Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Класстан тыш чара "Балкыган якты йолдыз"

Класстан тыш чара "Балкыган якты йолдыз"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

ТЕМА. БАЛКЫГАН ЯКТЫ ЙОЛДЫЗ

Класстан тыш чара. Якташыбыз артистка Фирдәвес Хәйруллина иҗатына багышлана.

Гыйбадуллина Фирдәвес Сафьян кызы

Лаеш муниципаль районы

Державино төп гомуми белем мәктәбе”

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Максат:

- укучыларны артистка Ф.Хәйруллинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

- татар театры тарихы турында дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту

- фикерне дөрес һәм төгәл итеп белдерү өчен бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, хезмәт кешесенә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү

Җиһазлау: Ф.Хәйруллинага багышланган презентация, Г. Камал театры турында китаплар,Ф.Хәйруллина иҗатына багышланган папка, “Юксыну” китабы.



Дәрес барышы

I Оештыру. Уңай эмоциональ халәт булдыру.

  • Барыгызга да хәерле көннәр! Күтәренке кәеф белән класстан тыш чарабызны башлап җибәрәбез.



Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга!





Укытучы.Бүген якташыбыз Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Ф.Хәйруллина иҗаты турында сөйләшербез. Сез якташларыбыз танылган шәхесләрдән тагын кемнәрне беләсез?

Театр”(Г. Тукай ) шигырен 1 укучы сөйли.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр- яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер,уйнатадыр.

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең алда үз хәлең, көлерсең.

Көлерлек булса, булмаса – еларсың.

Тигез күрә бөтен җанны театр

Кирәк кол бул, кирәксә император.



2 укучы

Театр! Аның мавыктыргыч утлары әллә кайдан балкып, ачык ишекләре күңелне ашкындырып тора. Кабан күле буенда ак пароходка охшаган бер бина бар. Бу Г.Камал исемендәге татар академия театры. Кайчандыр Г. Исхакый, Г. Камал, Г. Колахметов- алдынгы карашлы татар зыялылары хыялланган театр бүген безне үзенә тартып тора. Театр тарихы ерактан- узган гасыр башыннан ук башлана. 1905-1907 елгы рус революциясе шартларында татарларда профессиональ театр оештыру өчен мөмкинлекләр ачыла. Ләкин бу эш җиңел генә бармый.

Укытучы. Татар театрына кайчан нигез салына?

3 укучы

1906 елның 21 апрелендә Уфада һәм шул ук елның 22 декабрендә Казанда рәсми төстә татарча спектакль уйнала. Бу көн театрның туган көне булып билгеләп үтелә.

Укытучы. Театрда уйнаган хатын –кыз артисткалардан кемнәрне беләсез?

4 укучы.

Театрга хатын – кыз артисткалар килә башлый. Алар арасында Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская,Галия Кайбицкая һ.б. танылган артисткалар.Бу атаклы артисткаларның хезмәтен дәвам итүче сәхнә йолдызларыбыз Рауза Хәйретдинова, Н. Ихсанова, Алсу Гайнуллина һәм Ф. Хәйруллиналар була.

Укытучы. Ф. Хәйруллинаның бала чагы турындагы истәлекне тыңлап китик.

5 укучы

Ямьле Мишә буенда урнашкан Агайбаш авылында Зәйнәп апа белән Хабул абый гаиләсендә 1951 елның 4 январенда бер кыз бала дөньяга килә. Аңа җәннәт бакчасы мәгънәсен аңлатучы Фирдәвес дигән исем кушалар. Кышкы салкын көннәрнең берсендә дөньяга килсә дә, бик нечкә күңелле, йомшак табигатьле кыз булып үсә.

Аның әнисе Зәйнәп апа авылда бер чибәр һәм уңган кыз була. Хабул абый да эшкә оста егетләрнең берсе. Аңа Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашырга туры килә. Ут эченнән исән – сау әйләнеп кайтып, алар Зәйнәп апа белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Өчесе – кыз бала, берсе – ир бала. Шулар арасында Фирдәвес кечкенәдән үк барысыннан да аерылып тора. Тырышып укый, табигатьне ярата, хыялланырга ярата.

6 укучы

Мәктәптә укыган елларда Ф.Хәйруллина татар теле һәм әдәбияты дәресләрен ярата. 5 нче сыйныфта укыганда татар теле укытучысы аларны театрга алып килә. Ул көнне театрда “Татар хатыны ниләр күрми “ дигән спектакль уйнала. Сәхнәдә барган вакыйгалар Ф.Хәйруллинага бик нык тәэсир итә. Спектакль беткәч тә, ул урынныннан селкенми, буш залда бер үзе утырып кала. Шуннан ул артистка булырга хыяллана башлый. Урта мәктәпне тәмамлауга, театр училищесына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлый.

7 укучы

1970 елда Казан театр училищесын тәмамлап театрга эшкә килә. Чирек гасырдан артык татар халкына хезмәт итә. Шаян күңелле яшь кызлар ролен дә, катлаулы кичерешле хатын – кыз образларын да уйнарга туры килә аңа.

Ф.Хәйруллина - үзенең табигате, рухы белән чын мәгънәсендә татар кызы була.Ул милли мохитта тәрбияләнеп үскән, милли характерлар язмышлар белән яхшы таныш.Кайчандыр театрга гашыйк иткән “Татар хатыны ниләр күрми” спектаклендә ул Гөлбану (баш героиняны) уйный. Шушы роленнән соң Ф.Хәйруллина яңадан ачылып киткәндәй була. Алдагы иҗат юлы шушы мәхәббәт темасының үстерелүе, дәвамы кебек кабул ителә башлый.

Бер – бер артлы кызыклы рольләр. “Ир егетләрдә” – Сайра, “Монда тудык, монда үстектә” – Нурания, “Ташкыннарда” – Гөлчирә, “Кияү белән Кәләштә” – Кәләш. Алар бик күп. Соңгы елларда уйнаган рольләреннән “Илгизәр + Вера” - Дания, бик зур уңыш белән үткән “Гөргөри кияүләре” спектаклендә (Т. Миңнуллин ) әсәре буенча баш рольләрдән берсе Кәтернә һәм Г. Исхакыйның “Зөләйха” әсәре буенча куелган спектакльдә Зөләйха. Артистканың хезмәте 1995 елда зур бәягә лаек була. Аңа Татарстаннның халык артисткасы исеме бирелә. 2003 елда Россиянең атказанган артисткасы исеменә лаек була. “Хезмәтенә күрә – хөрмәте”,- ди халык.

8 укучы

Ф.Хәйруллинаның татар сәхнәсе түрендә үз урыны бар иде.Ул образларына үз хисләре, үз кичерешләре аша җан өрә, рухы аша үткәрә, аларны үз халәте, үзенең аңлавы белән баета, начар белән яхшылык, уңай һәм тискәре геройлар арасында идеаль төгәллек эзли.

Кеше гомере бик кыска. Ф.Хәйруллина да, атылган йолдыз кебек, безнең арадан бик тиз китеп барды. Ул хезмәт сөя, кешеләр белән аралашырга ярата иде. Бүгенге көндә бу артистканы белмәгән, аның таланты алдында баш имәгән кешеләр сирәктер. Театрның спектакльләренә махсус ул уйнаган рольләрне карарга йөрүче тамашачылар да шактый иде. Ул уйнаган рольләр онытылмый, күңелдә кала.

Кеше китә, җыры кала,”- диләр. Театр сәхнәсендә аның эшен кызы Нәфисә Хәйруллина дәвам итә. Ул да әнисе кебек тирән кичерешле, көчле драматизмга корылган рольләрне башкарырга ярата.

Укытучы. Хезмәт турында нинди мәкальләр беләсез?

Хезмәте барның хөрмәте бар.

Эше барның ашы бар.

Агач җимеше белән, кеше эше белән.

Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез көн күрмәс.

Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый,

эшеннән белеп була.

Оста эшеннән билгеле.


Йомгаклау

- Бүгенге дәресебез кем иҗатына багышланды?

-Якташ артисткалардан тагын кемнәрне беләсез?

Өйгә эш: “Хезмәтенә күрә хөрмәте” дигән темага сочинение язарга.


Кулланылган әдәбият


1. Г.Камал театры артистлары.Библиографик белешмә. Казан,1996.

2. И.И.Илялова Г.Камал исемендәге театр.Казан,1996.

3.Ф.Хәйруллина. Юксыну. Казан,2003


Автор
Дата добавления 30.05.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров86
Номер материала ДБ-103662
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх