Инфоурок Другое Другие методич. материалыКласстан тыш чара "Иҗат концерты" программасы

Класстан тыш чара "Иҗат концерты" программасы

Скачать материал

Иҗат концерты

Пәрдә ачыла

1.     “Веснушки” бию коллективы башкаруынды “Зәлилә” биюе. Нөнәгәр урта мәктәбе.

 

(Фанфары алып баручылар чыга. 3 пар 2 кечкенә, 2 урта, 2 югарылар)

 

-         Хәерле кич

-         Сезне монда күрүебезгә без бик шат!

 

- Сезне,  “Йолдызлык – 2015 “ фестивалендә

Мәктәбебезнең  Иң  талантлы һәм сәләтле

 

-         Иң  булган һәм уңган

 

- Сәнгатькә гашыйк

Егет һәм кызлары сәламли.

 

 Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм балачак!

Балачакның шат еллары

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак!

 

Нурлар иңсен җаныгызга

Аллы-гөлле балкышлардан.

Гөрләп торсын бу кичәбез

Сезнең кайнар алкышлардан.

 

Биеп китәр кебек булам

Ишетсәм дәрте көйләр

Бию көе әйтерсең лә

Сибелә назлы гөлләр

 

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

Тирә-юньгә бүген таралсын.

Кемнәр болар-бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

 

Җырламыйча көн итмиләр,

Җырсыз бер бәйрәм булмый.

Безнең балалар җырламаса

Дөньяда бер ямь булмый.

2.     Сәхнәдә  Алсинә Тлякова. “Туган телем” 

 

3.     Сәхнәдә 5 сыйныф укучылары башкаруында “Вальс.

 

ОЛИМПИАДАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘҮ

 

4.     Сәхнәдә Ризәлә Мортазина “ Барган идем”

 

5.     Каршы алыгыз. Сәхнәдә 1 сыйныф укучылары «Дуслык» биюе

 

6.     Сәхнәдә 7 сыйныф кызлары.  “Тока тока” биюе

 

7.     Каршы алыгыз, Гөлия Хайруллина ” Авылым”

 

 

    8.Сәхнәдә 4 сыйныф укучылары.  «Твист» биюе

 

-         Кадерле дуслар, 2014 нче ел –  Россия Федерациясе һәм Татарстан җөмһүриятендә  “Мәдәният “ елы буларак игълан ителде.

-          Чыннан да  Дилә  , безнең Татарстаныбызның мәдәнияте, татар халкының гореф-гадәтләре, матур бәйрәмнәре буыннан буынга күчеп килә, онытылмый.

-         Безнең туган республикабызда күп милләт халыклары дус һәм тату яши. Бүгенге конертыбызга да күп милләт халыкларын кунакка чакырдык.

Менә синең Рәниф  ТНВ каналыннан “Аулак өй” тапшыруын караганың бармы?

-         “Аулак өйнең безнең якта үз яме бар, үз тәме.

Бүген дә бездә аулак өй Аулак өйгә кил , яме” –

-          Әлбәттә, барам  . Шуннан нәрсә Рәниф?

-          Шуннан шул Дилә !  Әйдә бергәләп Аулак өйләрдә биелә торган биюләрне карап үтик

 

8.Сәхнәдә  “Чабата” биюе.

 

9.Каршы алыгыз, сәхнәдә 3 сыйныф укучылары «Курыкма тимим» җыры.

 

10.Сәхнәдә Энҗе Ахметшина  һәм Зилә Вафина. “  Яшик эле”                            

 

11. Сәхнәдә  “Веснушки” бию төркеме.  «Комарова».

 

12.Ислам Гайнуллин нәфис сүз.

Сезнең алдыгызда Ислам Гайнуллин чыгыш ясады.

 

13.Каршы алыгыз сәхнәдә  Раил Тляков, Илшат Шафигуллин. Гармунда көйләр.

 

 

Алмаз, Сезнең өйдә Иң иң иртә кем тора?

-          Иң иртә әни тора.

Без торганчы өстәлдә коймак белән чәй тора.

Алсинә, Сез нең өйдә иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әни ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата

 

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә

Әле ярый Сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә

 

Рәхмәт яусын  безнең  әниләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә  якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

 

14. Сәхнәдә Айзилә Закирова  ”Әнием”.

 

КОНФЕРЕНЦИЯДӘ КАТНАШУЧЫЛАР БҮЛӘКЛӘНӘ

 

15. Каршы алыгыз сәхнәдә «Моряк»биюе.

 

16.Сәхнәдә  нәфис сүз остасы Зөһрә Давлетшина

 

17. Каршы алыгыз сәхнәдә “Веснушки” бию төркеме «Күңелле тәнәфес».

 

18.  Сәхнәдә 6 сыйныф кызлары. «Авыл кызлары» .

 

19. Каршы алыгыз, “Веснушки” бию төркеме « Валенки».

 

20. Сәхнәдә 8 сыйныф укучылары. Татар халык  биюе .

 

21.Каршы алыгыз,  сәхнәдә Гөлшат Шафигуллина,   синтезаторда көйләр

 

   22. 7 сыйныф укучылары. Театральләштерелгән күренеш.

 

Рэп фон

 

Дилә. Кызлар карагыз әле Сез монда нишләп йөрисез? Бүген бездә Йолдызлык фестивале бара.  Яш талантларны карарга күпме халык җыелган.

Руфинә.  Без дә бе фестивалдә катнашучылар. Хәзерге вакытта иң популяр реп җырлау белән шөгылләнәбез. Әйдә синдә читтә калма. Безгә кушылып җырла! Башладык!

  Балачак ул - әкият иле

Ул серле, сихри дөнья.

Әйтерсең  лә шул дөньяга

Бөтен гомерләр сыйган.

 

 Әйдә, бергәләп кайтыйкчы

Шул самими мизгелгә!

Барыгызны да дәшәбез

Шушы әкият иленә.

 

Төшләребездә күрәбез

Сәхнәдә биегәнне

Тамашачылар алкышлый

Күрсәгез сөенгәнне.

 

Алкышларны жәлләмикче

Әйдәгез ныграк чабыйк.

“Йолдызлык” фестивален

Онытылмаслык итик!

23. Каршы алыгыз сәхнәдә 6 сыйныф укучылары. «Дуслык»биюе.

 

24.Сәхнәдә  нәфис сүз остасы Диләрә Гайфетдинова.

 

КОНКУРСЛАР БҮЛӘКЛӘНӘ.

 

25. Каршы алыгыз “Веснушки” бию төркеме Косички

 

 

26. Сәхнәдә 5 сыйныф укучылары башкаруында  җыр«Гармун уйныйм»

27. Каршы алыгыз 10 сыйныф укучылары  рус халык биюе.

 

ФОН

- Рәдис, синең йолдыз атылганын күргәнең бармы?

-Күргәнем бар. Беркөн шулай мәктәптән кайтканда артымнан бер эт куып тотып чалбарымнан эләктерүе булды. Барып төштем бит җиргә. Күземнән йолдызлар атылды.

- Мин күктәге йолдызлар турында сораган идем лә,

-  Руфинә. Син ничек уйлыйсың, Иң якты йолдыз нинди йолдыз?

Зәңгәр күгебездә янучы Чулпан йолдыз.

_            Ә минем өчен бүген Чепья күгендә кабынган йолдыз иң якты йолдыз.

                 Бүгенге фестивальдә  катнашучы ут кебек янып торучы биючеләр һәм җырчылар            һәркайсы йолдызга тиң.

28.Сәхнәдә  Алинә Аглиуллина. “Карлыгачлар”.

 

29. Сәхнәдә 9сыйныф укучылары. Заманча бию

 

       30. Сәхнәдә 8 сыйныф укучылары. “Беренче театр”ның заманча варианты.

 

СПОРТ., АЕРЫМ БАЛАЛАР БҮЛӘКЛӘНӘ,

     

 

 

ФОН

 

Дилә. Татар дөньясы быел  сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 129 еллыгын  билгеләп үтте.

 

Руфинә Якты исем килә дастаннардан,

Милли моңнар килә үткәннән.

Без тумыштан “Туган тел”гә гашыйк,

Туган җиргә гашыйк күптәннән.

 

Рәдис Чишмәләрен эзләп: Кушлавычка,

 Өчилегә бардык, Кырлайга,

 Сосна Пүчинкәсе- Балтач ягы

Тукай белән бәйле булганга.

 

Рәниф. Әйе, халкыбыз яшәгәндә, телебез дә, Тукаебыз да яшәр.

Дилә. Без милләтебезнең юкка чыкмавын, тирә-якта татар теленең, милли көйләребезнең  яңгырап торуын телибез.

 

31. Сәхнәдә 9 сыйныф укучылары. “Бәхеттә шатлыкта”

 

32. Сәхнәдә  Веснушки бию төркеме.   “Байкеры”

 

33. Сәхнәдә Гүзәл һәм  Диләрә. Гитарада көйләр.

 

34. Сәхнәдә 10 сыйныф укучылары. «Лирик»бию.

 

 

КОМАНДА КОНКУРСЛАР БҮЛӘКЛӘНӘ

 

35. Сәхнәдә 11 сыйныф укучылары.«Мәктәп еллары».

 

КОМАНДА СПОРТ  БҮЛӘКЛӘНӘ.

 

 

 

       Музыка фон куела

      2015 ел, 9 Май.  Бөек   Җиңүгә  70 ел.

70  ел вакыт үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый.    Сугыш... миллионлаган  кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.

          Егылып калды Тарих күкләреннән

          Мең дүрт йөз атылган кош...

          Төзек түгел гомер чылбырлары

          Күпме бәхетләрнең урыны буш !

 

  1418 кара кояш,

  Атмаган таң 1418...

  1418 набат чаңы:

  Бәхетсез сан җирдә - 13 түгел,

  Билгеле ул:1418 !...

 

36.Сәхнәдә     1 һәм 5 сыйныфлар укучылары. “Һәйкәл”.

 

36. Сәхнәдә  Веснушки бию төркеме.    “Веснушки” биюе.

 

                   Финал.

 

         Җир йөзенең бөтен матурлыгын

          Килә сезгә бүләк итәсе

          Дөньядагы матур сүзләрнең дә

          Иң җылысын сезгә әйтәсе.

 

 

        Имин булып атсын таң кояшы,

         Йөзегезгә нурлар сибелсен

          Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

          Һәм гомерлек бәхет китерсен.

 

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә

Көнегезне шатлык  бизәсен

Сәламәтлек – ярты бәхет диләр

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

 

2 а.б.Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр,  шатлык – куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

 

1 а.б.Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш  чыксын Сезгә шул гына.

Без телибез Сезгә ак бәхетләр

Шатлыкларга илткән юл гына.

 

Концертны алып бардылар:

Дилә Гарипова ,Рәниф Гарипов, Алсинә Тлякова,Алмаз Габдрахманов

Руфинә Хайруллина, Рәдис Гилманов.

 

Дилә.“Йолдызлык – 2015” фестиваленең яшь талантларын котлау өчен сүз

 Рәхим итегез.

 

 

 

Дилә. Күңелләрдән  күңелләргә  салдык  күперләр

Насыйп  булсын  бу  юллардан  кабат үтүләр.

Сезне  сагынып  сайрар  һәрчак  күңел  кошыбыз,

Кабат  очрашканга  кадәр,дуслар,хушыгыз!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Класстан тыш чара "Иҗат концерты" программасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по футболу

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 315 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.11.2015 7636
    • DOCX 37 кбайт
    • 56 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Усманова Гульнара Габдулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Усманова Гульнара Габдулловна
    Усманова Гульнара Габдулловна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 20082
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 477 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 325 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 848 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Финансовый риск-менеджмент

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы русского языка: морфология, синтаксис, лексика

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Оказание первой помощи

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 683 человека из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 333 человека