Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Класстан тыш чара "Әлифба бәйрәме"

Класстан тыш чара "Әлифба бәйрәме"

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:


Беренче сыйныфта Әлифба бәйрәменә сценарий.


Максат:

- Балаларны сәнгатьле сөйләм күнекмәләренә өйрәтү;

- Әти-әниләр белән мәктәп арасындагы бәйләнешне ныгыту.

- Укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау;

- Әлифба китабының әһәмияте белән таныштыру, укуга теләк, дәрт тәрбияләү;

Әзерлек эше: шигырьләр ятлау, биремнәрне өлкән сыйныф укучылары белән сайлау,биремнәр әзерләү,залны бәйрәмчә итеп бизәү.


Бәйрәмнең барышы.


Котлау

Укытучы. – Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!


Без бүген балачакның иң шәп бәйрәмнәренең берсе булган Әлифба бәйрәменә җыелдык. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә торгандыр. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башлана. Димәк, Әлифба – озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Җир йөзендә бәйрәмнәр бик күп. Укытучылар бәйрәме, төзүчеләр көне… Бу бәйрәмнәр кайсы да булса һөнәр иясенә багышлана. Ә менә бөтен гаиләнең иң зур, иң тантаналы бәйрәме ул, мөгаен, Әлифба бәйрәмедер. Дөрестән дә, бу бәйрәм - әлифбаны укып тәмам иткән укучының да, аның әти- әнисе һәм әби- бабасының да бәйрәме. Һәммәсенең иҗат уңышлары бәйрәме.

Бүген без сезгә Әлифбаның җир йөзендәге әһәмиятен балаларыгызның иҗат эшләрендә күрсәтергә булдык. Рәхим итеп карагыз!

Балалар чыгышы:

1)Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә

Әлифба бәйрәме!


2)Бу матур бәйрәмгә

Кушыл дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!


Җыр «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» В.Шаинский көе.


3)Елмаясы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.


4)Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Ә аңарчы көн буена

Урамда йөргән идек.


5)Бик күп нәрсәләр өйрәндем

Туган җирем турында.

Мин бит инде зур үстем,

Әлифбам бар кулымда!


6)Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән тиз туймадык.


7)Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.


8)Аннан мисал, мәсьәлә

Чишү юлын эзләдек.

Дәфтәрләрне, көндәлекне

Бишле белән бизәдек.


9)Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.


10)Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем,

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.


Җыр «Әлифба» М.Мухин көе, Р.Вәлиев сүзләре


Укытучы:Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифба патшабыз,

Котлагыз безне бүген.


Әлифба китабы. Минем кадерле нәни укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Бүген 1 нче сыйныфта укучы һәр бала укый белә. Минем хикәяләремне йөгерек итеп укый алар. Ә хәзер мин аларның зиһен якларын тикшереп карыйм әле. Минем сорауларга ашыкмыйча, уйлап, дөрес җавап бирергә тырышыгыз.


Әлифба китабы укучыларга сораулар бирә.

  • Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)

  • Бал алучы әбинең исемен әйтегез әле (Бәдәр)

  • Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)

  • Уңган кыз кем ул? (Сәгъдә)

  • Шаян куян тактага нинди сүзләр язган?(яшел, яшен)

  • Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!...


Бирем.

И Л Ф Ә А Б - хәрефләрдән сүзләр төзү


Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Тагын бер соравыма да җавап тапсагыз:

Аз да түгел,

Күп тә түгел,

39 төп-төгәл.

Аны белә һәр бала

Бу рәт ни дип атала? (алфавит)


Балалар бергә: Безнең сөекле дустыбыз,

Кадерле Әлифбабыз!

Рөхсәт ит “Зур рәхмәт,

Мең рәхмәт”, дияргә!


Математика керә

Математика: Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  • Укырга

  • Язарга

  • Санарга

  • Дус,тату булырга

  • Җырларга

  • Биергә

  • Туган илне сөяргә

Математика: Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)

Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтәм. (...)


Математика: Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз.Сау булыгыз!


Укытучы. Ә хәзер уеннар уйнап алыйк.


Адашкан сүзләр” уены.

1. Карлыгач пешеп утыра

Су буенда куакта.

Ә карлыган очып йөри

Зәңгәр күктә еракта.


2. Чиста күлмәген киеп

Бака мәктәпкә килгән.

Балалы суга төшкән

Озын ботлы бер челән.


Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз!


А.б. Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.


Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?


Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

Олы бәйрәмең өчен.

Тагын да күп белер өчен

Беркем кызганмас көчен.

Әлифба. Рәхмәт. Мин сезгә ышанам ,балалар. Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!

Туган тел керә


Туган тел. Исәнмесез, дусларым!

Мин Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.


Туган тел – иң татлы тел.

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Укытучы. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

Җыр. «Туган телем». Э.Мөэминова сүзләре, М.Минһаҗев музыкасы.


(Котлаулар, балаларга бүләкләр тапшыру. Татарча бию.)


Укытучы. Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 23.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров427
Номер материала ДВ-090746
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх