Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Классный час на тему "Ул көннәрнең даны мәңгелек"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Классный час на тему "Ул көннәрнең даны мәңгелек"

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Ул к?нн?рне? даны м??гелек.pptx

библиотека
материалов
1941 1945 Ул көннәрнең даны мәңгелек. (Слайд 1)
Хәтер сукмагы
Сугыш хатирәләре
ТатарстанРеспубликасыннан сугышка китүчеләр саны 700 000 ТатарстанРеспубликас...
Гаилә хәтирәләре
. Мирсәетов Мәхмүт Мирсәет улы
Шайхуллин Нурулла
Җәлилов Сәйдел Латыйп улы.
Шәйдуллин Шәйхулла
Тылдагы батырлыклар
 Мирзаянова Нурдидә Мирзаян кызы
Батырлар эзеннән
 Муса Җәлил Фатих Кәрим
 Җиңү
Диктор Юрий Левитан Бөек Җиңүне хәбәр иткән.
Яшәсен тынычлык!
Беркем дә онытылмый, Бернәрсә дә онытылмый!
17 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 1941 1945 Ул көннәрнең даны мәңгелек. (Слайд 1)
Описание слайда:

1941 1945 Ул көннәрнең даны мәңгелек. (Слайд 1)

№ слайда 2 Хәтер сукмагы
Описание слайда:

Хәтер сукмагы

№ слайда 3 Сугыш хатирәләре
Описание слайда:

Сугыш хатирәләре

№ слайда 4 ТатарстанРеспубликасыннан сугышка китүчеләр саны 700 000 ТатарстанРеспубликас
Описание слайда:

ТатарстанРеспубликасыннан сугышка китүчеләр саны 700 000 ТатарстанРеспубликасыннан сугышта һәлак булучылар саны 350 000 Безнеңрайоннан сугышка китүчеләр саны 8140 Безнең районнан һәлак булучылар саны 4469 Яңа-Сәетавылыннан сугышка китүчеләр саны 175 Яңа-Сәетавылыннан сугышта һәлак булучылар саны 102

№ слайда 5 Гаилә хәтирәләре
Описание слайда:

Гаилә хәтирәләре

№ слайда 6 . Мирсәетов Мәхмүт Мирсәет улы
Описание слайда:

. Мирсәетов Мәхмүт Мирсәет улы

№ слайда 7 Шайхуллин Нурулла
Описание слайда:

Шайхуллин Нурулла

№ слайда 8 Җәлилов Сәйдел Латыйп улы.
Описание слайда:

Җәлилов Сәйдел Латыйп улы.

№ слайда 9 Шәйдуллин Шәйхулла
Описание слайда:

Шәйдуллин Шәйхулла

№ слайда 10 Тылдагы батырлыклар
Описание слайда:

Тылдагы батырлыклар

№ слайда 11  Мирзаянова Нурдидә Мирзаян кызы
Описание слайда:

Мирзаянова Нурдидә Мирзаян кызы

№ слайда 12 Батырлар эзеннән
Описание слайда:

Батырлар эзеннән

№ слайда 13  Муса Җәлил Фатих Кәрим
Описание слайда:

Муса Җәлил Фатих Кәрим

№ слайда 14  Җиңү
Описание слайда:

Җиңү

№ слайда 15 Диктор Юрий Левитан Бөек Җиңүне хәбәр иткән.
Описание слайда:

Диктор Юрий Левитан Бөек Җиңүне хәбәр иткән.

№ слайда 16 Яшәсен тынычлык!
Описание слайда:

Яшәсен тынычлык!

№ слайда 17 Беркем дә онытылмый, Бернәрсә дә онытылмый!
Описание слайда:

Беркем дә онытылмый, Бернәрсә дә онытылмый!

Выбранный для просмотра документ класс с?гате.docx

библиотека
материалов


Яңа Сәет Башлангыч мәктәбе


Ул көннәрнең даны мәңгелек
1,3,4 сыйныфлар өчен





Класс җитәкчесе: Галимова З.Г.

Ул көннәрнең даны мәңгелек
Максат: 1. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш

кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын

күрсәтү.

2. Укучыларны фикер йөртүгә өйрәтү аша сугыш ветераннарына

хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык

хисе тәрбияләү.


Материал: презентация “Ул көннәрнең даны мәңгелек”, ветераннар турында материал, шигырьләр, презентация , музыка “Тынычлык ”,
М.Җәлилнең “Чәчәкләр ” шигыре.
Дәрес барышы.

- Укучылар,кәефләрегез яхшымы? Әйдәгез,матур итеп,бер-беребезгә,елмаеп алыйк әле.

Бер-беребезгә карап елмайыйк та,

Яхшы кәеф телик дусларга.

Хәерле көн, хәерле юл телик

Белем иле буйлап узарга.



Тәрбия сәгатебезнең уңышлы үтәчәгенә мин ышанам, балалар.
Таң җилләре
Арыш башларыннан
Чык бөртеген коеп искәндә,
Тыныч күңел белән колхозчылар
Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,
Илебезнең армас эшчеләре
Төнге сменадан кайтканда,
Кара диңгез өстен таң нурлары
Ак яктылык белән япканда,-
Фашист пиратлары
Илебезнең
Гадел тынычлыгын боздылар;
Карак эт шикелле,
Качып-посып,
Чигебезгә борын суздылар.
- Җәйге матур төн. Сызылып кына таң атып килә. Тирә-юньдә үзәкләрне өзәрдәй кошлар сайравы. Бу 1941 елның 22 июнь таңы. Туган илебезгә немец илбасарлары һөҗүм иткән көн. (Слайд 1)
- Әниләренә сыенып,тәмле төшләр күреп,нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар... Ә шушы вакытта Германия сугыш игълан итмичә безнең илебезгә һөҗүм итә. Сугышның беренче көненнән үк илебез халкы бердәм күтәрелеп дошманга каршы чыга. Бу сугыш - Бөек Ватан сугышы дип атала.
- Балалар,ә сезнең Бөек Ватан сугышы турында ишеткәнегез бармы?
- Ул озак барганмы?
- Сез бу сугыш турында кайдан ишеттегез?(Балаларның җаваплары тыңланыла)
- Әйе,укучылар,бу сугыш турында безгә дәү әниләребез,дәү әтиләребез,
әти-әниләребез сөйли. Тагын без кинофильмнар карыйбыз,китаплар укыйбыз.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән “Хәтер сукмагы “ буйлап сәяхәткә чыгарбыз.

(Слайд 2)

Бу сәяхәттә без үзебезнең кызыксынган сорауларга җавап табарбыз. Безнең беренче сукмагыбыз “Сугыш хәтирәләре” дип атала.

(Слайд 3)

Сугыш еллары бик авыр еллар була. Бу дүрт ел дәвамында куп шәһәрләр, авыллар,завод-фабрикалар җимерелә, миллионлаган кешеләрнең гомерләре өзелә. Бу елларда бик күп балалар ачлыкта яшиләр,ятим калалар. (Балалар шигырьләр сөйлиләр)
1 укучы: Сугыш...
Шушы сүздән хәтта алмагачлар
Уйчанланып калды ул көнне
Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,
Калтыранып куйды ул көнне.
Сугыш...
Моннан зуррак хәвеф,зуррак афәт
Булдымы икән җирдә тагын да
Ач балалар килә күз алдыма
Шул сүз ишетелгән чагында.

(Слайд 4)
Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Безнең районнан сугышка 8140 кеше китә,ә 4469 кеше туган якларына кире әйләнеп кайтмады. Безнең авылдан 175 кеше сугышка китә, бары 73 генә исән-имин әйләнеп кайта.
Ләкин ветераннарыбызның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә безнең авылда бер генә ветеран да калмады. Ләкин без аларны онытмыйбыз,аларның якты истәлекләре хәтеребездә сакланыр. Әйдәгез, алар турында бераз тыңлап китик.

Гаилә хәтирәләре “ сукмагы буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез.

(Слайд 5)

КЛОК БАДДИС – дуслар белән очрашу.

Укучылар бабалары турында сөйлиләр.

Рәниф

Мин , әниемнең әтисе – Рәшит бабамның әтисе Нурулла турында сөйлисем килә. Үземнең аны күргәнем булмаса да ,Рузалия әбиемнең сөйләве буенча мин аны баһадир итеп күз алдына китерәм. Аңа өч сугышта булырга туры килгән.Иң элек аны Фин сугышына җибәрәләр. Аннан Герман сугышында данлы юл үтә бабам. Бөек Ватан сугышында артиллерия полкында хезмәт итә. Пушкалар белән эш итүче була ул. Аның батырлыгын хөрмәтләп бирелгән “Кызыл йолдыз” ордены, “Батырлык өчен ” медале һәм “За взятие Берлина” медальләре булган. Бабам әнием туган елны 71 яшендә вафат була.

Камилә.

Минем бабам - әниемнең әнисенең әтисе Җәлилов Сәйдел Латыйп улы.Ул 1922 нче елда туган.Сугыш башланганда аңа 23 яшь булган.Ул сугышның башыннан ахырына кадәр сугышкан. Сугышта бик күп батырлыклар күрсәткән.Ул “Батырлык” медале белән бүләкләнгән. Бабамның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

Зөлфия


Минем карт бабам,Торыш авылында яшәгән Мирсәетов Мәхмүт Мирсәет улы да, башкалар белән беррәттән, фронтка китә.

Сугыш башланганчы, ул гади хезмәт кешесе:колхозда бригадир һәм хуҗалык мөдире вазифаларын башкарган. Тыныч холыклы, тырыш, булдыклы кеше булганга, авыл халкы аны хөрмәт иткән.Гаиләсендә бер-бер артлы өч кызы һәм бер улы дөньяга аваз салган. Карт бабам гаиләсе, балалары өчен җан атып яши торган кеше булган.

Ләкин аяусыз сугыш җилләре нарасый сабыйларның да,хатын-кызларның да киләчәк язмышларын уйлап тормый шул.Тормышның бөтен авырлыгы хатыны- минем карт әбием Гөлҗиһан җилкәсенә кала.

Минем бабам Сталинград сугышларында катнашкан, пулеметчы булган.8 ай сугышта булганнан соң, каты бәрелешләрнең берсендә,ул нык кына яралана.Аны пароход белән госпитальгә кайтаралар һәм ул шунда үлә. Бабам Куйбышев шәһәрендә җирләнә.

Бабайларыбызның гомерләре бәрәбәренә яулап алынган әлеге тыныч,хәзерге рәхәт тормышыбыз күкләрен кара болытлар беркайчан да капламасын иде, әти-әниләребез тигез,пар канатлы, ә балалар бәхетле яшәсеннәр иде.


Самат

Минем бабам - әтинең әтисе Шәйдуллин Шәйхулла 1924 нче елда Исәнсеф-Чишмә авылында ярлы гаиләдә туган. Исәнсеф авылында 7 еллык мәктәпнне тәмамлый. Авылда нинди эш бар – шуны эшли: көтүен дә көтә,сабанын да сөрә,атлар да карый.Шулай тыныч кына эшләп йөргәндә илдә олы сугыш – Бөек Ватан сугышы башлана.17 яше тулгач 1943 нче елда аны сугышка алалар.Ул башта Суслангер лагерена эләгә. Аннан Балтика диңгезенә алып китәләр.Анда аларны укытып пулемётчы-матрос итеп куялар.Бабам шул диңгездә 9 ел хезмәт итә. Сугыштан кайткач бабам бик күп еллар колхоз умарталыгында хезмәт итә. Бабамның якты истәлеге безнең күңелләрдә һәрвакыт сакланыр.

Безнең икенче сукмагыбыз “Тылдагы батырлыклар” дип атала.

Зәринә әбисе турында сөйли.

Минем әбием - Мирзаянова Нурдидә Мирзаян кызы – сугыш һәм тыл ветераны.Әбием 1930 нчы елның 11 маенда Иске Сәет Авылында туган.Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән.Сугыш башланганда әбиемә 11 яшь кенә булган ,шулай булса да ,ул олылыр белән бергә колхозда эшләгән. Ә кичләрен әби-апалар белән бергә солдатларга җылы оекбашлар,бияләйләр бәйләгәннәр. Сугыштан соңгы бу авыр елларда ул урман кисүдә дә, юллар салуда да ,хәтта шахтада да эшләгән. Тырыш ,бер эштән дә куркып тормаучы әбием һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган.

Әбием бабам Шаех белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр,аларга белем ,тәрбия биреп олы тормыш юлына бастырганнар . Бүгенге көндә ул - 12 оныгының сөекле әбисе. Әбием безне бик ярата ,безгә җылы бияләйләр,оекбашлар бәйләп кидерә. Изге теләкләр теләп ,безне мәктәпкә озатып кала,елмаеп каршы ала.Без дә әбиебезне бик яратабыз : Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә әбиемә 85 яшь тула.Без аңа озын гомер. Бәхетле картлык,сәламәтлек телибез.

(Слайд 10)

- Безнең солдатларыбыз батырларча дошманга каршы торган вакытта,тылда калган әниләр,әбиләр, балалар сугышка киткән туганнарына булышу өчен бик күп эшлиләр.
Без бүген дәрескә сугыш һәм хезмәт ветераны Нурдидә апаны чакырдык . Аның балачагы һәм үсмер чагы сугыш елларына туры килгән. Ул безгә үзенең сугыш чорындагы истәлекләрен сөйләр.

Нурдидә апа сөйли. (Слайд 11)


Без аңа дәрескә килгәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Картлык көнендә кайгы күрмичә ,сәламәт булып, балаларын ,оныкларын сөендереп тагын бик күп еллар яшәвен телибез. Аңа бүләк итеп аның оныгы Зәринә җыр башкара.

Әбием-әбекәем” җыры башкарыла.

-Авыр сугыш елларын шагыйрьләребез шигъри юлларда, композиторларыбыз,
рәссамнарыбыз үзләренең иҗатларында чагылдырганнар.
(Слайд 12)


Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бу сукмагыбыз “ Батырлар эзеннән “ дип атала.

(Слайд 13)
-Балалар,сез бу күргәзмәдә таныш йөзләр күрмисезме?
-Әйе,Бөек Ватан сугышы геройлары Муса Җәлил, Фатих Кәрим портретлары бар монда. Алар да сугышта булганнар,дошманнарга каршы көрәшкәннәр һәм кире әйләнеп кайтмаганнар. Без сезнең белән аларның бик күп әсәрләрен уку дәресләрендә өйрәнәбез. М.Җәлил дә сугышта катнашкан,фашистлар кулына әсирлеккә эләккән. Ул Моабит төрмәсендә утырган да иҗат иткән,шигырьләр язган. Анын бу шигырьләре, күп еллар узгач та,төрле юллар белән туган илебезгә кайткан һәм “Моабит дәфтәре”дигән китап булып бастырылган.
-Әйдәгез, Муса Җәлилнең “Чәчәкләр ” шигырен тыңлап китик әле.

Чәчәкләр” шигырен Юлдуз сөйли.

Чәчәкләр

Барыгыз болынга, балалар! 
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез! 
Елмайсын күреп шат аналар, 
Юансын боеккан күңлегез.

Болында күп матур чәчәкләр, 
Барсы да татлы хуш ислеләр. 
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр, 
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.

Бу җирдә күп булды сугышлар, 
Янгыннар, явымнар, давыллар, 
Киселде күп батыр тормышлар, 
Янды зур калалар, авыллар.

Сезнең дә, бәлки, бу сугышта 
Үлгәндер атагыз, агагыз, 
Хәтерләп сезне соң сулышта... 
Һәм бардыр йөрәктә ярагыз.

Фатих Кщрим дә сугышта күп батырлыклар күрсәткән һәм бяу кырларында батырларча һәлак булган.

Ватаным өчен

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен,
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә төзәп атамын;
Үзем үлсәм, балаларым кала
Минем гомерем булып, Ватаным.

Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.

Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.



Укучылар почмак сайлыйлар һәм ни өчен анда басуларын аңлаталар.

Укучылар ниһаять без “ Җиңү” сукмагына килеп җиттек. (Слайд 15)


- Безнең илебез ел саен 9 майда Җиңү көнен бәйрәм итә. 1945 елның 9 нчы Май көне - ул сугыш беткән көн.Минем сезгә диктор Юрий Левитанның Бөек Җиңү көне турында бөтен дөньяга җиткергән хәбәрен тыңлатасым килә. (Слайд 16)
Җинү көне. Ул җиңү көненнән сон инде 70 ел гомер утеп бара. Шулай да без ул көнне зурлап,күңелле итеп, сугышта катнашкан туганнарыбызны искә алып уздырабыз.

- Сез якты,матур мәктәпләрдә укысын өчен,әти-әниләрегез эшләсен өчен, барыбыз да бәхетле яшәсен өчен,балалар елмайсын өчен,күк аяз булсын өчен җир шарында тынычлык кирәк.

Укучылар ,күгәрчен - ул тынычлык кошы ,әйдәгез менә шушы күгәрченгә үзебезең теләкләребезне языйк.(Укучыларга яздыру, бер укучы кычкырып укый.)

Без бу күгәреннәрне күккә очырырбыз, теләкләребезне бөтен дөнья балалары ишетер.
- Әйдәгез,бүгенге дәресебезне тынычлык турындагы җыр белән тәмамлыйк.

”Тынычлык “ җыры күмәк башкарыла.


Без яшибез бергә бу матур дөньяда

Без җырлыйбыз бергә, туган телебездә

Безнең бар хыяллар, бәхетле киләчәк

Бир ходай син безгә тынычлык дөньяда.


Кушымта:

Балалар көлсеннәр, олылар белсеннәр

Без инде кирәкле дөньяда кешеләр

Без яңа гасырда юк диик сугышка

Бәхетле киләчәк, без телибез җиргә.








Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 22.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров187
Номер материала ДВ-178267
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх