. "Уф" дип чиләген куя, дөнья мәшәкатьләреннән зарлана.

Факиһә: -Уф, алла! Бу дөнья мәшәкатьләре тагын да авырайды. Колхоз инде кайчаннан бирле акча бирми. Азык-төлек һаман кыйммәтләнә бара. Ярый әле Шахмай урта мәктәбе кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннар бар. Әле бүген дә Гаилә бәйрәменә чакырдылар. Иремне алып бара алсам ярар иде. Хәбибрахман, дим Хәбибрахман! (Хәбибрахман чыга. Ванна халатыннан, сөлге тоткан).

Хәбибрахман: -Куркыттың бит! Нигә шулкадәр бакырасың. Бүрегеңне салдыралар дип торам.

Факиһә: (төче телләнеп) Хәбибрахман, Хәбибрахманчик, җаным. Әйдә без дә барыйк әле Гаилә бәйрәменә.

Хәбибрахман: -Ничә ел йөрдең бит әле берүзең, бүген дә берни булмас. Юк, бармыйм, бүген "Санта-барбара", "Адашкан мәхәббәт" кинолары... Юк-юк, кыстама юк белән.

Факиһә: -Хәбибрахманчик дим, барыйк инде. Үзебезне кешегә күрсәтербез, кешеләрне күрербез. Без кешедән киммени, валлаһи. Әнә, Әтәч Шәфи дә хатынын ияртеп шунда китте.

Хәбибрахман: -Хәбибрахман, Хәбибрахманчик имеш. Ә өскә нәрсә киябез?

Фәкиһә: -Барабыз, әйеме йөрәк маем. Киенә тор, мин хәзер (чыгып китә).

Хәбибрахман: (башын кашып) Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бик барасым, бер күрәсем килә килүен. Шахмай мәктәбен, директорын бик мактыйлар. Малаема да ошый мәктәптә. Әллә барыйк микән. Соң, әтәч Шәфидән минем кайсы җирем ким? (Көзгедән үзен карап чәчләрен сыпыра, масаеп башын күтәрә. Авыз эченнән көйли, кычкырып җырлап җибәрә):

Траттатам, траттатам

Бүген мәктәпкә барам


Траттатам, траттатам Директорларын күрәм Хатынның күңелен күрәм. Факиһә: -Чү-чү! Җаным, нишләвең бу?

Хәбибрахман: (хатынын култыклый) Киттек, җаным, гаилә бәйрәменә. (Чыгып китәләр һәм өсләрен алыштырып кире әйләнеп керәләр)

-Исәнмесез, соңга калмадыкмы? Алып баручы: -Исәнмесез, узыгыз, рәхим итегез. Ишектә бер яшь гаилә күренә. Алар заманча киенгән, коляскада 3-4 яшьлек балаларын утыртып керәләр.

Яшь әни: -Уф, слава богу, җитештек. Ә син переживал. Яшь әти: -Чо? Чо? Мин не переживал. Просто татарча җырлар ишетәсем, кушылып җырлыйсым килгән иде.

Яшь әни: -Әйе шул. Менә, наполовину татарча, наполовину русчасөйләшеп, үзебезнең татар телебезне оныта яздык. Ә шулай да туган тел йөрәккә якын. Менә бәләкәчебезне кечкенәдән үк татарчага өйрәнеп үссен әле дип йөрүебез.

Яшь әти: -Әйе-әйе. Сезнең гаилә бәйрәмендә катнашырга мөмкинме?

Алып баручы: -Мөмкин, рәхим итеп утырыгыз, (яшь гаилә уза) Шулай итеп бәйрәмебезне башлыйбыз. Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар, хәерле көн балалар. 1нче бала: Бәйрәмсез бик күңелсез бит, Күңелсездер сезгә дә. Бәйрәмнәр кирәк безгә дә, Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә, Кирәк һәммәбезгә дә. Бәйрәмнәр кирәк әтигә, Бәйрәмнәр кирәк әнигә, Бабай белән әбигә, Кирәк барчабызга да. Җыр: "Әни кирәк".

Алып баручы: -Баланың якты дөньяга килүе үзе бәяләп бетергесез бәхет. Ул әтисе өчен дә әнисе өчен дә зур сөенеч, кадер һәм наз иясе ак бәхет булып туа. Газиз ана, ак биләүгә биләгән, нәниен имезергә дип палатага кергәндә, әле күзләре дә утырып җитмәгән бәгырь җимешенә текәлеп-текәлеп карый да, аның


чыраеннан үзенең йөз сызыкларын, төс галәмәтләрен, әби-бабаларына татым якларын чамалагандай була.

"Шөкер, баламның дүрт ягы сау-сәламәт! Бәхет-сәгадәте белән туган булсын! Әдәпле-тәртип-низамлыбулып үссен! Әти-әнисенең , нәсел-нәсәбенең йөз аклыгы булып буй тартсын, кешеләргә мәрхәмәтле, аяулы булып яшәсен! Кешеләргә балдай татлы телле булып, майдай йомшак мөгамәлә кылырлык җайлы кеше булып үсә күрсен берүк!"-ана шулай сөенә, баласының килер көннәренә шундый ак теләкләр тели. Хәер, Ана теләкләренең барчасын каләм тасвирлап бетерә аламыни?!

Әйе, баланың кем булып үсүе ата-ана тәрбиясенә, әйләнә-тирә йогынтысына бәйле. Ә аның характеры, холкы күпмедер дәрәҗәдә әби-баба, әти-әнинекенә охшаса, күпмедер табигатьтән-йолдызлардан бирелә.

Безнең Энҗе "Үлчәү" йолдызлыгы астында туган.

"Салават күпере" журналыннан йолдызлыкларны һәм һәр укучының укуы-тәртибенә характеристика бирү.

Концерт номеры

Шигырь "әти-әни"

Алып баручы: Баладан: -нигә синең кулың икәү дип сораганар. Ул:-бер кул әнигә, икенчесе-әтигә тотыныр өчен дип җавап биргән. Шулай шул. Туган көннән башлап, гомернең соңгы минутларына кадәр тотыныр урының, таяныр кешең булу кирәк. Юкса, егылып, аяк-кулларыңны авырттыруың бар. Ялгышып, юлыңны адаштыруың бар. Аны кара, караны ак дип уйлавың бар. Әйе, әниләр белән беррәттән әтиләр дә кирәк. Әниләрегезнең вакытлары булмаганда алар да, сезне кулларына алып, ышанычым булыр, дип иркәләгәннәр, "үчти-үчти" сикерткәннәр, уйнатканнар. Шулай ук ашатканнар, чүпрәкләрегезне алыштырганнар. Ә хәзер тикшереп карыйк әле, әтиләр бу эшне онытмадылар микән.

Уен: "Бала" биләүләү. Бала елаган тавыш-магнитофон. Ике әти курчак төрүдә катнашалар.

Концерт номеры.

Җыр "Сыбызгы".

Ә хәзер мин сезгә Фәнзаман Батталның "Тормыш сабаклары дигән" хикәясеннән өзек укып үтәм. ("Шайтанны ничек чакыралар?") Ашаганда аягыңны селкетеп утырма, шайтан чакырасың дигән гыйбәрәне барыбызның да ишеткәне бар. Балалар мондый әйтемнәргә бик җитди карыйлар, һәм аларның тәрбияви роле зур. Әбезнең әти-әниләр нинди гыйбәрә яки зирәк кисәтү беләләр икән?!

Капкалы уены.

-Ишек алдыңны урамга таба себерергә ярамый-байлыгың таралыр.

-Эт уласа-йортка хәвеф.

-Ашыңны савытыңда калдырма-бәхетең кала.

-Кунак булсаң, тыйнак бул.

-Яхшылык үзеңә изгелек булып, начарлык-явызлык булып кайтта.

-Мәчегә аягың белән кизәнмә, аягың корыр.

-Пычакны кешегә сабы белән генә сузалар.

