Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Классный час на тему "Ата-бабалы кеше-тамырлы имән"

Классный час на тему "Ата-бабалы кеше-тамырлы имән"



  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

«АТА-БАБАЛЫ КЕШЕ — ТАМЫРЛЫ ИМӘН»

(Класс сәгате)

Класс сәгатенә әзерлек эше уку елы башында ук башлана. Укучыларга шәҗәрә төшенчәсе, аны ничек төзеп булуы һәм нинди материаллар тупларга мөмкин икәнлеге аңлатыла. Ата-аналар җыелышында шәҗәрә төзүдә балаларга ярдәм итү юллары тәкъдим ителә һәм киләчәк буынны тәрбияләүдә аның әһәмияте ассызыклана.

Максат: Балаларга гаилә шәҗәрәсе, гаилә ядкаре турында киңрәк төшенчәләр бирү. Балаларда үз нәселенә, ата-анасына хөрмәт хисе тәрбияләү, уз нәселенең үткәне һәм киләчәге алдында шәхси җаваплылык хисе тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Гаилә шәҗәрәсе ясалган плакатлар, фотосурәтләр. Гаилә ядкарьләреннән күргәзмә. Татар халык мәкальләре (тактага язып беркетелә). Татар терминнарына (шәҗәрә, ядкарь, кардәш, тарыкмый, токым) аңлатма.

Класс сәгатенә укучылар төркемнәргә бүленеп утыралар. (Дәрестә иҗади үсеш технологиясе алымнары кулланыла).

Класс сәгате барышы.

  1. Оештыру.

  2. Өй эше үтәлешен тикшерү.

Балалар иптәшләренә нинди материаллар белән килүләрен (кем шәҗәрә, кем гаилә ядкаре һ.б.) җиткерәләр.

3. Балалар, хәзер мин сезгә Фәнис Яруллинның «Тамырлар» исемле шигыреннән өзек укыйм. Бүгенге класс сәгатенә әзерләнгән материаллар белән бу шигырь арасында нинди урталык бар икән?

Ф. Яруллин

ТАМЫРЛАР

Туган туфрагыма күмелеп калган

Гомер агачымның тамырлары.

Ул тамырлар җирдә сабыр гына

Көтеп ята безнең кагылганны.

Өр-яңадан катламнарны тишеп,

Калкып чыгар алар югарыга.

Аларны тик җылы яңгыр белән

Сугарырга кирәк, сугарырга.

(Балалар төркемнәрдә фикерләшәләр, һәр төркемнән 1 укучы җавап бирә.)

- Әйе, балалар, Ф. Яруллин үзебезнең тамырларыбыз, ягъни ата-бабаларыбыз, үзебезнең кайдан килеп чыгышыбыз турында кызыксынырга кушкан. Без ул тамырлар турында мәгълүматларны туплап, барлап торсак кына, нәсел агачыбыз корымас.

Биредә сезнең үзегезнең тамырларыгыз турында бай материаллар куелган. Безнең Гөлнара әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да җиде (алты, биш, дүрт) буынны барлаган нәсел агачы ясап килгән. Сүзне аңа бирик әле.

Гөлнара сөйли:

  • Нәсел агачын төзү миңа бик мавыктыргыч булды. Аны төзүдә әти дә, әни дә, әби дә, бабай да, туганнарыбыз да катнашты. Әти-әни дә, мин дә үзебез белмәгән кардәшләребез барлыгын ачыкладык. (Нәсел шәҗәрәсе турында сөйли: бабалары кем, нинди һөнәр ияләре булган, фотосурәтләр куллана).

  • Рәхмәт, Гөлнара. (Сүз башка укучыларга бирелә).

Шәҗәрә өйрәнгәндә буыннар җебе өзелсә дә, буыннан буынга калдырыла, кадерләп саклана, әби-бабаларның хатирәсе булып торган әйберләр була. Аларны гаилә ядкарьләре дип атыйлар. Шундый гаилә ядкарьләре турында кемнәр сөйләргә тели?

Эльмира сөйли:

Минем әти һәм әни ягыннан әби-бабаларым иртә үлеп кит
кәннәр. Шуңа күрә без нәсел агачының ике буынын гына ясый алдык.
Ләкин әниемдә өченче буын белән тоташтыручы бакыр чулпы саклана.
Аны әниемә әбием, ә әбиемә әнисе биргән булган. Аннан әбиемнең үз
кулы белән, киндер җептән тукып, үзе эшләгән намазлыгы кадерләп
саклана. Әни аны караган саен: «Ничек шулай эшләделәр икән?», —
дип соклана.

Эльмира, әниең бу ядкарьләрне сакларга кемгә бирер икән?
— Баш балам — син, син сакларсың, — диде әнием.

(Башка укучыларга сүз бирелә, алар да тыңланыла, рәхмәт әйтелә).

Шушы туганлык, нәсел-нәсәп, әти-әни турында татар халкы
үзенең мәкальләрендә дә әйтә. Әйдәгез, алар белән танышып үтик:

  1. Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.

  2. Токым токымга тарта.

  3. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә.

  4. Тамыр тарткан тарыкмый.

(Тактадагы сүзлек эше башкарыла).

Шәҗәрә — нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы.

Ядкарь — хатирә, истәлек.

Кардәш — уртак ата-ана яки әби-баба буенча нәсел, туган кешеләр.

Тарыкмый — язымлыктан, яшәү шартларыннан һ.б. кыенсынмый, ялыкмый.

Токым — кемнән булса да туып дәвам иткән нәсел; шул нәселнең бер вәкиле; билгеле бер халыкка, милләткә караган булу.

Бу мәкальләр белән халкыбыз нәрсә әйтергә теләгән икән? (Мәкальләр төркемнәрдә тикшерелә һәм төркемнән бер укучы җавап бирә).
Рәхмәт, балалар.

Хәзер һәрберегез нәсел агачында үз урынын тапсын һәм дәвам итеп карасын әле.

Хәзер, балалар, мин Ф. Яруллинның «Тамырлар» шигыреннән өзекләр укуны дәвам итәм. Шәҗәрәдә сезнең тоткан урыныгыз һәм шигырь юллары арасында нинди уртаклык бар?

һәр нәрсәне югалтмыйча саклый,

Җир хәтерле, җир ул мәрхәмәтле.

Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,

Тойсын гына безнең мәхәббәтне.

Тик җирнең дә сабыры бетеп куйса,

Череп китсә әгәр тамырлары?

Коткаралмас инде ул чагында

Әллә нинди җылы яңгырлар да.

(Төркемнәрдә уйлашалар, җавап бирәләр). Көтелгән җавап. Рушан:

Мин нәсел агачын дәвам итүче бер ботак, бер буын. Аның ничек
дәвам ителүе миннән тора. Әгәр кеше үзенең әби-бабасын, әти-әнисен
онытып, кешелексез, игелексез, әхлаксыз, эчкече булып яшәсә, аның
нәсел агачындагы ботагы черер, корыр, яшәүдән туктар, сынып төшәр.
Әгәр инде ул әти-әнисен, әби-бабасын хөрмәтләп, кешелекле булып
үссә, тәүфыйклы балалар үстерсә, аның нәсел агачы ныклы, ботакларга
бай, матур булып дәвам итәчәк.

- Рәхмәт, Рушан. Димәк, без, балалар, һәрберебез үткән һәм киләчәк буын арасында җаваплы буын булып торабыз. Нәсел агачын матур итеп дәвам итәр, үстерер өчен, нәрсәләр эшләргә кирәклеген кем ничек аңлады икән? (Балалар җавап бирә). Көтелгән җаваплар:

  • ата-ананы хөрмәт итү;

  • әби-бабайларның истәлеген саклап, киләчәк буынга җиткерү;

  • үлгәннәрнең каберләрен белү, чистартып тору;

  • кардәшләрне, туганнарны белү, аралашу;

  • үзенең сәламәт, тәүфыйклы, акыллы буын булуына ирешү;

татар гореф-гадәтләрен өйрәнү, балаларына җиткерү.
Рәхмәт, балалар. Мин сезнең нәсел агачында иң акыллы, иң кеше
лекле, иң лаеклы буын булуыгызга ышанам.

Дәресебезне Зөлфәт сүзләренә, Луиза Хәйретдинова көенә язылган «Ашкын, кешем!» җырын тыңлау белән йомгаклыйбыз. (Җыр аудиоязмада тыңлана).

Файдаланган әдәбият:

Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. И. Мәхмүтов. Казан, 1987 ел.

В. С. Казыйханов. «Әхлак дәресләре». III басма, 18, 19 битләр.

«Фән һәм мәктәп», № 4, 5 — 2002 ел.

«Җырлыйк әле». Тат. кит. нәшрияты, Казан. 1980.

Ф. Яруллин. Шигырьләр җыентыгы.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. II, III томнар.


Р. К. ШӘЙДУЛЛИНА, I категорияле математика-физика укытучысы




Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров40
Номер материала ДБ-232685
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх