Инфоурок Начальные классы КонспектыКлассный час на тему "Шифалы үсемлекләр"

Классный час на тему "Шифалы үсемлекләр"

Скачать материал

Мөслим муниципаль районы

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

Шифалы үсемлекләр

( Класс сәгате эшкәртмәсе )

 

 

 

 

 

 

Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Гыймранова Гөлнара Вәли кызы

 


Максат:

- укучыларны туган ягыбызда үсүче файдалы җиләк-җимешләр, шифалы үләннәр белән таныштыру, куллану, саклау чараларына өйрәтү;

-               укучыларга сәламәтлекләрен сакларга, ныгытырга киңәшләр бирү;

-               табигатькә сак караш тәрбияләү.

 

Материал: “Әдәплелек дәресләре” 120 бит, Разниковскийның “Бакчадагы дару үсемлекләре” китабы, “Салават күпере” № 7,8 / 1998; Илгизәр  Солтан шигырьләре – “Сабантуй” № 158, 2003 ел; “Зеленая аптека Татарии” Л.С. Соболева, И.Л. Крылова.

Күрсәтмәлелек: төрле кайнатмалар, фиточәй, җимешләр, киптерелгән үләннәр салынган  посылка.

 

Класс сәгате барышы.

1.Хәерле кән, балалар. Кәефләрегез ничек? Хәлләрегез әйбәтме?

-    ...

Табигать һәм кеше бер – берсеннән башка яши алмый. Ул аны туендыручы да, киендерүче дә, яшәү чыганагы да. Ул  -  тиңсез хәзинә. Бу хәзинә турында нәрсәләр беләбез соң без? Бүгенге класс сәгатендә менә шулар турында фикер алышырбыз.

 

-    Укучылар, сез кичә мәктәптән кайтып киткәч, хат таратучы посылка китерде. Мин сездән башка ачмадым инде. Адресында 2 нче сыйныф укучыларына дип язылган. (Адресны уку, тартманы ачу.)

-    Балалар, монда хат бар. Ягез,  укып китик әле.(хат уку)

-    “ Исәнмесез, кадерле балалар. Сезнең белән хушлашканнан соң бик күп көннәр үтте. Сез инде икенче сыйныфта укуыгызны дәвам итәсез. Хәлләрегез яхшыдыр дип уйлыйм. Ләкин балалар, тиздән салкын кыш җитәр, көннәр суытыр, сәламәтлекләрегезне берүк саклый күрегез. Сезгә үземнең күчтәнәчләрне җибәрәм. Аларны ашагыз, таный өйрәнегез. Мин җибәргән күчтәнәчләрне ашасагыз, чирләмәссез. Сәлам белән ” Җәй”.

( Тартмадан күчтәнәчләр алу.)

-                1. Балалар, бу нинди үлән?

-                Мәтрүшкә.

-                Дөрес, балалар. Мәтрүшкәнең файдалы яклары турында нәрсәләр беләсез, сез аны кулланганыгыз бармы?

1 нче укучы: - Мәтрүшкәне чәй итеп эчәбез, ютәлләгәндә файдасы тия.

-Әйе, мәтрүшкәләр файдалы үләннәр. Ул тирләтә, ютәлләгәндә, салкын тию авыруларыннан кулланабыз, шулай ук яраларны юдыру өчен дә аларны кулланалар икән. Бу үлән чиргә каршы торучанлыкны арттыра.

-                Кайсыгыз мәтрүшкәләр турында шигырь белә?

-                2 нче укучы:

Мәтрүшкәнең көрәнен

Бардыр әле күргәнең.

Тагын бар бит сарысы

Таный аны барысы.

-                3 нче укучы:

Хуш исле дә соң мәтрүшкә,

Хуш исле, шундый исле.

Апамның сумкасындагы

Зәңгәрсу хушбуй төсле.

Кычыткан кебек, мәтрүшкә

Үсми шул бөтен төштә...

Кичә әти алып кайтты,

Урманда иде - эштә.

Әни белән чәй эчәбез,

 Мәтрүшкә исе өйдә.

Бик файдалы чәй ди, әни.

Әйе, дип куям мин дә.

Авыру якын килмәсен,

Ерак йөрсен ул миннән,

Тирләп – пешеп чәй эчәмен,

Калышмыйм әниемнән.

 

2. (Укучыларга кайнатманы күрсәтү һәм тәме буенча җиләкне таныту. )

-                Бу кайсы җимеш кайнатмасы?

-                Дөрес, балалар, карлыган кайнатмасы. Аның кызылы да, карасы да, агы да була.

-                Тагын карлыганны ничек кулланасыз ?

-                Кайнатмасын, кипкән көе, туңдырган килеш кулланабыз, яфракларын чәйгә салабыз.

-          Дөрес, балалар, җиләк – җимешләр арасында иң нык файдалысы – карлыган. Аны кулланган кешегә хәтта грипп та куркыныч түгел. Шуның өчен өйләрдә карлыганны өстәлдән өзмәгез.

(Укучылар белән карлыганны тәмләп карау)

-          4 нче укучы:

Карасы да, агы да була,

Бездә - кызыл карлыган.

Шаулап үскән карлыганны

Кемнәр җыймый калдырган?!

Бик тырышып җыя торгач,

Беләкләрне талдырган.

2.      – Бу кайнатманы кайсыгыз таный?

-          Миләш кайнатмасы.

-          Әйе, бу кызыл миләш кайнатмасы. ( Авыз итеп карау)

-          Миләшне өйләрегездә кулланасызмы?

-          ...

-          Табигатебездә бүгенге көндә дә миләшнең җимешләрен җыярга була. Миләштә кеше өчен файдалы витаминнар  күп. Бу җиләкләр эч йомшарткыч буларак һәм кан киткәндә кулланыла. Балалар, ә кайда үскән миләшнең җиләкләрен без күбрәк җыярга тиешбез?

-          Урман яннарында үскән агачлардан.

-          Дөрес, балалар, чөнки урман янында һава саф, тузан юк.

-          Тагы үзегез нинди шифалы үләннәр  беләсез?

-          ...( бака яфрагы, үги-ана яфрагы, ...)

-          Җәй безгә бик күп җимешләр  җибәргән. Хәзер табышмакка җавап  тапсак, шуларның  берсен белербез.

5 нче укучы:

Тәбәнәк кенә куакта,

Җилдә җилфердәп үсәм.

Ал, кызыл, ефәк кебек мин,

Хәйран калырсың күрсәң.

 

“Күкрәгемә кадыйм”, - димә,

Сабакта – очлы угым.

Өзәргә теләсәң әгәр,

Чәнчеп алырмын кулың. ( Э. Мөэминова )

-                Гөлҗимеш.

-                Дөрес, балалар, бу гөлҗимеш.

-                Балалар, җәй безгә үлән чәе дә җибәргән. Әйдәгез, авыз итик әле.  Бу чәйгә нинди үләннәр салынган, шуларны әйтик әле.?( Балаларга фиточәй бирелә)

-                Юкә чәчәге, җиләк, карлыган яфрагы, бөтнек.

-                Үсемлек чәйләре көчле, чыдам һәм зирәк итеп тою мөмкинлеге бирә, алар сәламәтлек өчен бик файдалы. Ләкин бик күп һәм бик еш кулланырга киңәш ителми.  Тагын үсемлекләр турында нинди шигырьләр беләсез?

-                6 нчы укучы:

Җир җиләкләре.

Җир җиләкләре кибә

Өлгермичә, яшь килеш. 

Күктә тургай хафалана,

Бу ни эш? – дип, - бу ни эш?

Яңгыр юк шул, яңгыр юк,

Бөтен хикмәт яңгырда.

Озак яңгыр яумаганга

Борчыла шул тургай да.

Җир җиләкләре кибә

Яңгыр яу, яу, ти – зе - рәк,

Тургайга да, миңа да

Тәмле җиләкләр кирәк.

-    Балалар, сезгә җәй бер уен да җибәргән. Мин мәкальнең яртысын укыйм, ә сез дәвам итәргә тиеш.

-    Саф һава  - ( тәнгә дәва)

-    Сәламәт тәндә - ( сәламәт акыл)

-    ...

( Йомгаклау)

-    Балалар, җәйгә рәхмәт әйтик. Ул җибәргән үлән һәм җимешләр белән танышуыбызны дәресләрдә дә дәвам итәрбез. Өйләрегездә кулланырсыз дип ышанам. Кеше – табигать баласы. Без көн саен табигать белән аралашабыз. Ул безне ашата, эчертә, туендыра, киендерә. Шуның өчен дә табигатьне сакларга кирәк. Табигатебез сәламәт булса гына, без  сәламәт булырбыз. Үзебезнең сәламәтлек турында яшьтән үк кайгыртыйк.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классный час на тему "Шифалы үсемлекләр""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель научной организации

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

    Проведя этот классный час мы учим детей, что для  сохранения и укрепления здоровья особую ценность представляют лекарственные растения. В медицинских книгах сказано: “Если посмотреть на природу взглядом врача, ищущего лекарственных средств, то можно сказать – мы живем в мире лекарств!”. Наша задача понять ценность подарка природы, познакомиться с целебными свойствами лекарственных растений, их разнообразием и применением. 

Травы лечебные, травы целебные!
Нет на земле бесполезной травы!
Все растения надо знать,
Их беречь и охранять.
Ведь из трав лесного царства
Люди делают лекарства. 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 596 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.02.2015 1140
    • DOCX 40 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гимранова Гульнара Валеевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гимранова Гульнара Валеевна
    Гимранова Гульнара Валеевна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 5373
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация системы внутришкольного контроля качества образования на уровне начального общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Курс профессиональной переподготовки

Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании

Учитель начальных классов

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 2675 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 483 человека

Курс повышения квалификации

Инструменты в преподавании кубановедения в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 162 человека

Мини-курс

Основы инженерной подготовки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Коррекция нарушений у детей: сна, питания и приучения к туалету

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные информационные технологии и информационная безопасность

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 24 человека