Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / 6 класста Х.Туфан ижаты буенча әдәбият дәресе

6 класста Х.Туфан ижаты буенча әдәбият дәресе

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Кошларда да - кеше язмышлары”


( 6 нчы класста Хәсән Туфан иҗатына багышланган дәрес)


Максат: Х.Туфан иҗатын өйрәнүне дәвам итү; укучыларның сөйләмен, зиһенен үстерү; туган җиргә, туган йортка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.


Җиһазландыру: презентация, папкалар “Репрессияләнгән татар язучылары”, “Хәсән Туфан”, “Туфан: Истәлекләр, шигырьләр”.- К,,2000.


Дәрес барышы.


  1. Кереш өлеш.


1) Оешыру. Дәреснең максатын укучыларга җиткерү.


Укучылар! Узган дәресә без Х.Туфан иҗаты белән таныша башлаган идек. Бу дәрестә исә шагыйрь иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.

2) Өй эшен тикшерү. (“Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре – яттан)

2. Төп өлеш.

Укучылр! “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен бик матур итеп сөйләп чыктыгыз.

1) Шигырьдә кемнәр, нинди язмышлар турында сүз бара?

2) Ни өчен шагыйрьгә кулы җылы булган кеше кирәк? Нигә аның йөрәген бәйләргә кирәк? Шагыйрьгә ничек ярдәм итеп була? (Җаваплар)

Ил язмышының кара җилләре килеп бәрелә Туфанга – Сталин лагерьларында 16 ел гаиләсеннән, туган җиреннән аерылып торырга мәҗбүр була. (Хәсән Туфан сүзләренә “Агыла да болыт агыла” җыры фон булып яңгырый).


(Репрессияләнгән татар язучылары турында кыскача сөйләп үтү).


Хәсән Туфанның тормыш юлына күзәтү ясаганда аның үз истәлекләрен укыган идек. Ә хәзер Мәхмүт Хәсәновның бер истәлеге белән таныштырам.

( 13 бит, “Мәгариф”,№9,2008)

  • Әлеге вакыйгалар Хәсән Туфанның без өйрәнәчәк “Киек казлар” шигырендә чагылыш тапканмы? Игътибар белән шигырьне тыңлыйк. (Укытучы укуында “Киек казлар”)

  • Хәзер сорауга җавап биреп карыйк. Шигырьдә без укыган өзек чагылышы сизеләме?

  • Шигырьдә бирелгән хисне бары шагыйрь генә кичерәме, яки башкалар да кичерергә сәләтлеме?

  • Шигъри әсәрнең героен без лирик герой дибез.Без шигырьне аң аша үткәрдек, уйлап аңладык. Без аны башкача да кабул итә алабыз.Күзләрегене йомыгыз һәм шигырьне күз алдына китерегез. Күрдегезме?...Кем нәрсә күрде?

  • Лирик герой белән киек казлар янәшә бирелә. Аларны нәрсә берләштерә?

  • Хиснең сәбәбе нәрсәдә?

  • Бз сезнең белән шигырьне аңыбыз аша да үткәрдек, күрергә дә өйрәндек. Ә без тагын нинди сәләткә ия?(Ишетү).

  • Дөрес. Шигырь ул – сәнгать әсәре. Аның үз сурәте булган кебек, үз музыкасы да бар. Сез нинди музыка ишеттегез?(Моңлы,салмак,тын). Якты моң дисәк тә була.

Казлар кебек очасылар,

Китәселәр юк инде;

Кыйгак-кыйгак , илем ерак, -

Дияселәр юк инде.

  • Бу – юану өлеше. Лирик герой туган иленнән аерылу вакытларын искә алып сагышлана, ләкин бу заманнарның артта калуы аның күңелен җылыта.

  • Тагын нәрсәләр “ишеттегез”? тексттан бу юлларны табып укып күрсәтегез(нинди алым – сынландыру).

  • Киек казларны да, лирик геройны да ишеттек. Автор безгә нәрсә дип әйтергә тели?

( Туган як темасына “Аралагыз мине” шигыре).

Хәсән Туфан иҗаты бик күп яклы. Ә шулай да иҗатының иң күп өлешен якын кешесе – тормыш иптәше Луиза Сәлигаскаровага багышлый .(Фотолар)

Нигә дәшми?

Ник эндәшми?

Ник сөйләшми бу тургай?!

Әйтермен дә йөрәге ярылыр,

Егылып китәр...” –ди бугай...


Х.Туфан кулга алынгач аның гаиләсен эзәрлекләү башлана. Эштән куыла . Ләкин көчле ихтыярлы хатын бөгелеп тушми, иренең өзелергә җиткән гомерен үзенең җаны белән ялгап килә. Х.Туфанның кайтырына бер ел калгач үлеп китә. “Кайсыгызның кулы җылы?”шигырендәге йөрәк түреннән чыккан сүзләре күңелебезгә үтеп керә, кайгы-хәсрәт урап алган шагыйрьнең уй – кичерешләре белән янабыз.

(Х.Туфан сүзләренә “Синсез үтә” җыры )

(“Әйткән идең”, “Кайтырсың шикелле”)

Х.Туфан гомере буе хатынына тугры булып кала. 81 яшькә җитеп үлә, өйләнми.

Х.Туфанның тоткынлык чоры 16 елга сузыла.1956 елның җәендә Казанга кайтып төшә.

3.Йомаклау өлеше. Карточкалар белән үзаллы эш.


Хәзер миннән: “Шагыйрьләр нинди заттан соң?”- дип сорасалар, һаман “Алар илаһи заттан!” – дип җавап бирер идем. Алар, чын шагыйрьләр һәм язучылар, үзеңнең пәйгамбәрләреңә әйләнәләр – Пушкин, Лермонтов, Толстой, Тукай, Туфан...”

Н.Нәҗми. Башкортстанның халык шагыйре.

(“Туфан” китабыннан истәлекләр).


Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте.

Кайсыгызның кулы җылы?

Бәйлисе бар йөрәкне.


4. Өй эше. 1. Х.Туфанның үзегезгә охшаган башка шигырен алып килергә.

2. Репрессия крбаны булган авылдашлар турында музей материаллары белән танышырга.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 20.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров182
Номер материала ДВ-360163
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх