Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Классный час на тему "Татарский национальный головной убор-тюбетейка".

Классный час на тему "Татарский национальный головной убор-тюбетейка".


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “Иске Юраш гомуми белем бирү мәктәбе”муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
















ТАТАР МИЛЛИ БАШ КИЕМЕ-ТҮБӘТӘЙ”













1 квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Гыйззәтуллина Ләлә Арат кызының

сыйныф сәгате эшкәртмәсе















АЛАБУГА-2016 ел


Тема: Татар милли баш киеме - түбәтәй.

Максат:1) Укучыларны түбәтәйнең тарихы, формалары, төрләре, би-

зәлеше белән таныштыру.

2) Иҗади сәләтен үстерү, эстетик зәвык булдыру.

3) Милли кием тарихына хөрмәт тәрбияләү, ерак гасырлардан

килгән гореф-гадәтләребезгә изге караш булдыру, әхлак тәр-

биясе бирү.

Кулланылган материал:

төрле формадагы түбәтәйләр, татар милли костюмнары, татар халык орнаменты, презинтация, интерактив такта.

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.

-Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, кадерле укучыларым. Бүген, без сезнең белән, сәяхәт иленә юл тотарбыз. Хәзер мин сезгә шигырь укып китәм. Ә сез нәрсә турында сүз барганын миңа әйтерсез. Игътибар телән тыңлагыз!


Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

-Балалар, бу шигырь нәрсә турында? (Түбәтәй турында.)

-Бик дөрес. Бүген без сезнең белән татар халкының милли баш киеме - “ Түбәтәй” иле буйлап сәяхәт итәрбез.

II.Яңа тема белән таныштыру.

Түбәтәй сүзе нәрсәне аңлата соң?

Түбәтәй”сүзе төрек телендә “түбе” , “өс, түбә”дигәнне аңлата. Түбәтәйне Урта Азиядә, Әфганистанда, Иранда, Төркиядә , Идел буе татарлары, башкортлар кия.

Түбәтәйнең охшаш яклары күп булса да, һәр останың үз почеркы була. (Слайд)

Борынгы тарих битләреннән түбәтәй турында менә нәрсәләр белеп була.

Элекке заманнан бирле түбәтәй татар халкының милли киемнәренең аерылгысыз өлеше буган.

XV- XVI гасырда түбәтәй формасындагы баш киемен скульптура-да, стена рәсемнәрендә күрергә мөмкин.

Түбәтәй- ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлыгын, дингә бирелгәнен дә күрсәтә. Менә шуңа күрә дә борынгы татар халкы дингә бирелгән кешеләргә карата: “Ул түбәтәй белән туган”диләр.(Слайд)

Ә хәзер түбәтәйнең формалары белән танышып узарбыз.

Түбәтәйләрнең формалары бик күп: тәбәнәк, биек, түбәсе очлаеп торган, тигез түбәле, чуклы һәм чуксыз, цилиндр рәвешендә.

Россия татарлары тигез түбәле һәм түбәсе очлаеп торган түбәтәйләр кия.

Кәләпүш һәм такыя.

Татарларда түбәтәйнең ике төре билгеле: ярымшар формасындагы такыя һәм кисек конус формасындагы кәләпүш.

Кәләпүш- түбәтәйнең бер аталышы. Ул асыл Бохарадан, Үзбәкстанда яшәүче сартлар кабиләсендә чыккан баш киеме. Түбәсендә ефәк чугы да бар.

Кәләпүш- фарсы сүзе: “кәлә”-баш мәгънәсендә, “пүш”-япмак мәгънәсендә килә. Ягъни “намазга керешкәндә башыңны капла”дигән мәгънәдән алынган булса кирәк.

Аерым җөйсыман ялгаулардан тегелгән такыя борынгырак төргә керә. Ул галимнәр фикеренчә, борынгы сугышчыларның шлем астыннан киеп йөри торган баш киемен-нән үзгәргән булса кирәк.

(Слайд).

Түбәтәй төрләре.

Бездә үзбәк, татар, кыргыз, таджик түбәтәйләре киң кулланыш алган.(Слайд).

Түбәтәең кемнәр чиккән? (Слайд).

Түбәтәйнең матурлыгы –аның бизәлешендә.

Безнең бабаларыбыз шартлы билгеләрдән, символлардан гади бизәкләр ясаганнар.

  • Горизонталь, туры сызыклар белән- җир өслеген, дулкын белән суны билгеләгәннәр.

  • Түгәрәк, квадрат, ромб фигуралары белән кояш, ай сүрәтләнгән.

  • Ләлә чәчәге яз символы булып торган.

  • Үсемлекләр җирдәге тормышны аңлаткан.

Татар сәнгатенә нигез салучы, халкыбыз орнаментын класси-фикацияләүче галим булып Идел буеның беренче сәнгать докторы Ф.Х.Вәлиев санала.

Түбәтәйне элек гадирәк материалдан тексәләр, хәзер инде бәрхет түбәтәйләр киң кулланышта. Алар төрле төстәге ефәк җепләрдән, алтын, көмеш кәнитил, ука-мәрҗән, соңрак сәйлән белән чигелә башлый.

XIX гасыр башында чигелгән түбәтәйләрнең өслекләре дулкын-сыман чәчәкле композиция һәм геометрик мотивлар белән бизәлгән булган.

Вакыт узу белән түбәтәй бизәкләре дә үзгәрә. XIX гасырның икенче яртысында түбәтәйләрне түбәсендәге үзәк чәчәк әйләнә-

сендә түгәрәк булып урнашкан өч яисә дүрт зур чәчәк бәйләмнәре булган бизәкләр белән аралаштырыла.

XIX гасыр ахыры- XX гасыр башына инде зур чәчәк бәйләмнәре урынына кечкенә, гади, аерым-аерым урнашкан букетлар кулла-ныла башлый. Моның белән түбәтәйнең матурлыгы, кыйммәте түбәнәя. Шушындый гади ысул белән чигелгән түбәтәйләр безнең заманда киң кулланыла.

Түбәтәйнең төзелешенә, бизәлешенә карап хуҗаның кем булуын, кайда яшәвен, нәрсә белән шөгылләнгәнен дә белеп була.(Слайд)

III. Ял минуты.

Җырлы-биюле уен “Түбәтәй”. (Укучылар түгәрәккә басып җыр җырлыйлар. Түбәтәй кемдә туктап кала, шул балага җәза бирелә. Уен шулай берничә тапкыр кабатлана.)

Түбәтәйләрне кайда кулланалар соң? (Слайд)

Никах туйларында, милли бәйрәмнәрдә(Сабан туе,Корбан бәйрәме.)

IV. Түбәтәй бизәү.

Түбәтәйләргә карагач, үзебездә дә шушындый матур түбәтәйләр бизәү теләге туа. Әйдәгез, без дә менә бу түбәтәйне бизәп карыйк әле. (Укучылар түбәтәйгә бизәк ябыштыра).

-Молодцы, балалар! Булдырдыгыз! Үз кулларың белән ясаган әйбер тагын да якынрак була ул.

Заманча түбәтәйләр.

Бу баш киеме хәзерге вакытта да үзенең актуальлелеген югалтма-ган. Шуның өчен дә түбәтәйнең бизәлеше бер урында гына тормый, заманага яраклаша, үзгәрә бара.

Бүгенге көндә татар халкының баш киемнәре, чигелеше белән яшьләр дә кызыксына башлады. (Слайд).

Йомгаклау.

Балалар, бүгенге сәяхәтебез сезгә охшадымы? Бу сәяхәт сезгә нинди яңалыклар ачарга ярдәм итте? (Укучыларның җавабы).

Милләтебез дәвамлы һәм озын гомерле булсын өчен без туган телебездә сөйләшергә, гореф-гадәтләребезне, милли традицияләребезне үтәп яшәргә тиеш.






Автор
Дата добавления 11.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров42
Номер материала ДБ-254484
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх