Советлар
Союзы Герое Габдулла Гарифуллин иемендәге Яңгул урта гомуми белем бирү мәктәбе
Тәрбия сәгате:
“Һөнәр утта
янмый, суда батмый торган хәзинә”
Сыйныф җитәкчесе:
Габделганиева
Лилия Маликовна
2018
Тема:
Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.
Максат: :
Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.
Укучыларга
тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү.
Һөнәр
сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру,
гаилә
тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт
хисләре тәрбияләү.
I.
Оештыру моменты.
II.
Ориентлашу этабы.
-Хәерле
көн, укучылар! Кәефегезне күтәрү өчен бер мультфильм карап китик әле. Укучылар,
бу мультфильм нәрсә турында
-
профессияләр турында
- Нинди дә булса һөнәргә ия булу
өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк?
( Укырга, түземлек, сабырлык,
ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт)
- Нәрсә ул профессия?
- Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.
- Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?
- Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча
да үзләштереп була.
Һөнәр- 1.Кул
көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү очен махсус күнекмәләр
таләп ителә торган эш, кәсеп. Нинди дә булса олкәгә караган белгечлек,
профессия, шогыль.
2.Үзенә хас
алым , методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе.
Һәвәскәрлек, нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.
(Татар
теленең аңлатмалы сүзлеге)
·
Үзегезнең әти- әниләрегез, танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз
арасыннан нинди Һөнәр осталарын әйтә аласыз? (җаваплар)
·
Сезгә кызыклы сорау бирәсем килә. Укымыйча яки эшләмичә яшәп
буламы? ( Кешенең һөнәре, кәсебе, шөгыле булырга тиеш. Юк, бу очракта кеше
начар юлга баса.)
Бирем
1
Сезнең
парталар өстендә ак кәгазьләр һәм фломастерлар бар. Һәр группа нинди дә булса
профессия кешесенә хас булган 1-2 предметны
ясарга тиеш. Ә каршы группа шушы рәсемгә карап, бу предметның нинди профессия
кешесенә хас булуын белергә тиеш. Һәр группа үзе сайлаган профессия турында
белешмә бирә.
Бирем
2
Сезнең
каршыгызда төрле профессия кешеләренең киемнәре һәм предметлар. Һәр группа
үзенә охшаган бер профессия киемен сайлый, предметларны барлый һәм рольләргә
кереп, шушы профессия кешесе булып уйнап күрсәтә.
Укытучы
Укучылар,
мин бүгенгесе көндә безнең районга иң кирәкле профессияләр турында белешмә
алдым . Безнең районга иң кирәкле профессияләр:
1.ветврач
2. агроном
3. укытучы
Бирем
3
Кәказьләрә
“Мин кем булырга телим ” дигән сорауга җавап язабыз. Бу җавапларыгызны хәзер
укымыйбыз, конвертка салын, ябыштырып куябыз. 11 класска җиткәч класс
битәкчегез белән бергә ачып укырсыз, бәлки кайберләрегезнең балачак хыялы
чыннан да тормышка ашар.
Нәтиҗә ясау, йомгаклау.
Укытучы: -
Балалар, без
бүген тәрбия сәгатендә нәрсә турында сөйләштек?
Сез нинди
профессияләр турында белеп киттегез?
Һөнәрләр
бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле.
Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз
һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре
булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль
һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш
яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.
Шуны
онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез
үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.
Һөнәрләр күп: кем булсаң да
Игенчеме,
эшчеме?
Тик онытма бер нәрсәне:
Хезмәт бизи кешене.
Яраткан
хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы,
туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә
калам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.