Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / 4 класста укудан эш программасы

4 класста укудан эш программасы



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:


Килешенде Килешенде Раслыйм

Методик берләшмә җитәкчесе: Уку-укыту эшләребуенча директор Директор:

_______ Ахметова Г.Р. урынбасары _________З.В.Гараева ___________Р.А.Исламов.

«___» ________2015 ел “______” _________2015ел «___» ________2015 ел Беркетмә №______ приказ №_____







Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең

4 нче сыйныфы өчен

2015-2016 нчы уку елына

әдәби укудан эш программасы





Төзүче: Ахметова Гөлназ Рафаелевна

Азнакай муниципаль районы Актүбә 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

1 категорияле башлангыч сыйныф укытучысы







Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

беркетмә №1, “____”_______2015 ел








Аңлатма язуы


4 нче сыйныф өчен ӘДӘБИ УКУ фәненнән эш программасы:


  1. 05.03.2004 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты Федераль компонентына (Приказ №1089);

  2. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына Казан 2011

  3. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

4. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

5. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

6. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

7. Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына;

8. Г.М.Сафиуллина, ,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”

( Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел) дәреслекләренә нигезләнеп төзелде.

Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.

Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланыла:

Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014нче ел.

Программа 105 сәгатькә нигезләнеп төзелгән. Әдәби укуга базис укыту планында атнага 3 сәгать .


Курсның максаты

Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Бурычлар

- әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү

- әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү

- балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту,

- дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү

- белем алу күнекмәләре булдыру әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү.

- мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү.

- әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,

яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.


Укыту-методик комплектының бурычлары:


«Әдәби уку» укыту-методик комплекты түбәндәге мәсьәләләрне хәл итә.

1. «Перспектив башлангыч мәктәп» комплекты чишәргә тиешле гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек»;битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга (әдәби һәм сәнгать исәрләреннән аерым детальләрне таба, барлык ваклыклары белән сөйләп бирә) һәм гомумиләштерергә (аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырга); «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга тиеш.

2. Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:

а) хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, берьяктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары хайваннар, еш кына бер ук төрле мөнәсәбәтләргә керәләр), икенче яктан, бер-берсеннән аерылуы (төп геройлар башка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турышдагы автор әкиятләренең еш кына халык әкияләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор нигезләнүе термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (баш булуы); хайваннар турындагы әкият героеның һэрвакытта көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү;

ә) әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белү – байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру;

б) эстетик бурычлар: матурлык - ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә кирәкле турында төшенчә бирү;

в) сөйләм телен үстерү бурычлары.

3. Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: әсәрләрне өлешләргә бүлү, кирәк урынны табын укып күрсәтү, хис белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя бирелгәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда предметка - бу «синең» әсәрне аңлау;идеяң икәнен җайлап төшендерү.

Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре структуралары һәм идея эчтәлекләре буенча бер – берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән, дәреслекнең «Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз», «Чагыштырулар серенә төшенәбез», «Кешеләрнең хыялларын аңларга тырышабыз», « Ярату турында», “ Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз”, Көлке серләре”, “Герой ничек туа?”, “Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз” бүлекләренә дәреслек – хрестоматиянеңһәм эш дәфтәреннең шул ук бүлекләре туры килә.

Дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәре дә бер үк максатларны тормышка ашыра.

Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:

Өченче сыйныфта баланың китап укучы буларак тәҗрибәсе үстерелә. Текстның мәгънәсен аңлап йөгерек уку техникасы камилләшә. Кече яшьтәге мәктәп балалары язучылар әсәрләрендә кулланылган халык авыз иҗаты: әкиятләр, санамышлар, тизәйткечләр, эндәшләр, бишек җырларының сюжет- композиция үзенчәлекләрен аера беләләр инде. 3нче сыйныфта җәнлекләр турындагы әкиятләр белән бергә тылсымлы әкиятләр өстендә дә эш алып барыла. Шигъри әсәрләр белән бер үк вакытта хикәяләр белән дә таныштырыла. Укучыларның чәчмә һәм шигъри әсәрләрнең сәнгатьлелеге турындагы белемнәре киңәя: укучылар әсәрнең исемен,геройларның үз-үзләрен тотышын, эш- гамәлләрен,портретларын,исемнәрен,сөйләмнәрен анализ-ларга өйрәнәләр. Сынлы сәнгать әсәрләре һәм әдәби әсәрләр чагыштырып өйрәнелә.

Өченче сыйныфны тәмамлаган вакытта балалар әдәбиятның образлылыгын белергә тиешләр, әдәби әсәрләрне, сынлы сәнгать белән чагыштырып алар арасындагы уртак матурлыкны бербөтен итеп аңлый белергә, күбрәк уку ихтыяҗы булдырырга кирәк .


Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы:

Дәресләрдә укучы сөйләмә телне куллана. Укучының белемен бәяләүнең тулы бер системасы бар: телдән җавап бирү,тест, мөстәкыйль эш, практик эш, сәнгатьле уку. 3 нче сыйныфта иң кулае булып телдән җавап бирү, сәнгатьле уку тора.

Укучының белемнәре биш баллы система буенча бәяләнә: “5” – бик яхшы; “4” – яхшы; “3” – канәгатьләнерлек; “2” – начар; “1” – бик начар. Бу билгеләр дәрескә, чиреккә, еллыкка куела.

Шартлы тамгаланыш:

ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәл


Укыту предметына гомуми характеристика

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятына үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар Г.Р.Галимуллина, Д.Р.Заһидуллина –К:Тат.кит.нәшр. 2011.

Әдәби уку – башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес кузаллый алырлык сизгер була (әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне - кешеләр һәм табигать дөньясын да) Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.

Төп идеяләр берничә, һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча максатка ирешергә мөмкин түгел.

Беренче идея. Уйдырмалар(мифлар), халык авыз иҗаты, авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла.

Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә ашыкмыйча гына әдәби образ төшенчәсе кертә барырга кирәк, (әдәби образ термины,билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру,капма-каршы кую һ.б. таныштырырга кирәк.

Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты жанрларын,ә соңыннан әдәби жанрларны аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгели белергә өйрәтү дә таләп ителә.

Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Укыту-методик комплектының үзенчәлекле яклары.


Укыту-методик комплектының төп үзенчәлекләренең берсе булып, төрле төсләр белән билгеләү, аерым өлешләрне күрсәтү тора (сюжет элементларын, әхлакый-эмоциональ мәгънәләрен ачыклау вчен). Мәсәлән: Н.Гыйматдинованың «Болын патшасы» әсәрендә чылбыр буенча уку мәгънәви кисәкләргә бүлеп тәкъдим ителде.

Балаларда рольләргә бүлеп уку күнекмәсе камилләштерү максатыннан, туры сөйләм башланганда беренче хәрефләр кара һәм зәңгәр төстә булса, автор сөйләме сары төс белән аерып бирелде.Мөстәкыйль эш дәфтәрендә дә балалар ике төрле карандаш белән эшли,, шулай ук гади карандаш та кулланыла. Күбесенчә сары уңай эмоцияне, ә зәңгәр төс курку, борчылу һ.б. белдерә. Кайбер очракта баланың үзенә сайлап буяу мөмкинлеге бирелә. Бер үк текст өстендә төсләр белән дә, төрле тамгалар белән дә эш оештырыла.


Укыту процессының төп характеристикасы:

Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль; дәрес- экскурсия, дәрес – конкурс, дәрес – уен, дәрес – фантазия.

Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.

Предметның укыту планындагы урыны: Әдәби уку филология фәннәре өлкәсенә керә.


Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре:

Патриотизм, гражданлык кыйммәте – Туган якка, татар халкына, Татарстанга мәхәббәт хисе; Ватанга хезмәт итү.

Табигать кыйммәте – туган җир; табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш хисе.

Матурлык кыйммәте – матурлык, гармония; кешенең эчке дөньясы; эстетик үсеш.

Яхшылык кыйммәте – кайгыртучанлык һәм йомшак мөгамәлә; кешеләрне, тормышны ярату хисе.

Хезмәт, уку процессына иҗади якын килү кыйммәте - хезмәткә хөрмәт; максатчанлык, сакчыллык, сабырлык кебек сыйфатларны булдыру.


Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр


Укучылар өйрәнәләр:

  • шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

  • әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

  • кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  • тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

  • әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;

  • укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;

  • 2–3 татар классигының исемен;

  • 2–3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

  • үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

  • китапның төрле элементларына карап эчтәлеген билгеләү;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу;

  • әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

  • авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

  • яраткан әдәби герое турында сөйли белү;

  • дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

  • тематик, монографик әсәрләр җыентыклары төзи белү;

  • төрле авторларның 6–8 әсәрен яттан белү;

  • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү; аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру.

Әдәби укудан гомуми башлангыч белем бирү баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

- татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булырга;

- өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, ана карата үз мөнөсәбәте формалашырга;

- әсәрнең геройларын, аларның эш - гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кичерешләр дөньясын бәяли;

- текстньң сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, автор фикерен билгели алырга;

- автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый белергә;

- әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;

- әдәби тел һәм сурәтләү тудыру чаралары хакында башлангыч күзаллау бирелергә тиеш.


Әдәби укудан гомуми башлангыч белем бирү баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

- аңлы дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 75-80 сүзле, күңелдән-- 95 сүзле текстны йөгерек укый белергә;

- тәкъдим ителгән текстка сораулар куярга;

- 1,5 биттән артык булмаган текстның эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга;

- текстны мәгънәви бүлекләргә бүлә һәм гади план, аннотация төзи алырга;

- изложение, диктант яза алырга;

- автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;

- программада ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга,

- бирелгән темага телдән яки язмача текст әзерли алырга;

- халык авыз ижаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем, табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;

- әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера алырга;

- текстта махсус тел-сурәтләү чараларын: эпитет, чагыштыру, сынладыруны, шигырьдә рифманы табарга, аңлатырга.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре.


Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашукүнекмәләре булдыру;

коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

Татар теле һәм әдәбияты” предметынакарата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыруһәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

шәхесара һәм мәдәниятара аралашудататар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша

Укыту курсының эчтәлеге

Хайваннар турында әкиятләр

Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөри торган хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Гади вакыт тасмасы: 1) бик борынгы әкиятләр, 2) борынгы, 3) бик борынгы булмаган әкияти вакыйгалар турында аңлату.

Бик борынгы әкиятләрдә хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның тышкы күренешләре төп урынны алып тора. Борынгы әкиятләрдә геройның аңы, хәйләгә осталыгына дан җырлана. Ә әкияти вакыйгалар исә үз эченә геройның изге эшләрен, аның сәләтен, киң күңеллеген күрсәтүне максат итеп куя. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау булдырк.

Мәсәл жанры

Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү (вакыйга) һәм моральдән (нәтиҗә, тәрбияви аңлату) торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл җанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж. Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү.

Мәкаль жанры

Мәкальләр – ул борынгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше, хәтердә сакланырга тиешле хәзинә, халыкның күмәк фикере, тормыш кагыйдәсе, сүзгә дәлил, тормышта киңәш. “Мәкаль” сүзе гарәп теленнән алынган, “урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз” дигән мәгънәне аңлатуын төшендерү. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану.

Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыру- 10сәг.

Хикәя геройлары аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.

Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру

Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройларының характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.

Шигърият

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).

Вакыт тасмасы

Фольклор әсәрләреннән әкиятләрне вакыт тасмасында күрсәтү (бик борынгы,борынгы,әкияти вакыйгалар ).

Библиографик культура формалаштыру

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.

Уку, сөйләү, тыңлау, күнекмәләре формалаштыру

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.



Укыту-тематик план


Бүлек һәм темаларның исеме

Барлык сәгатьләр

1

Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез: үткәннәргә кире кайтып, аларны яңадан кичерәбез, бүгенге тормыш белән бәйлибез.

14

2

Фольклорга нигезләнгән хикәяләү, дастан, риваять һәм легенда аша тарих белән танышабыз, ә автор әкиятләре хисләр дөньясына чакыра.

11

3

Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты аша табигатьһәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез.

10

4

Безгә кадәр яшәгән яшьтәшләребез тормышы белән танышабыз.

12

5

Матурлыкның безгә ничек тәэсир итүен аңларга тырышабыз.

13

6

Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә!

16

7

Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчәлекләрен ачыклыйбыз.

9

8

Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк. Туган ил турында уйланабыз.

20




4 нче сыйныф укучыларының укудан белем, осталык күнекмәләрен бәяләү


«5» (бик яхшы )


- дөрес уку, укыганның эчтәлеген тулы һәм дөрес аңлау;

- сүзләп йөгерек уку, әдәби телнең әйтелеш нормаларын үтәү;

- I яртыеллыкта уку тизлеге минутына 85 сүздән;

- II яртыеллыкта— минутына 95 сүздән дә ким түгел;

- сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү һәм интонация ярдәмендә әсәрнең мәгънәсен, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә алу;

- текстны тулы, кыскача һәм сайлап эчтәлеген сөйләп бирү, укыганның төп фикерен үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

- әсәрнең геройларын, вакыйгаларын, табигатьне сурәтләүче сүзләрне һәм җөмләләрне мөстәкыйль рәвештә табу;

- шигырь текстын ялгышмыйча, сәнгатьле итеп сөйләү.


«4» (яхшы)


- укыганның төп эчтәлеген дөрес аңлау;

- сүзләп, сәнгатлелекнең төп чараларын файдаланып уку;

- 1 нче яртыеллыкта уку тизлеге — минутына 80 сүз;

- 2 нче яртыеллыкта ук тизлеге минутына 90 сүз, укыганда 1-3 хата булырга мөмкин;

- укыганның төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгели алу, сөйләм хаталары булу, аларны укытучы ярдәменнән башка да төзәтә алу;

- эчтәлекне тулы, кыска, сайлап сөйләгәндә, исәпкә алынмаслык төгәлсезлекләр булу;

- ятлаган шигырьне сөйләгәндә, вакытында төзәтелгән 1-2 хата җибәрү.


«З» (канәгатьләнерлек)


- укылганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән генә аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта үзгәрешсез тавыш белән сүзләп уку (сирәк сүзләрне-иҗекләп уку элементлары катнаштырып), уку тизлеге - 75 сүз;

- II нче ярыеллыкта сүзләп укыганда, сәнгатьлелек булмау, уку тизлеге-85 сүз, укыганда 4 тән алып 6 га кадәр хата булырга мөмкин;

- укыганның кыскача эчтәлеген, төп фикерен укытучы сораулары ярдәмендә генә аңлау һәм билгели алу;

- шигырьне яттан сөйләгәндә, ясаган хаталарны укытучы ярдәмендә генә төзәтү.


«2» (начар)


- укылганның эчтәлеген начар аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта иҗекләп, кайбер сүзләрне генә бөтен килеш уку, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру, бозып әйтүгә күпсанлы хаталар, уку тизлеге минутына-60 сүз;

- II нче яртыеллыкта сүзләп укый алмау, 6 дан артык хата, уку тизлеге — минутына 70 сүз;

-эчтәлекне эзлекле сөйли алмау, укыганның эчтәлеген нык үзгәртеп күрсәтү, күпсанлы сөйләм хаталары җибәрү;

-текстның кыскача, сайлап эчтәлеген сөйли алмау, план төзи белмәү, укыганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән дә билгели алмау;

- ятлаган шигырьнең тулы текстын сөйли алма




Телдән җавап бирүне тикшерү


Укучыларның телдән җавап бирүен тикшерү программаның нинди дә булса бүлегеннән бирелгән сораулар формасында уза. Билге куйганда, тубәндәгеләр исәпкә алына:


1) җавапның дөреслегенең тулылыгы;

2) белемнәрнең аңлы үзләштерелү дәрәҗәсе;

3) сөйләм эзлеклелегенең культурасы.


Укучыларның җавабы, бигрәк тә IV сыйныфларда, укытучы әйткән тема буенча бәйләнешле сөйләм булып, өйрәнелгән материалның аңлы узләштерелгәнен күрсәтеп торырга тиеш. Җавапны кагыйдә, билгеләмә, мисал китереп дәлилләү, укытучы кушуы буенча тексттан грамматик категорияләрне таба белү (җөмлә кисәкләре, сүз төркемнәре, килеш, сан һ.б.), тиешле кагыйдәгә караган сүзләр табу, сузлернең язылышын аңлату, алган белемнәрне мөстәкыйль равештә кунегүләр эшләгәндә һәм, барыннан да элек, сүзлер һәм жөмләләр тикшергәндә (аваз – хәреф анализы, сүзнең составын, аны сүз төркеме буларак тикшерү) куллана белү.


Сөйләм үстерүнең башлангыч чорында ук укучыларның жаваплары дәлилле, тиешле дәрәҗәдә мөстәкыйль һәм дөрес оештырылган булырга тиеш ( фикер йөртүнең эзлекле булуы, сүзләрне, сүзтезмәләрне кулланганда, жөмләләр төзегәндә, әдәби тел нормаларын үтәү).


«5» - укучының жавабы дөрес һәм тулы, программа материалын аңлы үзләштерелгәне күренә, жавабын үз мисаллары белән раслый, сүзләрне, җөмләләрне тикшергәндә, өйрәнелгән грамматик категорияләрне тексттан тапканда, алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә һәм дөрес куллана, сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын аңлата, бәйләнешле, эзлекле һәм хатасыз жавап бирә, бер төгәлсезлек булырга мөмкин.


«4» - укучының җавабы, нигездә «5» билгесенә куелган талапләргә җавап бирә, ләкин сөйләмдә, кагыйдәгә мисал китергәндә, текст өстендә эшләгәндә, сүзләрне, жөмләләрне тикшергәндә, 1-2 хата ясый. Аларны мөстәкыйль рәвештә яки укытучының сизелмәслек кечкенә ярдәме белән төзәтә.


«3» - укучы, нигездә, сөйләгән материалны аңлый, ләкин җавабы тулы түгел, укытучының өстәмә сораулары таләп ителә. Кагыйдәгә мисал китергәндә, кыенлык кичерә, текст белән эшләгәндә, сүзләр һәм җөмләләрне тикшергәндә, хаталар ясый һәм аларны укытучы ярдәменнән башка төзәтә алмый. Сөйләмендә бәйлелек, эзлеклелек җитми, сүз куллануда, сүзтезмәләр һәм җөмлә төзегәндә, төгәлсезлекләр була.


«2» - укучы өйрәнелгән материалның мөһим фикерләрен, зур өлешен белми, кагыйдәләрне, билгеләмәләрне әйткәндә, сүз һәм җөмләләргә анализ ясаганда, хата жибәрә, аларны укытучының өстәмә сораулары ярдәмендә дә төзәтә алмый, сөйләме өзек-өзек, бәйләнешсез, хаталы.


Программада таныштыру максаты белән генә бирелгән материал буенча контроль эшләр уздырылмый.




Кулланылган әдәбият:


Уку китабы” дәреслеге, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел

Ш.Фәрхетдинов “Әкият турында әкият”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел

Ф.М.Зиннурова “Уйнап укый сабыйлар”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел

В.Г.Гомәрова,Ф.Я.Зарипова “Бәйрәмнәр бәйләме”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел

К.В.Закирова “Күңел ачыйк бергәләп”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел

Татар халык иҗаты.

Луиза Батыр – Болгари “Камыр-Батыр”, музыкаль әкият

Луиза Батыр – Болгари “Җырлап узган җәй”.

Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”, әкиятләр

Луиза Батыр – Болгари “Сертотмас үрдәк”.


Интернет ресурслар

http://www.edu.ru/db/portal/sites/res_page.htm

https://edu.tatar.ru/school/j

http://pedsovet.su/load/160-1-0-14689

http://www.proshkolu.ru/user/gulmuh76/file/531561/



















Учебно-тематическое планирование

по литературному чтению (тат)



Классы 4


Учитель Ахметова Гөлназ Рафаелевна


Количество часов:

Всего 105 часов; в неделю 3 часа.


Плановых внеклассных чтений 8 , тестов 3


Административных контрольных уроков 3 ч.


Планирование составлено на основе татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәби- ятыннан программалар: 1-11 сыйныфлар.Казан.Татар кит.нәшр.2011 ел. Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования, стандарта второго поколения.


Учебник Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хасанова, Ә.Г. Мөхаммәтҗанова “Әдәби уку” “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2014 ел


Дополнительная литература Әдәби уку .Методик ярдәмлек.4 сыйныф “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2014 ел Авторлар Г.М Сафиуллина, , Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова










Дәрес темасы

Сәгать саны

УУГ

Үткәрү вакыты

план

факт






1.

ТЫЛСЫМЛЫ ӘКИЯТ КАНУННАРЫН ӨЙРӘНӘБЕЗ: ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТЫП, АЛАРНЫ ЯҢАДАН КИЧЕРӘБЕЗ, БҮГЕНГЕ ТОРМЫШ БЕЛӘН БӘЙЛИБЕЗ


Кереш әңгәмә. Борынгы кеше әйләнә-тирә дөньяны ничек күз алдына китергән?










1

Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Әсәр азагындагы сорауларга җавап бирү. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү.

Әсәрләрдә очраган искергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү. Үз ана телеңә, мәктәпкә, укытучыларга ихтирамлы була белү.

Укыган әсәрләрнең төп фикерен ачыклый, әсәргә карата сораулар куя белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиеш шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү. Туган җирең, туган телеңне хөрмәтли, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәре-йолаларын белү.

Укыган әсәрләрнең төп фикерен ачыклый, әсәргә карата сораулар куя белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Укыган проза әсәренең эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйли белү. Әсәрнең төп геройларына кыскача характеристика бирү.

Табигатьнең матурлыгын күрә, чагыштырулар кертеп аның турында телдән һәм язма хикәя төзи белү.

Халкыбызның көзге бәйрәмнәре, аларның үткәрелү максаты турында фикер алышу.

Табигатьтә көз” темасына шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар иҗат итеп карау.

Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. “Төп герой” төшенчәсен белү, әкиятнең герое турында аерым сөйләү. Үз гаиләңне ярату, әти-әни, әби-бабайларны, туганнарыңны хөрмәтли белү. Үз гаиләң, аның бәйрәмнәре турында телдән хикәя төзү.

Уңай герой”, “тискәре герой” төшенчәләрен белү. Әсәрнең геройларын характерларына карап уңай һәм тискәре геройләрга бүлү. 2 нче сыйныфта укыган әсәрләрдән, тормыштан мисаллар китерү. Әсәрләрне өлешләгә бүлеп, исемнәр кую. Текстның эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү. Теманы ачыклау өчен татар халык авыз иҗаты – мәкальләрдән файдалана белү.

Әдәпле, тәрбияле, тәүфикълы сүзләренең мәгънәләрен аңлата, сөйләмдә куллана белү.

Бирелгән темага китапханәдән әсәрләр таба белү. Китап күргәзмәсе оештыру күнекмәләрен булдырү.

Әсәрнең уңай геройлары үрнәгендә үзеңдә уңай сыйфатлар булдыру, үзеңнең кимчелекләреңне күреп, аны төзәтү өстендә эшләү.

Мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү. Башкаларга үрнәк булырга тырышу.

Проза әсәрләрен өлешләргә бүлү, аларга исем кушу (план төзү), план буенча эчтәлек сөйләү. Шигырьне яттан сөйләү. Бүлектән авторларның исем фамилияләрен истә калдыру.

Кышкы табигать, җәнлекләр, кошлар турында яңа мәгълүматлар туплау.






Әсәрләне кисәкләргә бүлеп уку, план төзү һәм эчтәлеген сөйләү. Төп фикерләрен табу. Рольләргә бүлеп уку. Хезмәт, тырышлык турында мәкальләрне сөйләмдә куллана белү.

Төрле профессияләр турында фикер алышу, хезмәткә хөрмәт белән карый белү. “Әти-әнием профессиясе” темасына инша язу һәм рәсем ясау.

Татар халкының иң матур бәйрәмнәреннән берсе – каз өмәсе турында сөйләү.

Әсәрне өлешләргә бүлү, исем кушу, өлешләр арасындагы бәйләнешне күрсәтү. Әсәрнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү, телдән рәсемен ясау.Әсәрләрне сәнгатьле уку, текст азагында бирелгән сорауларга җавап бирү. Укыган әсәргә карата үз фикереңне белдерү.

Бирелгән темага китапханәдән китаплар таба белү, китаплар күргәзмәсе оештыру.

Минем дүрт аяклы дустым” темасына инша язу, рәсем ясау. Хайваннарга, кош-корта мәрхәмәтле караш булдыру.

Шигырьләрне һәм проза әсәрләрен сәнгатьле уку. Әсәргә, аның геройларына карата үз фикереңне белдерү.

Әсәрнең үзеңә үрнәк булырдай геройларын билгеләү. Әниләрнең дөньядагы иң кадерле кеше булуларын аңлау. Аларга карата кайгыртучан, миһербанлы, мәрхәмәтле булу.







2.09


2.

Җир ничек яралган?” легенда.

Күкнең күтәрелүе”хикәят.


1

4.09


3.

Айдархан һәм Сәхабәләр”легенда.

Пәйгамбәрнең тууы һәм аның балачагы”хикәя

1

7.09


4.

З. Ярмәки “Ак каен”

Абага чәчәге” хикәят.

1

9.09


5.

Р. Вәлиева “Изгеләр тавы” (хрестоматия)

1

11.09


6.

Г. Кутуй “Рөстәм маҗаралары”

1

14.09


7.

Кырык кыз” риваять

Мәрҗән каласы һәм унике кыз хикәяте” (хрестоматия)

1

16.09


8.

Р. Фәйзуллин “Безнең тарих”.


1


18.09


9.

Татар халык әкияте “Ак байтал” (хрестоматия)

1

21.09


10.

Риваять “Ак бүре”.

Татар халык әкияте “Ак бүре”

1

23.09


11.

Татар халык әкияте “Ак бүре (дәвамы)” (хрестоматия)

1

25.09


12.

Татар халык әкияте “Еланнар патшасы шаһмара”.

1

28.09


13.

Класстан тыш уку.

1

30.09


14.

Бүлекне йомгаклау.

1

2.10






15.

ФОЛЬКЛОРГА НИГЕЗЛӘНГӘН ХИКӘЯЛӘҮ, ДАСТАН, РИВАЯТЬ ҺӘМ ЛЕГЕНДА АША ТАРИХ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ, Ә АВТОР ӘКИЯТЛӘРЕ ХИСЛӘР ДӨНЬЯСЫНА ЧАКЫРА

Ш.Галиев “Кол Галигә”.

Тоткын Сөембикә җыры “Тарихи җыр”.

К.Гали “Кыйссаи Йосыф”.







1




5.10


16.

Г. Латыйп “Минем нәсел”.

Э.Шәрифуллина “Без - татар балалары”.

1

7.10


17.

Рәшит “Нәсел агачы”. Х.Камалов “Археолог”.

1

9.10


18.

Борынгы шагыйрьләр. “Кол Гали” .

Р. Харис “Зөләйха” (хрестоматия)

1

12.10


19.

Н.Сәйяр “Айсылу”

1

14.10


20.

Н.Сәйяр “Айсылу”



1


16.10


21.

Батулла “Су ияләре”

Ф. Яруллин “Буар елан” (хрестоматия)

1

19.10


22.

Р. Миңнуллин “Машина тавышлы көчек турында кечкенә әкият”

Г. Гыйльманов “Җавапсыз легенда” (хрестоматия)

1

21.10


23.

Г.Вәлиева “Кызыктырсалар да”.

1

23.10


25.

Класстан тыш уку.

1

26.10


26.

Бүлекне йомгаклау.

1

28.10






27.

ШАГЫЙРЬЛӘР ҺӘМ РӘССАМНАР ИҖАТЫ АША ТАБИГАТЬ ҺӘМ КЕШЕЛӘРНЕҢ МАТУРЛЫГЫН АҢЛАРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ


Ш.Галиев “Алсу дөнья”, “Җирдә миңа ни кирәк?”








1




30.10


28.

Ш.Бабич “Габдулла әфәнде Тукаев”,”Тын төн”. Г.Рәхим “Көзге урман”

1

9.11


29.

Г. Рәхим “Көз йөри”.

М. Мирза “Көз”.

К. Булатова “Кичә генә”.

1

11.11


30.

Г.Рәхим “Песнәк”.

Р. Корбан “Ярдәм итик” (хрестоматия)

1

13.11


31.

З.Ярмәки “Иртә”.

Г. Сабитов “Чәчәк нигә боекты?” (хрестоматия)

1

16.11


32.

Г. Рәхим “Апрель”. Н.Исәнбәт “Өч матур сүз”.

1

18.11


33.

М. Әгъләмов “Матурлык минем белән”.

Н. Думави “Беренче кар”.

Р. Харис “Ак карлар арасында” (хрестоматия)

1

20.11


34.

Л. Лерон “Кыхмырый, Мыхмырый һәм Шыхмырый”.

И. Гыйләҗев “Тутыкмас тотка”.

1

23.11


35.

Р. Миңнуллин “Утыз Имәнине укыганда туган уйлар” (хрестоматия).

1

25.11


36.

Бүлекне йомгаклау.

1

27.11





37.

БЕЗГӘ КАДӘР ЯШӘГӘН ЯШЬТӘШЛӘРЕБЕЗ ТОРМЫШЫ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ


Г. Галиев “Бибкәй аланы”.







1


30.11


38.

Ф. Әмирхан “Кечкенә хезмәтче”.

1

2.12


39.

З. Бәшири “Бер асрауның аһ-зары” (хрестоматия).

1

4.12


40.

К.Нәҗми “Нәсимәнең беренче эш көне”.

1

7.12


41.

Д. Аппакова Кечкенә Бануның тарихы” (хрестоматия).

1

9.12


42.

Г.Ибраһимов “Укудан кайткач”.

1

11.12


43.

Ф. Хөсни “Малай белән солдат”.

Р. Харис “Фронтовиклар”.

1

14.12


44.

С.Хәким “Яратам мин”, Зөлфәт “Кыз тавы ”.

1

16.12


45.

Н. Думави “Ятим бала”.

М. Мәһдиев “Бәхилләшү”.


18.12


46.

Бүлекне йомгаклау.

1

21.12


47.

Класстан тыш уку.

1

23.12


48.

Административ контроль эш.

1

25.12





49.

МАТУРЛЫКНЫҢ БЕЗГӘ НИЧЕК ТӘЭСИР ИТҮЕН АҢЛАРГА ТЫРЫШАБЫЗ


В.Хәйруллина “Хәерле көн”.

Р.Миңнуллин “Иртән иртүк”.






1



11.01



Д. Гайнетдинова “Исәнме, яңа көн!”

Н. Әхмәдиев “Хәерле иртә!” (хрестоматия).




50.

С.Гафарова “Көз”.

Ш. Галиев “Урман ява” (хрестоматия).

1

13.01


51.

Батулла “Терек-терек кырмыска” (хрестоматия).

1

15.01


52.

Р. Вәлиева “Бөтен дөнья ак кына”.


1

18.01


53.

Р.Гыйззәтуллин “Язгы моң”.

М. Хәйретдиновның “Ана булу. Назлылык.” Картинасы өстендә эш.

1

20.01


54.

Р.Мингалим “Бүген төнлә күккә кара”.

1

22.01


55.

Л.Ихсанова “Шомырт чәчәкләре ак кына”.

1

25.01


56.

К. Булатова “Шушы яктан,шушы туфрактан без”.

1

27.01


57.

Батулла “Салават күпере кайда йоклый?”

1

29.01


58.

Җ. Дәрзаман “Бөҗәләр белән сөйләшү”.

Г.Хәсәнов “Аккош”

1




1.02


59.

Р. Фәйзуллин “Быелгы яз”.

Р. Миңнуллин “Атказанган сандугач”.


1




3.02


60.

К. Сибгатуллин “Бөтен кеше бүген шундый әйбәт”. Бүлекне йомгаклау.

1

5.02


61.

Класстан тыш уку.

1

8.02





62.

ҖИРДӘ КЕШЕ БУЛУ ӨЧЕН, КЕШЕ КҮПМЕ ЮЛЛАР ҮТӘ!


Г. Хәсәнов “Абага”.






1


10.02


63.

Р.Хафизова “Кирлемән”.

1

12.02


64.

Р.Хафизова “Кирлемән (дәвамы)” (хрестоматия).

1

15.02


65.

Р. Хисмәтуллин “Аһ, бер китсәң кирегә...” (хрестоматия).

1

17.02


66.

Җ.Тәрҗеманов “Шуктуган”.

1

19.02


67.

Җ.Тәрҗеманов “Тукран малае Шуктуган” (хрестоматия).

1

22.02


68.

Ш. Галиев “Тукран сые”.

Н.Сладков “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый”.

1

24.02


69.

Л. Гыймадиева “Кара урман, караңгы төн”(хрестоматия).

1

26.02


70.

К.Тимбикоа “Бану әби сабагы”.

1



29.02


71.

К.Тимбикоа “Бану әби сабагы”.

1

2.03


72.

Э. Шәрифуллина “Тормыш яме”.

Р. Рахман “Кесәл” (хрестоматия).


1

7.03


73.

Г.Гыйльманов “Минем исемем-Бүрек”.


1

9.03


74.

Г.Гыйльманов “Минем исемем-Бүрек”.


1

11.03


75.

Г. Вәлиева “Карт алаша колагы” (хрестоматия).

1

14.03


76.

Бүлекне йомгаклау.

1

16.03


77.

Класстан тыш уку.

1

18.03





78.

СӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНЫҢ ҮЗЕНӘ ГЕНӘ ХАС ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕН АЧЫКЛЫЙБЫЗ


Р.Вәлиев “Кошлар кайта”, “Кайтчы Сөембикә”, “Эт кояшы”






1



30.03


79.

К. Насыйри “Каз итен, коймакка төреп, каймакка манып ашау”.

Р. Харис “Елмай”.

1

1.04


80.

Мөҗәһит “Кемнең сайрыйсы килми?”. К.Сибгатуллин “Чыпчык”.

1

4.04


81.

Р. Әхмәтҗан “Безнең шигырь”.

И.Гыйләҗев “Охшашлык”.

Г. Тукай “Яз галәмәтләре”.

1




6.04


82.

Э. Шәрифуллина “Табигатьнең бер бөртеге”.

И. Туктар “Бер каен үсә”.

Р. Корбан “Курай”. (хрестоматия)

1

8.04


83.

А. Алиш “Сертотмас үрдәк” (хрестоматия).

1

11.04


84.

А. Алиш “Сертотмас үрдәк” (хрестоматия).

1

13.04


85.

Бүлекне йомгаклау.

1

15.04


86.

Класстан тыш уку.

1

18.04





87.

ҮТКӘНЕ БУЛМАГАН ХАЛЫКНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ ЮК. ТУГАН ИЛ ТУРЫНДА УЙЛАНАБЫЗ.

Р.Вәлиев “ Ватаным”.







1



20.04


88.

Татарстан флагы”.

Р.Харис “Татарстан әләме”.

1

22.04


89.

Н.Арсланов “Халкыма”.

Г. Морат “Чит тел”.

1

25.04


90.

М.Мирза “Балачак хәтирәсе”. Р.Фәйзуллин “Минем әти”.

1

27.04


91.

Ш. Рәкыйпов “Төнге очыш” (хрестоматия).

1

29.04


92.

Р. Фәйзуллин “Минем әти”.

Р.Вәлиева “Онытма”.

М.Җәлил “Дару”.

1

2.05


93.

Н. Каштан “Әрем исе” (хрестоматия).

1

4.05


94.

Г.Кутуй “Яшен”.

1

6.05


95.

Г. Мөхәммәтшин “Туган як”.

М.Галиев “Туган як”.

1

9.05


96.

Р. Харис “Туган җирем” (хрестоматия).

1

11.05


97.

Бүлекне йомгаклау.

1

13.05


98.

Класстан тыш уку.

1

16.05


99.

Уку елында өйрәнгәннәрне кабатлау.

1

18.05


100.

Уку елында өйрәнгәннәрне кабатлау.

1

20.05


101.

Административ контроль эш.

1


23.05


102.

Тест биремнәре үтәү.

1

25.05


103.

Йомгаклау дәресе.

1

27.05


104.

Чишмәгә сәяхәт.

1

30.05


105.

Чишмә турында шигырь язу.

1

31.05





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 04.02.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров545
Номер материала ДВ-415499
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх