Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / География / Другие методич. материалы / Класстан тыш чара "Үз илем -алтыш бишек", интеллектуаль уен.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • География

Класстан тыш чара "Үз илем -алтыш бишек", интеллектуаль уен.

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе









Үз илем –алтын бишек

Интелектуаль уен

Телевизион күпердә якташлар очрашуы








Укытучы

Гильманова Илүзә Рахимовна














Татар Ямалы



Үз илем –алтын бишек

Интеллектуаль уен

Актаныш- һәм Казан

(якташлар очрашуы)

Максат: Яшь бында туган җиргә, Туган илгә мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: слайдлар, Татарстан Республикасы, Актаныш районы карталары.

Кичә барышы:

-Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар ,кунаклар! Бүген без сезнең белән Туган илебез, Туган җиребез турында белгәннәребез турында сөйләшергә җыенлык. Барыбызда әзерме?

Алып баручы. (укытучы)

-Туган ил һәркайсыбыз өчен үз әти-әниседәй кадерле. Шуңа күрә дә без аны Ватан –ана дибез. Ә Ватанга мәхәббәт безнең һәркайсыбыз дөньяга килгән авыл яки шәһәрнең бер йортыннан башланып китә. Без анда, тәүге тапкыр аваз салып, беренче сулшыбызны алганбыз. Шул нигезгә ата-бабаларыбызның көче кергән.Туган туфрагында кеше аягына баса, шунда аның теле ачыла.Нәкъ менә Туган җирендә кеше иксез-чиксез Ватаныбызның гүзәллеген торган саен ныграк аңлый, бихисап байлыкларын да күз алдына ачыграк китерә.

( А.Ключарев, Г.Зәйнашева.”Туган җирем-Татарстан” җыры фондында)

Уйлаганыгыз бар микән: “Туган Җир нәрсә ул?”Агымсулар киңлегеме, тук башаклы басулармы, әллә бай тарихлы колач җитмәс ил-мәмләкәтме? Минемчә, ул –һәркайсыбыз тәүге тапкыр аваз салган , дөнья картасында хәтта ноктадан да бәләкәйрәк урын биләгән җир.Ә сезнеңчә?..

(Укучылар җавабы тыңлана) Слайд.

-Ватан –кешенең туган ягы, туган җире ул.

-Ватан сулаган һавам, атлап йөргән сукмагым, җиләк җыйган, печән җыган болыным, су коенган инешем...

Ватан –туып үскән һәм яшәгән йортым, урамым, авылым, белем биргән мәктәбем, дусларым, укытучыларым ул.

Алып баручы. Бик матур сүзләр әйттегез. Сезнең белән мин дә килешәм.Тагын шуны гына өстисе килә: һәркемнең Туган илгә булган мәхәббәт хисен мин зур елгага тиңләр идем.Әмма һәрбер елганың чишмә башы була. Һәркайсыбызның тормыш юлы бәләкәй генә инештән –безнең өчен Агыйделдән башлана, Ә бу инеш –зуррак елгагаКамага, Кама -шәһри Казанга килеп кушыла.

Күп гасырлык тарихы булган Казаныбызны, үз туган ягыбызнгы, Актанышыбызны беләбезме соң? Әйдәгез, тарихи сәхифәләр буйлап бергәләп сәфәр чыгыйк. Сөйләшү өчен түбәндәге программаны тәкъдим итәм:

Слайд

1 Актаныш районы, Казан шәһәре герблары

2. Тарих битләрен актарганда

3.Күренекле шәхесләр турында

Әңгәмә “Казан-Актаныш телевизон күпере “ сыйфатында оештырырлачак.

Гадәттә күпер елганың ике ярын тоташтыра . Безнең бүгенге очрашудагы символик күпер үзгә ике фикер –карашны үзара тоташтырыр: Үз сәләтеңне үстерергә мөмкинлекләр кайда күбрәк, Казандамы, Актаныштамы? Кем Актанышны, Казанны күбрәк белә? Казан яклыдар –сулъяк, Актаныш яклылар- уңъяк ярга җыелсын. Һәр ярның үз әйдаманы бар. (Әйдаманнар белән таныштыру)

Ализә, Айзилә (әйдаманнарга мөрәҗәгать итеп)! Мине ишетәсезме? Телевизион элемтәгә керергә сез әзерме? Командалар үз районнарының , Казан шәһәренең герблары турында ниләр беләләр икән? Хәзер аларны тыңлап карыйк.

Казан студиясе.

Казан гербы (слайд) 2005 елның 27 январендә Россия Дәүләт геральдика реестрына кертелде. Гербтагы канатлы елан – кара аҗдаһа көмеш җирлектә сурәтләнгән, яшел җиргә баскан, ук сыман кызыл телле, кызыл канатлы, алтын аяклы, тырнаклы һәм күзле, алтын таҗлы.Җир биредә – тормыш чыганагын; яшел төс- язгы яшеллекне , яңарышны; алтын- байлыкны; көмеш- затлылыкны, сафлыкны; кызыл батырлыкны;кара төс акылылыкны, зирәклекне, намуслылыкны аңлата.

Актаныш студиясе. Слайд.

Өске өлешендә кояш чыга, үзенең нурларын сибә. Агыйделнең йөгерек дулкыннары җаннарны иркәли, ә башаклар Актанышыбызның авыл хуҗалыгы районы- иненчелек районы икәнен аңлата. Акчарлаклар пакълыкны, чисталыкка, биеклеккә, иреклеккә омтыла. 2006 елда район гербы үзгәртеп эшләнде.

Алып баручы.

Зур яки бәләкәй калканмы, кайчан ясалуына һәм күпме халык яшәүенә карамастан , гербның асылында фәлсәфи зирәклек ята.Ул риваятьәрдә һәм уйдырма – хикәятләрдә чагылыш тапкан. Шулар белән таныштырсагыз иде.

Казан студиясе.

Оча торган елан болгар халкында илаһи көч тирән акыл .батырлык һәм үлемсезлек символы булып торган. Моннан 7-8 гасыр элек безнең болгар бабаларыбыз оча торган елан сурәтен калканга төшерә торган булганнар. Шулай итеп ул, дошманнан саклаучы, көчле һәм куркыныч илаһи зат булып, халык күңеленә кереп калган.Хәзерге Казан гербындагы Зилантны да шул мәгънәдә кабул итәргә кирәк. Риваятьләрдә тасвирлангача, Казан каласы еланнар яшәгән урында төзелгән.Татар сихерчесе, берничә урында учак ягып, барлык еланнарны юк итә,елан патшасы гына якындагы Елантауга күчеп китә. Шуннан кешеләр бушап калган урында кала төзи. Елантауда урнашкан елан патшасы аларга тынгылык бирми, аларны даими куркытып тора.Бәхеткә , шәһәрдә бик көчле тылсымчы яшәгән. Ул елан патшасын үтергән. Шушы хәлләрне истә тотып, елан рәсеме шәһәр эмблемасында урын ала.

Актаныш студиясе

Ә сез Актаныш районының исемен ничек барлыкка килгәнен беләсезме? Әйе, Актаныш районының исеме үзәге Актаныш авылы исеменнән барлыкка килгән. Бу топонимның асылында Актаныш дигән борынгы төрки - татар кеше исеме ята. Бу исем ак(бәхетле) һәм таныш компонентларыннан торган хәлдә “Бәхетне белгән кеше”, “Бәхетле кеше” дигән мәгънә белдерә.Алтайлы төркиләрдә “Таныш” исеме әле дә кулланышта. Башкорт язучысы Йосыф Гәрәй Актаныш исеме “аклану-өстән гаеп төшү”сүзнең “Акланыш” формасыннан алынган дип саный. Җирле халык Актаныш авылы уртасыннан агып узган кечкенә генә сай һәм болганчык сулы елгачыкны “ Элек Акинеш дип аталган, тора-бара Актанышка әйләнгән” дип сөйли.

Чыннан да, Актаныш төбәге турында берсеннән –берсе мавыктыргыч риваятьләр йөри. Имеш, ул кайчандыр Аккошлар иле булган, ә аккош табигатьнең йөзек кашы. Бу зиннәтле, горур затлар дөньяның иң сөйкемле, иң җимле, иң мәрхәмәтле урынын гына сайлыйлар.

(“Актаныш таңнары” җыры башкарыла.)

Алып баручы.

Һәрбер төбәк үзенең күренекле кешеләре, хезмәт сөючән халкы белән дан казана.Актаныш районы һәм Казан каласы да данлы шәхесләре белән урынлы мактала ала.

Казан студиясе. Слайд.

Үз ачышлары белән Татарстанны, Россияне дөнья күләмендә таныткан бик күп шәхесләрнең язмышы Казан белән бәйле.Мәсьәлән,

К.Ф.Фукс.-тарихчы, 1823-1827 елларда Казан университеты ректоры.

Н.И. Лобачовский-математик, 1827-1846 елларда Казан университетын җитәкли.

А.В. Вишневский-мәшһүр хируг, майлы – бәлзәмле бәйләвеч(Вишневский мае) авторы.

А.М.Бутлеров-химик-органик, матдәләрнең химик төзелеше теориясе авторы.1860-1863 елларда Казан университеты ректоры.

В.А.Бехтеров-невролог, психиатор, медицина докторы. Казан невропотологлары һәм психиаторлар мәктәбенә нигез сала.

Ф.И. Шаляпин- бөек рус җырчысы.

Г.Тукай- татар халык шагыйр, татар әдәбияты классигы.

М.Җәлил. –татар халкының каһарман улы. Советлар Союзы герое,Ленин премиясе лауреаты. Аның шигырьләре дөньяның 67 телендә яңгырый

Актаныш студиясе Слайд.

Актанышның иң зур горурлыгы –аның кешеләре. Алар тырыш, уңган, оста, ачык күңелле,кунакчыл.Бездә чиста татар халкы сакланып калган төбәк.

Актаныш та үзенең данлыклы уллары –кызлары белән горурлана ала:

Шәйгәрдән Шәймәрдәнов-Татарстан Республикасының беренче хөкүмәт башлыклыкларының берсе,Иске Байсар авылы егете.

Мирсәет Ардунов- Беренче бишьеллыклар авторы. Иске Кормаш ягыннан.

Баян Давлетов, Гомәр Һадимөхәмәттов. Хәсән Заманов, Сергей Фадеев, Гатаулла Минаев-туган ягыбызның биш Советлар Союзы Герое.

Мөхтәр Мутин- татар театрының мәш1үр трагик артисты, Такталачык егете

Нәсимә Җиһншина, Әлфия Авзалова- Россиянең атказанган артистлары

Гамил Авзал, Риза Ишморат-язучылар,Такталачык, Уразай авылы егетләре

Нур Баян, Эмира Шәрифуллина, Ләбиб Лерон- шагыйрьләр

Васил Маликов- Россиянең атказанган художнигы

Миңтимер Шарипович Шаймиев- Республикабызның беренче президенты

Э.Н.Фаттахов-ТР Мәгариф һәм Фән министры

Алып баручы. Татар Ямалысының үзенең күренекле шәхесләрен бүгенге чарабызда искә алмау мөмкин түгел.Кемнәр соң алар:

Арсланов Л.Ш –Алабуга дәүләт педагогия институтының профессоры.

Сатиев Кирам – ТР ның атказанган баянчысы.АК БАЯН китабы авторы.Татар Ямалы авылы клубында аның музее ачылды.

Ганиев Фәрит- марафончы, Удмурт республикасында яши.

Каюмова Дибәҗә-язучы-шагыйрә.Безне үзенең матур әсәрләре белән куандырып тора.

Насыйрова Флора –медицина фәннәре профессоры

Алып баручы. Шулай итеп, бик күпләрне санарга мөмкин булыр иде.Бәлки сезнең арагызда да күренекле шәхесләребезнең эшләрен дәвам итүчеләр булыр .Әйдәгез әле, булачак шагыйрәбез Мингазова Ализәнең үзе язган шигырен тыңлап карыйк.

(Ализә үзенең шигырен укый)

Алып баручы. Һәр кеше, сәләтенә карап,тормышта урын тапса, үз данын күмәргә шөһрәт казанырга мөмкин. Язмыш һәркайсыгызны төрле якка тартыр, бу-табигый да.

Кайберләрегезгә Казан кебек зур шәһәрләрдә яшәргә насып булыр, икенчеләрегез исә Актаныш кебек район үзәгендә, я инде туган авылында –Татар Ямалысында үз бәхетен табар.Иң мөһиме: кайда гына яшәсәгез дә әти-әниләрегезне, мәктәбегезне, якташларыгызны уңышларыгыз белән күбрәк сөендерергә язсын. Шулай да Казанда һәм Актанышта яшьләргә үз сәләтләрен ачарга ниндирәк мөмкинлекләр бар? Әйтик мәдәни өлкәдә.

Казан студиясе. Слайд

Кремль-башкалабызның тарихи һәйкәле.16 йөз уртасы - 19 йөз уртасы архитектура ансамбле.1994 елда биредә “Казан Кремле” дәүләт тарихи- архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы оештырыла.2000 елдан ул ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәният һәм табигать мирасы исемлегенә кертелде. 2005 елны июнендә тарихи Колшәриф мәчете ачылды.Казанда 750 артык тарихи һәм архитектура һәйкәле. 7 профессиональ театр, музейлар бар.

Актаныш студиясе. Слайд

Районда Туган якны өйрәнү музеенда бик бай материаллар, кызыклы экспонатлар тупланган.Актанышның мәчете ерактан бик күпләрне үзенә тартып тора .”Яшьлек “үзәге, район культура йортыда күпләрне җәлеп итә.

Казан студиясе.

Казан –галимнәр һәм студентлар каласы. Башкалабызда төрле уку йортлары. Татарстан Фәннәр академиясе, аның институтлары, дистәдән артык фәнни-тишеренү институты эшли. 100 артык урта мәктәп исәпләнә.

Актаныш студиясе.

Актанышта үзендә 3 урта мәктәп , ә авылларда 13 урта мәктәп, 20 төп гомуми белем бирү мәктәпләре, 1 кадет мәктәбе, музыка, сәнгать мәктәбләре, һөнәри лицей, Иман спорт сарае, Лачын Боз сарае, югары уку йорты филлиалары эшли.

Казан студиясе.

Сәнәгать өлкәсе.

Казан промышленность үзәге-машина төзү, химия промышленносте, җиңел промышленность, азык промышленносте, порт –шәһәр.Идел елгасы аша 5 диңгезгә чыгып була. Казаныбыз 2013 елда бөтендөнья яшьләрен үзенә чакыра, 2013 елда башкалабыз Казанда универсиада үтәчәк.

Актаныш студиясе

Район тулысынча авыл хуҗалыгы районы. Районда 17 хуҗалык, 67 фермер хуҗалыгы бар. Игенчелектә бодай, арпа, арыш, борчак, бәрәңге игелә; терлекчелек ит-сөт юнәлешендә алып барыла. Районда шулай ук жәмәгать туклану предприятиеләре, больница, майсызландырылган коры сөт заводы , икмәк заводы, Актаныш агрегат заводы, типография.....

Алып баручы. Турыдан -туры эфирда Актаныш-Казан телевизион күперендәге очрашуыбыз ахырына якынлаша. Бүген без Казан кебек миллионнан артык кеше яшәүче зур һәм Актаныш кебек авыл райондагы тормыш итү үзенчәлекләре хакында сүз алып бардык .Татар халкындагы “Кешене -урын түгел, ә урынны кеше бизи” дигән әйтем бүген бигрәк тә актуаль яңгырый. Зур шәһәрнең дә, бәләкәй авыл районның да үз өстенлекләре , үз кыенлыклары, үз проблемалары бар. Шулай да һәркемгә үз иле , үз туган төбәге газиз, һәркем үзен туган җирендә генә бәхетлерәк сизә, иркенрәк хис итә, күкрәген киреп, тирән итеп сулый ала.

(“Авылым күгәрчене” җыры башкарыла)











Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе









Үз илем –алтын бишек

Интелектуаль уен

Телевизион күпердә якташлар очрашуы








Укытучы

Гильманова Илүзә Рахимовна














Татар Ямалы



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 24.02.2016
Раздел География
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров156
Номер материала ДВ-482039
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх