Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Классный час на тему "Авылым чишмәләре"

Классный час на тему "Авылым чишмәләре"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Авылым чишмәләре Максат: 1. Суның табигый байлык икәнлеген, изге җир бу

луын балаларга төшендерү.

2. Чишмәләргә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

3. Табигатьнең байлыгын, матурлыгын күрә,

аңлый белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Чишмәләр турында рәсемнәр, балалар ясаган

рәсемнәр, магнитофон.



Дәрес барышы.

1.Дәресне оештыру.

2.Дәресне табышмак белән башлап җибәрү.

Тау астында анасы,

Чыгып кача баласы.

  • Нәрсә булыр икән бу? (чишмә).

  • Әйе, дөрес әйттегез: ә кайсыларыгызның чишмәгә барганы бар? (җаваплар тыңлана).

  • Нәрсә соң ул чишмә?

  • Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су. Кое, ко-лонкалар булганчы кешеләр суны чишмәләрдән эч-

кәннәр. Алар я тау арасыннан, я тау итәгеннән бә-реп чыкканнар.

Авылыбызның яме, җирнең җаны булган чишмәләре-без барыбызга да газиз, кадерле. Авылыбызның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Бәлки сез авыл очраклы рәвештә шундый урынга урнашкан-дыр дип уйлыйсыздыр. Юк, мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгән. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк булган...

Чишмәләр... халкыбызның үткән тормышы да, яшьлегендә илахи мәхәббәте саклана аларда. Борынгы бабаларыбыздан бүгенгә иң кадерле мирас булып исемле чишмәләр яшәп килә. Ерак-еракларга даны таралган чишмәләр бик күп алар. Безнең Березняк авылында да “Кортлык”,”Киндер”, “ Фазыл”, “Кырмыскалар”, “Кызлар чишмәләре” бар.

(Укучылар чишмәләр турында сөйлиләр).

Кортлык” чишмәсе.

Авылыбызның югары оч ягыннан агып чыккан чишмәләрнең берсе “Кортлык” чишмәсе дип атала. Мотыйгулла исемле бабай монда кортларын тоткан. Авылыбызның башка кешеләре дә корт ояларын шунда китергәннәр. Шуннан аның исеме дә “Кортлык” чишмәсе дип аталган.

Фазыл” чишмәсе.

Фазыл исемле кеше исеме белән бәйләнгән. Ул чишмә-нең бурасын Фазыл бабай бураган һәм чистартып торган

Шуңа күрә чишмәгә Фазыл чишмәсе дип исем биргән-нәр. (“Фазыл чишмәсе” җыры тыңлана).

Киндер” чишмәсе.

Ни өчен шулай атала ул? Элекке заманнарда кешеләр киндер чәчкәннәр. Киндер сабагын чишмә суына салып тотканнар һәм аннан пачас ясаганнар. Авыл халкы киндер сабакларын шушы чишмә янына алып килгән, чөнки ул мул сулы булган. Шуннан соң “Киндер” чиш-мәсе дип йөртелә башлаган.

Кырмыскалар”, “Кызлар” һәм “Салкын” чишмәләре 1994 нче елда гына табылган исемнәр. Аларны мәктәбе-бездә оешкан “Кырмыскалар” отряды членнары тапкан. Чишмәләргә дә алар үз исемнәрен биргәннәр.

Чишмәләр сусаган юлаучыларны, көтүчеләрне, иген-челәрне су белән сыйлый. Чишмәләр янында кыңгырау, чәчәкләр, ромашкалар үсә. Ә чишмә өстендәге тауларда алтын башаклар тирбәлә.

Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга,күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр... Башы – тауда, аягы – диңгездә дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, ке-шеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сурәтли.

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, урылып чыга. Ә җырлары, көйләре? Әйе, халык йөрәге кебек туктаусыз хәрәкәттә булган чишмәләр турында җырлар күп иҗат ителгән. Хәзер шуларның берсен тыңлап китәрбез.

(“Бер тауда ун чишмә җыры” Ә. Фәттах көе, С. Хәким сүзләре.

Чишмәләр турында табышмак, мәкальләрне дә искә төшереп китик әле.

1. Бертуктаусыз көн-төн ага,

Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.

2. Таудан туса да, тауны яратмый.

3. Суның башы тауда, аягы диңгездә.

4. Суның кадере – чишмә корыгач.

Крассворд чишү.







ч


д


о




ш






е










з



Чишмәләр турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр язганнар. Хәзер шуларның кайберләрен тыңлап китәрбез.

  1. Р. Миңнуллин “Чишмә” шигыре.

  2. М. Җәлил “Чишмә җыры” шигыре

  3. Ә. Исхак “Чишмә” шигыре.

Еллар үткән саен, кешеләрнең тормышы яхшыра барган. Хәзер байлык, мал-мөлкәт туплау йогышлы чиргә әверелә бара. Чишмәләр онытыла. Алар янындагы агачлар киселә, сындырыла, тирәсен мал-туар таптый.

Ә шулай да чишмәләр исән кала. Чал тарих исән! Чишмәләребезнең ташландык хәлдә булуы һәркемгә оят. Әмма изге күңелле кешеләр бетмәгән әле. Алар ташлар арасыннан ургылып чыккан чишмәләрнең тирә-юнен әйләндереп алып, матур йортлар салып куялар.

(Чишмәләр ясалган рәсемнәр күрсәтү).

Чишмә - изге урын, шуңа күрә кеше аны матурлый, бизи, чишмә янында матур сөлгеләр эләләр, чүмечләр куялар. Әгәр дә теләсәк без дә моңа ирешә алабыз. Чишмәләр тирәсен һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп торырга кирәк. Анда агачлар, чәчәкләр утыртып, туып үскән якның табигатен тагын да баетып, тагын да матурлый алабыз.

  • Ә хәзер дәфтәрләргә авылыбызның чишмә исемнәрен язып куябыз. (“Кортлык”, “Киндер”, “Фазыл”, “Кырмыскалар”, “Кызлар”, “Салкын” чишмәләре.)

  • Дәресебезне тәмамлап Ф. Мортазин көе, С. Хәким сүзләренә “Ага чишмә” җырын башкарып китәрбез.

  • Өйгә эш. Чишмәләр турында шигырьләр, әкиятләр , рәсемнәр иҗат итәргә.

Кулланылган әдәбият:



1.Көч һәм рух тамырлары. Казан “Мәгариф” нәшрияты 1998 нче ел.

2. Раушан көзге. Казан “Мәгариф” нәшрияты 1996 нчы ел.

3. Мәгариф журналы. 1998 нче ел №6.

4. Мәгариф журналы. 2000 нче ел №5.

5. Ачык дәрес газетасы. 2007 нче ел №5.


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров220
Номер материала ДВ-046111
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх