Инфоурок Другое Другие методич. материалыКласстан тыш чара КВН "Туган телем-назлы гөлем"

Класстан тыш чара КВН "Туган телем-назлы гөлем"

Скачать материал

Т Р Чүпрәле муниципаль районы Татар- Бизнәсе башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы

 

 

 

 

 

 

 

 

“Туган телем- назлы гөлем”

КВН

1-4  сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара

 

       

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде : башлангыч сыйныфлар укытучысы Айнетуллова З.А.

 

 

 

Февраль , 2017 нче ел

Максат: укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт, горурлану уяту.

Бурычлар: мөстәкыйль рәвештә логик фикерләргә өйрәтү; катнашучыларны уенны уздыру турындагы катгый күрсәтмәләр шартларында эш итәргә өйрәтү.

 

КВН-да ике команда, әтиләр катнаша.

 

     КВН-га хәзерлек башланганда аларга өй эше бирелә:

1.Һәр команда эмблема ясый,  команда исемен яза.

2.Һәр команда бергәләп җырлау өчен татарча җыр әзерли.

       КВН буласы зал туган телебезгә багышланган    плакатлар, газеталар,республикабыз тормышына кагылышлы рәсемнәр белән бизәлә. Жюри өчен өстәл әзерләнә.

 Алып баручы: .   Исәнмесез, кадерле  дуслар! “ Туган телем – назлы теле”дип  исемләнгән  КВН ны  башлап  җибәрәбез.  Иң  татлы  тел – туган  тел,  анаң  сөйләп  торган  тел,  ди  халык. Бүгенге  бәйгедә  без  сезнең  үз  телегезне  ни  дәрәҗәдә  белүегезне  ачыкларбыз

 Бүген  ике  команда  көч  сынашачак. Беренче  команда- 1-4 нче сыйныф укучылары катнаша. Икенче  команда-1-  4 нче сыйныф укучылары .

  Бүгенге  уенны  хөрмәтле  жюри  хөкем  итә :

 

Шулай  итеп, укучылар

                 Башлыйлар  ярышырга.

                 Һәр  ике  як  бер-берсеннән

                 Теләмәс  калышырга.

                 КВН,  КВН,

                 Бик  күңелле  бу  уен!

 

      Салмак кына “Туган тел” көе яңгырый. Командалар тезелә, алар бәйрәмчә киенгән, бер-берсен сәламлиләр;

    “Кояш” командасы:

.

(Алар бүләкләрен тапшыралар, капитан кабул итеп ала, рәхмәт әйтелә).

“Тамчы” командасы:

.

(Алар да бүләк тапшыралар).

     Шуннан соң көч сынашу башлана.

1 нче конкурс: Һәр командага бер-бер  артлы сораулар бирелә, бер команда җавап бирә алмаса, икенчесенә дә җавап бирергә мөмкин, теләктәшлек итүче укучылар да җавап бирә алалар.

-         Синең  исемең  ничек?

-         Син  ничәнче класста  укыйсың?

-         Сиңа  ничә  яшь?

-         Синең  туган  көнең  кайчан?

-         Кайсы  фәннәрне  яратып  үзләштерәсең?

-         Класс  җитәкчегез  кем?

-         Мәктәп  директорының  исеме  ничек?

-         Иң  яраткан  ризыгың?

-         Классыгызда  ничә  малай  бар?

-         “Әминә” шигырен  беләсеңме?Сөйләп  күрсәтә  аласыңмы?

-         Кем буларга  телисең?Ни  өчен?

-         Син нинди йолдызлык  астында тудың?

 

    Икенче конкурс: “.......” командасы Р хәрефенә башланган кызлар исемен атый, адым саен бер исем ( Рәсимә, Роза, Римма, Раилә һ.б.).

       “........” командасы М хәрефенә башланган малайлар  исемен атый, адым саен бер исем (Марс,Марсель, Марат, Малик, Мөнир һ.б.). Кайсы команда күбрәк саный, шул җиңүче була.

        Өченче конкурс: Синонимнар язарга: (кайсы команда тиз һәм дөрес яза)

матур- чибәр

зур- олы,өлкән

сәламәт-сау

дус- иптәш

яхшы- әйбәт

эссе-кайнар

     Дүртенче конкурс:  Антонимнар язарга:

матур- ямсез

зур- кечкенә

эссе-суык

чиста-пычрак

яхшы-начар

сәламәт-авыру

дус-дошман

 Бишенче конкурс :

    Туган  телне  Габдулла  Тукайдан  башка  күз  алдына  китерүе  дә  кыен. Хәзер  аның  шигырьләре  буенча   бер  бирем  үтәрбез.

  Һәр  ике  командага  да  киселгән  рәсемнәр  бирелә. Сез  аларны  җыеп, рәсемне  төзергә  һәм   шигырьнең  исемен  атарга  тиеш  буласыз.  Кем  беренче  төзер

 

   Алтынчы  конкурс:  Интелектуаль  бәйге.

 

Чиратлап  командаларга  сораулар  бирелә.  Кайсы  команданың  дөрес  җаваплары  күп  булуы  ачыклана.

1дөрес  җавап – 0,5  очко

 

-Сарыкның  туганы  кем ?

-Су  анасы  белән  Шүрәле  кайда очрашалар?

-Капчыкта  бүре  башы  ничә  булган?  (1)

-Шүрәленең  “ әтисе” (Г.Тукай)

-Кәҗә  кем  белән  дус?

-Алманың  яртысы  нәрсәгә  охшаган?

-Бер  имәндә  өч  ботак, ботак  саен  өчәр  алма.  Барысы  ничә  алма?

Җиденче  конкурс:  Һәр  командага  да  берәр  тизәйткечләр  бирелә. Һәр  команда  кешесе  бер-бер  артлы  тизәйткечләрне  укый. Кайсы  команда  тизрәк  һәм  аңлаешлы, дөрес итеп  әйтер (3 балл)

Сигезенче  конкурс: Соңгы  конкурсыбыз  иҗади  характерда.

Сез килешләрне  искә  төшереп, җөмләләр  әйтәсез. Килешләрнең  тәртибе  үзгәрми.

          1 команда.                         2 команда

              Әни                                  Укучы

 

Б.к.

И.к.

Ю.к.

Т.к.

Ч.к.

У.-в.к.

 

 

    “.....” командасы татарча бию күрсәтә.  

    “.....” командасы татарча җыр җырлый.

Әтиләр өчен конкурлар

1.Г хәрефенә кызлар исеме әйтү

2 Тизәйткечләр әйтү

3.Сорауларга җаваплар бирү

     Соңыннан  жюри йомгак ясый, командалар бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.”Туган тел” көе яңгырый.

      Концерт номерлары

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Класстан тыш чара КВН "Туган телем-назлы гөлем""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер гостиничного комплекса

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 912 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.03.2017 1236
    • DOCX 38.5 кбайт
    • 10 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Айнетуллова Зульфия Абдулкадировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 16766
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой