Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Классный час "Туган телем-газиз телем"

Классный час "Туган телем-газиз телем"



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:















КЛАСС СӘГАТЕ:

Туган телем – газиз телем!


















Залялетдинова Г.А

46 нчы мәктәп

3 “А” класс




2009-2010 нчы уку елы






Максат: Язучыларның тел турында әйткән шигырьләре,

әйткән сүзләре белән таныштыру;

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.



Җиһазлау: Г.Тукай портреты, карточкалар, яфрак рәсемнәре артына язылган

сораулар, җыр көйләре.



Мәкальләр: “Халкын белмәгән-халыксыз, нәселен белмәгән-нәселсез,

телен белмәгән-телсез”

“Уйның күрке тел, телнең күрке сүз”































Без-татарлар, туган телебез – татар теле.

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар – киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге класс сәгатебезне сиңа багышлыйбыз.

Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!


1 укучы: И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.


Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.


Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе-анасы өйрәтә. Шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.


Туган тел” җыры (Г.Тукай сүзләре, халык көе) башкарыла.


Әйе, Г.Тукай телебез турында әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Телне “матур тел”, “әткәм-әнкәм теле” дип атаган. Без сезнең белән туган тел турында инша яздык. Шул эшләр арасыннан берничәсен тыңлап үтик әле.


Фидаиль, Айгөл,Русланның иншалары тыңланыла.


Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әти”, “әни”, “бабай”, “әби” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Тугач та бу телне балам, кызым, улым дигән сүзләрне дөньяга сине тудыручы, яратучы, багучы газиз әнкәңнән ишетәсең.. Шул турыда шагыйрьләребез берсеннән-берсе матур шигырьләр иҗат иткәннәр.


2 укучы: Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел-

Ул минем туган телем.


Балам” диеп туган телдә,

Эндәшә миңа әнкәм.

Әнием!” дип әнкәемә,

Мин туган телдә әйтәм.



Туган, үскән илнең яктылыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә әнә шул туган тел ярдәм итә. Милли шагыйрьләребезнең җанга якын шигырьләрен укып рухланабыз. Менә бүген дә без аларның туган телгә-татар теленә булган җылы хисләре белән тулы шигырьләрен ишетәбез.


3 укучы: Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.


Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.



Безнең телебез –матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый икән, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, гореф-гадәте дә бетә. Шулай итеп, милләт тә үлемгә дучар була. Безнең телебез дә әле шундый аяныч хәлгә төшеп бара иде. Тел саклансын өчен, ул тулы хокуклы аралашу чарасы булырга, тормышның күп өлкәләрендә кулланылырга тиеш.

Безнең бурыч- телебезне яхшы белү, аны ярату.Тел өчен көрәш-милләт өчен көрәш. Әгәр телебезне дәүләт яклый икән, аны дәүләт теле итеп кабул итә икән, димәк, без бар, без яшибез.


7 укчы: Үз телеңне сөймәгәндә,

Ярты ул алган белем

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.


Әни кебек газиз күреп

Туган тел” дип җан атып

Яшик әле дөньясында

Татар телен яратып.



Әйлән-бәйлән” җыры башкалыла.




Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, сез дәвам итегез.

  1. Сөйдергән дә тел,(биздергән дә тел)

  2. Телең озын булса, (гомерең кыска булыр)

  3. Кылыч ярасы бетәр, (тел ярасы бетмәс)

  4. Телнең зиннәте-(туры сүз)

  5. Тик тормаган тел, (кунак чакыра)

  6. Теле барның, (юлы бар)


Һәр мәкальнең мәгънәсе буенча фикер алышу.



Ә хәзер әйдәгез уен уйнап алыйк әле.Ул уен “Син туган Республикаңны һәм телеңне яхшы беләсеңме?” дип атала. Тактага беркетелгән сары яфраклар артына Республикабыз турында, ә яшел яфраклар артына туган телебезгә карата сораулар язылган.


Сораулар:

  1. Синең Республикаң нинди Республика дип атала?

  2. Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәһәр?

  3. Республиканың Президенты кем?

  4. Татарстанның гербына нәрсә ясалган?

  5. Казанга ничә ел булды? Ничәнче елда?



1.Билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасы?

2.Татар телендә нинди сузык авазлар бар?

3. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр?

4. Г Тукайның алтын тарагы кемдә?

5. “Сертотмас үрдәк” әкиятен кем язган?


8 укучы: Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.


Татарчасы туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабай

Сине сөя торган тел.


Тел кешене дус итә

Бер-беренә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Мәзәкләр тыңланыла:

Бер егет армиядә хезмәт итеп кайткан. Үзе гел русча гына сөйләшеп кылана икән.

Бер көнне күрше егете белән мунча керергә киткәннәр. Күрше егете мунча ташына чүмеч тутырып эссе салып җибәргән. “Довольно, довольно!”-ди солдат. Күрше егете аңламаганга салышып тагын ике чүмеч тондыра. Солдат кызуга чыдый алмый, “Җитте дип әйттем бит инде мин сиңа!” –дип мунчадан чыгып йөгерә.



Ишек алдында бер әби сөйләнә. Күреп торам-татар әбисе. “Әйдә,әйдә, пайдум дамуй, пайдум дамуй”,-ди. Кем белән сөйләшә икән дип борылып карасам, эт белән икән. Көлмичә түзә алмадым. “Нәрсә әби, этегез дә русча гына сөйләшә белә мәллә?” – дидем. Әби аптырагач, үзе дә рәхәтләнеп көлде.



Бер хат: “Альфинур! Мин сиңа обещать итәм. Бер вакыт некому сүз әйттермәм. Үзем бу случайны гомергәонытырмын. Бу миңа гомерлек урок булсын. әгәр минем обещаниега ышансаң, мин синең ышанычыңны оправдать итү өчен все сделаю. Кирәк булса гомеремне опасность астына куярга да риза”.



Йомгаклау сүзләре:



Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма!


Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады.

Без – “Туган тел”дән туганнар

Без – Тукай оныклары.






57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров283
Номер материала ДВ-046673
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх