Инфоурок Другое Другие методич. материалыКласстан тыш чара "Талкан" бәйрәме

Класстан тыш чара "Талкан" бәйрәме

Скачать материал

 

Сайфуллина Динара Дамировна

учитель татарского языка и литературы

ООШ с.Тюрюшево филиал МОБУ СОШ с.Кузеево

Буздякского района Республики Башкортостан

 

Класстан тыш чара (внеклассное мероприятие)

 

Тема: Талканда бар зур сихәт.

Максат:  1. Укучыларны татар, башкорт халык йолалары белән таныштыру.

                 2. Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.  

                 3.Телебезгә сөю тәрбияләү; халык уеннарына, халык җырларына,        халык авыз иҗатына кызыксыну, мәхәббәт уяту.

 

                                       Бәйрәм барышы.

                                       

    Табигатьтә әбиләр чуагы  хакимлек итә. Авыл ихатасы. Иртәнге тынлыкта әтәч кычкырган, көтү киткән тавышлар ишетелә. Ак әби кош-корт белән мәшгуль, Ак бабай ял итеп алыр өчен тальянын кулына алган. Өздереп уйный. Киленнәре көянтә-чиләк күтәреп чишмәдән су алып кайта. Самовар куеп җибәрә дә тагын суга китә.

Бабай сусаган, әбине чакыра.

Ак әби. Әү, бабай,әү! (Сөйләнә-сөйләнә керә) Әле яңа ашаткан идем, арттан калмый иярәләр,-дип тавыкларын тирги.

Ак бабай. Карчык, авыз кипте бит,чәй эчеп алыйк әле, килен кая?

Ак әби. Әнә судан кайтып килә. Самовар да кайнаган, хәзер эчәбез, үзем дә шулай уйлаган идем, минем уйны укыйсың икән ә,бабай!

(Киленнәре судан кайта, чәй табыны әзерли).

Ак әби. Эй, бабай, көннәр дә бик матур тора, әллә мин әйтәм,

теге уйлаган ниятебезне тормышка ашырып алабызмы, ә?

Ак бабай. Нинди ният әле ул, карчык?

Ак әби. Хәтереңне әйтер идем, бабай, бигрәк кәҗә хәтергә әйләндең,ә? Көннәр матур торганда, урам бала-чагасын җыеп талкан пешереп ашатырбыз дип сөйләшкәнне оныттыңдамыни?

Пешерү тәртибен дә, яшь чактагы уеннарны да өйрәтербез үзләренә. Нәрсә дисең, бабай?

Ак бабай. Бик шәп уйлагансың, карчык. Я, карчык аллага тапшырып кузгалыйк. Урамда бала-чага тавышлары да ишетелә башлады. Килен, бар әле, балам, алып кер әле шул шалапайларны.

Килен. Хәзер, Әткәй,чакырам үзләрен.(Шау-гөр килеп балалар кереп тула).

Балалар. Саумысыз, Ак әби, Ак бабай!

Ак әби. Исәнмесез, балакайларым, әйдә, әйдә түрдән узыгыз. Бүген без, балалар, зур бәйрәмгә җыелдык.

 (Ике укучы алга чыгып шигырь сөйли).

Исәнмесез, дуслар, хәерле көн

Бәйрәмебез булсын мөбәрәк.

Бергә булсак, бердәм булсак,

Дөньялар да булыр түгәрәк.

                       Без үзебез Түрешләр

                       Түреш суын эчәбез.

                       Бүгенге бәйрәмебездән

                       Дәрт, ямь алып китәбез.

Йөрәкләрдә янар ялкын булса,

Күңелләрдән моңнар ургылсын.

Җырлыйк әле, безнең җырыбыз

Дөньяга матурлык тудырсын.

                            Биик әле, күңелләр җилкенсен

                             Сәхнәләр дә торсын селкенеп.

                             Уйныйк әле, җаннарга ял биреп,

                             Бәйрәм итик әле гөр килеп.

Халкым моңы, халкым җыры

Авылларда саклана.

Туган як гүзәллегеннән

Күңелләр канатлана.

                                     Бергә булган чакта, дуслар.

                                     Без бит илнең яме.

                                     Шаулап торсын, гөрләп торсын

                                     Бездә талкан бәйрәме. 

Ак әби.  Аллага шөкер, көннәребез матур тора. Имин-аман талканыбызны эшли башлыйк.

Бер бала. Ак әби, нәрсә ул талкан? Кем аны уйлап чыгарган?

Ак әби. Бик дөрес сорау, балам. Талкан ул- бодай, солы, арыш, арпа бөртекләреннән эшләнгән он яки ярма. Борын-борын заманнарда безнең ата-бабаларыбыз ерак юлларга чыкканда, ауга яки яуга барганда үзләре белән тиз пешә торган, туклыклы ризык алганнар. Ул- талкан булган.

Бер бала. Талканны ничек эшлиләр, Ак әби?

Ак әби.  Ярмаларны казанга салып пешерәләр. Таратып киптерәләр. Аннан инде кул тегермәнендә тарталар. Әнә, бабагыз кул тегермәнен дә алып чыккан. Әйдәгез әле, балалар, эшкә тотыныйк.   

(Казан асылган) Казанга ярмаларны салып пешерә.

Үзе сөйли. Талкан ризыгының шифасы(файдасы) турында борын заманнарда безнең ата – бабаларыбыз бик яхшы белгән. Башаклы үсемлекләр- иң кыйммәтле ризык булып исәпләнә. Ә шыттырган ашлык бөртекләре тән эшчәнлеге өчен иң  көчле ризык. Чөнки ул витаминнарга, микроэлементларга, аксымга һәм амино-кислоталарга бай.

Ак әби: Менә хәзер, бүрттерелгән ярмаларны киптерәбез.(Иләкләргә салып балаларның кулларына бирә, селкетеп киптерү хәрәкәтләре ясыйлар)

Алия:  Менә ул икмәк,

            Тотыйк ипләп,

            Бөртек коелса –

            Алыйк без чүпләп.

Алмаз: Кояштан ялкын,

   Бөртеге алтын.

   Анда җир суы,

   Анда ил коты.

Элина:   Әтием хезмәте,

     Әнием күз нуры,

     Һәр бер бөртеге

     Олыдан  – олы.

Элвина: Икмәк – хәзинә,

     Икмәк – ул тормыш

     Икмәк- яшәеш,

     Икмәк- ул булмыш.

Ак әби: Балалар, бөртекләрне без генә киптерә алмыйбыз икән, табигатькә-кояшка эндәшик, ул безгә ярдәм итәр.

Кояшны чакыру:  Кояш чык,чык,чык!

Болыт кач,кач,кач!

Тәти кашык базарда,

                                 Майлы ботка казанда.

                                 Ботка төшәр казаннан

                                 Кояш чык,чык,чык!

Ак әби: Менә , балалар, ярмаларыбыз әзер! Шушы ярмаларны хәзер тегермәннән тартабыз. Бабай, тегермәнең әзерме? Яле, балаларга күрсәт әле, ничек шәп тартасың икән ә, бабай! (Ярмаларны тегермәнгә салып тарта башлыйлар). Балалар бабайдан рөхсәт сорап алмаш- тилмәш тартып карыйлар.- Авыр икән, бабай, күп көч кирәк,- диләр.

Ак әби: Бабагызның гына көче җитә торган түгел, әйдәгез әле Җир-анадан ярдәм-көч сорыйк!

Бергә: Җир, җир көчем бир,

Абага тайның көчен бир

Алтын алма төсен бир.

Алты атым куәт бир,

Алтмыш арба арыш бир,

Алтмыш арба бодай бир

Алтмыш арба тары бир,

Бир, бир, бир, бир.

Ак әби: Менә, балалар, талкан оныбыз әзер.Казан асылган, сөт,май салыйк. Икмәк-тоз кадерен белеп талканны пешерик.

Г.Илназ: Эшең уң булсын,

Теләгәнең юш булсын,

Күңелләрең хуш булсын,

Талкан тәмле булсын.

Таңсылу: Быгыр – быгыр талкан пешә

Уртасына май төшә

Талкан пешергән инәйнең

Фатихасы мул төшә.

К. Илназ: Бәйрәмебез гөрләп торсын

Әйдәгез уйныйк – көлик,

Кемнәр зирәк, кемнәр җитез,

Ярышыйк, сыныйк, белик.(Әйдәгез, мәкальләр әйтешәбез).

 

“Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк”

“Май ботканы бозмас”

“Ашасаң ботка, китәрсең ходка”

“Җүләргә талкан да бер, шалкан да бер”

“Авыр эш ботка ашата”

“Авыр эшкә беләк- кыю эшкә йөрәк кирәк”

“Тирләп эшләсәң, ботка тәмле була”

“Тик тормаган- тук торган”

“Эше әче булса, боткасы тәмле булыр”

К. Илназ: Мәкаль әйтешү ялыктырды, әллә табышмак уены башлыйбызмы?

-         Таңсылу: Бер капчыкта, ике карчык (Бодай орлыгы)

-         Г. Илназ: Күзе күп тә, күрәлми,

Ансыз кеше түзәлми (Бодай башагы)

-         Ринат: Кар астында кышлаган,

Бүреген яшел тышлаган (Уҗым)

-         Алия: Иеләм дә, бөгеләм

Карыймын да, үреләм

Бүген таңда килмәсәң,

Түгеләм дә  чәчеләм (Арпа)

-         К. Илназ: Тәбәнәк тирәк, алтмыш ботак

Ботак  саен улак –

Улак саен  колак

Колак саен 120 йомырка (Тары)

Айсылу: Ял уенын дәвам итеп

Табышмаклар әйтештек,

Бездә телдэр, сездә откыр

Менә шулай килештек.

Ак әби: Балалар, уеннар уйнаган арада талканыбыз пеште,

Уртасына май төште.

Талканны авыз итик!

Талканның тәмен белик! (Талканны бүлеп сала бара, теләк әйтә)

Илгә иминлек, безгә туклык

Бер бөртеккә ун бөртек,

Ун бөртеккә мең бөртек.

Бер тамчыга ун тамчы

Ун тамчыга мең тамчы

Кабул итеп җыенны

Кабул итеп сыемны

Илдә булсын иминлек

Туклык һәм тынычлык.(Ак әби савытларга салып киленгә биреп тора, килен балаларны, кунакларны сыйлап йөри)

 

Айсылу: Ата – бабалар элгәре

Юкка тәгам итмәгән.

Туклыклы, шифалы ризык

Шунсыз юлга чыкмаган.

К.Илназ: Авыз итегез, кунаклар,

        Безнең тәмле талканнан.

        Сагынып – сагынып сөйләрсез

        Искә төшсәк азактан.

Ринат: Тәмле икән талканы,

    Авыз итик әле,

    Салкын кышлар каршылап,

     Бәйрәм итик әле.

Ак әби: Балакайларым, алда безне салкын кышлар көтә. Без, өлкән яшьтәгеләр, кышлардан бераз шүрлибез шул. Исән-аман кышларны чыксак, язгы чәчүләргә дә озак калмый, алла боерса.Чәчү чәчкәч, игеннәребез уңса ярар иде, дип, котыбыз алынып тора.

Ринат: Ак әби, юкка көяләнмәгез әле, без әллә күпме сынамышлар беләбез, хәзер әйтеп күрсәтәбез.

     

 К. Илназ: Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.

Алия: Салават күпере элек күренгәндә кайсы яктан күренсә, шул яктагы ашлык уңар.

Элина: Каргалар тоташ йөрсә, иген уңар.

Элвина: Үрдәкләр түбән очса, тары уңар.

Алмаз: Беренче мартта буран булса, иген уңар.

Ак әби: Рәхмәт сезгә, сөендердегез әле без картларны.Хәзер “Түбәтәй” уенын  уйнап алырбыз. Килен балам, син бит беләсең,

 яле өйрәт оланнарга.

 

(Балалар түгәрәккә басалар, түбәндәге җырны җырлыйлар, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә).

Түбәтәеңне кигәнсең,

Ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

                Түп-түп-түбәтәй,

                Түбәтәең укалы,

                Чиккән матур түбәтәең

                 Менә кемдә тукталды.

 

(Рәхәтләнеп уйнаганнан соң, Ак бабай көзге муллыктан, дип, балаларга күчтәнәч-алмалар тарата. Балалар рәхмәт әйтеп урамга таралышалар. Ак әби белән Ак бабай бик канәгать калып елмаешалар).     

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Класстан тыш чара "Талкан" бәйрәме"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыковед

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 650 449 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.10.2016 931
    • DOCX 58.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сайфуллина Динара Дамировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сайфуллина Динара Дамировна
    Сайфуллина Динара Дамировна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5334
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой