Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Статьи / Классный час "Толерантлы шәхес-тәрбияле шәхес"

Классный час "Толерантлы шәхес-тәрбияле шәхес"



Внимание! Сегодня последний день приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Толерантлы шәхес-тәрбияле шәхес (2 сыйныфта сыйныф сәгате).

Гарифуллина Разия Рәфгать кызы.

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 1категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы.

Максат: укучыларда толерантлы шәхес турында күзаллау һәм толерантлык сыйфатларын формалаштыру;

Бурычлар:

-толерантлылык төшенчәсен аңлату;

-бер-береңә хөрмәт хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау:

- “толерант”, “толерантлы”,”игелекле”,”түземле”,”мәрхәмәтле” сүзләре язылган карточкалар.



Дәрес барышы.

1)Кереш әңгәмә.

- Исәнме,алтын кояшым!

- Исәнме,зәңгәр күгем!

- Исәнме,кечкенә агачым!

- Исәнме,якын дустым!

( Бер-берсенә карап елмаялар һәм күтәренке кәеф телиләр).

Укытучы: Хәерле көн, укучылар!

- Сез бүгенге дәресне бер-берегезгә елмаеп һәм күтәренке кәеф теләп

башлап җибәрдегез. Нәрсә соң ул елмаю? (Йөзләрдәге чагылыш,мимика).

-Ә кеше кайчан елмая? (Кәефе күтәренке булганда, аңа күңелле булганда).

-Әйе.Елмайган кеше һәрвакытта игътибарны үзенә җәлеп итә,аның белән аралашасы килеп тора, ул кешедә игелеклелек сыйфатлары да

киң җәелгән була. Әгәр дә кеше шушындый сыйфатларга ия була икән-

андый кешене толерантлы кеше диләр.

-Сезгә таныш булмаган сүз,әйеме? Ә сез бу сүзнең мәгънәсе турында күбрәк беләсегез киләме?( Әйе).

2) Тема бенча аңлату. Бүгенге сыйныф сәгатендә бу сорауга күбрәк җавап табарга тырышырбыз. Бүгенге темабыз- “Толерантлы шәхес тәрбияләү” дип атала.

Толерант- латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә , гореф-гадәтенә уңай карау дигәнне аңлата.

Кешене барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү,сүзенә колак салу,игътибарлы булу- менә нәрсә ул толерантлылык!

Ни кызганыч, хәзерге вакытта күп кешеләр бик тәкәббер,калганнар белән исәпләшмиләр ,ярдәм итәргә теләмиләр.Ә без,үзебезнең көчебезне ярдәмгә мохтаҗлар өчен кызганмаска,булышып,дус-тату яшәргә тиеш.

3) Без –төрле кешеләр.

-Укучылар,без нинди планетада яшибез?(Җирдә).

-Безнең илебез ничек атала?(Рәсәй).

-Рәсәйдә нинди халыклар яши? яши?(Руслар,татарлар,чувашлар,башкортлар,марилар...).

-Алар бер-берсе белән охшашмы?(Юк.Бар яшьләре,картлары,бала-чагалары,тән тиресе төрле булган халыклар....)

-Ләкин,кеше нинди генә булмасын,без бер-беребезне хөрмәт итәргә,булышырга, бер-беребезгә игътибарлы булырга,игелекле гамәлләр эшләргә тиеш.Шул вакытта без толерантлы шәхес булырбыз.

4) В.Осееваның “Нәрсә яхшы була?” хикәясен уку [ 2, 20].

Марат йокысыннан иртүк уянды. Тәрәзәдән тышка карады. Кояш балкып тора. Көн шундый әйбәт. Малайның үзенең дә берәр яхшы нәрсә эшлисе килеп китте.

Менә ул уйлап утыра.

Әгәр сенлем суга батса, мин аны коткарыр идем...”

Ә сеңлесе шунда ук абыйсына:

- Әйдә, Марат, мине уйнарга алып чык! – диде.

- Кит әле, уйларга комачаулама.

Сеңлесе үпкәләп китеп барды.

Ә Марат һаман уйлый:

Әгәр әбиемә ач бүреләр ташланса, мин аларны атып үтерәм...”

Ә әбисе шунда ук аңа эндәште:

- Өстәлдәге савыт-сабаны җыеп ал әле, Марат !

- Үзең җыеп ал, әбекәем, минем вакытым юк!

Әбисе башын гына чайкап куйды. Ә Марат уйлый да уйлый:

Менә Актырнак коега егылып төште ди, ә мин аны тартып чыгардым, ди...”.

Шунда ук Актырнак да койрыгын болгый-болгый малай янына килде: “Миңа эчәргә бир әле, Марат,” – димәкче иде ул.

- Кит әле моннан, мин уйлыйм!

Актырнак авызын шап итеп япты да куак арасына кереп китте. Марат әнисе янына килде.

- Нинди дә булса берәр яхшылык эшләргә иде миңа.

Әнисе Марат башыннан сыйпады да:

- Сеңлеңне урамга алып чык, әбиеңә савыт-саба җыеш, Актырнакка су бир, - диде.

Хикәя эчтәлеге буенча фикер алышу. Нәтиҗә ясау:

-Марат нинди ялгышлар ясады?( Сеңлесен үпкәләтте,әбисен һәм

Актырнакны тыңламады).

-Марат үзенең ялгышын таныдымы?(Әйе.Аның үзенең уйлары да изгелек эшләү,яхшылык кылу турында иде).

5) Мәкаль һәм әйтемнәрне уку. Мәгънәләрен ачыклау.

            1) “Игелекле эшнең иртәсе – киче юк”.

            2) “Изгелек иткән юлда калмас”.

            3) “Игелек итә алмасаң, яманлык кылма”.

            4) “Кешегә игелек итсән – үзеңә булышасың” [ 2, 16].

5) “Матурлык – бер көнлек, игелек – мәңгелек”.. Әгәр бер кеше икенчесенә нинди дә булса яхшылык эшләсә, тегесе аңа рәхмәтен: “Балаларыңның игелеген күрергә язсын,” – дигән теләкләр аша белдерә. Моны сез ничек аңлыйсыз?

- (Балаларның җавабы).

- Әйе, ата-ана өчен бала – иң кадерле җан иясе. Аларның үз балалары турында гел яхшылык кына ишетәселәре килә. Ата-ана авыр чакларда (авырганда һ.б.) балаларының ярдәмен тойса, шул игелек күрсәтү була.

Шул баланы толерантлы бала дип әйтеп була.Игелексез кеше – кешелексез, таш бәгырьле, мәрхәмәтсез кеше [ 1, 41].

6)Психик бушану.(Укучыларның толерантлылыгын тикшерү).(Укучыларда дәфтәр битләре,төсле карандашлар.Биремнәр икешәр варианттан тора.Укучы беренче вариант белән килешсә-кызыл түгәрәк ясый,икенче вариант белән килешсә-зәңгәр түгәрәк ясый).

Биремнәр:

1)Кечкенә энекәшең уенчыкны ватты:

-син аны тынычландырырга тырышасың;

-аңа сугып җибәрәсең.

2)Син үзеңнең апаң белән ачуланыштың:

-татуланышырга җай эзлисең.

-үпкәлисең һәм үч аласың;

3) Сезнең сыйныфка яңа укучы килде һәм беренче көнне үк “2” ле алырга өлгерде:

-син аңа укуында булышасың,яңа коллективка кереп китәргә ярдәм итәсең.

-син аннан көләсең,калганнарны аның белән дуслаштырмаска телисең;

4) Сәлим начар киенгән:

-сиңа аның киеме мөһим түгел;

-син аннан көләсең.

-Укучылар, кемнең кызыл түгәрәкләре күбрәк-шулар баса.Барыгызныкы да

кызыл түгәрәк-яхшы! Димәк сез-толерантлы укучылар. Толерантлы укучылар

нинди сыйфатларга ия булалар соң?(Тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы һәм игътибарлы булу,бер-береңә ярдәм итү,игелекле эшләрне күбрәк эшләргә тырышу).

Ә игелекле эшне һәркөнне, һәрвакыт эшләп була . Моның өчен кешегә нәрсә кирәк икәнен Ф.Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигыреннән табарбыз [ 2, 19].

            Кабатлыйм бер сорауны

            Өнемдә һәм төшемдә:

            “Кеше булып яшәргә

            Нәрсә кирәк кешегә?”

            Диңгез әйтә: - Тирәнлек.

            Таулар әйтә: - Турылык.

            Җир эндәшә: - Юмартлык.

            Чык суы әйтә: - Сафлык.

            Яшен әйтә: - Кыюлык.

            Ипи әйтә: - Олылык.

- Гүзәллек, - диләр гөлләр.

            - Иркенлек, - диләр җилләр.

            - Нык канат, - ди бөркетләр.

            - Биеклек, - диләр таулар,

            Һәм шушылар өстенә

            Кирәк тагын иң элек

            Кешене кеше иткән

            Бер нәрсә - Кешелеклелек.

IV. Йомгаклау.



Кулланылган әдәбият.

1. Галиева Л.И., Баязитова Л.В. Әдәплелек дәресләре. –Мәгариф нәшрияты. -2000. -40-43 битләр.

2. Низамов Р.А. Көч һәм рух тамырлары. - Мәгариф нәшрияты. -2003. -16-20 битләр.

3. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия-мәңгелек фәлсәфә. –Мәгариф нәшрияты. -2001.















57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 22.11.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Статьи
Просмотров8
Номер материала ДБ-378975
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх