Инфоурок Начальные классы КонспектыКлассный час "Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел"

Классный час "Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел"

Скачать материал

Тема: Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел.”

 

 

Максат: 1. Тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлауларына ирешү.

2.Тәмәке төтене булган җирләрдән читтәрәк йөрү гадәте формалаштыру.

3. -“Юк” – дип әйтә белүне, ихтыяр көче тәрбияләү.

4. Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

 

Җиһазлау: Компьютор, слайд фильм, “Ну, погоди!” мультфильмының видеокассетасы, хайван рәсемнәре, кроссворд, таблица “Вред курения”, плакатлар: “Чир китәр, гадәт китмәс”, “Кеше еш кына үз-үзенә иң явыз дошман. Цецерон.”

 

 

Дәрес барышы:

 

1. Оештыру моменты. Сәламәтләндерү күнегүләре.

-Хәерле көн, кадерле балалар! Хәерле көн килгән кунаклар! Сәламәтлек дәресен башлыйбыз. Бер-беребезгә карап елмайыйк, һәм сәламәтләндерү күнегүләрен ясыйк. Балалар, әйдәгез, хайваннарның  иртәнге зарядкасын  ясыйбыз. (жираф, сигезаяк, кошлар, маймыл, ат, песи; кул бармаклары өчен гимнастика ).

 

2. Актуальләштерү. –Иң матур көн – бүгенге көн!

Иң яхшы җир –син яшәгән төбәк!

Иң зур байлык – сәламәтлек!

а) Сәламәтлек турында мәкальләр әйтү:

“Сәламәтлек – иң зур байлык.”

“Байлык – бер айлык, саулык – гомерлек.”

“Сәламәтлек  җәүһәр, ләкин тиз югала.”

“Сәламәтлегеңне какшату – уз байлыгыңны урлау ул.”

б) - Балалар , сәламәтлек  какшамасын өчен нишләргә соң?

(Гимнастика ясарга, режим белән яшәргә, гигиена кагыйдәләрен үтәргә, һ. б.)

- Сәламәтлекне ныгытучы факторлар: режим, актив хәрәкәт итү, дөрес туклану, хисләр тотрыклылыгы, табигать белән дус булу, организмны чыныктыру.

- Сәламәтлекне какшатучы факторлар: тәмәке тарту, алкоголь, наркотик куллану, күп ашау, авырулар.

-          Нәрсә соң ул гадәт?

(Кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре)

Халыкта : “Чир китәр, гадәт китмәс.” дигән мәкаль дә бар.

-          Кешедә нинди гадәтләр була?(яхшы, начар гадәтләр)

-          Яхшы (уңай) гадәтләрне санап чыгыгыз.

(сүзеңдә тора белү, ихтирамлылык, юмартлык,гаделлек)

-          Нинди начар (тискәре) гадәтләр бар?

(алдашу, урлашу, әти-әни сүзен тыңламау)

-Ә менә кешенең үзенә, организмына начар тәэсир итүче, зарарлы гадәтләр? ( аракы эчү, тәмәке тарту, наркотиклар куллану)

-          Бүгенге дәрестә сүз тәмәке тартуның кеше организмына зарары турында барачак.

 

3.Уку мәсьәләсен кую.

-Без сезнең белән берничә сорауга җавап эзләрбез. Менә ул сораулар:

1)    Тәмәкенең зарары нәрсәдә?

2)    Пассив тарту дип нәрсәгә әйтәләр?

3)    Ни өчен тәмәкене, зарарлы булса да, тарталар?

4)    Зарарлы гадәтләрне үзеңдә булдырмау өчен нишләргә?

Игътибарлы булсагыз, дәрес ахырында сез ул сорауларга үзегез дә җавап бирә алырсыз. 4.Яңа тема.

а) - Нәрсә соң ул тәмәке? Һәм ул кайдан килеп чыккан?

(Компьюторда алдан әзерләнгән слайд фильм күрсәтелә)

-          Тәмәке төтененең зарары нидән гыйбарәт?

(слайд фильм күрсәтелә)

б) -Балалар, сез ничек уйлыйсыз, тәмәке төтененнән нинди органнар зарарлана? ( үпкә, йөрәк, баш мие, тешләр саргая, начар, сасы ис килә)

(слайд-фильм күрсәтелә)

-          Тәмәкенең йөрәккә зарары.

-          Тәмәкенең сулыш органнарына  зарары.

-          Тәмәкенең баш миенә зарары.

-          Тәмәкенең ашказанына зарары.

-Күрәсезме, укучылар.  Тәмәке тарту кеше организмында никадәр авыру китереп чыгара икән! Моннан нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? (Җавапларны тыңлау)

в)  Мультфильм карау.

5. Ял минуты. Күзләр өчен гиимнастика.

 

г)  - Ни өчен бүренең хәле авырайган?

-          Ни өчен бүре берюьлы берничә тәмәке тарткан? (Будкага күбрәк төтен кертү өчен)

-          Бүре белән нәрсә була? (кызарды, башы әйләнде, машина астына эләгә язды, егылды һәм бәрелде)

-          Ни өчен куян ютәлли башлаган? Ул тәмәке тартмаган иде бит.

(чөнки тәмәке төтөне тирә-юньдәгеләр өчен дә зарарлы)

-Әйе, балалар. Үзе тәмәке тартмыйча, тәмәке төтенен сулаган кешеләргә дә төтеннең зарары бик зур. Аларны “пассив тартучы” дип тә әйтәләр. Чөнки, тәмәке төтене булган бүлмәдә бер сәгать торган кеше 4 сигарет тарткан кеше кадәр агу сулый, чөнки бөтен төтеннең яртысыннан артыгы (68%) һавага чыгып бара.

-Димәк, моннан үзебезгә нинди нәтиҗә ясап була?

(Тәмәке тартучы кеше яныннан читкәрәк китәргә)

д) Мәсьәлә бирү.

- Балалар, безгә Самат исемле малайдан бер хат килде. Ул бездән аңа ярдәм итүебезне сораган. Тыңлагыз әле:

Минем ике дустым бар: Гали һәм Вәли.

Гали бик мөстәкыйль. Һәрбер эшне үзе хәл итә. Соңгы вакытта ул тәмәке тарта башлады һәм зурлар кебек йөри. Кызлар да аңа игътибар итәләр. Ләкин мин тәмәкедә организм өчен зарарлы агу бар дип ишеткән идем.

Ә Вәли Гали кебек зурларча һәм “крутой” күренми. Аның каравы, ул һрвакыт күтәренке күңелле һәм көчле. Чөнки спорт белән шөгыльләнә.

Мин нишләргә дә белмим. Гали кебек “крутой” да буласы килә,Вәли кебек көчле дә? Миңа киңәш бирегез.

(Балаларның фикерләрен тыңлау).

 

е) Өй эше бирү. Балалар, сез үз фикерегезне, Саматка хат рәвешендә, өйдә язып килерсез, ярыймы?

 

ж) - Ә хәзер Гали белән Вәлине ун ел вакыт узгач күз алдына китереп карыйк әле ...

Класска Гали белән Вәли керәләр. Гали тәмәке сата.

Гали. Әйдәгез җитезрәк!

Атлагыз тиз-тизрәк!

Иң шәп товар -  безнеке,

Заграничный тәмәке!

“Ява,” “Мальборо”, “Опал”...

Я хуш исле “Космос” ал.

Акчаң әзрәк булса,

Прима тарт, алайса.

Вәли. Сәлам бирдем, Гали!

Гали. Сәламеңне алдым, кесәгә салдым.

Вәли. Гел “кесә” дә “кесә” диеп,

Бозылып китмә артык.

Баерга уйладыңмыни,

Агулы төтен сатып?

Гали. Кызы да, малае да,

Яше дә бабае да –

Көйрәтмәгән кеше юк,

Калганында эшем юк.

Вәли. Сүзләреңдә бар хата:

Бу агуны, энекәш,

Көчсезләр генә тарта.

Гали. Инде ун еллап көйрәтәм.

      Теләсәң сине дә өйрәтәм.

Минме көчсез?

Тормыйк күп сөйләшеп,

Әйдә көч сынашыйк.

(Гали белән Вәли аркан тартыша)

1 нче кыз. Әй, егет, торма җебеп!

Тәмәкене дус иткәнче,

Спорт белән дуслаш иң элек!

2 нче кыз. Менә Вәли, ичмасам,

Егетләрнең егете!

Тәмәке тартмый, хәмер эчми,

Шуңа күрә дә көчле,

Нәкъ Алып батыр төсле.

Гали. Җиңә идем, югыйсә,

Шушы ютәл булмаса.

Йөткертә дә йөткертә,

Су бирегез, ичмасам.

Тартмаска кирәк, тартмаска.

Адәм хурлыгына калмаска.

Тәмәке тартуны ташлыйм –

Спорт белән шөгыльләнә башлыйм.

Гали. Сез дә, балалар, минем кебек ялгыш юлга тайпылмагыз!

Вәли. Көчле буласыгыз килсә, спорт белән шөгыльләнегез!

 6.  Ял минуты.

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк,

Ишкәкләрне нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.

Хәрәкәттә - бәрәкәт,

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

Шуңа күрә барыбыз да

Сәламәт,йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә!

Спортны ярат!

 

з)-Менә без сезнең белән  тәмәкенең зарарлы икәнен ачыкладык. Бу турыда күп кешеләр беләләр. Ә ни өчен соң аны һаман да саталар, алалар, тарталар? Бу кем өчен файдалы соң?

-Әлбәттә, тәмәке тартучыларның күбрәк булуы, бары тик тәмәкене сатучы һәм аны җитештерүчеләр өчен генә файдалы.

-Уйлап карасак, тәмәке сатып алучы, сатучыга акча белән бергә үзенең сәламәтлегенең дә бер өлешен биреп калдыра бит.

-Ни өчен кешеләр тәмәке тарта башлыйлар соң?

1)     Кечкенә вакытта малай-шалайларның зур булып күренәселәре килә.

2)     “Бүтәннәр тарта бит, нигә миңа тартып карамаска?”- дип.

3)     Хәзер телевидениедән күрсәтелә торган фильмнардагы “ крутой” геройларга охшарга теләп.

4)     Тәкъдим ителгән сигареттан баш тарта алмау сәбәпле.

Күп кенә тәмәке тартучы кешеләр тәмәкене ташларга телиләр . Ләкин тәмәкене ташлау бөтен кеше өчен дә җиңел түгел. Чөнки тәмәкедә наркотик матдәләр бар. Әгәр кеше тәмәке тарта башлый икән , ул аңа бик тиз ияләнеп китә. Менә бер мисал: -Сез су эчмичә  озак тора аласызмы? Ашамыйча күпме түзә аласыз? Озак түгел. Чөнки организм өчен азык һәм су бик кирәк. Тәмәке тартучыга  тәмәке тарту – су эчәсе килгән кебек, ашыйсы килгән кебек үк кирәкле  нәрсәгә әйләнә. Ул тәмәке тартмыйча түзә алмый башлый.

“Кеше еш кына үз-үзенең явыз дошманы”- дигән бер галим (Цецерон). Кайберәүләр, кемнәндер үрнәк алып, үз организмнарына үзләре зыян китерә. Зарарлы гадәтләргә ияреп китмәс өчен үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләргә, “юк “ дип әйтә белергә кирәк.

 

7. Тренинг үткәрелә.

Төрле ситуацияләрне уйнап карау. Үтенечне кире кагу.

-Синең акчаң бармы? Әйдә жевачка алабыз.

-          Юк, әни миңа ипи алырга кушты. Һ.б.

-          Әйдә “бомбочка” шартлатабыз.

-          Ярамый бит.   Һ.б.

-          Әйдә тәмәке тартып карыйбыз.

-          Юк, ул зарарлы. Һ.б.

-           

8. Белемнәрне ныгыту.

а) Сораулар:

-Тәмәке төтене турында нәрсәләр белдегез?

-Яныңда тәмәке тартсалар нишләрсең?

-          Тәмәкене тартып кына карарга ярыймы?

-          Тәмәкене ташлау җиңелме?Ни өчен?

-          Зарарлы гадәтләрне үзеңдә булдырмау өчен нишләргә?

б) Кроссворд чишү. (Сәламәт булыгыз!)

1.        Тәмәке тартучы  янында торып, тәмәке төтенен иснәүче (сулаучы) кеше.(пассив тартучы)

2.        Кайсы органның зарарлануы аркасында инфаркт була?(йљрђк)

3.        Тәмәке тарту – нинди гадәт. (зарарлы)

4.        Тәмәке тарту үпкәдә нинди авыру китереп чыгара? (рак)

5.        Тәмәкенең туган иле. (Америка)

6.        Бер генә  тапкыр куллансаң да, организм аңа тиз ияләшә.ђмђке)

7.        Тәмәкедә булган иң агулы матдә. (никотин)

 

9. Йомгаклау.

 Сәламәтлек турында сөйләгәндә, шуны да истән чыгарырга ярамый: ул табигать биргән гомерлек бүләк түгел. Шуңа күрә үз сәламәтлегеңә карата игътибарлы булырга, һәм аны сакларга кирәк. Кадерле балалар! Бүгенге дәрестә алган белемнәрегез сезгә зарарлы гадәтләргә ияреп китмәс өчен киртә булып, һәрвакыт сезне ялгыш адымнан кисәтеп торса, мин бик шат булыр идем!  Сәламәт булыгыз, балалар!

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классный час "Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель ремонтной службы

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 653 617 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.01.2016 1478
    • DOCX 65.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Салахова Гульфия Асхатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Салахова Гульфия Асхатовна
    Салахова Гульфия Асхатовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12265
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании

Учитель начальных классов

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 2675 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 456 человек

Курс повышения квалификации

Организация системы внутришкольного контроля качества образования на уровне начального общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 250 человек

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «Математика» в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 69 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 295 человек

Мини-курс

Успешая команда: опросы, сторис

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Классики и современники: литературные портреты и психология творчества

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Проектный анализ: стратегии и инструменты управления успешными проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе