Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыКласстан тыш чара "Гаилә - бәхет ачкычы" 4 класс

Класстан тыш чара "Гаилә - бәхет ачкычы" 4 класс

Скачать материал

Гаилә - бәхет ачкычы

 

Максат:Укучыларда әти-әнисенә игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, тормышка үз мөнәсәбәтләрен булдыру, яшәү мәгънәсен аңларга өйрәтү.Әти-әниләргә балаларын тагын да яхшырак белергә ярдәм итү, ата-аналарны укыту-тәрбия эшенә җәлеп итү, бала тәрбияләүдә гаилә белән хезмәттәшлекне арттыру;зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатларны үстерү, бердәмлекне ныгыту.

 

- Хәерле иртә, кадерле балалар, ата-  аналар, кунаклар!Әйе! Бүген бездә зур бәйрәм! Барлык укучылар өчен шатлыклы көн бүген.Белем бәйрәме! Бүген безнең Миякәтамак мәктәбе өчен икеләтә шатлык, икеләтә горурлык елы, чөнки без яңа, зур, якты, бөтен уңайлыклары булган, күптән көтеп алынган бинада укый башлаячакбыз.

Мәктәп- ул тату бер гаилә. Барыгызны шушы гаиләдә тату яшәргә;  яңа дәрт һәм көч белән укырга һәм эшләргә, ныклы саулык, уңышлар телим.

-Бүгенге класс сәгатен юкка гына “Гаилә-бәхет ачкычы” дип атамадык.Гаилә- кешенең иң беренче һәм иң зур тәрбиячесе.Без иң башта гаиләдә акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга , игелекле, шәфкатьле булырга өйрәнәбез.

     Гаилә-бәхет ачкычы:

Ир-беләк, хатын терәк.

Тату гаиләдә һәрчак

Ачык йөз, тыныч йөрәк.

Ата-анадан башка

Бар нәрсә дә табыла.

Һәр бала ата-анага

Изге итеп табына.

 

Һәрбер гаиләдә шәфкатьле, мәрхәмәтле балалар тәрбияләнергә тиеш.Тәрбияле, яхшы күңелле, бөтен нәрсә белән кызыксынучан, хезмәт сөючән, сау-сәламәт булып үскән гаилә сәламәт гаилә була.Сәламәт гаиләдә үскән балалар начар йогынтыга бирелмиләр, әти-әниләрен дә хөрмәт итәләр.Менә шушындый гаиләләр кирәк тә инде туган илебезгә.

Галәмдә кар бөртекләре бер-берсенә охшамаган шикелле, кешеләр дә төрле-төрле була.Алар төрле гаиләләрдә тәрбияләнәләр.Әмма һәрберсе үз гаиләсен ярата, үз гаиләсен сагына.

-Балалар, гаилә дигәч сезнең күз алдыгызга кемнәр килде инде?

-Дөрес, балалар, гаилә - ул безнең якын кешеләребез.Кеше өчен гаиләдән дә кадерле, гаиләдән дә әһәмиятле әйбер юк.

Гаиләдә без аңлау, күңел җылысы, кадер-хөрмәт күрәбез.Гаиләдә безнең иң кадерле кешеләребез әти-әниләребез бар.Бергә булганда гына без көчле, без теләсә нинди кыенлыкларны да җиңеп чыга алабыз, без барысын да булдырабыз.Әйдәгез әти-әниләребезне хөрмәт итик, яратыйк, аларга багышлап шигырьләребезне сөйләп күрсәтик.

 

1.Яшәсен әти- әниләр

   Сәламәт һәм шат булып.

   Кызларының- улларының

   Кадерлеләре булып.

   Иң кадерле кешеләребез сез

   Әтием һәм әнием.

   Сез булганга, без бәхетле

   Тыныч, рәхәт яшибез.

 

2.Бер ягымда- әтием,

   Бер ягымда- әнием

   Уңымда да, сулымда да

   Таянычым бар минем.

   Пар атлар кирәк түгел.

   Канатлар кирәк түгел

   Аякларым җиргә тими

   Очар кош минем күңел.

 

3.Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

   Үзе килми, юллар ярмыйча.

   Аның өчен бергә җиң сызганып

   Көрәшергә кирәк армыйча.

   Ата- ана – бөек көч ул!

   Бирә безгә барысын- барысын да.

   Без һәрвакыт шушы барысы өчен,

   Бурычлыбыз алар каршында.

 

5.Әти безенең терәгебез

   Әти безнең яклаучы

   Авырлыклар китермичә

   Давылардан саклаучы.

   Яшәсен әти- әниләр

   Сәламәт һәм шат булып

   Кызларының, улларының

   Кадерлеләре булып.

 

4.Аналарның күңеле- балаларда,

   Бала күңеле диләр, далада.

   Тик онытмыйк шуны:ике килми

   Бурыч түләү ата- анага.

 

 

6.Ата- ана күңеле кебек җылы, нурлы

   Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

   Ата- ана сөюе кебек чиксез тирән

   Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

   Ата- ана күңеле мәңге күләгәсез,

   Ата- ана күңеле мәңге бозланмый.

   Кирәк икән, ул баласы өчен

   Яшьлеген дә, саулыгын да,

   Гомерен дә хәтта кызганмый.

 

 7.Пар чәчәкләр гөлдә,

   Пар аккошлар күлдә,

   Пар сандугач булса- җыр матур.

   Ярыңнан аерылып,

   Канатың каерылып

   Калсаң, сине кемнәр юатыр?

 

-Әйе, һәрвакытта да кешегә пар канат, кайтып сыеныр җылы учак, тыныч почмак кирәк.Ул-гаилә учагы, безнең иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Нәрсә генә булмасын, кайгыны да, шатлыкны да гаилә белән уртаклашкан очракта гына кеше үзенә тынычлык таба, рухи көч ала, күңел җәрәхәтләрен дәвалый         ала. .Гаиләне учак белән тиңлибез.Чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена:шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була.Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.Ә түбәтәйле бабаларыбыз, ак яулыклы әбиләребез шул учакны сүндермичә саклап торалар.

 

-Гаилә тормышы- хисапсыз-сансыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы ул.Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләр безнең арада да бар.Әйдәгез гаиләләр белән танышып китик.

(Исем, фамилия, һөнәрең, яраткан шөгылең, ризыгың, тормыштагы девизың, кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфатлар...)

 -Әйдәгез уйнап та алыйк.

 

1 нче уенИң интеллектуаль гаилә”.

Кем тапкыр, кем зирәк безнең сорауларга

Җавап бирсен ул тизрәк.

“Шаян сораулар”

 

-Начар билгеләр алганда югалып кала торган документ.(көндәлек)

-Кашыкка аягын салындырып утыра.( токмач)

-М.Җәлилнең дусты, әкиятләр авторы.(Алиш)

-Жирафның кайсы аяклары озын-алгысымы, әллә арткымы?(тигез)

-Җир шарының кайсы җирендә иң озын тәүлек(бөтен җирдә дә 24 сәгать)

-Мәктәпнең президенты?(директор)

 әвәли (рюкзак)кайсы шагыйрьгерое?(Ш.Галиев)

-Чүп-чар тартмасы?(сумка )

-Рәсем ясау өчен агач дәфтәр?(парта)

-Язны каршылау бәйрәме?(Нәүрүз)

- Суыра торган таяк?(ручка)

- Кыш көне сиекрми торган туп?(бүрек)

-  Кеше сыртында бара, үзе йөк салып бара?(рюкзак)

-Числосыз, атна исемнәрен әйтмичә 5 көнне рәттән санап

    чыгарга(өченчекөн,кичә, бүген, иртәгә, берсекөнгә)

-Артык хайванны атагыз- песи, тавык, эт, селәүсен, каз

-Яңа уңыш бәйрәме?(Сөмбелә)

-Чуар тавык әби белән бабайга нинди вәгъдә бирә?(алтын йомырка түгел,  

- гадиен салырмын, ди)

-Туй табынының түрендә?(чәк-чәк)

 

2нче уен ”Бер-береңне аңлаучы гаилә”

(Әти, әни, бала эшли.Бертөрле дөрес җавапка балл куела)

 

Тест.

1)Әниегезнең иң яраткан ризыгы:

а)аш             б)өчпочмак

в)тәм-том белән чәй эчү

2)Әтиегез өстенә нәрсә кияргә ярата?

а)футболка      б)күлмәк

в)джемпер

3)Балагызның яраткан фәне:

а)математика        б)рәсем

в)технология

4)Әтиегез эштән кайткач нишли?

а)әнигә булыша

б)телевизор карарга ашыга

в)маллар кары

5)Кем теш табибыннан күбрәк курка?

а)әти       б)әни

в)бала

6)Мәктәптән кайткач балагыз сумкасын кайда куя?

а)карават астына

б)ишек төбендә кала

в)кая туры килсә шунда ыргыта

7)Яңа елдан соң чыршыны кем җыя?

а)әти     б)әни

в) бала

8)Сездә кем саран?

а)әти    б)әни

в) бала

9)Кич җиткәч кем суыткыч янында күбрәк йөри?

а)әти     б)әни

в)бала

10)Кем фотога күбрәк төшәргә ярата?

а)әти    б)әни

в)бала

 

3нче уен.”Иң күп мәкаль белүче гаилә”

Безнең гаиләләр мәкальләрне белә микән?Хәзер шуны ачыклау максатыннан, “Мәкальнең башы минем тел очында, ә ахыры кемдә икән?” бәйгесен оештырабыз.

1.Тату гаиләгә...(кайгы килми)

2.Ата-ананы тыңлаган адәм булган, ...(тыңламаган әрәм булган)

3.Кем эшләми,...(шул ашамый)

4.Казаныңа ни салсаң,...(кашыгыңа шул чыгар)

5.Ана күңеле балада, ...(бала күңеле далада)

6.Атасына карап, ...(баласын коч)

7.Оясында ни күрсә, ...(очканда да шул булыр)

8.Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс)

9.Игелекле бала үстерсәң...(картлыгың бәхетле булыр)

10.Ир-беләк, хатын-...(терәк)

11.Үзеңне үзең мактама...(кеше сине мактасын)

12.Ул ояты –атага, кыз ояты-...(анага)

13.Атасы барның-...(бәхете бар)

14.Беләге юан меңне егар,...(белеме булган меңне егар)

15.Һөнәрле үлмәс, ...(һөнәрсез көн күрмәс)

16.Әткәй шикәр, әнкәй...(бал)

17.Ханнан бала олы,...(баладан ана олы)

18.Ачтан үлсәң дә, ...(ата-анаңны ташлама)

 

4нче уен.”Табышмаклар иле” дип атала.

Табышмак чишү-тапкырлар эше.

Җор сорауларга үтәдер теше.

Зиһен сынашып, зәвык ачабыз.

Табышмакларга җавап табабыз.

Сез дә, дусларым, рәхим итегез.

Табышмакларны чишеп китегез.

 

Башта табышмаклар балаларга:

1.Ул һәркемгә аерым бәйрәм, елга бер генә тапкыр килә. Аны һәркем көтеп ала.(Туган көн)

2.Үзе кечкенә, үзе елак, ә шулай да аны бик яраталар.(Бәби)

3.Ул һәркемгә бер генә иң кадерле, иң ягымлы кешебез.(Әни)

4.Ул гаиләнең алтын баганасы.(Әти)

5.Ул миңә балам, ди. Әти белән әни аңа әти, дип эндәшә. Ул миңа кем?(Бабай)

6.Миңа да, әтигә дә әби кеше әнигә кем була?(Әни)

 

Ә хәзер зурлар өчен табышмаклар:

1.Бер кешенең дүрт улы бар. Һәр малайның берәр сеңлесе булса, гаиләдә ничә бала бар?(5)

2.Әниегезнең бердәнбер сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була?(Әти)

3.Урамнан барганда берәү: “Менә бу йорт безнең әти йорты”,- ди, ләкин ул аның улы түгел. Ул кем була?(Кызы)

4.2 малай һәм 2 әти һәрберсе берәр пәрәмәч ашыйлар. Савыттан барысы 3 пәрәмәч кими. Бу ничек була?(Бабай, әти, онык)

5.Әтиеңнең сеңлесенең ире сезгә кем була?(Җизни)

 

5нче уен.”Ромашка уены”.

Әниләр өчен:

*Килен булып төшкән мизгелегезне исегезгә төшерегез. Кичерешләрегезне безгә дә сөйләгез әле.

*Бала чакта яратып уйнаган уеныгызны балаларга өйрәтегез.

*Иң шатлыклы көнегез.

*Балагыз дәрестә тик утыра алмый. Бөтерчек шикелле, дәресне аңламый кала. Ни эшлисез?

*”Сигезле” биюен оештырыгыз.

*Савыт- саба ватса балагызга нинди чара күрерсез.

*Ирегезнең иң шат көнен уйнап күрсәтегез.

*Әгәр мин тылсымчы булсам...

*Бу мизгелләрдә ни турында уйлыйсыз?

 

Әтиләр өчен:

*Бәрәңге ашларын санагыз.

*Әнинең иң шатлыклы көнен сурәтләгез.

*Гаиләгез тормышыннан бер көн.Сәхнәләштереп күрсәтергә.

*Такмаклар җырларга.

*Бер генә мизгелгә үзегезне 4 яшьлек бала итеп күз алдына китерегез.

*Нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?

*Кызыгыз ир- атлар профессиясе белән кызыксына. Ни эшлисез?

 

Йомгаклау.

-Бөтен укучыларга да , әти-әниләргә дә катнашулары өчен зур рәхмәт.Гаилә тормышы һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.Шул юллардан гомер буе аңлашып, шатлык куанычларны уртаклашып яшәгез!Безнең балаларыбыз әти-әниле булып бәхетле гаиләләрдә уссен.Өйләребезгә кайгы җиле кермәсен.

Бәхетле без бу дөньяда

Әти- әни булганга.

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.

Бәхет кайда?

Безнең өчен

Ул бары янда гына.

Әти- әниле булу

Зур бәхет була безгә.

 

Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,

Давылы да була, җиле дә.

Ни булса да йөкнең аврлыгын

Күтәрегез бергә иңнәрдә.

Тормышыгыз матур, ямьле узсын

Килмәсеннәр кайгы, хәсрәтләр.

Гаиләгезгә юлдаш булсын бары

Шатлык хисе тулы күңелләр.

 

А.Галимовның “Кайгы җиле кермәсен” дигән җыры белән тәмамлана.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Класстан тыш чара "Гаилә - бәхет ачкычы" 4 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Режиссер монтажа

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 865 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.01.2019 373
    • DOCX 22.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахмадуллина Роза Фаритовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ахмадуллина Роза Фаритовна
    Ахмадуллина Роза Фаритовна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 126212
    • Всего материалов: 44

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие критического мышления у младших школьников в условиях обновленного ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 719 человек

Курс повышения квалификации

Внедрение Федеральной образовательной программы начального общего образования

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 286 человек из 55 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 102 человека

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 305 человек из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 1 199 человек

Мини-курс

Эмоциональная сфера детей: диагностика, особенности и регуляция

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Налогообложение реализации и доходов физических лиц

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного привлечения и удержания клиентов

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе