Инфоурок Классному руководителю КонспектыКлассный час на тему "Бәхетле кеше нинди була"

Классный час на тему "Бәхетле кеше нинди була"

Скачать материал

Бәхетле кеше нинди була?

     Максат: 1. Укучыларны  “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.

2. Укучыларның үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә, дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү.

 

Бәхет

Нәрсә соң ул бәхет?

Кайда соң ул?

Ничек аны эзләп табарга?

Тормышыңда берни уйламыйча

Сөю утларында янарга.

Бәхетле булу нәрсә икән соң ул?

Тыныч һәм кайгысыз көннәрме?

Бу җирдәге һәрбер кешене

Язмышлар бәхетле итәрме?

 

Ни син, бәхет?
Бер мине генә мени
Бу мәңгелек сорау йоклатмаган.
Гомер буе бер таң көткән кеше,
Гомер буе аңа таң атмаган.

 

- Укучылар! Без бер-беребезгә бик еш бәхет телибез. Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Бәхет турында әңгәмә беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм.  Чөнки һәрберебезнең дә бәхетле буласы килә.

- Укучылар , минем фикеремчә, кеше бәхетне нидә күрсә, шуңа гомере буе омтылып яши торгандыр. Бер-берегезне тыңлаганнан соң, сез бәлки “Бәхет” төшенчәсенә бүтәчәрәк карый башларсыз, аңа ирешү өчен көрәшергә, максатчан яшәргә кирәклегенә төшенерсез.

Укытучы  К. Насыйриның  “Китап-әт- тәрбия” китабыннан “Утыз тугызынчы  тәрбияне укый.

    “ Бер гакыл иясеннән сорадылар. “Изге бәхетле кемдер, дәхи бәхетле кемдер?”- диделәр. Ул кеше әйтте: “Изге бәхетлелекнең галәмәте шулдыр ки, дөньяда сакланучан булыр, ахирәтне онытмас, гыйбадәтчән булыр..., аз сүзле булыр..., хәрамнан сакланыр, изгеләргә мәхәббәт итәр, кече күңелле булыр,юмарт һәм шәфкатьле булыр. Әмма явыз бәхетле  шулдыр ки, мал җыярга хирыслы булыр, нәфесенә иярер, күп сөйләшер, явызларны яратыр,  явыз холыклы булыр,шәфкатьсез булыр, саран булыр, үлемне онытыр. Әй угыл,  бу урында сәңа яхшы бер тәрбия бардыр ки, изге бәхетле бул, явыз бәхеттән саклан. “

      Изге бәхетле кеше нинди булыр?

     Явыз бәхетле кеше нинди булыр?

Укытучы: Нәрсә соң ул бәхет?

Укучыларның җаваплары:

1.     Эшләгән эшеңнән тулы канәгатьләнү хисе алу (Г. Тукай. Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә.)

2.     Уңыш (эштә, тормышта һ.б.)

3.     Бәхет чыганагы, бәхет китерүче (Бәхетем син минем, шатлыгым син. Ф. Кәрим)

Укытучы: Бәхет белән бәйле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

Укучыларның җаваплары:

1.     Бәхет пыяла кебек – сакламасаң тиз ватыла (немец халык мщкале)

2.     Бәхет атта барганда, бәхетсезлек җирдә йөри (якут).

3.     Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый (венгр).

4.     Бәхеткә өч нәрсә алып бара: хезмәт, түземлелек, ныклык.

5.     Тәкәбберлек беткән урында бәхет башлана (венгр).

6.     Бәхетле булу өчен сәламәтлек, акыл һәм саф күңел кирәк (абхаз).

7.     Бәхет теләктә түгел: беләктә һәм йөрәктә (абхаз).

8.     Бәхет җирдән чыкмас, җирдән һәм тирдән чыгар (абхаз).

9.     Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми – аны эзләп табалар (абхаз).

10. Ызгышкан җирдән бәхет кача (абхаз).

11. Бәхете ташып торса да усал кеше  - бәхетсез (латин).

Укытучы: Син үзең белгән кешеләр арасында кемнәрне бәхетле кеше итеп саныйсың? Ни өчен?

(Укучылар җаваплары)

Укытучы: Берәүләр: “Бәхет тәхеттә түгел, сатып алып булмый” - дисә, икенчеләре исә: “Акчаң булса, бәхет үзе йөгереп килә”,- диләр. Сез ничек уйлыйсыз?

(Укучылар җаваплары)

Укытучы: Көнбатышта алып барылган тикшеренүләр шуны күрсәтә: Европаның һәм Американың психиатрик хастаханәләре, нигездә, хәлле кешеләр белән тулган. Хәер, байлык кешеләрне акылдан яздырып кына калмый, бәлки аларны төшенкелекккә  төшерә, үз-үзләрен үтерүгә этәрә. Моңа бик күп мисаллар китерергә  була. Күренекле язучы Джек Лондон гомере буе бай булырга омтылып яшәгән. Хыялына ирешкәч, зур үкенеч белән шуны таныган: “Мин ярлы яшәгәндә генә бәхетле идем”,-дигән. Күренекле Кодак  һәм Савва Морозовлар үз-үзләренә кул салганнар.Нефть магнаты Рокфеллер коточкыч төшенкелектә үлгән. Мультимиллионер Говард Хьюз , акылыннан шашып, шәп-шәрә килеш көннәр буе яткан һәм кешенең киемен “бацилло йөртү оясы” дип исәпләгән. Бу фаҗигаләрне шәхси самолетлар да, зиннәтле йортлар да, акчалар да булдырмыйча калдыра алмый.

Укытучы: “Һәркем үзенчә бәхетле” дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

(Укучылар җаваплары)

Укытучы: Күптән түгел Америка профессорлары, психологлары Дэвид Майрес һәм Эд Динер  “Бәхет формуласы дүрт кисәктән тора” дип язып чыктылар. Озак вакытлар дәвамында алып барылган фәнни тикшеренүләр аркасында алар , чын бәхетле кеше түбәндәге  дүрт таләпкә җавап бирергә тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр:

1.     Үз-үзеңне ихтирам итәргә. Андыйлар үзләренең башкалар өчен яхшы кәеф чыганагы, интеллегентлы һәм әдәпле булуларына ышаналар.

2.     Үз-үзеңне контрольдә тота алу. Андый кешеләр үзләрендә теләсә нинди проблеманы хәл итә алырлык көч барлыгын тоеп яшиләр, алар яхшы укыйлар һәм эшлиләр, стрессларга бирешмиләр.

3.     Тормышка өмет белән карарга (оптимист булырга) кирәк. Уңышка ышанган кешегә бәхет үзе юлдаә була.

4.      Бәхетле кешеләр – тиз аралашучан, темпераментлы, аларның дуслары күп була.

Профессорлар фикеренчә, бәхетнең башка “деталь”ләре дә бар. Мәсәлән, АКШта дүрт гаилә парының  өчесе никах җепләренең аларны бәхетлерәк итүе турында әйтә. Аллага ышанучылар да үзләрен бәхетле итеп сизәләр икән. Бәхет яшькә карамый икән. Моннан тыш, тикшеренүчеләр шуны күрсәтә: Бангладеш  кебек хәерче илләрдә бәхет символы булып байлык тора; матди хаҗәтләр тиз канәгатьләндерелгән мул тормышлы илләрдә “бәхет акчада түгел” дип исәпләнә.

Укытучы: “Мин үз гомеремдә чын мәгънәсендә ике бәхетсезне генә беләм: вөҗдан газабы һәм чир”,- дигән атаклы рус язучысы  Л. Н. Толстой. Сез бу фикер белән килешәсезме?

(Укучылар җаваплары) 

Укытучы: Француз философы Д. Дидро : “Бик күпләрне бәхетле итә алган  иң бәхетле кеше була”, - дигән. Сез бу фикер белән  килешәсезме?

(Укучылар җаваплары)

.

 Төркемнәрдә ситуацияләр тикшерү.

1.     Ике малай хоккейдан кайталар. Үзара бәхәсләшеп тә алалар, төрткәләшә дә башлыйлар. Шулвакыт яннарына чит ил машинасы килеп туктады. Тәрәзәсен тиз генә төшерде дә, машинадан да чыкмыйча, Равил абыйларның кайда торганнарын сорады. Малайлар өйрәтеп җибәрделәр.

-         Эх, бар да соң бәхетле кешеләр,- диде Илдар.

-         Әйтәсең бармы?- дип килеште дусты белән Рамил.

Сөйләшә – сөйләшә чит ил машинасы туктаган җиргә килеп тә җиттеләр һәм шып туктап калдылар: машинадан коляскада баягы абый төшеп килә иде...

-         Малайлар фикере белән килешәсезме? Чынлап та бәхет байлыктамы?

2.     Алсу белән Алинә кичәдән кайтып киләләр. Көлешәләр, шаярышып бер-берсен этеп тә җибәрәләр. Шул ук вакытта кочаклашып та алалар. Артларыннан Лилия килә. Сиздермәскә тырышса да, аның борчулы икәне күренеп тора. Ул кызлар янына килә алмый, аларны бик нык үпкәләтте шул.

-         Ни өчен икән? Бәхет төшенчәсе монда ничек сурәтләнгән?

3.     Илшат бүген үз-үзенә урын таба алмый: әле тегендә барып бәрелә, әле монда сугыла. Аның бөтен нәрсәсе дә бар: квартиры, машинасы, эше, әти-әнисе сау-саләмәт. Очрашып йөри торган кызы да бар, тик сизелеп тора: кыз аның белән бары тик байлыгы өчен генә очраша, Илшат та алай янып-көеп тормый.

-         Илшат ни өчен бәхетсез?

Укучылар җавабы:

1.     Дусларымның “бәхет сәламәтлектә” дигән фикере белән килешәм. Мин бәхетне сәламәтлектә күрәм. Әгәр кеше сәламәт булмаса, үз хыялларын тормышка ашыра алмас иде. Ә инде тормышка ашмаган хыял йөртү – бәхетлелек билгесе түгелдер ул. Шуңа күрә дә безгә үз сәламәтлегебез турында кайгыртырга кирәктер, минемчә.

2.     Әйе, тормышта кеше үзе генә яши алмый. Иң олы җәза итеп, кешенең гомерен алмыйча, аны ялгызлыкка дучар итеп, җәмгыятьтән куганнары мәгълүм. Тик дуслык нык булсын, аны саклап калу өчен үзең дә көрәшергә кирәк. “100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын” дигән әйтем дә бар бит.

3.     Мин сыйныфташларымның фикере белән килешәм. Иң зур бәхет сөю һәм сөелү дип саныйм. Һади Такташ “Мәхәббәт- ул иске нәрсә, әмма һәрбер йөрәк аны яңарта”,- дигән. Матур әдәбиятта мәхәббәт ул иң күп урынны алган мәңгелек проблема дип саныйм. Киләчәктә бу хис безгә бәхет китерәчәгенә ышанам. Җавапсыз мәхәббәт кенә булмасын.

 

Анкета нәтиҗәләре белән таныштыру:

-Сыйныф сәгате алдыннан мәктәптә югары сыйныф укучылары арасында анкета үткәрелде. Анкетаның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

Нәрсә ул бәхет ? дигән сорауга ___ кеше тазалык, ___ - гаиләң имин булу, ___ - яшисе килеп яшәү, ____ - һәр яңа көнгә сөенү, ___ - дусларың булу, ___ - ЕГЭны әйбәт  бирү, ___ - ярату, ___ - тәмәке тартмау, аракы эчмәү, наркотик кулланмау, ____ - әйбәт билге алу, ___ - яхшы машинаң булу, ___ -  дусларың булу дигән фикерне сайлаган.

 

Бәхетне акчага сатып алып буламы? Дигән сорауга ____ кеше –юк, ____ - әйе, ____ - җавап бирә алмыйм дип җавап бирде.

 

Кешенең үз бәхете үз кулында булуы белән килешәсезме?  Дигән сорауга ___ кеше әйе дип, ___ - юк, ___ кеше җавап бирә алмыйм дип җавап бирде.

 

Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, бәхет ул – тазалыкта, дусларың булу, гаиләң имин булуда, сөю һәм сөелүдә икән. Бәхет бары кешенең үз кулында, һәм аны акчага сатып алып булмый.

Укытучы: “Нәрсә ул бәхет?”  дигән сорауга җавап күп төрле. Сез моны үзегезнең  җавапларыгызда ачык күрәсез. Кеше яшәгән чор, буын алышынган саен бу сорауга җавап та үзгәрә бара. Бүген исә бу сорауга иң яшь буын җавап бирде. Бәхетне гаилә тормышында, әти-әниләрегезнең сау-саләмәт булуларында, тыныч тормышта яшәүләрендә, сезне аңлауларында күрүегез мине сөендерә.Бәхет ул аяк астында шуны онытмасак иде. Бәхетле булу өчен сәламәтлектә, яратуда, матди яктан тәэмин ителеш тә , рухи байлык, дуслык, гаилә тормышы, барысы да кирәк. Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры барлыкка китерәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да бу алтын чылбыр өзелергә мөмкин. Бу хәл әле сезнең башланып кына килгән тормышыгызда була күрмәсен.

 

 

Бәхет, бәхет диләр. Бәхет нәрсә соң ул?

Мин үземчә аңлыйм бәхетне.

Бәхет минем - өчен гади тормыш,

Өмет итмим алтын тәхетне.

Бәхет миңа - җаным эштән кайтса,

Бәхет миңа - күршем ишек какса,

Бәхет миңа газиз балаларым

Өйдә мыш-мыш килеп йоклап ятса.

Бәхет миңа – алар шаярсалар,

Бәхет миңа – алар шатланса.

Бәхет миңа – якын дустым: “Ардым,” – диеп,

Иңнәремә килеп таянса.

Бәхет түгелмени һәркөн кояш чыкса,

Зәңгәр күкләр һәрчак аяз булса?

Бәхет түгелмени табын ризык белән тулган чакта

Дус-туганнар яннарыңда булса?

Бәхет бит ул – пыскып яшәмәүдә,

Яшен уты булып яшьнәүдә.

Бәхет бит ул – һәрбер туар көннең

Кадерен белеп җирдә яшәүдә, дип язган шагыйрь.

 Ә хәзер Айдар Галимов башкаруында “Бәхет бит ул...” җырын тыңлап үтик. Исән-сау булыйк. Бәхетле, тату яшик.

(Айдар Галимовның “Бәхет бит ул...” җырының видеоклипын карау.)

 

 

 

 

 

                                      Анкета.

Нәрсә ул бәхет ?

 

а)тазалык

б) гаиләң имин булу

в) яшисе килеп яшәү

г) һәр яңа көнгә сөенү

д) дусларың булу

е) ЕГЭны әйбәт  бирү

ж) Ярату

з)тәмәке тартмау

и) аракы эчмәү

к) наркотик кулланмау

л) әйбәт билге алу

м)яхшы машинаң булу

н) дусларың булу

 

Бәхетне акчага сатып алып буламы?

 

а) юк

б) әйе

в) җавап бирә алмыйм

 

Кешенең үз бәхете үз кулында булуы белән килешәсезме?  

 

а) әйе

б) юк

в) җавап бирә алмыйм

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классный час на тему "Бәхетле кеше нинди була""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Контент-менеджер

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 980 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.01.2016 1300
    • DOCX 23 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ишмуратова Сания Мевлетовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ишмуратова Сания Мевлетовна
    Ишмуратова Сания Мевлетовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 43231
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 218 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 551 человек

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 783 человека из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 842 человека

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 93 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 250 человек

Мини-курс

Эффективная корпоративная коммуникация

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Практика гештальт-терапии: техники и инструменты

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 311 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 65 человек

Мини-курс

Планирование проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе