Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Классный час "Ты в наших сердцах Тукай"

Классный час "Ты в наших сердцах Тукай"


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Безнең күңелләрдә син- Тукай.

(3 нче сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате.)

Максат:1) Г.Тукайның әсәрләре аша, алар ярдәмендә балалардагы алдашу, кеше әйберенә тию , ялкаулык кебек начар гадәтләрне булдырмау өстендә эшләү, ул гадәтләрнең начар икәнен аңлату;

2)Балаларны кечкенәдән эш яратучан, тырыш , пөхтә булырга өйрәтү;

3) Сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: наотбук, проектор, презентация, интерактив такта.



Дәрес барышы.

1.Кереш өлеш. Оештыру.

Исәнләшү.

-Исәнмесез! Хәерле көн!

-Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн һ әммәбезгә!

2.Яңа тема өстендә эш.

-Укучылар, безнең илдә һәр ел нинди дә булса исем астында үтә. Быелгы ел нинди вакыйгалар белән бәйле? (Космонавтика елы һәм Тукай елы.)Шагыйрьнең тууына гасырдан артык вакыт үтсә дә, халык аны онытмый. Аның шигырьләре, әкиятләре башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Шагыйрьне безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр.Г.Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләре буенча балет иҗат ителгән.

Укучылар, без бүгенге тәрбия сәгатендә Г.Тукайның әсәрләренә сәяхәт ясарбыз. Ә хәзер дәреснең темасын укыгыз (1 слайд). Быел шагыйрьнең тууына ничә ел була?(125 ел).(2слайд).

Тәрбия сәгатенең эпиграфы итеп “Тукайга” шигырен алырбыз.(3 слайд. Укырга.)

Сүз әйталган сабыйларның

Телендә син.

Олыларның йөрәкләре

Түрендә син.

Халкың арасында гәүһәр

Булып балкып,

Ераклардан биек тау күк

Күренәсең.

Мәңге үлмәс иҗат җимешләрең аша

Сөйләшәсең безнең белән

Бүген дә син!



Әсәрләргә сәяхәт иткәндә табышмакларның җавабын табыгыз һәм бу персонажның Г.Тукайның кайсы әсәреннән булуын әйтегез.

1)Сачен тарап алтын тарак белән

И бизәнә, ясана.

Һәм шуннан соң кинәт суга чума.

Кем ул? (Су анасы. 4 слайд.)

Су анасы нишли? Кыскача эчтәлеген искә төшерәбез. Малай нинди ярамаган эш эшли? (Тарак урлый.5 слайд.) Кеше әйберенә тияргә ярыймы? (Юк.) Малайның әнисе таракның кемнеке икәнен беләме?(Юк .5 слайд.) Малай ничә ярамаган эш эшләде? (Су буена ялгыз төште, кечкенә балаларга берүзенә су буенда йөрергә ярамый, тарак урлады, әнисенә таракны таптым дип алдашты.) Күпме генә кызыксаң да, кеше әйберен рөхсәтсез алырга ярамый.

2) Икенче табышмакны тыңлыйбыз:

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның... (Сарык.)

(“Кәҗә белән Сарык” әкиятенең герое. 7слайд.) Бу нинди әкияттән? Хуҗалар нинди начар эш эшлиләр?(Йорт хайваннарын урамга куып чыгарырга ярамый, аларны кешеләр үзләре тәрбияләргә тиеш.) Сарык белән Кәҗә бүреләрдән ничек котылалар?(8 слайд.) (Үзләренең тапкырлыклары, батырлыклары белән.)

3)Алдагы табышмакны тыңлыйбыз:

Армас-талмас нечкәбил, безне бал белән сыйлый ул. (Бал корты.)

(“Бал корты һәм чебеннәр”. 9слайд.)

Чебеннәр ни өчен зарлана? Бал корты аларга нәрсә дип җавап бирә?(Чебеннәр кешеләргә файда китермиләр, шуңа күрә аларны яратмыйлар. Чебеннәр пычрак ташыйлар,әзерне ашыйлар.)

4) 10 слайдта нәрсәләрне күрәсез? (Ташбака белән Куян.) Алар нинди ярыш оештыралар? Кыскача эчтәлеген сөйләгез. Кем җиңә? Ни өчен Куян җиңелә? (Куян мактанчык, үз-үзенә нык ышанган.)

5) Табышмакның җавабын табыгыз:

Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? (Эт.)

Бу кайсы әсәрдән? (“Кызыклы шәкерт”.) (11 слайд.)Ике укучы рольләргә бүлеп шигырьне яттан сөйлиләр.

Малай маэмайга нинди булырга куша? (Кечкенәдән тырышырга, ялкау булмаска кирәк ди.)

6) 12 слайдны карагыз. Бу рәсем кайсы әсәрдән?(“Эш беткәч уйнарга ярый”.) Малай кояшка, алмагачка, кошка нәрсә дип җавап бирә? (Минем эшләрем бар, эшләрем беткәч уйнарга чыгам дип.)

7) Тагын бер табышмакны тыңлап үтегез:

Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

Былтыр кысты”,- дип акыра

Туганнарын чакыра.

Ул кем әле? (“Шүрәле”.)(13 слайд.)

Әйдәгез, Шүрәле белән Былтырны тыңлыйбыз. Ике укучы өзекне яттан сөйли.(14 слайд.)

Укучылар, шагыйрь бу әсәрендә нәрсә әйтергә теләгән? (Куркак булмаска, урманга ялгыз бармаска.)

3.Йомгаклау.

Габдулла Тукайның нинди генә әсәрен укысак та алар безне акыллы, тәртипле булырга өйрәтә, үзенең әсәрләре аша безгә гел зирәк, акыллы киңәшләр бирә. Серле әкиятләре, кызыклы шигырьләре өчен без аңа бик тә рәхмәтле. Ә хәзер Тукайның нинди киңәшләрен истә калдырырга икәнен укып үтик.(15 слайд.)

Г.Тукайның акыллы, зирәк киңәшләре.

1.Караклык хурлык. Урлап алма-сорап ал.

2.Алдашу бик начар гадәт.

3.Эш беткәч-уйнарга ярый. Башлаган эшеңне ярты юлда калдырма.

4.Эшкә кечкенәдән өйрән, ялкау булма.

5.Елга буена, урманга ялгыз барма.

6.Куркак булма, батыр бул.

7.Мактану начар гадәт.

8.Хайваннарны җәберләргә ярамый, аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә кирәк.

9.Башкаларга файда китерсәң,сине дә хөрмәт итәрләр.

Укучылар, тәрбия сәгатен Эльвинаның шигыре белән тәмамлыйсы килә. Ул “ Тукай” дип атала. Күптән түгел үткәрелгән “Яшь иҗатчы” муниципаль бәйгесендә Эльвина «Туган ягым» номинациясе буенча җиңүче булды. Аны тыңлыйбыз.

Тукай

(Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан минем уйларым)

Еллар аша кердең, Тукай,

Һәркемнең күңеленә.

Синең шигырьләрең аша

Күңелләргә нур иңә.



Шәкертең мин синең,

Шагыйребез Тукай.

Су анасы, Шүрәлеләр-

Барысы да бездә уңай.



Хәзер Шүрәле дә кытыкламый,

Кешеләргә тими алай.

Су анасы да тәрәзә какмый,

Тарак урламый малай.



Тәрбия сәгате тәмам. Г.Тукайның акыллы киңәшләрен үтәргә тырышыгыз. Сау булыгыз!














Краткое описание документа:

Безнең күңелләрдә син- Тукай.

(3 нче сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате.)

Максат:1) Г.Тукайның әсәрләре аша, алар ярдәмендә балалардагы алдашу, кеше әйберенә тию , ялкаулык кебек начар гадәтләрне булдырмау өстендә эшләү, ул гадәтләрнең начар икәнен аңлату;

2)Балаларны кечкенәдән эш яратучан, тырыш , пөхтә булырга өйрәтү;

3) Сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: наотбук, проектор, презентация, интерактив такта.

Дәрес барышы.

1.Кереш өлеш. Оештыру.

Исәнләшү.

-Исәнмесез! Хәерле көн!

-Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн һ әммәбезгә!

2.Яңа тема өстендә эш.

-Укучылар, безнең илдә һәр ел нинди дә булсаисем астында үтә. Быелгыел нинди вакыйгалар белән бәйле? (Космонавтика елы һәм Тукай елы.)Шагыйрьнең тууына гасырдан артык вакыт үтсә дә, халык аны онытмый. Аныңшигырьләре, әкиятләре башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.Шагыйрьне безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр.Г.Тукайның“Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләре буенча балет иҗат ителгән.

Укучылар, без бүгенге тәрбия сәгатендә Г.Тукайның әсәрләренә сәяхәт ясарбыз. Ә хәзер дәреснең темасын укыгыз (1 слайд). Быелшагыйрьнең тууына ничә ел була?(125 ел).(2слайд).

Тәрбия сәгатенеңэпиграфы итеп “Тукайга” шигырен алырбыз.(3 слайд. Укырга.)

Сүз әйталган сабыйларның

Телендә син.

Олыларның йөрәкләре

Түрендә син.

Халкың арасында гәүһәр

Булып балкып,

Ераклардан биек тау күк

Күренәсең.

Мәңге үлмәсиҗат җимешләрең аша

Сөйләшәсең безнең белән

Бүген дә син!

Әсәрләргә сәяхәт иткәндә табышмакларның җавабын табыгыз һәм бу персонажның Г.Тукайныңкайсы әсәреннән булуын әйтегез.

1)Сачен тарап алтын тарак белән

И бизәнә, ясана.

Һәм шуннан соң кинәт суга чума.

Кем ул? (Су анасы. 4 слайд.)

Су анасы нишли? Кыскача эчтәлеген искә төшерәбез. Малай нинди ярамаган эш эшли? (Тарак урлый.5 слайд.) Кеше әйберенә тияргә ярыймы? (Юк.) Малайның әнисетаракның кемнеке икәнен беләме?(Юк .5 слайд.) Малай ничә ярамаган эш эшләде? (Су буена ялгыз төште,кечкенә балаларга берүзенәсубуенда йөрергә ярамый, тарак урлады, әнисенә таракны таптым дип алдашты.) Күпме генә кызыксаң да, кеше әйберен рөхсәтсез алырга ярамый.

2) Икенче табышмакны тыңлыйбыз:

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның...(Сарык.)

(“Кәҗә белән Сарык” әкиятенең герое. 7слайд.) Бу нинди әкияттән? Хуҗалар нинди начар эш эшлиләр?(Йорт хайваннарын урамга куып чыгарырга ярамый, аларны кешеләр үзләре тәрбияләргә тиеш.) Сарык белән Кәҗә бүреләрдән ничек котылалар?(8 слайд.) (Үзләренең тапкырлыклары, батырлыклары белән.)

3)Алдагы табышмакны тыңлыйбыз:

Армас-талмас нечкәбил, безне бал белән сыйлый ул. (Бал корты.)

(“Бал корты һәм чебеннәр”. 9слайд.)

Чебеннәр ни өчензарлана? Бал корты аларганәрсә дипҗавап бирә?(Чебеннәр кешеләргә файда китермиләр, шуңа күрә аларны яратмыйлар. Чебеннәр пычрак ташыйлар,әзерне ашыйлар.)

4) 10 слайдта нәрсәләрне күрәсез? (Ташбака белән Куян.) Алар нинди ярыш оештыралар? Кыскача эчтәлеген сөйләгез. Кем җиңә? Ни өчен Куян җиңелә? (Куян мактанчык, үз-үзенә нык ышанган.)

5) Табышмакның җавабын табыгыз:

Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? (Эт.)

Бу кайсы әсәрдән? (“Кызыклы шәкерт”.)(11 слайд.)Ике укучы рольләргә бүлеп шигырьне яттан сөйлиләр.

Малай маэмайга нинди булырга куша? (Кечкенәдән тырышырга, ялкау булмаска кирәк ди.)

6) 12 слайдны карагыз. Бу рәсем кайсы әсәрдән?(“Эш беткәч уйнарга ярый”.)Малай кояшка, алмагачка, кошка нәрсә дип җавап бирә? (Минем эшләрем бар, эшләрем беткәч уйнарга чыгам дип.)

7) Тагын бер табышмакны тыңлап үтегез:

Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты”,- дип акыра

Туганнарын чакыра.

Ул кем әле? (“Шүрәле”.)(13 слайд.)

Әйдәгез, Шүрәле белән Былтырны тыңлыйбыз. Ике укучы өзекне яттан сөйли.(14 слайд.)

Укучылар, шагыйрь бу әсәрендә нәрсә әйтергә теләгән? (Куркак булмаска, урманга ялгыз бармаска.)

3.Йомгаклау.

Габдулла Тукайның нинди генә әсәрен укысак та алар безне акыллы, тәртипле булырга өйрәтә, үзенең әсәрләре аша безгә гел зирәк, акыллы киңәшләр бирә. Серле әкиятләре, кызыклы шигырьләре өчен без аңа бик тә рәхмәтле. Ә хәзер Тукайның нинди киңәшләрен истә калдырырга икәнен укып үтик.(15 слайд.)

Г.Тукайның акыллы, зирәк киңәшләре.

1.Караклык хурлык. Урлап алма-сорап ал.

2.Алдашу бик начар гадәт.

3.Эш беткәч-уйнарга ярый. Башлаган эшеңне ярты юлда калдырма.

4.Эшкә кечкенәдән өйрән, ялкау булма.

5.Елга буена, урманга ялгыз барма.

6.Куркак булма, батыр бул.

7.Мактану начар гадәт.

8.Хайваннарны җәберләргә ярамый, аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә кирәк.

9.Башкаларга файда китерсәң,сине дә хөрмәт итәрләр.

Укучылар, тәрбия сәгатен Эльвинаның шигыре белән тәмамлыйсы килә. Ул “Тукай” дип атала. Күптән түгел үткәрелгән “Яшь иҗатчы” муниципаль бәйгесендә Эльвина «Туган ягым» номинациясе буенча җиңүче булды. Аны тыңлыйбыз.

Тукай

(Габдулла Тукайның 125 елы тулу уңаеннан минем уйларым)

Еллар аша кердең, Тукай,

Һәркемнең күңеленә.

Синең шигырьләрең аша

Күңелләргә нур иңә.

Шәкертең мин синең,

Шагыйребез Тукай.

Су анасы, Шүрәлеләр-

Барысы да бездә уңай.

Хәзер Шүрәледә кытыкламый,

Кешеләргә тими алай.

Су анасы да тәрәзә какмый,

Тарак урламый малай.

Тәрбия сәгате тәмам. Г.Тукайның акыллы киңәшләрен үтәргә тырышыгыз. Сау булыгыз!

Автор
Дата добавления 04.05.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров255
Номер материала 264923
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх