Класстан тыш чара "Уңыш бәйрәме" башлангыч сыйныфлар өчен

 

 

«УҢЫШ БАБАЙДА КУНАКТА»
Алып баручы.
Хәерле көн әти-әниләр, килгән кунаклар! Хәзер без сезгә «Уңыш бабайда кунакта» дигән балалар иртәсен карарга тәкъдим итәбез.

Җыр. «Көз» (М. Әндәрҗанова сүзләре һәм көе).

Алып баручы. Балалар! Карагыз әле көзге болынны. Яфраклар саргайган, кошлар да җылы якларга очып киткән. Әллә булмаса Бабайларга кунакка барыйкмы? Анда бүген Сөмбелә үзе дә килергә тиеш. Балалар барабызмы?
Балалар. Барабыз, барабыз!
Алып баручы
. Ярый алайса көзге болыныбызга бер җыр бүләк итик. Җырлый-җырлый бабайларга http://yashel-bishek.ucoz.ru/Statii/Shalkan.jpgда баруы күңелле булыр.

Җыр. «Көзге моң» (М. Әндәрҗанова сүзләре һәм көе)

Бала. Хәерле көн, Бабакай!
Менә килеп тә җиттек
.
Кичә үк килә идек
Көн аязганын көттек.
Бабай. Ай-яй балалар көттем, 
Сезнең киләсен сиздем.
Сез килүгә эш бетте,
Әнә теге зур шалкан
Сезнең килүне көтте.
Шундый зур булып үсте,
Ә тартып чыгарырга
Безнең көч тәмам бетте.
Бала. Әйдәгез әле бергәләп тартып чыгарып карыйк.
Алып баручы.   Тарталар, тарталар тартып чыгара алмыйлар.
Бабай. Әллә әбине чакырыйкмы?
Әби! Әби! Кил әле!
Безгә ярдәм ит әле!
Әби. Нәрсә булды? Әллә миннән башка шул шалканны да тартып чыгара алмыйсың. Ай! Килеп тә җиткәннәр минем балакайларым. Әйдәгез әле тартыйк һәм авыз итеп карыйк.
Бала. Бабай! Бабай бабакай! Кайда соң безнең Акбай?
Әби. Акбай, Акбай!
Кил әле! Безгә бер булыш әле.
Акбай. Һау, һау!
Нәрсә булды! Нишләдегез?
Ник элек килмәдегез
?
Шалкан зур тугел иде,
Сез шуны белмәдегез?
Тиз генә тартып чыгарып
Ашап та булыр иде.
Әйдәгез тартыйк, тартыйк!
Бабакай тик карап тормыйк.
Алып баручы
.  Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Бабай. Әллә соң песине чакырыйкмы?
Песи. Мияу, мияу
Ничек күп дуслар шулай
Булышмый булмас болай.
Бабай. Әйдәгез тартыйк бергә!
Бер, ике, өч!
Алып баручы.  Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Әби. Инде хәзер нишләргә?
Тычкан. Пи–пи!
Ничек инде «нишләргә»?
Ә-ә миннән башка булмыймы?
Үзем кечкенә булсам да,
Көчем зур минем.
Әйдәгез тартыйк булмаса.
Бер, ике, өч!
Миндә бик күп көч! (тарталар)

Бабай. Шалкан чыкты чыгуын. Ә хәзер нишләтәбез?


Балалар. Бу шатлыктан җырлыйбыз.
Бабакайның бакчасында
Шалкан зур булып үскән.
http://yashel-bishek.ucoz.ru/Statii/Shal_kul.jpgМенә шундый киңлектә,
Менә шундый тарлыкта.
Шалкан, шалкан кил әле!
Биеп күрсәт син безгә.

Бабай.Менә нинди кишер салдык
Базыбызга сакларга.
Безгә кунакка килерсез
Тәмле кишер ашарга.
Бергә. Кишер, кишер, кил әле
Бер биеп күрсәт безгә!

Парлы бию

Әби. Ә суганыбыз кайда?
Суган. Ә мин оста бар кешене
Тик торганда елатырга.
Алып баручы
.  Ничек алай?
Суган. Менә шулай.
Алып баручы
. Балалар, суган сезне елатса да, сәламәтлек өчен бик файдалы.

Уен «Тавыштан бел»

Әби, бабай. Ярый балалар сез уйнагыз, күңел ачыгыз. Ә без бераз ял итәбез.

Салмак кына көй уйнала. Сөмбелә керә.

Алып баручы.  Зифа буйлы, җитен чәчле, зәңгәр күзле бу кызның исемнәре ничек икән. Әйтегезче кем белә?
Балалар. Сөмбелә.
Сөмбелә. Исәнмесез, нәни дусларым
!
Мин   Сөмбелә, килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
,
Кем очраса юлымда.
Ай
-һай! Быел уңыш бигрәк мул булды. Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңышым ничек күп!

Уен «Кем тизрәк җыя»

Сөмбелә. Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.
Утыра бер ак чүлмәк
,
Өстенә кигән йөз күлмәк. Ул нәрсә? (кәбестә)
Чибәр апама карыйм да елыйм. (суган)
Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз. (шалкан)
Җир астында җиз бүкән. (бәрәңге)
Сөмбелә.
Бигрәк тә тапкырлар инде үзегез. Булдырдыгыз.
Алып баручы. Бәлки без Сөмбелә белән җырлап алырбыз.

«Көз һәм балалар җыры» (Г. Гәрәева сүзләре һәм көе)

Сөмбелә кәрзиненнән алып балаларга күчтәнәчләрен тарата һәм балалар белән саубуллаша.

Җыр «Алтын көз» (З. Нури сүзләре, А. Батыршин көе)

 

 

 

Краткое описание материала

Бу чара башлангыч сыйныф укучылары өчен төзелде.Чарада  балаларга көз турында шигырьләр,җырлар язылды һәм "Шалкан "әкиятен күрсәтү өчен сценарий төзелде.Шулай ук көз турында балаларга җырлар куелды.Башлангыч сыйныф укучылары бәйрәмнәргә бик теләп катнаштылар.Бу чараны без "Уңыш бәйрәме"ндә әниләргә күрсәттек.Балаларның осталыкларына әниләр шаккатып карап тордылар.Бәйрәм кичәсе өстәл артында дәвам ителде.Әниләр алып килгән күчтәнәчләре белән балалары белән бергәләшеп сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчтеләр. Бәйрәмне мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары тәмамлады.

Класстан тыш чара "Уңыш бәйрәме" башлангыч сыйныфлар өчен

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Гафиятуллина Зульфия Муниповна

учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 7 месяцев
  • Всего просмотров: 3448
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 3
  • 3448
    просмотров
  • 3
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Гафиятуллина Зульфия Муниповна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: