Инфоурок Начальные классы КонспектыКлассный час на тему "Туган тел",2 класс

Классный часс на тему "Туган тел",2 класс

Скачать материал

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Туган телем-татар теле.

(сыйныф сәгате)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2018 ел

 

Туган телем-татар теле.

(сыйныф сәгате)

Максат:

- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

- тел байлыгын үстерү;

- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

 

Дәрес барышы:

-Арттырмый да, киметми дә шуны бел-

           Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

           Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-

           Баш очында кояш булып тора гел.

-Укучылар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын әйтеп карагыз әле?

                          Көйдергән дә ул,

                          Сөйдергән дә ул,

                          Иң ачы да ул,

                          Иң татлы да ул.

Ул нәрсә? Җавап: тел. Дөрес.

 Ә хәзер икенче табышмагыбыз.

Ул - кирәк икән Римгә дә илтә.

Әйе, ике табышмагыбызның да җавабы - тел.

-  Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел?

Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында бик мөһим урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

Безне татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :

                            Яндың да син, туңдың да син,

                            Нишләтмәде язмыш сине.

                            Дөньяда күп нәрсә күрдең

                            Әй мөкатдәс, татар теле,

                            Әй син батыр татар теле!- ди.

-  Татар халкы  -  аек акыллы, батыр халык ул. Безнең телебез – матур, күркәм тел ул. Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальәр дә бар. Әйдәгез әле , укучылар, сезнең белән бер уен уйныйбыз. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтермен, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.

-  Иң таталы тел- (туган тел),

Анам сөйләп торган тел.

-  Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).

-  Телең озын булса, (гомерең кыска була).

-  Туган илем – (туган анам).

-  Теле барның (юлы бар).

-  Телләр белгән – (илләр белгән).

-  Аз сөйлә – (күп тыңла).

-  Телгә игътибарсыз – ( илгә игътибарсыз).

   Укучылар, булдырдыгыз! Туган телебез  матур сүзләргә бай безнең. Ә хәзер чираттагы уен. Тактада – хәрефләр. Шул хәрефләр белән иң озын сүз төзегән укучы җиңәчәк.

-  Ш М Е Җ Ө Л Г И

Әфәрин укучылар!

Ләкин, безнең арабызда телне бозып сөйләүчеләр кубәеп бара. Аларга Дәрдемәнд  шигыре белән җавап бирәбез:

           Кил, өйрән, и туган бер башка телне

           Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

           Катыштырма вә ләкин телгә телне

           Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

Укучылар, сезне  чираттагы уенны уйнарга чакырам. Парлап утырыгыз. Сезгә бер сүз бирелә, шул сүздәге хәрефләрдән кем купме саф, камил татар телендә ничә сүз ясый алыр икән.(Башваткыч.)Иң күп сүз төзи алган укучы җиңә. (Кара-каршы әйтешәләр)

-  Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

-  Җыр “Туган тел”

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

1.     Татар халык мәкальләре-“Идел-йорт”нәшрияты, 2000

2.     Наҗар Нәҗми “Шигырьләр җыентыгы”.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 186 055 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.10.2020 442
    • DOCX 22.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Низамиева Альфия Адгамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Низамиева Альфия Адгамовна
    Низамиева Альфия Адгамовна
    • На сайте: 2 года и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4083
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой