Зәй районы
Түбән Биш урта мәктәбе укытучысы Мухаметшина Ирина әзерләде.
Эндәшә
белү-зур осталык.
Максат: итәгатьле була белү сыйфатлары тәрбияләү, өлкәннәр белән хөрмәт итеп,
матур итеп сөйләшә белү күнекмәләре тәрбияләү, хаталарны таный белү сыйфатларын
тәрбияләү.
1.Уку мәсьәләсен
кую.
Тишек хәтер.(инсценировка)
Малай сөтле чәй чөмерә-чөмерә,
кайнар, майлы коймакны тәмләп чәйни генә башлый, күзләре ботинкаларына төшә.
-Ах! Бу әбине! Тагын оныткан
бит. Бигрәк хәтерсезгә әйләнде
соңгы вакытта. Күр инде, тагын ялтыратмаган минем ботинкаларны. Әгәр күрмәгән
булсам шуны. Шул килеш мәктәпкә киткән булсам... Билләһи,
сыйныфташлар алдында оятка кала идем.
— Әби, дим, әби!
(аяк тибеп кычкыра)
— Әү, улым,
коймагың беттеме? Хәзер өлгертәм, хәзер...(Әби йөгереп кергәндә абына.Савытны
алып,коймак алып кермәкче була.)
— Коймак кайгысы
түгел әле монда, әби. Кил әле!
—
Ни булды, бәпкәем! (бер алдына,бер артына төшә)
-Ну, бу әбине! Ни
булды диген була бит, житмәсә! Бигрәк
хәтерсезгә әйләнде.
— Әби, боргаланмыйча
гына әйт әле: нәрсә эшләргә
оныттың син бүген?
— Уф, Аллакаем,
нәрсәне генә оныттым икән тагын?
Уф, бу хәтерсез
башкайларымны...
— Жәһәтрәк исеңә
төшер, әби, мәктәпкә соңга калдырасың.
— Өстәлдә чәчелеп
яткан әсбапларыңны букчаңа сал-
дым инде...(Китапларын
карый.)Пинжәгеңнең сәдәпләрен тактым.. Нәрсәне генә оныттым икән соң?
— Тизрәк, тизрәк, әби!
Ашыгам.(Сәгатькә күрсәтә.)
— Кичә каләмеңне
югалткан идең, аны табып бирдем
шикелле...(үрмәләп
өстәл асларын карый) Күлмегеңне үтәкләдем... Букчаңа өч алма тыктым...
— Их әби, әби...
үзем әйтмәсәм, бернәрсә дә белмисең
бит син. Кара менә,
кара. Чалбарга түгеллә инде! Ботинка
ларга кара! Күрәсеңме,
үтүклән... кремланмаган бит! Ничек
шуны онытасы иттең инде,
әби?
—
Әй, бу башкайларымны, әй, бу тишек хәтеркәйләремне...
Коймак пешерәм дип, онытыплар жибәргәнмен бит! Хәзер, улым, хәзер.(йөгереп
барып щётка алып килә,тырышып-тырышып ышкый)
— Колагыңа шуны
киртләп куй, әби, ялтырап торган
ботинка — укучының
куңел көзгесе ул! Шуны онытма...
— Шулайдыр инде
анысы, балакаем, шулайдыр...
Малай ике коймакны
бөтереп авызына чумдыра. Әби,
мышкылдый-мышкылдый,
ботинкаларны ялтырата.
-Ну , акрын да
кыймылдый инде. Кара инде, кара... Кит инде-е-е... Башка берәү булса, әйтер
идем мин аңа. Үземнең әбием шул.
Әйтеп булмый.Әй,бигрәкләр
дә яратам инде үзен.
— Ярар, әби, житәр.
Бик ук ялтырап тормаса да ярар инде бу юлы. Иртәгә шәп итеп ялтыратырсың... Ой!
Соңга калам бит!..
(Ике-өч коймакны
әлектерә дә чыгып йөгерә. Артыннан әби нидер кычкырып кала)
-Улым,улым...Ботинкаларың..Әй
бу баланы..
-Өлгердем! (Атылып
класска килеп керүгә, классташлары дәррәү көлеп жибәләр. Башын иеп, аякларына
караса... ботинкалары өйдә онытылып калган!)
-Ну, бу әбине!
Ботинкаларны аякларга кидерергә оныткан бит, хәтерсез! Әй,әби,әби!
Ләбиб Лерон.
2. Укучыларга
күмәкләп тикшерү өчен сораулар.
-Малайның әбисе
нишләргә оныткан?
-Малайның әбисенә
мөнәсәбәте сезгә ошадымы? Ошаса ни өчен, ошамаса ни өчен?
-Малай ошадымы
сезгә? Ни өчен?
-“Ялтырап торган
ботинка –укучының күңел көзгесе ул”, -дигән сүзләр дөресме?
-Малай әбисеннән
ботинкасын чистарттырып дөрес эшлиме?
-Монда нишләргә
кирәк иде?
-Малайның
күлмәкләрен,чалбарларын үтүкләве,сәдәфләрен тагуы,сумкасын тутырып куюы сезгә
ошадымы?
-Малай әбисен чын
күңелдән яратамы, әллә сүз белән генәме?
3.Уку мәсьәләсен
чишү.
1 .-Сез малайның
әбисе урынында булсагыз, нишләр идегез?
-Малай урынында
булсагыз үзегезне ничек тотарсыз?
-Әсәр “Тишек
хәтер” дип атала. Кемнең хәтере тишек булган соң?
-Малайның
хатасын төзәтеп буламы? Ул әбисенә ничек эндәшә?
(тавышын күтәреп,
аяк тибеп,приказ тибында)
-Бу яратумы?
Өлкәннәрне яратуны сез ничек аңлыйсыз?
2.Малайга ни өчен
оят булган ? Үзе өченме, әллә әбисе өченме?
3. Нәрсә ул “оят”?
Начарлыгыңны, гаеп
эшләвеңне аңлаудан соң туган уңайсызлану, үкенү хисе. -Мин оятымнан җир
тишегенә керергә әзер идем. -..аһ,оят,хурлык,түбәнлекләр иренгәннән килә. Г.Тукай.
Көтелгән план
үрнәге.
- Өлкәннәргә
ихтирам белән карарга.
- Үзең эшли
алырдай эшләрне өлкәннәргә эшләтмә, үзең аларга гел ярдәм итеп тор.
- Үзеңнең
кыланышларың турында уйлан,нәтиҗә яса һәм аларны кабатламаска тырыш.
- Гафу үтенә
бел.
4. Рефлексия.
Бу
дәрестән сез үзегезгә нинди сабак алдыгыз?
- Өйгә эш бирү.
“Әбием “ темасына хикәя язып килегез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.