-Тозны түкмә, өйдә тавыш чыгар.

-Ишек алдына саескан төшсә-кунак килә.

-Чәчеңне чүплеккә ташлама, башың авыртыр.

-Нинди генә эшкә керешсәң дә, бисмилла әйтергә онытма.

-Өй түренә каен утыртма, кайгылы булырсың, һ.б.

Бию "кызлар" Полька

Концерт номеры: Хор "Җирдә миңа ни кирәк?"

Алып баручы: -Син яраткан иң матур сүз нинди сүз, әйт, бәбкәем?

Укучылар: -Иң назлы сүз, иң якын сүз, Ул матур сүз-әнкәем!

Укучы: Ярый әле, мине әнкәй

Сан булсынга гына тапмаган.

Туган җиргә гашыйк иткән мине

Ялан тәпи йөргән чаклардан.

Гашыйк иткән мине җиргә

Чәчәкләргә, арыш исенә;

Лаек булсын, дигән, минем бәбкәм

Кеше дигән бөек исемгә.

Кая барма шунда әнкәй иде,

Кая барсам әнкәй күңелдә,

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә.


-Ә хәзер тагын бер уен уйнарбыз. Бу хайван барыбызга да таныш, ләкин аңа койрык куярга кирәк. "Шаян сыер рәсеменә" койрык кую. Җыр: "Әй гөлләрем "

- "Әнисә" җыры көенә бүлмәгә ишәккә атланып Хуҗа Насертдин керә. Аның базарга товар сатарга барышы. Аркасында капчыгы, үзе җырлый.

- Хуҗа Насертдин товары һәркемгә дә җитәрлек. Тары- бары растабары һәркен сатыла товары. Әтәче җырлап тора ла, Эте һау- һаулап тора. Аты инна- һай итә дә, Ә үзе биеп китә. Шәһәрнеке булмаса да, Әйбер хакын беләмен. Теләгәнчә матур итеп Читек чигеп бирәмен. Яшләр өчен шатлык мин лә, Картларга да тансык мин. Халык үлмәс- мин үлмәсәм Мәңге яшә, Насертдин! Амин!

Алып баручы: Әссәләмәгаләйкем, Хуҗа Насертдин!

Хуҗа Насертдин: -Вәгаләйкем әссәләм! Исәнмесез! Әйтегез

әле, абзый, бу Кукмара базары буламы?

Алып баручы: - Юк.

Хуҗа Насертдин: -Бик зур күренә-ә-ә! Казан базарыдыр,

ахырысы! Сөбханалла!

Алып баручы: -Хуҗа Насертдин, бу бит базар түгел, бу

мәктәп!

Хуҗа Насертдин: - Ярый, ярый, миңа бит мәктәп тә ярый,

товарым гына сатылып бетсен; шунда ял да итеп алырмын.

Алып баручы: -Син мине дөрес аңламадың, Хуҗа Насертдин,

бу бит мәктәп, монда балалар укый. Ә бүген бездә гаилә

бәйрәме. Хуҗа Насертдин, әйдә түрдән уз. Син дә безнең олы

кунагыбыз булырсың. Сине күп мәзәкләр, мәкальләр,

табышмаклар, такмаклар белә дип ишеткән идек. Безгә дә

сөйләмәссеңме икән?


Алып баручы: -Бар тагын иң матур сүз: һәрвакыт син әйткәнең. Анысы нәрсә?

Укучылар: -Ул матур сүз,

Ул якын сүз-әткәем.

Укучы: Ул җирдә иң шәп кеше

Шәп кеше, гаҗәп кеше

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да

Ул иң-иң көчле кеше,

Баһадир төсле кеше

Ул зирәк тә, шаян да

Акыллы да, әйбәт тә

Кем дисезме? Ул кеше-

Минем әти, әлбәттә,

Алып баручы: Үскәнем, я, инде син әйт.

Укучы: Иң матур сүз (бергә) Илкәем.

Анда син, мин-һәммәбез дә

Анда әткәй-әнкәем.

Хор: "Әтинең дә улы мин".

Алып баручы: Гаиләнең ныклыгы, матурлыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.

"Кайвакыт корыч кебек каты, Кайчагында баллы, татлы. Ә кайчакта әремнән дә әче Кайвакыт кылыч кебек үткен дә, Елан кебек чага да белә ул". (Тел).

Алып баручы: -Әйе кешеләр белән аралашканда бер-береңнең кәефен төшермәслек кимсетмәслек сүзләр әйтеп сөйләшергә кирәк. Кешене үз исеме белән атамау, кушамат тагу-зур әдәпсезлек ул. Ә сез нинди тылсымлы, тәмле сүзләр беләсез? (Әти-әниләр һәм балалар чиратлашып бер-берләренә тәмле сүзләр әйтәләр). Алып баручы. - Сез матур сүзләр әйтешеп кенә яшисез икән, бик әйбәт. Ә менә балалар белән әти-әниләр бер- берләрен яхшы аңлыйлармы икән? "Сорау бирә нәниләр, нәрсә дия әниләр?" уены уйнатыла.


- Җәмәгать, мин исән чакта ишәкләр авылында булып кайткан идем, алар да бу уенны бик яратып уйныйлар икән.

- Шәп шаяртасың, Насертдин! Берәр мәзәк тә сөйләмәссеңме икән ?

- И -и ! Мәзәк капчыгым бушап киткән бит әле. Әллә сез сөйлисезме, мин дә сезнең мәзәкләр белән капчыгымны тутырып китәрмен. Әти - әниләр, балаларыгызның мәзәк сүзләрен, хәлләрен сөйләгез әле.

(Әти - әниләр, балалар мәзәкләр сөйлиләр).

- Бүген "Гаилә бәйрәме,

Күңел ачу көнебез

Тәмле прәннекләр алырга

Минем янга килегез.

Товарымны сатмыйм әле

Сезне сыйлыйсым килә

"Гаилә бәйрәмен" котлап,

Бүләк бирәсем килә. Алып баручы: Рәхмәт сиңа, Насертдин ! Хуҗа Насертдин: - Миңа китәргә кирәк,

Ишәгем, кузгал юлга.

Кичке камазым кала!

- Рәхмәт сиңа, Насертдин! Мәңге яшә, Насертдин!

( Хуҗа Насертдин чыгып китә, ул серле телеграмма биреп калдыра.)

- Телеграмманы уку.

(Яшерен телеграммада: Балаларыбызны

Намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән итеп үстерик! дип язылган )

Алып баручы : Арымадыгызмы әле?

Укучы : Ә без арымадык әле,

Бу көн безнең тантана

Гармунчылар, керегез,

Бию уйнап бирегез.

Бүген гаилә бәйрәмендә

Ут чыгарып биибез. " Егетләр" биюе башкарыла, бию әти - әниләр белән дәвам ителә.

Алып баручы: Шулай итеп, гаилә бәйрәмебез ахырына якынлаша.


Хуҗа Насертдин: - Була ул, тыңлагыз! Мин мәкальне башлармын, сез тәмамларсыз.

- Тырышкан табар.

- Кем эшләми...

- Ялкау утырып йоклый (ятып ашый).

- Ата - ананы тыңлаган адәм булган (тыңламаган әрәм булган)

- Үзеңне үзең мактама (сине кеше мактасын)

- Әйткән сүз (аткан ук)

- Акылы кысканың (теле озын)

- Олыласаң олыны - (олыларлар үзеңне) Алып баручы

- Яшьләр өчен шатлык син, Картларга да тансык син, Халык үлмәс - син үлмәсәң Мәңге яшә, Насертдин! Биеп алчы, Насертдин! Ялындырма, Насертдин!

(Хуҗа Насертдин "Әнисә" җырын җырлап бии, үз товарларын күрсәтә)

- Тыпыр - тыпыр биергә, Тимер идәннәр кирәк, Тимер идәннәр өстенә Хәтфә паласлар кирәк. Хәтфә паласлар өстенә Имән өстәлләр кирәк. Имән өстәлләр өстенә Көмеш табаклар кирәк. Көмеш табаклар өстенә Хөрмә - җимешләр кирәк. Хөрмә - җимешләр ашарга Алтын камышлар кирәк Алтын камышлар тотарга Кара кашлы кыз кирәк, Кара кашлы кыз каршына Хуҗа Насертдин кирәк.

Алып баручы : - Әти - әниләребез утырып арып

беткәннәрдер. Әйдәгез, "Бишле уены" уйнап алабыз.

Алдагы көннәрегездә

Телибез зур уңышлар

Муллыкта, тыныч тормышта

Хезмәт итегез, дуслар!

Хор. «Кояшлы ил ».

Алып баручы: Бәйрәмебез күңелле узды. Активлыгыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт! Балаларыбыз көчле, түземле, кыю, гадел, мәрхәмәтле булып үссеннәр иде. Гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек телим. Гаилә учагының җылысы сезне һәрчак җылытып торсын, һәзер бәйрәмне чәй табыны артында дәвам итәрбез. Рәхим итегез!












Йолдызлы сәгать.

1тур.

1. Куян. 2. Ат. 3. Сандугач. 4. Төлке. 5.Бүре. 6. Карга.

Бу кош һәм хайваннарның кайсысы турында болай диләр

-чабышкы

-хәйләкәр

-яз хәбәрчесе

-кылый. 2 тур.

1. Тал. 2. Миләш. 3. Имән. 4. Юкә.

Сораулар:

-Кайсы агач кабыгыннан мунчала алалар? •

-Кайсы агачның яфраклары коелып бетми?

-Кайсы агач су буйларында күбрәк үсә?

-Кайсы агачның яфраклары көзен кызыл төскә керә? Зтур.

1. Тукран. 2. Чукыр. 3. Ала карга. 4. Күке. 5. Карлыгач. 6. Сыерчык.

Сораулар:

-Кайсы кош кыш көне бала чыгара?

-Кайсы кошны "урман докторы" диләр?

-Кайсы кош баласын үзе үстерми?

-Нинди кошларга без яз көне оялар ясап куябыз?

Музыкаль тәнәфес.

4 тур.

Логик чылбыр.

1. Сыер, сарык, поши, кәҗә.

2. Өрәңге, нарат, имән, каен.

3. Метр, сантиметр, килограмм, дециметр.

4. Исем, фигыль, сыйфат, хәбәр.

Музыкаль тәнәфес.


5 тур.

Л, А, Р, Ч, А, К, Н, Г, У, Д хәрефләреннән сүзләр төзү.

Тамашачыларга сораулар.

1)4 метр бауны 4 өлешкә бүлделәр. Ничә җирдән кисәргә

кирәк? 2) Айрат машина белән авылга кайта иде. Юлда ул 5

җиңел һәм 6 йөк машинасы күрде. Авылга барысы

ничә машина кайткан?

Хаталарны табыгыз:

1) Көз көне бездән кара каргалар, сыерчыклар, торналар, чыпчыклар җылы якларга очып китәләр.

2) Урман җәнлекләре: төлке, керпе, куян, тиен үзләренең туннарын җылыракка алмаштыралар.

3) Авылда яшелчә, җиләк - җимеш җыялар, кырларда язгы чәчү бара.

6 тур.

1) Хәрефләр: 1.Ә 2. Ө 3. Җ 4. Ү Адфавит ахырында бу хәрефләр дөрес тәртиптә бирелгәнме? Хаталы җирен төзәтегез.

2) Ат узышлары үткәрелә торган урын.

1. Стадион 3. Ипподром

2. Ринг 4. Шугалык

3) Дөрес тәртиптә урнашканмы. 1см, 2дм, Зкм, 4м

1 секунд , 2мизгел, Зминут, 4сәгать

7 тур.

"Сандугачкай" сүзеннән кем күбрәк сүз төзи ала?

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 26.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров382
Номер материала ДВ-379710
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх