Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Классный час на тему "Правило дорожного движения"

Классный час на тему "Правило дорожного движения"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”









hello_html_m4d1132ae.gif




( Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тәрбия дәресе эшкәртмәсе)











II категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Әхмәтҗанова Г.И.






2015 ел.



Тема: Тылсымлы патшалыкка сәяхәт.


Максат: - укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү;

  • светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту;

  • активлык, игътибарлылык тәрбияләү, олыларга карата хөрмәт хисен уяту.


Җиһазлау: плакатлар, юл билгеләре, светофор булып киенгән бала, ЮХИДИ хезмәткәре булып киенгән укучы, Буратино, магнитофон, карточкалар, поезд рәсеме,презентация, компьютер


Материал:

  1. “Адымнар нык, юллар имин булсын” китабы

  2. “ Ачык дәрес” газетасы

  3. “Сабантуй” газетасының “Хәерле юл” кушымтасы

  4. ”Транспорт в картинках” китабы


Дәрес барышы.

I. Оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар. Балалар , телисезме, мин сезне сәяхәткә алып барам. Иң элек табышмакка җавап табарга кирәк.

-Җәен, көзен, яз, кышын,

Иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен.

Балалар. Светофор бу.

Укытучы. Бик дөрес, акыллыларым.Мин сезне нәкъ менә “ Светофор патшалыгы”на кунакка чакырам.


II. Үткәнне ныгыту, кабатлау.

1.Көтелмәгән хәл.

Ишекне шакыйлар. Класска ЮХИДИ хезмәткәре белән Буратино килеп керәләр. Буратиноның аягы, кулы бәйләнгән.

Укытучы:

-Әйе, керегез. Рәхим итегез.

ЮХИДИ хезмәткәре:

  • Укучылар, бу тәрбия дәресеме? Сез 3нче сыйныф укучыларымы?

Укучылар:

  • Әйе.

Укытучы:

  • Әйе.Нәрсә булды? Нишләп Буратино елый? Без аңа берәр ничек ярдәм итә алабызмы?

ЮХИДИ хезмәткәре:

  • Әйе.Сезнең укучылар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр дип ишеткән идем. Алар үзләрен юлда да дөрес тоталар икән. Менә мин сезгә тагын бер укучы алып килдем. Безнең Буратино юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәмәгән, шуның өчен шушындый хәлгә төшкән.

Укытучы:

  • Ярар, без аңа ярдәм итәргә тырышырбыз. Безнең дәрес аңа файда китерер, ярдәм итәр.

ЮХИДИ хезмәткәре:

  • Ярар, мин ашыгам. Миңа китәргә кирәк. Гафу итегез, укучылар. Сау булыгыз. Онытып торам икән. Мин сезгә хат алып килдем. Аны сезгә калдырам, укырсыз.

Укучылар:

  • Сау булыгыз.

Укытучы:

-Ярар, вакыт үтә, безнең сәяхәткә китәсебез бар бит әле. Укучылар, сез нинди транспорт төрләрен беләсез? Кайсыларына утырырга туры килде? Барыбыз да поездга утырыйк та сәяхәтебезне башлыйк. Безне төрле- төрле кызыклы хәлләр көтә. Юлга, дуслар.

  1. 1нче тукталыш “ Юл билгеләре”

  • Укучылар, беренче тукталышка җиттек.

  • Беркемгә дә сер түгел, авылларда юл билгеләре куелмаса да аларны белергә кирәк.Авылда да билгеләр куерлык урыннар күп. Чөнки биредә машиналар күп йөри. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез, юлда имин йөрүебез үзебездән тора. Чөнки кагыйдәне белмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Әйдәгез, без сезнең белән юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китик.

Юл билгеләре турында табышмак –шигырьләр әйтү.

-Ак өчпочмаклы билге

Җәяүлегә киңәшче.

“ Кыю атла юл аркылы

Мин булганда әйдәле!”

(җәяүле сукмагы)


Сары түгәрәктә кеше

“Әйтә кебек шул хакта:

“Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла!”

(җәяүлегә юл юк)


Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап- ап шакмак?

(юл юк)


Андый билге булган җирдә

Йөреп була “сәпид тә .

(велосипед юлы)


Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер?

( ашханә- хезмәт күрсәтү билгесе)


Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптырамагыз,

Таныш билге ул сезгә.

( ял итү урыны)

“Юл билгеләрен сайла” уены (карточка буенча эш)

2 нче тукталыш.” Тылсымлы патшалык” та йөрү кагыйдәләре:

  1. Юлның уң ягыннан гына йөр!

  2. Бары тик тротуардан гына йөр!

  3. Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыеннан бар!

  4. Тротуар булмаган урыннарда- сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!

  5. Урам аркылы тиешле урыннарда гына чык!

  6. Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!


3 нче тукталыш. “Әдәплелек кагыйдәләрен беләбезме?”

А) -Балалар, сезнең шәһәрдә булганыгыз, трамвай, автобус, троллейбуска утырып йөргәнегез бардыр. Тыңлагыз әле, мин сезгә трамвайда булган бер хәл турында сөйлим.

- Трамвайда кеше күп иде. Вагондагы сигез урын балалар һәм картлар өчен билгеләнгән. Марат шул урыннарның берсенә утырды. Тукталышларның берсендә вагонга бала күтәргән бер апа килеп керде. Ул як- ягына каранды, ләкин буш урын күрмәде. Марат апаны күрде дә тиз генә урыныннан торды:

- Апа, бирегә килегез, утырыгыз, - диде.

Апа, Маратка рәхмәт әйтеп, урынга килеп утырды һәм:

  • Күр әле, нинди яхшы бала, син дә , улым, зур үскәч, шулай игелекле булырсың, -дип, баласын күкрәгенә кысты.Кечкенә бала анасына матур

итеп елмайды.

-Балалар, Марат нинди малай? Сез аның кебек булырга теләр идегезме?


Б) -Укучылар урамда игелекле, ярдәмчел булу турында тагын бер мисал китерик.

Ыгы- зыгылы олы юл чатында таякка таянган бер бабай басып тора. Юлның икенче ягына чыгу аңа шактый читен. Янәшәдән генә бер төркем укучы үтеп бара. Шулвакыт бе укучы бабайны, култыклап, урамның икенче ягына чыгарып куя.

Бу- игелекле булуның бер төре.

В) Әби автобуска керде. Утырыр урын юк. Нишләргә?

Г) Автобуста кеше күп. Аның арткы өлешендә кычкырып көлгән тавышлар ишетелә.

Нәтиҗә: олыларны, әби- бабайларны хөрмәт итәргә кирәк. Аларга булышырга, ярдәм кулы сузарга кирәк.


4 нче тукталыш “Күңелле чат”. (Шигырьләр сөйләтү)

.

Урам чатында.

Торам урам чатында

Як- ягыма каранып,

Ничек кенә урамны

Чыгыйм икән аркылы?

Машиналар урамның

Килә ике ягыннан,

Чыксаң әгәр каршына,

Эләгерсең астына.

Кагыйдәне, светофорны

Белмичә йөрсәң әгәр,

Милиционер абый да :

“Тәртипсез бала”- дияр.

Кагыйдәләрне белү

Бик тә кирәк ул безгә,

Үзебез белгәннәрне

Өйрәтик микән сезгә?


Тылсымлы китап.


Бер көн Ирек бик озаклап Әтисе басып киштәдән

Мультфильмнар карады: Бер китап алып бирде:

Юлда уйнап йөргән бүре -Менә монда, улым, барлык

Машинага тапталды. Кагыйдәләр бар, - диде.

Бик таләпчән светофор Шуннан бирле китап белән

Бүрене нык орышты. Ирек дуслашып китте.

Ирек янына утырган Тылсымлы китап дустына

Әтисеннән белеште: Бик күп серләр өйрәтте.

-Әйтче, әтием, светофор Әгәр өйрәнәсең килсә,

Нәрсәгә кирәк соң ул? Син дә Иректән сора.

Юлда йөргәндә нәрсәләр Ирек хәзер зур шәһәрдә.

Белергә кирәк соң ул?


Игътибарлы булыгыз!

Шәһәр тулы халык белән, Кем соң кызыл янганда

Күпләп машина чаба. Берни уйламый бара.

Төсле светофорлар көндез, Мактанчык һәм шук малай

Хәтта төнлә дә яна. Марат ул- алга чаба.

Һәръягыңда автобуслар, Урамдагы барлык халык

Трамвайлар ашыгып йөрсә, Бер секундка тын калды.

Күктәге кошларны санап , Шук малайны бер машина

Авызын ачып йөрмә. Әздән таптамый калды.


5 нче тукталыш ”Кем җитез?”( укучылар юл хәрәкәте иминлегенә карата тест эшли)

Тест биремнәре.

1.Автобус туктагач, аны ничек әйләнеп чыгарга икәнен беләм:

А) читтән б) алдан в) арттан


2. Трамвайдан төшкәч, аны кайсы яктан урап үтәргә икәнен беләм:

А) нәкъ автобустагы кебек

Б) белмим в) алдан


3. Бу юл билгесе нәрсәне аңлата?

А) монда юлны аркылы чыгарга ярый б) монда юлны аркылы чыгарга ярамый

В) шоферга юлда балалар булу мөмкинлеген кисәтә


4. Җәяүлеләр юл аша чыга торган урын:

А) жираф б) тротуар в) зебра


5. Җәяүле светофорындагы яшел кешене күрсәң нишләргә:

А) аның белән контактка керергә

Б) баскан урында катып калырга

В) юл аркылы чыгарга


6. Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк:

А)сул иңбаш аша төкерергә б) башта- сулга, аннан уңга карарга

В) башта- уңга, аннан сулга карарга.


6 нчы тукталыш Сорау миннән, җавап сездән .”


-Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

- Светофорның ничә төсе бар? (3)

- Машина юлы аша ничек чыгарга?( зебра аша)

- Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (кулны җибәреп)

- Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

- Җәяүле юлы.( тротуар)

- Нинди транспорт төрләре бар?(Су, һава, коры җир транспорты)

- Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый?( 14)

- Автобус көтү урыны.(тукталыш)

- Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

- Зебра ничә төсле? (2)

- Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?(иң өстә)

- Трамвай кайдан йөри?( рельстан)

- Светофор ни өчен кирәк?( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)


7 нче тукталыш Светофор турында җыр башкару.


Уен “Серле хат”.Уен уйнап алыйк әле. Менә сезгә плакат- хат. Моны сезгә ЮХИДИ хезмәткәре калдырып киткән иде. Әйдәгез әле, шуны бергәләшеп карап үтик. Монда нәрсә язылган икән? “С” хәрефеннән башлап укырга.

ИРСВЕОЛТОКНФОРАНЫ РОХӨРСВМӘТ ВЫИТ!( Светофорны хөрмәт ит!)



III. Йомгаклау. Презентацияне карау.


-Менә Буратино, безнең белән бергә кагыйдәләрне кабатлап, искә төшереп утыргансыңдыр дип ышанып калам. Киләчәктә аны үтә. Юл билгеләрен исеңдә тот. “Светофорны хөрмәт ит!”

- Шуның белән дәресебез тәмам. Без сезнең белән Тылсымлы патшалыкта кунакта булдык.

Гел- гел уңсын юлыгыз,

Бәла- каза булмасын!

Өйрәнегез ныгытып,

Юл йөрү әлифбасын.






















































57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 24.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров80
Номер материала ДВ-374971
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

10 месяцев назад

Здравствуйте! Спасибо организаторам Инфоурок".

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх