Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Классный час :"Сезнең тормыш – үзе батырлык"

Классный час :"Сезнең тормыш – үзе батырлык"

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Сезнең тормыш – үзе батырлык”,

(Сыйныф сәгате)

Наҗия Шиһапова,

Апас районы Сатламыш урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Максат.Укучыларны әти-әниләре һәм әби-бабаларының, гомумән, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәте белән таныштыру; ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү;сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү; тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү; герой шәхесләр белән таныштыру; туган якка,туган илгә мәхәббәт, төбәгебезнең үткән һәм бүгенге тарихын балалар күңеленә сеңдерү. Тарихи үткәнгә ихтирам һәм сугыш чоры балаларына хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау.Компьютер,проектор, экран, презентация, Бөек Җиңүгә багышлап чыгарылган стенд,әдәби әсәрләр күргәзмәсе, сугыш һәм тыл ветераннары хакындагы альбомнар “Җиңү көне җиңел бирелмәде...”, “Бөек җиңүгә 70 ел!”, “1941-1945” дигән язулар һәм “Ватан-ана чакыра” рәсеме урын ала.

Кичәгә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш чоры балалары кунак итеп чакырыла.

Чараның барышы.

Укытучының кереш сүзе: Хәерле көн,хөрмәтле авылдашларыбыз-сугыш һәм хезмәт ветераннары, укучылар! Бүген без,Сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр,Сезгә дан һәм мәдхия җырлар, Сезнең түземлелегегез,сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен,бу залга җыелдык.Халкыбызның Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган “Илкәем”җыры сезгә музыкаль сәлам булып яңгырасын.

Җыр.”Илкәем”

Укытучы .1941ел. 22 июнь.Таң атып килә.Гүзәл авыллар,шәһәрләр тыныч йокыда.Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны,шәһәрләрне үлем утына тоталар. Бөек Ватан сугышы башлана. Зәңгәр күкне канлы корым каплый.

Аяусыз сугыш башлана.1941 елда башланып киткән Бөек Ватан сугышы тарихта аерым урын алып тора.Төрле революцияләр, интервенция, колхозлашу, Сталин репрессияләре белән тәмам йончыган,таланган, хәерчеләнгән совет халкын янә бер кат ныклыкка сыный ул, яшәү-яшәмәвебезне көн тәртибенә куя.

Илебезгә көчле һәм рәхимсез дошманга каршы торырга туры килә.Сугышның беренче көненнән үк дошманга каршы көрәшкә бөтен халык күтәрелә.Фронттагы сугышчыларга да , басып алынган җирләрдә дошманга каршы сугышкан партизаннар һәм подпольщикларга да, фронтны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган тыл хезмәтчәннәренә дә бик авырга туры килә.

Җыр."Солдатлар" (Р.Әхмәтҗанов сүз., Ф.Әхмәдиев көе.)

Укытучы. Якташларыбыз да бер мең дүрт йөз унсигез көн һәм төн дәвамында киерелгән җәя шикелле дәһшәтле вакыйгалар һәм моңарчы күрелмәгән язмыш сынавы чолганышында калалар.Татарстан Республикасы Апас районыннан Ватан сагына , ут эченә 9112 кеше китә. Әмма күбесенә туган- үскән нигезләренә кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый шул, алар Ватан азатлыгы, Европаны фашизм тырнагыннан коткару өчен изге яуда башларын салып, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калалар. Әмма уртак Ватан капкасын шакыган афәт никадәр генә куркыныч булмасын, ул дәһшәтле көннәрдә шәһәр- авылларыбыз фронт ихтыяҗларын кайгыртып яши.

(1 нче слайд) Экранда видеофильмнан өзек күрсәтелә.

Укытучы.Илебезнең миллионнарча ир-егетләре эш коралларын сугыш коралларына алыштырды. Хәтәр сугыш елларында ил иминлеген сакларга дип Татарстаннан да 560 меңнән артык кеше фронтка китте. Алар дошман белән батырларча көрәште. 100 меңнән артык якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 200гә якын Татарстан батырлары Советлар Союзы герое исеменә лаек булды. Җирдә яшәвебез белән без алар алдында бурычлы. “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмас”.

Җыр."Солдатлар" (К.Булатова сүз., М.Минһаҗев көе.)

Укытучы. Апас районы Карамасар авылыннан да фронтка 142 кеше китә, 86 сы яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Сугыштан барлыгы 56 кеше әйләнеп кайта. Ләкин елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара.Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. Дүрт ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 70ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел!Фашизмны Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән язгы матур көннәрдә без исә ветераннарны хөрмәтлибез, һәлак булган батырларны ихтирам белән искә алабыз.

Укучы .Онытылмый беркем дә!

Онытылмый берни дә.

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз!

Укытучы.Әйе, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 70 ел тула. Илебездә ел саен 9 май – Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Ул көн бәйрәм генә түгел, истәлекләр һәм хатирәләр көне дә. Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора. Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын беркайчан да теләмәсләр. Шунлыктан илебез халыклары сугышка каршы. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел.

Шушы сугышта катнашып , әйләнеп кайтучы 56 ветераныбызның – бары берсе генә - хәзерге вакытта безнең арада - Әхтәмова Тәнзилә Шәнгәрәй кызына без бик рәхмәтле.Хөрмәтле ветераныбыз бүген бездә кунакта.Хәзер ,укучылар, сүзне аңа бирик әле.Сугышның ачысын-төчесен татыган ветераныбызның инде чәчләренә ак бәсләр кунган. Сугыш аның күңелендә һич төзәлмәслек тирән яра, хатирә калдырган.

Әхтәмова Тәнзилә әби чыгышы. Миңа нибары 17 яшь иде. Без Чирмешән, Багыш авылларында окоп казу эшендә катнаштык.Көннәр искиткеч салкын.Окоп казудан кайткач Ульянково авылына дзот казырга җибәрәләр, апрель аенда гына авылга кайттым. Сугыш Мәскәүгә якынлашканда кызларны да алырга дигән приказ чыга. 1942 елда армиягә китәргә ризалыгымны бирдем, товар поездына утыртып алып киттеләр. Мине Мәскәү оборонасын сакларга куйдылар. Мәскәү читләренең тирәләрен немецлар шартлаткан, тирә-як җимерелгән. Каты сугыш бара. Безнең бурыч: Мәскәүне немец самолётларыннан саклау, самолётның тавышыннан ук аерып хәбәр итә идек. Ләкин никадәр авыр булса да сыгылмадык, зарланмадык. “За оборону Москвы”,”Медаль Жукова”, Медаль “Отечественная Война” дигән медальләр белән бүләкләндем. Георгий Жуковның медальне үзе тапшыруы минем күңелемдә хәзер дә истә әле. Балалар, сезгә сугышны күрергә язмасын иде, ходай тәгалә андый авырлыкларны, күз яшьләрен күрсәтмәсен, киләчәк буыннар да ата-ана тигезлеге белән, озын-озак яшәп бәхетле булсыннар, дөньялар тыныч булсын!

Укытучы. Рәхмәт Сезгә бик зур. Олы ихтирамга лаеклы ветераныбыз ул безнең Тәнзилә әби! Бүгенге көндә ул балаларының таянычы, оныкларының юанычы, олы йөрәкле, саф күңелле әүлия зат- Акъәби.

Укытучы. Шәһәрдә һәм авыл җирендә бары картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Бөтен авырлыкларны җиңеп алар “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен” дигән лозунг астында эшлиләр. Промышленность оешмалары һәм колхоз-совхозлар хәрби шартларда эшләүгә күчерелә.Завод эшчеләре граната корпуслары, шартлаткычлар өчен аерым детальләр эшлиләр.Эш сәгате 18әр, хәтта 20шәр сәгатькә сузыла. Беркем дә авырсынмый, беркем дә сыкранмый.

(2 нче слайд) Экранда : “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” язуы һәм сугыш картиналары күрсәтелә.

Бию (Смуглянка)

(3 нче слайд) -Сугыш фактларда:1 укучы: Сугыш чоры үсмерләре... Сугыш башланганда аларга 17-20 яшь иде. Шушы 17-20 яшьлекләрнең 100дән 97се генә кире әйләнеп кайта алды. 100дән 97се! Онытмагыз бу санны!

2 укучы: Сугыш... Бу- 1725 җимерелгән һәм яндырылган шәһәр һәм поселок, 70 меңнән артык авыл. Сугыш – 32 мең җимерелгән завод- фабрика, юкка чыккан 65 мең километр тимер юл.

3 укучы: Сугыш – 900 көнгә сузылган Ленинград блокадасы. Көнгә 125 грамм икмәк... һәм тыныч халык өстенә яуган тонналаган бомба һәм снарядлар.

4 укучы: Сугыш... Брест крепостеннан Мәскәүгә кадәр чигенү юлы – 1000 километр, җиңү юлы – Мәскәү- Берлин – 1600 км. Туп-туры очсаң, самолет белән 4 сәгатьлек ара. Ә үрмәләп, бер күтәрелеп, бер чигенеп, бер егылып, бер торып, үлем белән якалаша-якалаша үтелгән бу юл 4 елга, 1418 көнгә сузыла.

5 укучы: Сугыш – 1943 елның 22 мартында белорусь авылы Хатыньда тереләй яндырылган 149 кеше. Аларның 75 е балалар, иң кечкенәсенә 7 атна! Фашизмның яшәргә хакы юклыкка бары бер мисал бу!

6 укучы: Сугыш – көнгә 20шәр сәгать завод станоклары артында басып тору. Сугыш – авыл кешеләренең тозлы тирендә үскән икмәк, үгез җигеп сука сукалау, куллар канаганчы урак уру, көлтә бәйләү...

Укытучы .Сугыш чоры балалары... Аларның да инде иң-иң кечкенәсенә 65-70 яшь. Вакыт аяусыз. Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз әкрен-әкрен арабыздан китеп баралар. Саклыйсы, кадерлисе иде аларны! Шулай ук бүген бездә кунакта сугыш чоры баласы - җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән ветераннарыбызның берсе - Гыйльманова Миңсара әби.Хәзер сүзне аңа бирик әле.

Гыйльманова Миңсара әби чыгышы. 1940 елның декабрендә безне, Карамасардан берничә кызны , вербовка белән Свердловск өлкәсенең Серов шәһәренә эшкә җибәрделәр.Ул да түгел сугыш башланып китте.Сугыш чорында 76 нчы номерлы, хәрби механик заводта 16 килограммлы снарядлар җитештердек. Әлеге заводта 4 ел буе эшләдем.Туган авылыма 1944 елның июнендә генә кайттым.Аннары колхозда байтак вакытлар бригадирлык иттем.

Укытучы.Рәхмәт Сезгә бик зур. Шулай ук олы ихтирамга лаеклы ветераныбыз ул безнең Миңсара әби! Бүгенге көндә ул балаларының таянычы, оныкларының юанычы, олы йөрәкле, саф күңелле әүлия зат- Акъәби.

(4 нче слайд) Экранда тыл батырлары турындагы рәсемнәр.

Укытучы.Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшлиләр.Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң. Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк иде-игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә , гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә кирәк булган. Ләкин алар сынатмаганнар, сыгылмаганнар. Бөтен булган физик авырлыкларга түзәр идең әле, авылларга кара пичәтле кәгазьләр агыла. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калалар. Шушы сугыш вакытында тол калган һәм хәзерге вакытка кадәр исән-сау булып яңа гына гүр иясе булган әбиләребез: Әминова Сәкинә, Гайнуллина Мәүҗүдә, Шәяхмәтова Сәүдә әбиләр. Еллар картайтса да аларның йөрәкләре , күңелләре яшь, яшәү дәртләре сүнмәгән иде әле. Аларның тормыш юллары-без яшьләр өчен дә батырлыкка тиң. 103 яшьлек Карамасарның Акъәбие Мәүҗүдә әби Гайнуллина икенче гасырлык гомеренә аяк баскан иде. Моны бәхет , язмыш дими ни диярсең.

Оныгы Айнурның дәү әбисе -Мәүҗүдә әби турында язган иншасын тыңлау.

(5 нче слайд) Тол әбиләрнең фотосурәтләре.

Укытучы.Сугыш беткәч тә, тыл каһарманнары төнне көнгә , көнне төнгә ялгап эшләүләрен дәвам итәләр, чөнки илдәге сугыш китергән хәрабәләрне торгызырга кирәк. Алар тагын ил язмышына кушылып хезмәткә җигеләләр. Алар арасында хәзерге көнгә кадәр намус белән үз хезмәтләрен башкаручылар байтак. Күпләре инде гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр,балаларының таянычы, оныкларының юанычы. Алар әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле,саф күңелле әүлия затлар,сугыш чоры кешеләре!

Укучылар:

  1. Сабый гына идек ул елларда,

Җирләр сөреп, иген икмәдек.

Әткәйләрне сагынып елый-елый

Чүп утадык, башак чүпләдек.

Торып “кояш белән” көянтәләп

Су ташыдык тракторларга.

Йотып ачлык хисен, юандык без,

Тургай моңын тыңлап кырларда.



  1. Тулпар атлар киткәч яу кырына

Үгез-тана керде тәртәгә.

Күпме малай үгез “дулавыннан”

Үксегәндер язгы иртәдә?!



  1. Әниләр, әбиләр, без- үсмерләр

Урак урдык, бергә ярышып.

Истәлеккә кәкре урак эзе

Бармакларда калды ябышып.



  1. Урган учмалардан көлтә бәйләп,

Сосланнарны бик күп тездек без.

Көнне төнгә ялгап, кырда эшләп,

Якынайттык җиңү көнен без.



5.Күзләремә тирән эзен салган

Сугыш елларының шәүләсе.

Мәңгелеккә шаһит булып калды

Ятимлекнең кара пәрдәсе...

6.Йөзләремә сарылып, сеңеп калган

Үткән авыр еллар сулышы.

Төшләремә кереп эзәрлекли

Аерылуның ачы сагышы.

7.Йөрәгемне авыр яралады

Язмыш сынаулары ул чакта

Сагыш- моңнар, кайгы- хәсрәтләрем

Юлдаш булды миңа һәрчакта...

8.Күңелемдә яши төер булып

Сугыш йоткан авыр балачак.

Күзләремә кунган моңсу караш

Гомерем буе озата барачак.

Укытучы. Батырлык ул- рухи матурлык.Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөклеген югары бәяләгән. Әйе батырлар исеме үлемсез. Якташыбыз, авылдашыбыз фронтовик шагыйрь Гали Хуҗиевны да бүген искә алмый мөмкин түгел, укучылар.Ул белгәнебезчә Апас районы Карамасар авылында туып үскән. Бөек Ватан сугышы фронтында, хәрәкәттәге армия сафларында 1942 елдан 1946 елга кадәр Польшада, Германиядә,Чехословакиядә, Австриядә була. Хәрби дәрәҗәсе-капитан. Кызыл Йолдыз һәм өч медаль белән бүләкләнә.Сугыштан соң да, аңа кадәр дә без –укучылар өчен зур хезмәт куя, иҗат итә. Бүгенге көндә авылыбызның бер урамы аның исемен йөртә, мәктәбебездә аның иҗаты, китаплары тупланган кечкенә генә “музей” да эшләп килә. Әйе, батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр- дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле. Хәзер укучылар, хөрмәтле ветераннарыбызга үзебез иҗат иткән шигырьләребезне сөйләп китик әле. Без дә кечкенә “шагыйьрләр бит әйеме?

Укучы. “Сугыш булмасын!”

Минем бабам сугыштан

Җиңүче булып кайткан.

Сугышкан дошманга каршы

Орденнар алып кайткан.

Без бит сугыш турында

Кинолардан күрәбез,

Я булмаса китаптан

Укып кына беләбез.

Сугыш уты беркайчан да

Булмасын ди бабайлар,

Күкләр аяз, көннәр тыныч

Һәммәгезгә , балалар! (Зарипова Ильгина)



Укучы. “Матур булсын!”

Сугыш уты илебезне

Чолгап алмасын башка

Саклыйк әле тынычлыкны,

Тынычлык бик кирәк бит!

Бу куркыныч сугыш газапларын

Ишетеп кенә беләбез.

Матур булсын иде тормышыбыз

Аяз булсын күгебез.

Әти-әни, әби-бабайларның

Кичергәнен кабат кичермик

Бу тынычлык, якты матур тормыш-

Барысы да без-балалар өчен бит!Сәлимгәрәева Энҗе)

Укучы .Данлы бәйрәм -Бөек Җиңү көне белән Сезне, хөрмәтле ветераннар! Хәзер башкарылачак җырыбыз Сезгә бәйрәм бүләге булсын

Җыр: “Матур булсын.”

Укучы.Алыгыз Сез бүген бүләк итеп

Котлауларның иң зур бәйләмен

Каршылагыз тагын бик күп тапкыр

Якты Җиңү бәйрәмен!(чәчәкләр бүләк итү)



Ал нурларга төренеп кояш байый

Үткән юллар килә күңелгә.

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онытылмаслар гомер-гомергә!



Җиңү килде җирне нурга күмеп.

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә.

Орден-медальләрне чыңлатып.



Картаймагыз әле, ветераннар

Картаймагыз,әй,тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар.(Хәкимҗан Халиков)

Хөрмәтле ветераннар! Бүген сезнең, hәркайсыгыз алдында баш иябез, мең-мең, рәхмәт Сезгә!

Җыр: “ Һәрвакыт булсын кояш.”











Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 25.12.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров127
Номер материала ДВ-286943
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх