Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Классный час на тему "Бар гүзәллек синдә, урман!"

Классный час на тему "Бар гүзәллек синдә, урман!"

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

"Мәгариф" журналы редакциясе, 2011 ел - Халыкара урманнар елы уңаеннан, иң яхшы дәрес эшкәртмәсенә, иң оригиналь сыйныфтан тыш чара үрнәгенә, публицистик язмага оештырган бәйгедә катнашу өчен тәрбия дәресе эшкәртмәсе.















Бар гүзәллек синдә, урман!

( Телдән журнал)


























Эшләде: ТР Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең I категорияле математика укытучысы

Заһриева Гөлнар Гәрәйша кызы

( өй телефоны: 88436245090, эш тел. 88436245045 )



Тема: Бар гүзәллек синдә, урман!

Максат: Табигатьнең гүзәллеген, матурлыгын тоя белергә, аны сакларга өйрәтү; Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр белән таныштыру. Урман, табигать һәйкәлләре турында телдән журнал чыгару. Халык аваз иҗаты аша табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: кошлар тавышы яздырылган аудиотасма, журнал битләре, Кызыл китапка кертелгән үсемлек рәсемнәре, Табигать – тиңсез хәзинә”презентациясе.

Плакатлар: 1. Җирдәге бөтен матурлык – кояштан, ә яхшылык – кешедән... Без – табигать хуҗалары һәм ул безнең өчен бөек тормыш хәзинәсе. М.Пришвин.

2. Чын тормышның төп максаты – гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу. А.Платон.

3. Табигать – сердәш,

Табигать – дөнья.

Табигать – кичеп чыкмаслык бер чиксез дәрья.

Табигать – чын дус,

Табигать – ана.

Табигать – ярдәмгә мохтаҗ бер үксез бала.

Матариал:Тәлгат Нәҗмиев, Мөнир Абдуллин “Керик әле Саба урманнарына”.

Дәрес барышы:

- Хәерле көн, кадерле балалар!

Менә тагын яңа көн туды.

Яңа көн тууга, бу җирдә яшәргә омтылышыбыз, теләгебез артты.

Яңа көн тууга, үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат инандык.

Яңа көн тууга, әти-әниләребезнең, туганнарыбызның исән-сау булуларына, сөекле туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

Әнә шундый изге теләк-омтылышлар, сөенеч-шатлыклар белән яңа иҗат дәресебезне башлап җибәрик. Бүген без “Табигать – тиңсез хәзинә” дигән телдән журнал чыгарырбыз.

  • Апа, журнал кешене үзенең тышлыгы белән җәлеп итәргә тиеш.

  • Ә ул нинди булырга тиеш соң?

  • Ул балкып торсын! Журналның “тышлыгы”н җырдан башлыйк. Бу җыр барыбызның да күңелен күтәрсен.

Мин яратам сине, Татарстан” җырының сүзләрен үзгәртеп җырлау.

1.Мин яратам сине, Татарстан, 2.Шауласыннар яшел урманнар.

Урманнарың өчен яратам. Урман һавасы бигрәк тә саф.

Чишмәләрең, елгаларың өчен, Урман бит ул – дәвалану урыны,

Болыннарың өчен яратам. Ләззәтләнеп ял ит бераз.

3. Агач – куакларны сындырмагыз,

Кош ояларын да ватмагыз.

Табигать – ул безнең әнкәебез.

Табигатьне, дуслар, саклагыз!

I бит. Табигатьнең җан авазы.

Кешеләргә матурлыкны,

Сый-хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге, шомырты, баланы да –

Санап бетерерлек түгел...

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел.

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәрле начарлыклар,

Белмим, нәрсә белән бетәр? -1-

Кеше гомере буе табигатьтән файдалана. Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш.

