Сыйныф сәгате. Яхшы кеше булу – һөнәрме?
Хезмәт безне өч явызлыктан саклый:
эч пошудан, кимчелектән һәм
хәерчелектән.
Вольтер
Базар экономикасы үсү белән галимнәр безнең илебездә кеше
ресурсларының җимерелүен билгелиләр.Бу турыда 1990нчы еллардан бирле үткәрелүче
социаль сораштырулар да сөйли. Барлык сораштырылучыларның 7% гына хезмәт
хакының зурлыгы кешенең тырышлыгыннан тора дигән фикердә, ә калганнары хезмәт
хакын акча, танышлар, спекуляция, мошенниклыкка бәйле диләр. XXI гасыр рәсәй
кешесе үзенең кыйммәтләре системасы буенча – типик американлыга охшап кала.
Галимнәр профессионализмның нигезе – әхлакта дип ассызыклый. Әхлаклы шәхес кенә
нәтиҗәле була ала. Һәм шушы әхлаклы фундаментта гына нәтиҗәле экономика төзеп,
нормаль кеше мөнәсәбәтләре торгызырга мөмкин.
Сыйныф сәгатенең төп төшенчәләре: эффектлы шәхес, үзүсеш,
мөстәкыйль фикерләү, яхшы кеше.
Максат: укучыларда һөнәр
сайлауның әхлакый нигезе турында күзаллау булдыру;
Бурычлар: гаделлелек, җаваплылык, намуслылык кебек сыйфатларга уңай бәя
формалаштыру, карьерага омтылу, матди мәнфәгатьләр артыннан куу, эшкә салкын
карау кебек кимчелекләргә тискәре караш тәрбияләү; үзтәрбия, үзүсеш, үзбелем
алуга рухландыру.
Җиһазлау:
Тактада тәмамланмаган җөмләләр (төркемнәрдә эш өчен)
1. Идеаль хезмәткәр ............ тиеш.
2. Идеаль җитәкче ............тиеш.
3. Идеаль эш ................тиеш.
- Эффектлы шәхес билгеләре:
Эффективная личность:
1. Ул
әхлаклы шәхес.
2. Ул үзүсешкә ия булган шәхес.
3. Ул мөстәкыйль фикер йөртүче шәхес.
Сыйныф
сәгатенең планы
I. Интерактив әңгәмә.
II. Тәмамланмаган
җөмләләр (Төркемнәрдә эш).
III. «эффектлы шәхес» төшенчәсе белән эш.
IV. «Яхшы
кеше булу - һөнәрме?».
V. Йомгаклау
сүзе.
VI. Нәтиҗә.
Сыйныф сәгатенең барышы
I.
Интерактив әңгәмә
Сыйныф җитәкчесе. Без бүген һөнәр сайлау турында сөйләшербез. Арагызда инде
үзләренә һөнәр сайларга өлгерүчеләр бармы? Кулларыгызны күтәрегез.Ә кемнәр әле
һөнәр сайларга өлгермәгән? Кемне бу сорау бөтенләй кызыксындырмый?
Дөньяда һөнәрләр меңләгән.Кайсын сайларга? Ничек сайларга? Һөнәр
сайлаганда нәрсәне исәпкә алырга? (Укучыларның җаваплары.)
Яхшы, билгеләдең, сайладың, укырга кердең, диплом алдың. Ләкин бу
бит әле син шул һөнәр буенча эшлисең дигән сүз түгел. Статистика
мәгълүматларына караганда 80% ка якын кеше үзләренең дипломда күрсәтелгән
белгечлеге буенча эшләми икән. Ахыргы 15 ел эчендә дә Рәсәйнең яртысыннан күбрәк
халкы үзләренең һөнәрләрен алыштырган. Бу хәл нилектән икән? Бу яхшымы яки
яманмы? Һөнәрне гомерлеккә сайлап буламы? Һөнәрне алыштырудан куркырга кирәкме
икән? (Укучыларның җаваплары.)
Хезмәт базарының торышы гел үзгәрә: яңа һөнәрләр барлыкка килә,
искеләренең кирәге калмый. Оешмалар ябыла, хезмәткәрләр кыскартыла. Үзеңә зыян
килмәслек итеп бу үзгәрешләргә ничек яраклашырга соң?
Укучыларның якынча
җаваплары
- 2-3 урында
белем алу.
- Арадаш
һөнәр алу.
- Беркайдада
укытылмый торган һөнәргә ия булу.
- Югары
квалификацияле белгеч булу, чөнки шул вакытта
синең конкурентларың булмый.
II. Тәмамланмаган җөмләләр
Сыйныф җитәкчесе. Җитәкчеләр
шәхеснең нинди сыйфатларына өстенлек бирәләр икән? Хезмәткәрләр нинди җитәкчеләрне югары бәялиләр икән? Ә нинди эшне идеаль дип санарга мөмкин? Бу сорауларны төркемнәрдә тикшереп, җөмләләрнең ахырын
уйлап бетерергә тәкъдим итәм.
- 1 төркем Сез - эре фирманың җитәкчесе. Идеаль хезмәткәргә булган таләбегезне
куеп җөмләне тәмамлагыз. (Тактада
һәм парталарда).
- 2 төркем. Сез - шушы эре фирманың хезмәткәрләре. Сез идеаль директорны ничек күзаллыйсыз? Җөмләне
тәмамлагыз (Тактада һәм парталарда).
- 3 төркем. Сез – чыгарылыш сыйныф укучылары. Киләчәк турында хыялланасыз. Сезнең өчен идеаль
эш нинди булырга тиеш ?
Җөмләне тәмамлагыз (Тактада һәм парталарда).
(5 минут эчендә
укучылар җавап әзерли)
Вакыт чыкты. Сезнең
җөмләләрегезне тыңлыйбыз. Нинди
соң ул идеаль җитәкче, идеаль хезмәткәр һәм идеаль эш
?
(Төркемнәр
чыгыш ясый.)
Җитәкче дә,
хезмәткәрләр дә, фирманың чәчәк атуын телиләр, чөнки һәрберсенең матди иминлеге шуңа
бәйле бит.
III.
«Эффектлы шәхес» төшенчәсе белән эш
Сыйныф җитәкчесе. Хәзер «эффектлы шәхес” дигән төшенчә модага
керде.
Эффектлы – димәк нәтиҗәле, уңышлы, бәхетле. Эффектлы шәхескә шундый сыйфатлар хас (тактада һәм парталарда). Төркемнәрдә шул төшенчәләрне аңлатырга
әзерләнегез.
(5 минут эчендә укучылар төшенчәләрнең мәгънәләрен аңлатырга
әзерләнәләр.)
Шулай итеп, «эффектлы шәхес» төшенчәсен аңлатабыз. Өч сыйфат. Сүзне
төркем вәкилләренә бирәбез.
- Нәрсә ул «әхлаклы шәхес»?
- Үзүсешкә ия булган шәхес?
- Мөстәкыйль фикер йөртүче шәхес.?
(Укучылар урыннан җавап бирә,өстәмәләр кертә һәм аныклыйлар.)
Ә хәзер “эффектлы булмаган шәхес”нең сыйфатларын атагыз. Һәр
төркем үзләренең сыйфатларына антонимнар тапсын.( әзерлексез).
(Вәкилләр, бер берсен тулыландырып, эффектлы булмаган шәхескә
характеристика бирәләр)
Якынча җаваплар
Эффектлы булмаган шәхес...
...әхлаксыз, акча һәм карьера өчен генә эшли, барнәрсәдә шәхси
мәнфәгатьләр генә күрә һ.б..
.. .үз өстендә эшлисе килми, тынычлык һәм уңайлылык кына эзли,
гел ял итүне карый һ.б.
... башкаларга охшарга тырыша, өлге буенча яши (реклама), яшәеш
нормаларын кабул итә алмый (кыйммәтләр, стиль, темп, имидж, күренешләр һәм
башкалар).
Сыйныф җитәкчесе. Ә хәзер барыгызга да сорау:
- Безнең
сыйныфта кемне эффектлы шәхес дип әйтеп була?
- Сез
үзегезне эффектлы шәхес дип саныйсызмы?
- Эффектлы шәхес буласыгыз киләме?
(Укучылар
җавап бирә.)
Кайбер галимнәр әйтүенчә, әгәр
берничә буын эффектив шәхес тәрбияләнсә Рәсәй югары үсеш алган илләр рәтенә
керә алыр иде.
IV. “Яхшы кеше булу - һөнәрме?”
темасына бәхәс
Сыйныф җитәкчесе. Без
сезнең белән әхлаклылык эффектлы шәхеснең төп сыйфаты дип әйттек. Икенче төрле әйткәнә, яхшы хезмәткәр, яхшы
кеше булырга тиеш. Ә “Яхшы кеше булу – һөнәр түгел” дигән әйтемне ничек
аңларга? Бәлки, әйтем дөрес түгелдер, ә бәлки “ яхшы кеше” дигән төшенчәне
башкача аңларга кирәктер. Әйдәгез шул темага бәхәсләшеп алыйк. Кайчан һәм кайда
барлыкка килде икән бу әйтем? (Бәлки җитештерү оешмаларына белемнәре булмаган
белгечләр килгәндә барлыкка килгәндер, чөнки кайбер белгечләр укый да, яза да
белмәгән)
Бу әйтемдә нинди мәгънә яшеренгән икән?Нинди очракларда кулланып
була бу әйтемне? (Беркем белән дә орышмый торган, ягымлы, юмарт, ләкин бернинди
белеме булмаган, ялкау, булдыксыз, бернигә яраксыз хезмәткәр турында әйтергә
була)
Ни өчен “яхшы кеше” дигән сүзтезмә ирония белән яңгырый икән бу
эйтемдә? (Чөнки эле хезмәтне үти ала белү дә кирәк)
Кем соң ул чынлыкта “яхшы кеше”? (Ул шундый кеше: намуслы һәм гадел. Ул беркайчан да белеме,
сәләте, теләге булмаганда эшкә алынмас. Аның өчен иң мөһиме матди табыш түгел,
ә файда китерү)
Бу әйтемне аның турында әйтеп буламы? (Укучыларның җаваплары)
Ә начар кеше – ул һөнәрме? Акылы, белеме, үткенлеге булса да явыз кешегә эш
тапшырырга ярыймы? (Әгәр ул кешенең намусы, ояты,
җаваплылыгы булмаса, әгәр ул үзенең мәнфәгатьләре өчен генә эшләсә, файдага караганда күбрәк зыян
салырга мөмкин, җинаять юлына да басырга бик мөмкин.)
Җаваплылык, намус, гаделлелек – бу сыйфатлар осталык, квалификация белән ничек бәйләнгән? (Барысын да аңларга тырышырга кирәк, намус
белән бар нәрсәне өйрәнеп кенә үз эшеңнең остасы булып була.)
Җавапсыз, намуссыз, гаделсез кеше яхшы белгеч була аламы? (Икеле, чөнки ул бар нәрсәдә ялган корачак,
үзенә җай эзләячәк, эшкә зыян да салырга мөмкин)
Ә андый кеше югары урыннар, орденнар, бүләкләр ала аламы? (Әйе, күп очракта шулай була да.)
Кайсыгыз үзен яхшы кеше дип саный? Нәрсәдә күренә? (Укучылар
җавап бирә.)
Сез кемне яхшы кеше дип саныйсыз? Сез аны хөрмәт итәсезме? (Укучыларның
җаваплары)
Белгечнең осталыгы, аның үз хезмәте өчен никадәр акча сораганлыгына
бәйле булмаган нинди мисаллар китерә аласыз?(Какой пример вы могли бы привести, чтобы
доказать, что мастерство специалиста не зависит от того, сколько денег он
требует за свою работу? )(Укучылар җавап бирә.)
Безнең фикер алышу тәмам. Бу
әйтем буенча нинди нәтиҗә ясап була?
Якынча җаваплар:
- “Яхшы кеше” төшенчәсе монда ирония белән кулланыла, тышкы
сыйфатлары буенча гына яхшы. Яхшы кеше үзе булдыралмастай эшкә тотынмый.
- Яхшы кеше – әлбәттә, һөнәр түгел. Ләкин ул осталыкның нигезе.
V. Тест.
“Мин нинди һөнәр иясе”
Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе
булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.
Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик
фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура- өчпочмак,
түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен
фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса,
аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга. 30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар
ясый).)
Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны
санагыз
Беренче тип:
6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык
сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.
Икенче тип:
5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына
кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.
Өченче тип:
4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.
Дүртенче тип:
3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.
Бишенче тип:
2 өчпочмак . Сәнгать белән , кеше белән кызыксыну көчле. . Яңа, гадәти
булмаганны бик тиз сизүчән.
Алтынчы тип:
1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.
Бу тест сезнең төрле яклап талантыгызны
күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга
мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга , һөнәр сайларга ярдәм итәр.
IV. Нәтиҗә ясау,
йомгаклау.
Укытучы:- Һөнәрләр бик күп. Кайсын
гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган,
кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре
була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә
тиешбез. Юкка
гына татар халкы: «Эшен белгән кешегә алтындыр ла бу дөнья. Эшен белмәгән кешегә ялкындыр ла бу
дөнья» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр
кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез
үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.
Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз
язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә
торган булсын.
Һөнәрләр күп: кем булсаң да
Игенчеме, эшчеме?
Тик онытма бер нәрсәне:
Хезмәт бизи кешене.
Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет
сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга,
гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.