Тема: 1,2,3,4
саннарын берурынлы саннарга тапкырлауны кабатлау, ныгыту.
Максат:
Предметлы – 1,2,3,4
саннарының тапкырлау таблицасын
кабатлау, тапкырлау гамәленә караган терминнарны әйтә һәм мәсьәләр
чишкәндә дөрес итеп куллана белү күнекмәсен үстерү.
Метапредметлы Танып
белү – материаль
объектлар
кулланып бирем үтәү.
Коммуникатив – Үз фикереңне башкаларга
төгәл итеп җиткерә, шул ук вакытта башкаларны да тыңлый белү.
Регулятив – үз эшчәнлегеңә контроль
ясау.
Шәхескә юнәлтелгән – уку
эшчәнлеге мотивларын үстерү, төрле ситуацияләрдә үзеңне тоту күнекмәләре
булдыру.
Методлар һәм формалар: аңлату-иллюстратив,
индивидуаль, фронталь, парларда эш, төркемнәрдә эш, уеннар.
Җиһазлау: такта, ноутбук, дәреслек, карточкалар,
төр
Дәрес
барышы
I.
Оештыру.
-
Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?
-
ВО! ( баш бармакларын өскә күтәреп
күрсәтәләр)
-
Әйдәгез, бер-беребез белән сәламләшик. Каршыда
утыручыга салам бирик, уң як күршеңнең хәлен белик.
-
Ә хәзер игътибарны тактага юнәлтик. Нәрсә
күрәсез? Слайд 1
-
Кышкы урман.
-
Сезнең белән бүген кышкы урманга сәяхәткә
барырбыз.
II.
Актуальләштерү.
-
Ничек барырбыз икән? Җәяүме?..
-
(Укучылар төрле вариантлар әйтәләр)
-
Безгә ничә пар чаңгы кирәк булыр? Ничә
пар таяк?
-
Табигатькә чыкканда үтәлергә тиешле
кагыйдәләрне беләсезме?
-
Агачларны сындырмаска, шауламаска,
җәнлекләрне куркытмаска һ.б.
-
Нинди кошның тавышын ишетәсез?
-
Тукран тукылдый.
-
Димәк, беренче бирем Тукраннан. Слайд 2 Телдән исәп.
-
Слайд 3
-
Бу аңлатма турында нәрсә әйтә аласыз?
-
1)2 һәм 3 саннарының тапкырчыгышы 6га
тигез;
2)1 нче тапкырлаучы 2, 2нче тапкырлаучы 3, тапкырчыгыш 6
-
Тапкырлаучылар турында нинди кагыйдә беләсез?
-
Тапкырлаучыларның урыннарын алыштырудан тапкырчыгыш үзгәрми.
-
Моны ничек исбатларга?
-
3х2=6
-
Тапкырчыгышны сумма рәвешендә күрсәтегез.
-
3+3 яки 2+2+2
Слайд 4 0 һәм 1 саннарына тапкырлау турында нәрсә
әйтә аласыз?
- Теләсә нинди санны 0гә тапкырлагач 0
чыга. Теләсә нинди санны 1 гә тапкырлагач сан үзе чыга.
Слайд 5
Урманның эченәрәк керик. Нинди эзләр бу?
-
Куян эзләре.
-
Куян күчтәнәчләреннән авыз итик.
-
Суммаларны тапкырчыгыш, ә тапкырчыгышларны
сумма рәвешендә күрсәтегез.
Физпауза Микс-пэа-шэа
Һәр укучы 2,3,4
саннары язылган кар бөртеге ала. Музыкага кушылып җырлап, түгәрәктә әйләнәбез.
Музыка беткәч, саннарга карап , парлашалар. Кемгә нинди сан туры килгән шул
санның тапкырлау таблицасын парына сөйли (Ике минут: 1минут берсенә, 1 минут икенчесенә
бирелә)
Слайд 6
Агач башларына игътибар
итик. Нинди кошларны күрәсез? Песнәк, кызылтүшләр. Песнәкнең русчасы ничек?
Кызылтүшләр ничек атала? Нинди сүздән алынган? Алар безгә нинди бирем
әзерләделәр микән?
Слайд 7
Суммаларны
ике тапкырчыгыш суммасы рәвешендә яз. Җавабыңны төркемдә тикшер.
Төркемнең эше турында ___ нче номерлы укучы сөйли.
-
Тагын да урман эченәрәк керик. Слайд 8 (Рәсемдә тиен) Тиен һәм күркәләр турында тапкырчыгышның
кыйммәтен исәпләүгә (тапкырлау гамәле ярдәмендә) мәсьәлә төзик. Төркемнәрдә эш.
Кәгазь битләренә язалар.
-
Мәсьәләне чиш. Җавабын исәплә һәм яз. Һәр
төркем үз мәсьәләсен аңлата.
Слайд 9 Схемалар
буенча мәсьәлә төзергә. ()
1 нче төркем
2 нче төркем
Һәр төркем үз эшен яклый.
-
Без кошларның биремнәрен үти алдык дип
саныйк. Юлга кузгалыйк . Алда нәрсә күренә? Слайд10
-
Урман аланы.
-
Алан нинди формада?
-
Дүртпочмак формасында.
-
Әйдәгез дүртпочмаклы аланның периметрын
исәплик. Нәрсә ул периметр? Периметрны ничек табалар?
-
Периметр яклар суммасына тигез
-
Физпауза.
Урман
белән саубуллашыр вакыт та җитә. Тиздән нинди бәйрәм килә? Яңа
елга бизәр өчен чыршы алып кайтабызмы?
-
Юк, чөнки агачларны кисәргә ярамый.
Дәрескә йомгак. Рефлексия.
-Бүгенге дәрестә нинди
яңалыклар белдегез?
-Кайсы эшләр сезгә бигрәк
тә ошады?
-Нинди кыенлыклар очрады?
Мондый киртәләрне булдырмас өчен безгә нишләргә?
Өй эше.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.