Урман... Борын-борынгыдан адәм баласын ачы салкын җилләрдән саклаучы да, аңа торак-яшәү шартларын тудыручы да, җылытучы да, туендыручы-сыйлаучы да, күңелен күрүче дә син идең бит. Ә хәзер иң матур, мәһабәт агачларыңны кисеп тар-мар итеп кенә калмыйлар, син зур янгыннар корбанына әверелдең. Алай гынамы, бөдрә-матур ябалдашларыңны ачып, эчкә үтим дисәң — җирәнгеч чүплек. Бу вәхшилекләр барысы да үз балаларыңның кулы белән, аларның ваемсызлыгы, игътибарсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында эшләнә түгелме?

Җәй көне дару үләннәре һәм кышлыкка мунча себеркесе җыябыз. Әмма күпләрнең моңа осталыгы да, әдәбе-әхлагы да җитми. Чөнки кайберәүләр мунча себеркесен урмандагы яшь каеннарны балта-пычкы белән кисеп аударып, ботарлап, тунап әзерли. Югыйсә, агачның аскы кәүсәләрен урак белән урып та бер дигән мунча себеркесе ясап була. Кемнәр ботарлый, туный диген?! Үз гомерендә бер агач утыртып карамаганнар кисә, ботарлый бит аны. Бу гамәлне безгә кадәр дөньяга килеп, игелекле гамәл кылып киткәннәрнең рухын рәнҗетү, аларның хезмәтен мыскыллау була.

Урман аланына килеп чыксаң да, ышыклау полосаларын аркылы үтсәң дә, кисеп аударылган, ботарланган, мәсхәрә ителгән яшь каеннарга, имәннәргә тап буласың. Шулай ук йөге-йөге белән ташлап кителгән чүп-чарга тап буласың. Кая ул биредә җиләк, гөмбә, мунча себеркесе җыю?! Табигать-Анабыз безнең вәхшилекне беркайчан да гафу итмәячәк. Дәвалау көченә ия булган табигатьтән нигә шулай ачы көләбез, мәсхәрәлибез? Урман-кырлар, елга-күлләребез үзебез мәрхәмәтле булганда, тәрбия кылганда гына рәхим-шәфкатен күрсәтер, хәер-догасын, шифа-дәвасын бирер. Дару үләнен җыйганда, агач-куакларны кирәккә генә кискәндә, авырттырган өчен һәрдаим гафу үтенергә, Табигать-Анага рәхмәт укырга кирәк. Шунсыз аның шифасы булмый, диләр.

Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк! “Татарстанның чиста урманнары” дигән акциядә һәркем үз өлешен кертергә бурычлы бит.

- Укучылар, хәзер сез альбом битенә төсле карандашлар белән урманнарны саклау, аларны чистарту һәм агачлар утыртуга карата плакат ясарсыз.

Нургали урманнары” җырын ( И. Дәүләтшин көе, И. Фазылҗанов сүзләре) тыңлау.

  • Саба урман хуҗалыгында Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Миңнеханов Нургали Миңнехан улы 46 ел хезмәт иткән, шуның 28 елында директор вазифасын башкарган. Ул – урман эшенең академигы, агачларның телен белә, көен- моңын таный, ягъни чын урманчы булган ул. Аның уртанчы улы Рөстәм – Тататарстан Республикасы президенты. Без якташыбыз белән горурланабыз.

  • Саба урман хуҗалыгы турында тулырак мәгълүматны Урман музее саклый. Биредә Саба лесхозының оешу тарихы, фоторәсемнәр һәм Нургали Миңнехановның шәхси әйберләре белән танышырга мөмкин. Алар арасында ИЖ–49 мотоциклы игътибарны җәлеп итә. Саба лесхозының хайваннар дөньясына багышланган экспозицияләре арасындагы аю карачкысы гына ни тора! Шулай ук биредә урманчылыкның алдынгы хезмәткәрләре һәм Россиянең галим-урманчылары турында да мәгълүмат алырга мөмкин.

II бит. Алар Кызыл китапта.

  • Укучылар, сезнең Һәрберегезнең урманга барганыгыз бар. Нинди генә агачлар, үсемлекләр үсми анда. Гүзәл чәчәкләргә сокланып, кош сайрауларын тыңлап йөрисең. Кемнең генә матур букетны өенә алып кайтасы килмәс? Әмма тамырлары белән өзгән саен яңалары үсеп чыга алмый, акрынлап бу чәчәкләр юкка чыга. Мондый мисалларны бик күп китереп була.

- 2 -

  • Кешеләр табигатькә беркайчан да тиешенчә сак була белмәделәр. Аны сакларга, аның турында кайгыртырга кирәклеген бик соң аңладылар. Шуңа күрә җирдәге тереклекнең барлык төрләрен саклау максатында Кызыл китап булдырылган.

( Кызыл китап турында кыскача гына сөйләү.)

  • Ә ни өчен китапның тышлыгы кызыл төстә?

  • Кызыл төстә булуы табигатькә куркыныч янавы турында кисәтә. Үсемлекләр һәм җәнлекләр куркыныч астында калганнар! Юкка чыгулары бар!Сакла! Якла! Менә нәрсәгә чакыра бу китап.

(Укучылар Кызыл китапка кертелгән берничә үсемлек турында чыгыш ясый.)

III бит. Моны белергә кирәк.

14 май – Россия күләмендә урманнар утырту көне билгеләп үтелә.

15 сентябрь – Халыкара Дөнья көне.

4 октябрь - Бөтендөнья җәнлек – җанварларны саклау көне.

14 октябрь – Табигать бәла – казалары куркынычсызлыгын киметү көне.

5 июнь - Бөтендөнья әйләнә - тирәне саклау көне.

21 апрель - Бөтендөнья Җир көне.

2010 елның сентябрендә Татарстанның Саба районында мәктәп урманчылыкларының I нче республика слеты узды. Слетта Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 30 яшь урманчылар командасы катнашты. Бу ярышта I урынны Саба командасы, II урынны — “Урман дозоры” шәһәр яны урманчылыгы, III урынны Тәтеш урманчылыгы алды.


hello_html_m38a60c54.jpghello_html_m4d506f34.jpg


IV бит. “Урман аланында” ял (физкультминутка).

Шаулы урманга килдек,

Матур аланга җиттек.

Яшел тун кигән каен – уңда,

Ямь – яшел чыршы – сулда.

Тал мамыклары оча,

Әйләнеп җирне коча.

Урманда рәхәт булса да,

Балалар, кайтыйк өйгә.

V бит. Табигать – тиңсез хәзинә . (Сәнгатьле итеп шигырь сөйләү)

1.И, күңелле җәй көнендә 2. Әй, сөям мин табигатьнең гүзәл күренешләрен!

Табигать кочагында! Ялтырап аккан суын, анда балык йөзешләрен.

Менә шуны истә тоту Ул яшел урман – болыннар, бакчалар,чәчкәләрен.

Кирәктер шул чагында: Ул кояш, айны, аларның ямьле нур чәчкәннәрен.

Агачларны сындырмагыз, Әллә ни сөйли алар, тыңлыйм да мин моңлангалыйм

Кош оясын ватмагыз. Тәмле, ләззәтле хыяллар берлә тик уйлангалыйм.

Суларны да пычратмагыз “Табигать” Гыйффәт Туташ

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта - 3 -

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

3. Явызлык аркасында Җир

Газаплар күп күргәндер.

Өзгәләмәгез сез аны –

Ул болай да бердәнбер.

Бер югалтсак, булмас аны

Алышып яңасына –

Мәрхәмәтлерәк булыгыз

Җиргә - күз карасына!

VI бит. Урман аланындагы байлык.

Чишмәләр-безнең рухи байлыгыбыз. Чишмә һәм җыр, чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм тел.

Чишмәләр белән безнең татар халкының гореф-гадәтләре дә тыгыз бәйләнгән. Авылга килен төшкәч, иң элек аңа чишмә юлын күрсәткәннәр. Кызлар һәм егетләр чишмә юлында очрашкан. Чишмәләр кызлар һәм егетләрне таныштырган һәм каыштырган да

- Безнең урманыбыздагы матур бер аланда челтерәп чишмә ага. Борынгы заманнарда бу урында безнең авылыбыз урнашкан булган. Хәзерге көннәрдә дә олы әби – бабаларыбыз бу чишмәне чистартып, карап торалар. Чишмә янына килеп дога кылалар. Аны Симетбаш чишмәсе дип йөртәләр.

Безне чишмәләрнең бүгенге көндәге хәле борчый. Җир әнкәбезнең зәңгәр күзләре кору күңелне рәнҗетә. Ә чишмәләр үзләренең язмышлары турында нәрсәләр сөйли соң, алар нәрсә дип серләшә икән?

Чишмә: ” Без ага башлаганга күп еллар үтте, элекке матурлыгыбыз югала бара , суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә , чишмә башларыбыз томалана, ә без һаман агабыз.Күп туганнарыбыз томаланды, яшәүдән туктады. Тау итәкләрендә көтү йөри, үсә торган агачлар , куаклар таптала. Хайваннар күзебезгә баса , имгәнәбез, суыбыз җир

астына кача.Безнең тирәбезгә рәшәткәләр кирәк.Төбебезнең дә ел саен чистартылуын телибез.Вак һәм эре елгаларга су бирер идек, чөнки вак елгаларның да суы бетүгә бара . Ярларыбызга, тирә-юнебезгә, чишмә башларына агачлар утыртсыннар иде. Агач үсмәгән урында дым юк, дымсыз җирдә су булмый. Бабайлар заманында безгә әһәмият күп булган икән. Безне карап,чистартып торучы аерым кешеләр бар иде. Кайчандыр балалар да яныбызга килеп, төпләребезне, чишмә башларыбызны чистарталар иде. Безнең янга килү, безне карау өчен күп вакыт кирәкми , югыйсә.

- Бүгенге көндә чишмәләр кеше ярдәменә мохтаҗ. Туган табигатебезне, чишмәләребезне саклау - барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсеннәр! Чишмәләрне саклап, яңаларны тапсак, табигатебез дә яшәрер, матурланыр. Әйе, чишмәләр җыры тыңмасын! Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана. Шуны онытмыйк! Туган якның җырчы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар!

VII бит. Урман санаганны ярата.

Урман үзе кайдан башлана соң? Кешеләрдән. Аларның эшчән куллары белән орлык җыела, шул орлык җир куенына иңдерелә. Урман хуҗалыгы мәктәп укучылары белән даими элемтәдә яши: укучылар каен бөресе, нарат һәм чыршы күркәләре җыюда, агач үсентеләрен утыртуда һәм аларны тәрбияләү эшендә ярдәм итәләр.

Мәсьәлә: Саба урман хуҗалыгы елга уртача 60 тонна нарат һәм чыршы күркәсе туплый. Шуның 15%ы мәктәп укучылары өлешенә туры килә. Укучылар урман хуҗалыгына ничә тонна күркә җыеп тапшыра? ( 9 тонна )

Урман – халык байлыгы, буыннан буынга күчеп барырга тиешле хәзинә.Ә агач озак үсә, зур тәрбия сорый. Урман утырту, аны карап үстерү – бик мәшәкатьле эш. Нарат,

– 4 -

чыршы һәм имәнне кискәнче 100 ел, каенны – 55 ел, юкәне 80 ел карап үстерергә кирәк.

Мәсьәлә: Урманчылык елга 12 мең кубометр агач кисәргә тиеш. Сайлап алу технологиясен кулланып эшләгәндә, якынча 1м3 агач әзерләү өчен 0,017 га урман мәйданы кирәк. Бер елга урманчылык ничә га мәйданда агач кисәргә тиеш? (204га)

Урманның гүзәллегенә, матурлыгы байлыгына сокланмаган кеше бар микән?! Андагы агач, җиләк-җимеш, кош-корт, җәнлек, үләннәр... Һаваның сафлыгы... Дару үләннәре, шифалы үсемлекләр... Каен агачын гына алыйк. Каен яфраклары бик файдалы. Аны яз көне чәй итеп эчкән кешеләр бөер,ашказаны-эчәк авыруларыннан файдасын күрәләр. Ә мунча себеркесенә ни җитә! Каен тузын элек кәгазь урынына файдаланганнар, аннан тартмалар, чиләкләр, уенчыклар ясаганнар. Каен суының файдасын күпләр белә. Саба урманчылыгы элек-электән каен суын әзерләү белән шөгыльләнгәннәр. 1975 елда эш 15 апрельдән 5 майга кадәр дәвам иткән.

Мәсьәлә: Шәмәрдән урманчылыгы 7000 кг, Мишәбаш урманчылыгы – 2 тапкыр күбрәк, Сабабаш урманчылыгы Мишәбаш урманчылыгы кадәр үк, ә Лесхоз урманчылыгы – алдагы 3 урманчылыкның барлык уңышы кадәр сок әзерләгән, Саба урманчылыгында барлыгы ничә тонна каен согы әзерләнгән? ( 70 т)

VIII бит. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак”

1.Язын ямь бирә, 2. Урманда кара казаным кайный.(Кырмыска оясы)

Җөй салкын бирә. 3. Төбе бер, башы мең.(Агач)

Көзен тәм бирә, 4. Кайчысыз киселә, җепсез тегелә.(Яфрак)

Кышын тун бирә.(Урман) 5. Тау куенында анасы, чыгып кача баласы.(Чишмә)

Дәвам ит” уены: 1.Җире байның ... (иле бай). 2. Бер агачтан унау үскән, ун агачтан ... (урман үскән). 3. Табигать – ... (тиңсез хәзинә). 4.Агачны кем утыртса,... (җимеше дә шуныкы). 5. Җирең нинди булса, ....(икмәгең шундый булыр).

Йомгаклау:

- Менә без сезнең белән “Бар гүзәллек синдә, урман!” дигән телдән журнал чыгардык.

Димәк, игелекле эшне һәркөнне, һәрвакыт эшләп була икән. Үсемлекләрне һәм хайваннарны, үз тормышыгызны, Җирне саклагыз. Җирдәге тереклек һәм Җир планетасы бик үзенчәлекле. Əлегә башка андый планета табылмаган. Шуңа да без аны үзебез өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә сакларга бурычлы.

- Урман безгә күп нәрсәләр бирә икән.Шуңа да табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул, чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне, кош-кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый.

Табигать белән бергә булыйк. Сәламәт булыйк!

Җыр:”Әйдәгез, җир шарын саклыйк!”

- Тәрбия сәгатен Фәнис Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Кабатлыйм бер сорауны

Өнемдә һәм төшемдә:

“Кеше булып яшәргә

Нәрсә кирәк кешегә?”

Диңгез әйтә: - Тирәнлек.

Таулар әйтә: - Турылык.

Җир эндәшә: - Юмартлык.

Чык суы әйтә: - Сафлык.

Яшен әйтә: - Кыюлык.

Ипи әйтә: - Олылык.

- Гүзәллек, - диләр гөлләр.

- Иркенлек, - диләр җилләр.

- 5 -

- Нык канат, - ди бөркетләр.

- Биеклек, - диләр таулар,

Һәм шушылар өстенә

Кирәк тагын иң элек

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә - Кешелеклелек.


Ахырдан һәр укучыга түбәндәге сүзләр язылан эмблема бирелә:

* Урманны саклагыз! Урман – тереклек иясе өчен яшәү чыганагы, табигатьнең искиткеч олы, кыйммәтле байлыгы.

* Кошларны, җәнлекләне рәнҗетмәгез, кырмыска ояларын туздырмагыз.

* Агачларның ботакларын сындырмагыз, каерыларын җәрәхәтләмәгез.

*Чәчәкләрне кирәксезгә өзмәгез.

* Чүп – чарлар калдырмагыз.

* Ут белән сак булыгыз: ут уенчык түгел.

* Урамнарга, өй һәм мәктәп тирәләренә агачлар утыртыгыз.




































- 6 -

Автор
Дата добавления 28.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров267
Номер материала ДВ-103848
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх