Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыКлассный час на тему"Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк!"

Классный час на тему"Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк!"

Скачать материал

Тема: Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк.


Максат: укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, алар белән кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү.


Материал, җиһаз: һөнәрләр турында слайдлар, шигырь һәм табышмаклар, алфавит хәрефләре язылган карточкалар.


                                    Эш барышы.

  1. Оештыру өлеше.

  2. Хәерле көн укучылар! Әйдәгез, барыбыз да матур итеп басып, кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк. Куллардан- кулларга җылылык, күңелдән- күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде.

Исәнме дустым! Хәлләрең ничек?

Мине көттеңме? Сагынып беттеңме?

Миндә сагындым! Бик яхшы!

Ә хәзер тыныч кына утырабыз.

Укучылар, кунакларга карап елмаю белән генә сәламлик тә дәресебезне башлыйбыз.


II.               Уңай психологик халәт тудыру.

1.     Кереш әңгәмә.

Укучылыр мине тыңлагаз әле:

  • «На златом крыльце сидели

  • царь, царевич, король, королевич,

  • сапожник, портной,

  •  — кто ты будешь такой?»

  • Моны берәрегез беләме? Бу нәрсә?

  • Әйе, бу санамыш. Уенны башлап җибәрер өчен гади бер җөмлә. Эчтәлегенә игътибар итеп уйлап карагыз әле, Үскәч сез кем булырсыз? Сынамыштагыча: Царь? Король? — Барыбыз да теләр иде – юк шул!.. Ә бәлки итекче (сапожник) булырга? Яки тегүче (портной)?

  • Сез кемнәр булыр идегез?

  • Укучылар, аңлагансыздыр инде, бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Җаваплар) Тактадагы (слайд) язманы укыгыз:

Барлык һөнәрләр дә яхшы,

Барлык һөнәрләрләр кирәк.


  • Нәрсә соң ул һөнәр?Аңлатмалы сүзлектән табыгыз әле бу сүз нәрсә дигәнне аңлата икән?

Халыкта мондый мәкаль бар:

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс”

- Һөнәр – ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.

- Һөнәр – ул белгечлек, профессия.

2016 нчы ел районыбызда нинди ел дип игълан ителде?

Әйе укчылар районыбызда 2016 ел профориентация елы дип билгеләнеп үтәчәк.Менә аның эмблемасы. Анда нәрсәләр сүрәтләнгән?

Һөнәрләр безнең бик күп. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгелә. Бу санны сез әле күз алдына да китерә алмыйсыз.

- Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк. Алтын куллы табибларга да, батыр йөрәкле космонавтларга да, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да .... белемне УКЫТУЧЫ (Слайд) бирә.

-Укытучы һөнәре – нинди һөнәр соң ул?Укучылар җавп бирә.

( Укытучы балаларны язарга, укырга, сөйләргә, мисаллар чишәргә, җырларга, биергә, әти-әниләрне, олыларны һәм дусларны хөрмәт итәргә, әдәпле тыйнак, ягымлы булырга өйрәтә.) -Укытучы кебек тагын бер һөнәр иясе бар. Кем соң ул? (Слайд) Тәрбияче.

(Ул мәктәпкәчә яшьтәге, яки кечерәк балаларны тәрбияли. Аның эш урыны - балалар бакчасында. Сезнең авылыгызда балалар бакчасы бармы?Кем тәрбияче булып эшли? Сез бакчага йөрдегезме?.

- Ә бу кем? (Слайд) Табиб иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Табиб турында ниләр беләсез?

Без авырган чакта гел табиб янына барабыз. Табиблар төрле була: күз табибы, теш табибы, колак-тамак-борын табибы, эчке авырулар табибы. Балалар өчен дә аерым табиб бар. Ул- “педиатр” дип атала. Табиб кеше авырган кешегә һәрвакыт һәм һәр җирдә булышырга тиеш.

- (Слайд) Бу һөнәр иясе булырга теләгән кешегә математика фәнен яхшы үзләштерергә кирәк. Ул акча белән эш итә. Сатучы тиз һәм дөрес итеп исәпләп , сатып алучыларга тиешле акча һәм продуктны тапшыра. Сатучы булып эшләгән кеше дөрес итеп аралаша да белергә тиеш.

- Бу һөнәр белән технология дәресләрендә танышабыз. Тегүче булыр өчен нәрсәләр эшли белергә кирәк?

( үлчи, кисә, тегә, тукымаларны төрләргә аера, аларның үзлекләрен белергә, төрле эш кораллары белән эш итә белергә өйрәнергә кирәк. Алар төрле һөнәр ияләренә дә костюмнар әзерлиләр. Милиционерларга эш формасы тегәләр(рәсемнәр күрсәтелә: милиционер, космонавт, табиб, кибетче, артист һ.б.). Күргәнегезчә, тегүченең эше бик җаваплы.

Кем кайда эшли? – дигән сорауга җавап бирик әле


  1. Әйдәгез һөнәрләрне искә төшерик әле Түгәрәккә басып. Мин сезгә хәреф күрсәтәм, ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр исемен әйтегез:


  • А – артист, агроном, архитектор, адвокат

  • Б – бригадир, баянчы, бетонщик

  • В – врач

  • Г – геолог, галим

  • Д – доктор,дережёр

  • Т – тегүче, теш табибе,төзүче, тракторчы

  • У – укытучы, умартачы, урманчы

  • Ш – шофёр, шахтёр

  • С – сатучы, сварщик, слесарь, сыер савучы

  • К – китапханәче, комбайнчы.

  • Укытучы: Менә никадәр һөнәр бар икән! Бу әле җирдәге һөнәрләрнең бик аз өлеше генә. Барлык һөнәрне санап бетерү мөмкин дә түгел.


  1. Әйдәгез, һөнәрләр турында табышмаклар чишик.


Пыяла күзен көйли дә

Бер генә йомып ала –

Сезне истә калдыра.

Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара?

Фотограф


Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый?

Повар (пешекче).


Без ут белән көрәшергә тиеш, -

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр -

Әйтегезче, без кемнәр?

Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар).


Без иртә торабыз.

Безнең бурыч –

Сезне эшкә өлгертү.

Шофер (автобус йөртүче).


Хат , газета – журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.

Почтальон.



Ул шәһәрләр төзи

Кәгазьдә еллар буе.

Хыялы һәм оста кулы

Бүләк итә өй туе.

Архитектор.



  1. Физкультминутка. “Күрсәт әле үскәнем” көенә

  2. Күрсәт әле, үскәнем

Ничек сыер савалар?

Менә шулай, менә шүлай

Шулай сыер савалар. (ничек печән чабалар, ничек машина йөртәләр, ничек утын яралар?)


III. Төп өлеш.

Без укучылар авылда яшибез. Авыл кырыенда дулкын кебек тирбәлеп утыручы иген басулары, көтүлек җирләр җәелеп ята. Без бүген авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән “Җир кешеләре” турында да сөйләшербез

-         Сез ничек уйлыйсыз, кемнәр икән ул “Җир кешеләре”? (Хезмәтләре җир белән бәйләнгән кешеләр.)

-  Хезмәтләре җир белән бәйләнгән нинди һөнәрләр беләсез?  (Комбайнчы, тракторчы, шофер, терлекче һ.б.)

Тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар - авыл хуҗалыгы эшчеләре. Тырышып эшләгән кешене зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Безнең хуҗалыкта да тырыш, уңан кешеләр бик күп. Менә шуларның кайберләре:

(Слайд буенча эш Авылның алдынгы комбайнчысы, тракторчысы, шоферлары турында сөйләнелә.)

- Мәктәбебезнең югары классларында укучылар малайлар да ел саен комбайнчы ярдәмчесе булып эшлиләр.


- Мул уңыш җыеп алу өчен җирне эшкәртергә, ашларга кирәк. Ә ул эшләрне кем башкара?

- Тракторчылар әлбәттә.

Мул булып үскән игеннәрне кырдан ындыр табагына кемнәр ташый?

  • Машина йөртүчеләр, шоферлар.

  • Әйе, игенче хезмәте – бик кирәкле, мактаулы, җаваплы хезмәт. Хәзер илебездә ашау – эчү кытлыгы юк. Мул яшибез. Шулай да байлыкны әрәм – шәрәм итәргә, ипине аяк астында типкәләп йөртергә, аны чүп савытына салырга, ипине кадерсезләргә юл куярга беребезнең дә хакы юк!


-         Тагын хезмәтләре җир белән бәйле нинди һөнәр ияләре беләсез? (Терлекчеләр, савымчылар, көтүчеләр һ.б.)


Ашамый тамак туймый, эшләми ризык булмый”дигән мәкаль барлыгын онытмагыз.


- Укучылар, Һөнәр белән бәйләнешле тагын күп кенә мәкальләр, әйтемнәр беләсез? мәкалне дәвам итергә

 Егет кешегә (җитмеш төрле һөнәр дә аз.)
Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс.) 
Һөнәр утта янмый,( суда батмый торган хәзинә.)

Һөнәр ашарга сорамый, (үзе ашата)
Һөнәрле үргә (йөзәр).
Оста кулда (һөнәр бар.)

Һөнәр – кулдагы (алтын беләзек).

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Ашамый тамак туймый эшләми ризык булмый

  • Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башка­ларны да куандырып яши белергә генә кирәк.

 һөнәрләрнең барысы да

 Тигез кеше каршында.

 Күңел тарткан бер һөнәр

 Сайла, сине кешеләр

 "Алтын куллы", - дисеннәр.


Парларда эш. Бер – берегезнең кем булырга теләвегез турында сөйләгез.

Мин сезгә “Серле урындык”алып килдем Шул урындыкка утырып дустыңның кем булырга теләвен әйтерсез


Өй эше ” Әти- әнием һөнәре “ дигән темага хикәя язып килергә

Рефлексия

Мин белдем....

Миңа кызык булды...

Смайликлар (Ошаса елмайган кызыл, ошамаса яшел смайликларны күрсәтегез)

IV. Йомгак ясау.

- Укучылар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

- Төрле һөнәрләр, җир кешеләре турында сөйләштек. Авылыбызның алдынгыларын атадык. Озакламый сез дә зур үсәрсез. Хәзердән үк кемдер булырга хыялланасыздыр. Хыяллану бик яхшы, балалар. Хыял канатлары сезне киләчәктәге чынбарлыкка илтсен! Кеше теләсә кем булырга мөмкин: белемле яхшы табиб, умартачы, язучы, йөк төяүче… Ләкин сез ялкау яки көнче булсагыз, үзегезне генә яратсагыз, беркемгә дә файдагыз тимәс. Шуңа күрә изге күңелле, ярдәмчел, тырыш, хезмәт сөючән булыгыз.


Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классный час на тему"Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк!""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Консультант по трудоустройству

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 903 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.03.2016 2787
    • DOCX 66.5 кбайт
    • 11 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Айнетуллова Зульфия Абдулкадировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 16725
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Стратегия формирования навыков смыслового чтения у младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 141 человек из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 826 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Мини-курс

Развитие дошкольного мышления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Эффективные стратегии продаж: воронка, агрегаторы и мессенджеры

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы инженерной подготовки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе