Инфоурок Классному руководителю КонспектыКласстан тыш чара "Соңгы кыңгырау"

Класстан тыш чара "Соңгы кыңгырау"

Скачать материал

Класстан тыш чара

Мөхетдинова Алия Рафаэлевна,

Саба районы  Ә.А Ахунҗанов исемендәге  Олы Шыңар урта мәктәбенең технология һәм биология укытучысы

Соңгы кыңгырау ” бәйрәме  сценариясе

(Зал бәйрәмчә бизәлгән, уртада зур экран : “Сау бул, мәктәп”)

Кыңгырау чылтырый ,сәхнәгә алып баручылар чыга

 

Кыз :Соңгы кыңгырау яңгырый –сихри аваз

          Ул  гаҗәеп моңсу ,сагышлы .

          Кайчан гына ул көн бик еракта,

          Килеп җитмәс кебек тоелды.

          Күңелләргә мәктәп балачактан,

           Китмәс өчен кереп уелды.

Егет:  Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә

         Хис ташкыны дулый күкрәктә

         Укытучының моңсу карашлары

          Озату сүзен яза йөрәккә.

Кыз: 2002нче елның 1 нче Сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә   кызлар, кара костюм ,ак күлмәкле , шук малайлар, беренче тапкыр

         мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көннән соң күпме   

          айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән!

 

Егет:  Шушы кызлар һәм егетләр кабат  мәктәп бусагасында.

 Кыз:    Алар барда шат күңелле һәм кыюлар!

 Егет:     Өстәвенә яшь һәм чибәрләр!

 Кыз:      Алар бүгенге бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәрләр!

 Егет:   Балачакның иң гүзәл мизгеле булып 1 нче сыйныфка аяк баскан  көннәр хәтергә килә.

Әйдәгез ,аяз күкле ,гамсез-уйсыз балачакка әйләнеп кайтыйк .

 

(   Музыка “ Өйрәтәр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә “ 

 Залга чыгарылыш сыйныф укчылары чакырыла.)

 

1.Юкка барга исе китми,

Күп сөйләшми ,бик гади.

Хезмәттә дә һич сынатмый .

Кем дисезме? Ул –Ранил.

Техниканы бигрәк тә

Ярата , үз  итә ул.

Трактор ,машина ,матай...

Барысын да  йөртә ул!

 

2.Үзе шаян ,эшсөючән

Туры сүзле Гөлнара.

Уңган Шыңар кызының

Бар эше гөрләп бара.

Хикәяләр язарга да

 Гөлнарабыз  бик оста.

Шундый талант иясе

Яши безнең сыйныфта.

 

3. Кызларның бер дигәне ул,

Укуда һәрчак алда:

Тел фәннәре бәйгесендә

 Призер булды Казанда.

Тырыш, уңган һәм сабыр,

Тыйнак ,зирәк һәм тапкыр,

Үзе чәчәк ,үзе гөл,

Исеме аның –Айгөл.

 

4.Әкияттәй ай кызы ул,

Чибәр чая,туры сүзле.

Бар фәнне дә бишкә укып,

Шатландыра ул безне .

Спортта да беренче ул,

Бәйрәмнең үзәгендә.

Һәрбер эшне башлап йөри-

Молодец син,Зөһрә!

 

5.Тырыш, эшчән егетебез,

Исеме аның Нияз.

Нинди авырлык килсә дә,

Башын имәс ,егылмас.

Чаңгы шуа ,хоккей уйный

Табигатьне ярата .

Елмаюы белән ул

Бөтен кызны карата.

 

6. Аңарда бар тырышлык,

Бар үҗәтлек,сабырлык.

Укуда да ,хезмәттә дә

Һәркем үрнәк алырлык.

Үзе бии,үзе җырлый

Тимәсен тик күз генә

“Асыл туташ” исемен

Лаек йөртә Фәнүзә.

 

7.Ләйсәнебез бик уңган:

Чигә,бәйли ,пешерә.

Андагы яхшы сыйфатлар

Булсын һәрбер кешедә.

Олыларга киң күңелле ,

Йомшак сүзле кечегә.

Бар фәннән дә тырыша ,

Сер бирмичә кешегә.

 

8. Үзе көләч,үзе чибәр

Оеттан килгән диләр.

“Эшкә батыр,сүзгә оста”,-

Дип, дуслары сөйлиләр.

Әнисенең уң кулы ул,

Һәр эшкә дә өлгерә.

Таныш булыгыз ,дуслар,

Файзрахманова Зөһрә.

 

 Егет:  9 нчы сыйныфны тәмәмлаганнан соң республикабыз   шәһәрләрендә укучы укучыларыбыз:

 9 . Казан     элемтә  техниукымында белем алучы   шук һәм шаян    Динара

10   Төзелеш техникумы студенты      Фирдүс

11.12.13 Булачак эретеп ябыштыручы  һәм ташчы егетләребез Зарипов Нияз , Гатиятуллин Булат   Мозафаров Айнур

14 Саба аграр колледж   студенты,  көрәшче егет  , Рәзил

 15 Тыйнак һәм  сабыр Хайруллин Илдар

16. Арча педагогия көллияте студенткасы  Шарифуллина Лилия

17. Буа медицина көллияте студенткасы   Гилметдинова Алия.

 

( Укучылар 1-2 шәр  булып чыгалар һәм парта артына утыра баралар, музыка  “Укытучыма”.  Кыңгырау чыңлый,  беренче укытучылары  керә  ,балалр басалар)

 

   1 укучы

Кулыбыздан безне җитәкләп

 Керткәнсез ич белем иленә.

Берни аңламаган сабыйларга

 Мәктәп диңгез булып күренгән.

 

   2 укчы

 

Мәктәп диңгез, сыйныф ак корабль

Ә сез капитаны булгансыз.

Зур диңгезләр кичеп, илләр гизеп,

Йөри-йөри кайчак арганбыз.

 

  3 укучы

Ял иттереп безне өйрәткәнсез

Хәрефләрне танып укырга.

Киңәш биреп, тату-дус һәм әйбәт,

 Шәфкатьле һәм тыйнак булырга.

 

4 укучы

 

 Әниләрдәй сез бит гел ягымлы ,

Йөзегездә балкый елмаю.

 Без сабыйлар, үсеп җиттек апа,

Сизелмәде еллар, зурайдык.

Рәхмәт әйтеп бүген баш иябез,

Укытучыларыбыз Сезнең алда без!!!  

Кыз: Сүз 11 челәрнең беренче    укытучыларына бирелә.

Рәхим итегез!

(Укытучыга чәчәкләр бирелә .Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”Айгөл –Ләйсән.)

 5 укучы

   Безне 11 ел буе җылы класслар а сыендырган, зур белем үрләрен яуларга мөмкинлек  биргән, дөньяның серләренә төшенергә өйрәткән, туган мәктәбебезгә, зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә

Хөрмәтле  мәктәп директоры Альфред Нурисламович!

Белем диңгезендә йөзгән

“Корабта” сез капитан

Курс сайлау, дөрес бару-

Шулдыр сезнең вазыйфа

Шунысы хак .Курс дөрес

Мәктәп гел алга бара

Адымы нык , үрләр яулаганда,

Күпләр сокланып кала.

 

 

  Хөрмәтле Әнисә Нурулловна!Капитанның командасын  белеп  ышаныч белән һәм кыю алып барасыз.Кайчакта җил –давыллар да була , тик сез каушап калмыйсыз .Оста оештыручы булуыгыз өчен Сезгә хөрмәт белән баш иябез

 

  Бердәм гаиләнең үзәге ул .

Дистәләгән  язмыш анасы

Мәктәптә бер сабый авырса да

Күзләреннән яшьләр тамасы.

Йөз шатлыкка,  йөз кат куанадыр

Йөз хәсрәткә чума, ут йота

Аннан башка мәктәп яу кырында

Комиссарсыз калган полктай.

 

Рамиль Гыйлемханович

Дус һәм иптәш булдыгыз сез

Безне аңлый белдегез сез.

Шатлык ,көенечләрне дә

Уртаклашып килдегез сез.

 

(чәчәкләр бирелә)

 

Кыз:

Сүз мәктәп директорынХабибуллин А.Н. ка бирелә  

 Кунакларг бирелә 

 

Флешмоб   11 сыйныф + 1сыйныф (музыка туктагач 1нчеләр алда , 11нчеләр артта кала)

1сыйныф укучысы:   Күрдеңме алар нинди зур һәм акыллы.

1сыйныф укучысы:   Без кайчан шулай үсеп җитәрбез инде.

3 укучы

Сезгә карап сокланабыз бүген,

 Күңелләрдә туа горурлык.

Күр ,мәктәбем,синең кошчыкларың

 Ил күгендә инде очарлык

4 укучы

 Менә монда Тормыш бусагасы

 Юл башы ул алгы көннәргә.

 Безгә әле монда тукталырга ,

 Сезгә инде ерак китәргә

5 укучы

Сүз бирәбез сезнең алда

Сынатмабыз беркайда да

Укып чыгып,илебезгә

Китерербез зур файда.

6 укучы

Безне алда каникуллар көтә

Сезне исә,авыр сынаулар.

Сез теләгез безгә яхшы яллар ,

Без телибез сезгә,ак юллар.

7 укучы

Сез кем генә булсагыз да

Дуслык хисен югалтмагыз.

Сезгә тырышып белем биргән

Укытучыларыбызны онытмагыз.

8укучы

Безнең өчен үрнәк булдыгыз ,сез,

Зур эшләргә терәк булдыгыз.

Алда сезне яңа үрләр көтә

Җиңүләрдән торсын юлыгыз

Музыка” Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәктәпләрдә” җыры 1 куплет 1нсе сыйныфлар , 2нче куплетка 11 нче сыйныфлар кушыла,1нче сыйныфлар кырыйга китәләр,  11 нче сыйныф укучылары   тезелеп кала

 

С.Ләйсән

Мәктәп еллары- кеше гомеренең кабатланмас матур матур бер мизгеле ул. Мәктәп турындагы  хатирәләребезнең түрендә,әлбәттә кадерле укытучыларыбыз урын алган Җырдаыча бишкә бишне кушарга,иҗектән сүз ясарга өйрәтүчедә кешеләргә табигатькә  карата күңлебездә мәхәббәт уятучылар һәм безне  зур тормыш юлына җитәкләп  алып керүчеләр- ул безнең укытучыларыбыз.

Ф.Зөһрә:

Кояш нурын чэчеп торган кебек

Гомер буе белеем оләшә.

Уз язмышын бер як читкә куеп,

Йөәр язмыш очен көрәшә.

 

Фирдүс:

 Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы

Синдәдер ул күңелләрнең иң җылысы

Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора

Алар сине әниседәй якын күрә.

 

Үз улыңдай,үз кызыңдай якын күреп

Үстерәсең ничә буын балаларны

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып

Елый-елый озатасың син аларны.

 

Булат:

Укытучы эшең җиңел түгел

Мәшәкатле синең язмышың.

Сабырлыгың җыеп яшә буынның

Төзәтәсең күпме ялгышын.

 

Н Нияз:

Уртаклашыр өчен кайгысын да

Шатлыгында вакыт табасың.

Салкыннарда җылы сүзең белән

Йөрәкләргә учак ягасың.

 

 

К Зөһрә

Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк

Игелек бирәсез һәркемгә.

Ашыгасыз бәхет өләшергә

Һәр иртәдә,безгә һәр көндә.

 

Б.Ранил

 

Без бит үстек ,безгә белем биргән

Укытучы синең кочакта.

Авырттырып синең йөрәкне

Икелеләр алдык кайчакта.

 

Ш .Лилия

Тиңләп булмый сезнең эшне башка хезмәт белән:

Үлчәнми ул минут белән ,сәгать белән

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.

 

С.Ләйсән

 Без беләбез: Сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда,

Ләкин ышан: һәрчак булырбыз без

Сез күрсәткән туры юлларда.

 

З Нияз

Еллар үтәр, очар кошлар сыман,

Без очарбыз туган төбәктән.

Кайда гына, ләкин, булсак та без

Гел сакларбыз Сезне йөрәктә

 

Бергә :Рәхмәт сезгә, Укытучым!

 

(Музыка “Укытучыма”  кыңгырау чыңлый , сыйныф җитәкчесе керә)

С.Фәнүзә:

  Хөрмәтле һәм сөекле сыйныф җитәкчебез, Алия Рафаэлевна  ! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез, әйтерсең лә, без барыбыз да сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче .Безнен тормышыбыз, тәртибебез Һэм  укуыбыз очен янып-коеп йөруче, һәр адымыбызны күзәтеп,  ялгышлардан саклаучы кешебез, нәкъ тә менә ,Сез булдыгыз. Мәктәп елларында сез безгэ терәк, кирәк чакта язгы жилдэй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә жил-янгыр тидермичә,  кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә була белдегез.  Сүз тыңламаган , күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чакларыбыз да булгандыр. Шул чакларда ,Сез, безгә киңәшләр бирә идегез. .  Сезнен акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсыйхәтләрегезне без

 бер кайчанда онытмабыз.  Авыр хезмәтегедә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез

  Рәхмэт сезгә барсы очен дә!

 

 Баш иябез бүген сезнең алда

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату  булып

Яшәгез дип шулай гел бергә

 

Рәхмәт сезгә ,рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен

 Безнең хисләр белән янып яшәп 

Күңелләргә шатык биргән өчен

 

 Ышаныгыз сезнең  исемегезгә

Бер тап төшмәс менә күрерсез ,

Ялгыш адым әгәр  ясый  калсак

Киңәш сорап сезгә килербез!!

                       (сыйныф җитәкчесе сүзләре)

   Рус халык биюе

 М.Динара

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр

Күңелләрдә булган  саф хисләр

Озын гомер ,якты тын тормыш

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

 

Чәчәк эзләп йөрим кырларда

Белмим Сезне ничек зурларга

Теләп Сезгә иң зур теләкләр

Йолдыз булып яна йөрәкләр.

 

Безнең туган телебез- татар теле.Ана телебезнең серләренә төшенергә безгә            

                                       Нәсимә Бариевна ярдәм итә.

Рәхмәт Сезгә!Сезнең сабырлыкка

Тау башына һәйкәл куярлык

Һәр сулышта сезгә рәхмәт әйтеп

Гомер буе искә алырлык

Тукайларны ,Муса Такташны

Кол Галине сездән ишеттек

Гади булган өчен якын иттек

Һәм Зурладык Сезне иш иттек.

 

   Математика шулай ул,-

Мәсьәләдә ,мисалда

Уйларга кем бик яратмый

Шуларга без  усал  да -ди математика укытучыларыбыз Хәмит Рәшитович һәм Илнур Гаделханович Айдар Рәшитовичлар.

 

(1 группа  чәчәк бирә  )

Рус теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз

                      Гөлшат Назиповна,

                              Чулпан Галинуровна

Мы помним время золотое,

 Мы помним сердңу милый край,

Когда учили мы Толстог

о Данте, Пушкина, Каткова.

Старались вы знания нам передать

 Чтоб чувства свои мы могли выражать

 Чтоб мыслям было тесно,

Чтоб слово душу жгло,

Чтоб всегда и всюду

Мы побеждали зло.

Мир классиков и критики

Открыли вы для нас

 За труд ваш неустанный Благодарим мы вас

 

 

Нурсина  апа

Гүзәлия  апа

Гөлсинә  апа

Ак кәгазьдән сабый күңеленә

Язмышларны башлап язасыз

Өмет тулы күзләргә сез

Яшәү  чаткылары саласыз

 

Замана шәхесе очен

 Чит тел белу зарури.

Бик яхшылап өйрәнмәсәк,

Ай – хай бигрәк авыр ул.

Гөлнара һәм Гөлнар апа сойләгәндә

Хыялланып утырам

Шәп беләләр  ингизчәне-

Кембридждамы укыган?!

 

 Грек,Рим, хэм Мисырлар да

Төшкэ керә кайвакыт.

Вакыт ага,дәверләр дә

Булмый анны туктатып

Айдар  абый - чын тарихчы ,

Баш хәрефтән язарлык.

Озын гомер, куп шатлыклар,

Ходай бирсен тазалык.


Физика да,химия дэ

Катлаулы фәннэр алар.

Андагы менформуланы

Кемнәр генэ соң аңлар.

Әхтәм абый ,Эльвира апа, сезнең белэн

Тырыштык, анлаштык без-

Менделеев,Ньютоннар белэн

 Тошләрдә саташтык без.

 

(2 группа чәчәкләр бирә) 

Йөрәгемне баларга бирәм

Бар күңелем биреп укытам

Ничә еллар шушы изге эшне

Башкарам мин олы шатлыктан ди

 география укытучысы Резеда Рәшитовна.

 

Сиринә Миңнуловна!

Сонгы хәбәр – мәгълуматны

Житкерәсез халыкка.

Аларны шулай тартасыз

«Белем »дигән байлыкка

 

Кәниф Гарифович, Фәнзир Якубович!!!

 

Сезнең куллар  алтыннан да түгел

 Тик шулайда алар соклангыч.

Сезнең кулда барда җиңел кебек
Сез эшләгәч –җиңел кебек эш.

Сез өйрәткән  хезмәт серләренә

Без рәхмәтле булып калабыз

Гомер буе шушы үрнәкләрдән

Гел өлгеләр генә алабыз.

 

( 3 группа чәчәк бирә  )   

 

Фәннур абый  бездән

Патриотлар ясады

Мылтык сүтеп җыйдыртты

Командага атлатты

Өйрәтте кыен хәлләрне

 җырлар кына үтәргә

Рәхмәт Сезгә җырларыгыз

Ярдәм итәр яшәргә.

 

 

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл дибез  Безнең

сәлмәтлегебез сагында уяу торуы физик

тәрбия укытучыларыбыз

Илдус абый !

Өлкәннәр дә сезгә,

 Мөгаллим дип зурлап эндәшә

Яшьләр сездән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә сезгә тиңләшә.

Рәхмәт сезгә барысы өчен дә

 

Артур__ Рөстәмович яшь көч

Килер буынга терәк

Хоккейда җиңү яуларга

Балаларга сез кирәк.

 

Рания апа ! Миләүшә апа!

Вәсимә апа !

Тырыш хезмәтегез аша

Хөрмәт уяттыгыз бездә

Балалык, яшьлек чаткысы

Сүрелмәсен йөзегездә

 

 Кадерле укытучларыбыз !

Һәрвакытта безнең күңелләрдә

Олы җанлы булып калырсыз.

Онытмагыз безне, киләчәктә

Күп тапкырлар искә алырсыз.

 

(4 группа   чәчәк бирә  ) 

Мәктәп ашханәсендә телеңне йотар­лык итеп пешерүче Гөлирәм  һәм Гөлназ апа . Безне ишек төбендә үк, исән-сау килдегезме, дип каршылаучы, җыешты­ручы  Нурфия  апа, Әнисә  апа, Фәридә апа  Илсөяр  апа,Рәзинә апа,кирә­кле җиргә тиз арада илтеп куючы Рамил абый , мәктәбебез җылы булсын дип тырышучы операторлар.  Марсиль абый,Фиркәт абый, Расих абый рәхмәт сезгә барыгызга да.

Авыр хезмәтегездә зур уңышлар тели­без !.

 

 

(5 группа чәчәк бирә )

(Музыка “ Авыл кызлары”)

 

Ул гүзәллек .

Җирдә ярсу көч ул

Эшли ала барсын –барсында

Без һәрвакыт  шуның барсы өчен

Бурычлыбыз әни каршында

 

       Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез . Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан склап үстерүегез, тырышлыгыгыз өчен сезнең алдыгызда баш иябез! Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез.

 

Әти-әни, тагын озак еллар

Яшәгез сез тату, сәламәт.

Безне тәрбияләр үстердегез

Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт

 

Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк

Йөрәктә сез, кичен иртәсен.

Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,

Якты көннәр мәңге бетмәсен.

 

Якты йолдыз кебек, балкыйсыз сез,

Томыш юлларыбыз күгендә.

Иң кадерле кешеләребез булып,

Торасыз сез күңел түрендә.

 

Мәңге-мәңге шулай тәрәзәдә,

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни, туган йортыбыз.

 

 

К Зөһрә

     Мин - алга зур өметләр баглаган ,киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар  бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучыларының берсе. Моңсу миңа , чөнки күптәннән көткән ,әмма минем өчен  бик тиз килеп җиткән  көн бүген. Бәхетле , әкиятле  әти-әни уртасында ,аларның бармакларына тотынып ,адымнарына өлгерергә тырышып  йөгергән , әкияттәге тормышны чын барлык итеп кабул иткән, чиста балачак белән хушлашу көне

 

Уй хыяларыбыз канатлы

Кулыбызда чәчәк бәйләме

Еларгамы ? Көлергәме

Күңелләрнең иләс бер мәле.

 

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау

 Соңгы тапкыр дәшә дәрескә

 Укытучым, бүген синең алда

 Сынау тотам соңгы дәрестә.

 

Артта калды  дәрес  калдырулар

Шактый-шактый, шуклык шаярулар

Гашыйк булып яшрен янулар

Укып килми ятка калулар.

  (Балалар бакчасы  балалары  парта артына утыра)

11 ел гомер сизелмәгән, үтеп киткән.

Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән

Бу залларда булырбыз тик кунак кына

Шаярмабыз элеккечә, утырырбыз тыйнак кына.

 

Саубуллашыр вакыт җитте мәктәп белән

Соңгы кыңгырау да чыңлый зарыгып көткән

Бала чакта зур үсәсе бик килсә дә,

Дуслар белән хушлашуы кыен икән.

 

Хуш, мәктәбем, дуслар, остазларым,

Балачагым, яшьлек, мәхәббэт,

Барлык хислэр монда ихлас һәм чын,

Бөтенесе өчен ,мен рәхмәт!

 

 

Вальс  (вальс беткәч җыр башлана)

Җыр “Сездә кала ярты җаныбыз”

(Сәхнә түреннән алга таба җырлап киләләр ,шарлар оча.күз яшьләре)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Класстан тыш чара "Соңгы кыңгырау""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Животновод

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 624 754 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.12.2015 678
    • DOCX 35.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухутдинова Алия Рафаэлевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мухутдинова Алия Рафаэлевна
    Мухутдинова Алия Рафаэлевна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 21
    • Всего просмотров: 4561
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 66 человек из 34 регионов

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 88 человек из 34 регионов

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 211 человек из 52 регионов

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 22 регионов

Мини-курс

Коррекция нарушений у детей: сна, питания и приучения к туалету

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продажи и управление клиентским опытом: стратегии и аналитика

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Планирование проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе