Тема.Әнием, кадерлем
Максат Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,
шәфкатьлелек
тәрбияләү һәм аларның олы зат
булуына төшендерү
Фикер
йөртү сәләтләрен, сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү
Материал “Ачык дәрес”
газетасы, июль, 2010 нчы ел
“Әдәплелек дәресләре”, “Гөлбакча”
Сыйныф
сәгате барышы
1.
оештыру өлеше
Сибгат
Хәкимнең “Әнкәй” шигыре укыла.
Инсценировка күрсәтелә.
“ Ана белән бала”.
Бала.
Әнием,син нәрсә укыйсың?
Ана.
Аллаһ белән сөйләшәм.
Бала.
Әнием, ә син Аллаһка нәрсә дип әйтәсең?
Ана.
Минем балам әти-әнисен дә,башка кешеләрне дә хөрмәт итсен, начар эшләр кылмасын
иде, дим.
Бала.
Әнием, тагын нәрсә дип сөйләшәсең?
Ана.
Менә тиздән балам зур булып үсеп җитәр.Ләкин ул үзенең татар милләтеннән
икәнен, туган телен онытмасын иде, дип әйтәм.
Бала.
Ә тагын?
Ана.
Минем балам бик тырышып белем алсын, тәүфыйклы,уңган булып үссен, илебезгә
хезмәт итсен, бәхетле булсын иде, дим.
Бала.
Рәхмәт, әнием.
-
Әлеге күренешнең эчтәлеге
нәрсә турында?
-
Әйе, дөрес, әни һәм бала
турында. Димәк бүгенге класс сәгатебездә әниләребез турында сөйләшербез.
Дәресебез тагын да тулырак, ямьлерәк булсын өчен матур исем дә уйлыйк инде.
-
Ә мин менә мондый исем
куйдым. 1 нче слайд
-
Әни сүзе (З.Туфайлова) 2 нче слайд
“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга
Ә ни өчен “Әни” сүзен таптарга ярамый соң? Менә
бүгенге дәресебездә шул сорауга җавап табарга тырышып карарбыз.
3 – 8 слайд
“Иң матур җыр” җырын тыңлау Җыр тыңлаганда укытучы сөйли:
Балалар, әниләр һәрвакыт балаларына яхшылыклар гына тели , изге догаларында
да баласына бәхет сорый.
Әниләребезне шатландыру өчен без туган җиребезне, өебезне яратырга, туган
телебезне, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш.
Синең өчен кайгыртучы әниең булу-нинди
зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы
укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.
Ана йөрәге – бала өчен дәрья. Авыр хәлгә төшкәндә, әнидән дә нык таяныч юк.
Әниләр – һәр өйнең җылытучы
учагы. Әниләр – гаиләдә нур сибүче кояш. Әниләрнең назлы карашы күңелләрне
иркәли, яхшы киңәшләре һәрвакыт юлдаш була.
9-10 нчы
слайдлар
Укучылар, ә сезнең
әниләр нинди соң? Әйдәгез әле әниләрегез турында язган иншаларыгызны укыйбыз.
(Әниләренең фотолары)
- Әниләр турында шулай ук шигырьләр, хикәяләр,
җырлар да язалар.
Әйдәгез, бергәләп “Әниемнең
кочагы” җырын җырлыйбыз.
11-16 нчы слайд Мин әнигә булышам
- Әниләренә кем ничек булыша икән, әйдәгез карыйбыз.
17 нче слайд Әниләрне саклыйк ( шигырьне уку )
1.
Әниләрне саклыйк!
2.
Әниемнең эше-иң изге эш,
3.
Әниемнең сүзе - иң
назлысы.
4.
Әнием кулы - иң йомшагы,
5.
Әниемнең йөзе - иң-иң
яктысы!
6.
Авыр сүзне әйтмик әниләргә
7.
Аларга без итик гел ярдәм.
8.
Әниләрне саклыйк , яратыйк
9.
Калсын әле алар гел
күркәм!
10. Әниләргә назлы сүзләр җитми,
11. Җитми әле мактау, котлау да!
12. Ә бит әниләрне гел яратып,
13. Зурлау кирәк барыбызга да!
Дәресебез башында куелган ни өчен “Әни” сүзен
таптарга ярамый соң? Дигән сорауга җавап таба алдыкмы? Сез ничек уйлыйсыз?
Әни
җирдә иң кадерле, якын кеше. Хәтта “әни” дип язылган сүзне дә таптарга ярамый.
-Ә минем
дәресне үз тормышында авырлыкларны күп күргән, кешеләрнең игелеклелеген тоеп
яшәгән Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә. 18 нче слайд
Җан җылысы –
назлы яз җылысын
Өләшәсе иде күберәк.
Алтын – көмешләрсез
яшәп була,
Җан җылысы кирәк кешегә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.