Әлмәт шәһәре
муниципаль бюджет
белем бирү учреждениесе
«Риза Фәхретдин
исемендәге 1нче гимназия”
югары
квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Шайдуллина
Гөлчәчәк Яхъя кызы
4нче сыйныф кызы балалары
өчен сыйныф сәгате.
Тема: Тылсымлы бизәк.
ИСКӘРМӘ: Алдагы сыйныф сәгатьләрендә укучылар
татар халык костюмы тарихы һәм элементлары белән таныштылар.
Максат:
-
татар халык
орнаментларын хәзерге заман киемендә куллану мөмкинлекләрен ачыклау;
-
дизайнер, тегүче һөнәрләренең
нечкәлекләре белән таныштыру
Ачыклыйсы
сораулар:
§ татар халык орнаментларын хәзерге
заман киемендә куллану мөмкинлекләрен ачыклау
§ орнаментның нәрсә икәнен белү;
§ татар халык хатын-кыз костюмын нинди
орнаментлар бизәвен ачыклау;
§ татар халык хатын-кыз костюмында
орнаментларның мегънәсен ачыклау;
§ дизайнер, тегүче һөнәрләренең
үзенчәлекләре белән танышу һәм алар эшен башкарып карау.
1.
Белемнәрне актуальләштерү һәм проблема кую
Милли
кием кигән балалар “Кәләпүшем – калфагым” (Р.Вәлиева –Л.
Батыр-Булгари) җырын башка.
1.Бигрәк
матур түбәтәе
Энҗе
бөртекләр белән.
Алар
монда килгән, гүя
Чын
әкият иленнән.
2.
Алъяпкычымның бизәге
Әллә
кайдан күренә.
Аллы-гөлле
чәчәк төшкән,
Килешәдер
үземә.
3.
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр
дип йөргәннәр.
Аларны
татар кызлары
Бәйрәмнәрдә
кигәннәр.
-
Балалар, ә
бүгенге көндә милли кием кигән кешене кайда күреп була?
-
Татар милли
бизәкләре нинди була икән?
2.
Проблеманы ачыклау.
ПРЕЗЕНТАЦИЯ: «Милли орнамент” (Бу эштә милли
бизәктә нинди элементлар куллану күрсәтелә.)
Татар
орнаменты тулысынча үсемлек-чәчәк мотивларыннан тора. Озын кышкы кичләрдә
кызлар бергә җыелып чигү чиккәннәр. Алар чәчәкләр, яфраклардан торган төрле
куңелле бизәкләр белән алъяпкычлар, түбәтәйләр, калфаклар, мендәр тышлары бизәгәннәр.
Бизәкләр тирән мәгънәгә ия булганнар:
Туры сызыклар – җир өсте
Дулкынлы сызыклар – су
Түгәрәк – ай, кояш
Роза чәчәге – матурлык һәм мәхәббәт
Лалә чәчәге – яңару (Татарстан гербында)
Гөлҗимеш чәчәге, миләш тәлгәше – бәхет
Кашкарый чәчәге – озын гомер
Чәчәк букеты – яшәү дәрте
Шул ук вакытта төрле бизәкләр белән эшләнгән татар
халык костюмнары һәм әбиләр, әниләр көнкүрештә кулланган әйберләр күрсәтелә.
-
Балалар, ә сез үзегезнең
тормышыгызда милли бизәкне ничек куллана аласыз? (Төрле җаваплар)
-
Бүген бездә кунакта
Алсуның әнисе, ул ательеда тегүче булып эшли. Хәзер ул сезгә үзенең эше һөнәре
турында сөйләр, һәм сезгә файдалы киңәшләр бирер.
ӘНГӘМӘ: (Тегүче, дизайнер һөнәрләре нәрсәдән гыйбәрәт
һәм кайда белем алып булу турындада әйтелә).
3.Алган белемнәрне куллану.
- Хәзер һәрберебез дизайнер һәм тегүче булып карарбыз.
Моның өчен Айсылу апагыз сезнең белән бергә татар халык костюмының бер
элементын – ИЗҮНЕ бизәп карарга тели . Изү кияүгә чыккан хатын – кызларның
кием элементы икәнен ачыклаган идек без. Ә әйткәнебезчә, дизайнерлар милли
элементларны заманга яраклаштыралар. Безгә Алсу изүне үбезнең мәктәп формасына
яраклаштырып яңа аксессуар буларак тәкъдим итә. Бу аксессуарны сез сыйныфның
үзенчәлеге буларак бәйрәмнәрдә куллана аласыз.
(Чигү эше эшләнә)
-
4.Рефлексия
-
Укучылар, без алдыбызга
куелган сорауга җавап таптыкмы? (татар халык орнаментларын хәзерге заман
киемендә куллану мөмкинме?)
-
Моның өчен нинди һөнәр
ияләренең белемнәре кирәк булды?
-
Сез нинди яңа белемнәр
алдыгыз?
КУШЫМТА
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.