Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Классный час на татарском языке на тему « Халкыбызның күңел җәүһәрләре»
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Классный час на татарском языке на тему « Халкыбызның күңел җәүһәрләре»

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

Акъегет гомуми урта белем бирү мәктәбе








« Халкыбызның күңел җәүһәрләре»

hello_html_m2d46509f.gif











1 категорияле

башлангыч класс укытучысы

Музафарова Резидә Фәргать кызы






2014 ел.



Эпиграф: Үткәннәрен кадерләгән халык кадерле булыр.



Максат: Халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау һәм өйрәнү, укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

.

Җиһазлау: сандык,кул эшләре күргәзмәсе,түбәтәйләр,калфак,,самовар,китап күргәзмәсе (Татар халык мәкальләре, җырлары,әкиятләре,риваятьләре,һ.б.)



Дәрес барышы:

1. Дәресне оештыру

2. Укытучы сүзе: “Безнең бүгенге тәрбия сәгате “ Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип атала. Ул гадәти дәрес кенә түгел, ә халкыбызның күңел бизәкләрен барлау һәм өйрәнү булачак. .) Җәүһәр-кыйммәтле таш дигән мәгънәне аңлата.Димәк,без бүген күңел кыйммәтләрен,күңел бизәкләрен өйрәнәбез.


3. -Әби-бабаларның өе.Күңел нуры,нәфис зәвыгы,җитез кулларның осталыгы-әнә ничек гөл итеп куйган өй эчен.Әйдәгез,әкрен генә карап чыгыйк әле бу матурлыкны.Балалар.килегез бирегә,менә авыл өенең түрендә төп хуҗасы булып сандык тормаса,нәрсәдер җитешмәгән кебек була. Татар халкы элек –электән үк эшчән, киң күңелле, кунакчыл булган. Татар хатын – кызы кулыннан һичбервакыт эш төшмәгән; җеп эрләгән, шәл бәйләгән, ашъяулык,сөлге чиккән, оек бәйләгән, келәм – палас тукыган. Алар әби – бабаларыбызның күңел җылысын, халкыбызның күңел җәүһәрләрен саклаган.

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Укытучы сандыкны ачып,аның эчендәге кул эшләре,калфак,түбәтәй,дисбе,беләзек белән таныштыра.


Менә безнең алда җан җылыларын биреп, күз нурлары түгеп эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе. Әйе, алар хатын – кызларыбызның осталыгына һәйкәл!


-Карагыз әле,балалар,ничек балкып тора бу сөлге.Туку станогында тукылган сөлгеләрне халкыбызда ничек дип йөрткәннәр әле?

_”Кызыл башлы” сөлгеләр дип.Милли бәйрәмебез сабантуйда көрәшче батырларга сөлге бүләк иткәннәр.

Татар хатын-кызлары борынгы заманнардан ук зәвык белән, матур, килешле итеп киенә дә белгәннәр.Татар хатын-кызлары милли киеменә аска таба киңәеп киткән күлмәк һәм озынча камзол,калфак,читек керә..Еш кына күлмәк өстеннән алъяпкычлар ябып йөргәннәр.(Рәсемен күрсәтү)..Егетләр ак күлмәк кигәннәр,күлмәкне кызыл билбау белән буганнар,аның өстеннән камзол кигәннәр.Башларында түбәтәй,аякларында читек булган.

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Татарстанның кайсы районында чигүле читекләр тегәләр? (Арча) Читекләргә күн бизәкләрне кулдан чигеп тегәләр. Борынгы бабаларыбыз Идел буе болгарлары сафьян дип йөртелә торган йомшак күннән затлы читекләр теккәннәр. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. 1883 елда мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль белән бүләкләнгән.

  • Әйдә әле, Алмаз, шушы читекләрне киеп, бер биеп күрсәт әле.

  • Калфак. Татар хатын-кызларының баш киеме борынгы заманда ук калфакны йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә, ә соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп, яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Калфакны күпчелек шәһәр аксөякләре кешелеккә кия торган булганнар.

Калфаклар бизәлешендә төрле композицияләр: чәчәк бәйләме,бодай башаклары,йолдыз һәм ярымай мотивлары,кошлар сүрәте дә очрый. (Укытучы чын борынгы калфакны күрсәтеп сөйли).

Түбәтәй – төрки халыкларның бик киң таралган һәм бүгенге көндә дә абруен югалтмаган баш киеме. Түбәтәйне бәрхеттән тегәләр, ефәк җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бик матур итеп бизәп куялар.

Шул киемнәрне киеп, су буйларына төшкәннәр,күңел ачканнар,җырлар җырлаганнар. Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр –халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Җыр – күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч.

- Хәзер безгә Гүзәлия татар халык җыры “Ай, былбылым”ны җырлап китәр.


Татарлар күңелле итеп ял итә белгәннәр. Элек – электән үк кич белән болыннарда, су буйларында, клубларда, кич утыруларда, аулак өйләрдә түгәрәк җырлы уеннар, кара-каршы җырлап уйный торган, тагын башка бик матур уеннар-“Наза”, “Йолдыз санау”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Сукыр тәңкә” һ. б. бик киң таралган булган.Аулак өй,каз өмәләре үткән.

  • Әйдәгез әле, берәрсен уйнап алыйк, арыгансыздыр - ял да булыр.

Йөзек салыш” уены.


Татар хатын –кызлары зәвыклы итеп бизәнгәннәр.Сез нинди бизәнү әйберләре беләсез?

Балкып тора алкаларым,

Бизи кулны йөзегем.

Тәңкә чыңын ишеткәндә

Өзгәләнә үзәгем.

Минем йөрәгемне кага

Әбинең чулпы чыңы.

Яңа буын оныклар да

Чыңлатыр микән аны?

Чулпылар гади генә юл белән кара бауга бәйләнгән бер-ике яки күбрәк көмеш тәңкәләрдән тора. Аларны билдән астан төшеп торырлык итеп чәч толымнарына бәйли торган булганнар.

Чулпыларны кыйммәтле ташлар белән бизәп,алтыннан һәм көмештән ясаганнар.

Беләзек – иң киң таралган борынгы бизәнү әйбере.

Алкалар. Бизәнү әйберләренең аеруча киң таралганы, мөгаен алкалардыр... Татар алкалары гаҗәеп күп төрле. Алка асылташлар белән бизәлгән. Аны таккан хатын-кызлар тагын да күркәмрәк, сөйкемлерәк күренә.

-Татар орнаментларын киемнәрдә генә түгел, авыл өйләренең тәрәзә яңаклары,капкаларда күрергә мөмкин.

Һәр авылда үзенең һөнәрчеләре булган.Киез итек басучылар,тимерчеләр,келәм тукучылар,чүлмәкчеләр булган. Менә безнең Акъегет авылы да элек-электән үзенең итек басу осталары белән дан тоткан. Итек алырга дип авылга тирә - яктагы күрше авыллардан килгәннәр.


Татар халкы тәмле итеп,самоварларда чәй кайнатып эчкән.Юлга чыкканда кечкенә самоварлар алганнар.( Самоварлар күрсәтә.)

- Ә менә бу самовар безнең авылдан чыккан атаклы җырчы Усман ага Әлмиевның якты истәлеге. Ул үзе исән вакытта шушы самоварын мәктәбебез музеена бүләк итеп биргән иде.

Әйдәгез балалар, тагын бер уен уйныйбыз “Башы телемдә, ахыры төендә” дип атала ул. Мәкаль әйтеш була бу. Мин башын әйтәм, төен чишүче ахырын таба. ( бау алып 6-7 төен төенлим, балалар чишәләр).


  • Кем эшләми - шул ашамый.

  • Оста кулда һөнәр бар.

  • Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

  • Эш сөйгәнне ил сөйгән.

  • Ана күңеле балада – бала күңеле далада.

  • Күрше хакы, тәңре хакы.

  • Калган эшкә кар ява.




Нәтиҗә: әйе, гомер үтә. Ләкин халкыбызның мирасын кадерләп саклау һәм өйрәнү кирәк.Күңелегездәге җан җылыгызны сүндермичә,сезнең дә, сезнең балаларыгызның да алга таба бу эшләрне дәвам иттерүегезне теләп калам.


- Үгет-нәсыйхәтләр турында.

Борынгы заманнардан ук безнең әби-бабаларыбыз алдан кисәтә белгәннәр. Аларның зирәк кисәтүләре, акыллы гыйбарәләре бик кирәкле булган бит. Сезне хәзер шулар белән таныштырам.

*Җиргә ятып йоклама, җен кагылыр.

Чынлап та шушы кисәтүне онытып, юеш җиргә ятып йоклаучылар азмыни! Кайсы чукрак, кайсы телсез, кайсын паралич суккан, ягъни “җен кагылган”. Тыңламасаң үзеңә үпкәлә.

*Суга ятып су эчмә, эчеңә елан керер.

Кемнең генә инде суга ятып эчәргә йөрәге җитсен инде.

Ә савыт белән, чүмеч белән эчү - әдәп гигиена. Ни эчкәнеңне дә күрәсең, саграк буласың. Безнең халык элек- электән үк чишмәләр янына – су эчәр өчен махсус савытлар куйган бит.

*Ишек алдында үскән агачны чапма, үз бәхетеңне чабасың.

Аңласаң аңларлык бит. Ай-һай хәтәр кисәтә. Шушы кисәтүдән соң балта белән кизәнеп кара инде син агачка. Агач бит табигать бизәге. Кемдер аны утырткан, су сипкән. Ә син чабасың.. Халык бит агачны кисүне түгел, ә утыртуны изге эш дип саный. Кемдер кылган изге эшкә балта белән чапсаң, әлбәттә бәхетең корыр .

- Укучылар,сез үзегез ниндиләрен беләсез, кайсыларын ишеткәнегез бар,гаиләдә өлкәннәр кайсыларын еш әйтәләр?

-Чүмечтән аш ашама,битең табак кадәр булыр.

-Өйдә сикермә,өй иясен кузгатырсың.

-Иләк аша карама,битең шадра булыр.

-Өйдә сызгырма,янгын чыгар.

Нәтиҗә:Димәк, сезгә - балаларга бу үгет-нәсыйхәтләр бик кирәк. Өлкәннәрне һәрвакыт тыңлагыз.

Дәресне йомгаклау. Халкыбызның күңел җәүһәрләре сезне гел матурлыкка, яхшылыкка, сакланырга,шәфкатъле,игелекле, әдәпле булырга өндәсен.



























Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-408927

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"