Инфоурок Другое КонспектыКластан тыш чара: Әбекәй алтыным - минем иң якыным

Кластан тыш чара: Әбекәй алтыным - минем иң якыным

Скачать материал

“Әбекәй алтыным – минем иң якыным”

 

Максат: Газиз дәү әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек хисләре, гаилә традицияләренә ихтирам тәрбияләү.

 

  Алып баручы:

 Безнең өчен бит бу изге туфрак,

Тамырыбыз моннан таралган.

 Милләтебез монда яралган,

 Һәрбер нәсел үзенә җан алган.

 Туган җир, туган авыл...

          Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Туган авылыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә - әннә дип, әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар. Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы-шатлыгы, куанычы һәм сагышы.

Минемчә, менә безнең күңелебезгә кереп калган тәрбия иң беренче туган телдән, әбиебез сөйләгән әкиятләрдән, кирәк чакта әйтелгән мәкальдән, баланы йоклаткандагы бишек җырыннан башлана.

 

Әнвәр: Кояш көлеп уянды да

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килде мәктәпкә

Бүген кояшлы юлдан.

Безне зур хикмәтләр көтә

Бүген гади көн түгел.

Бүген әбиләр бәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.

 

Алып баручы: Бүген бездә зур бәйрәм. Бүген безгә кадерле дәү әниләребез кунакка килде. Безне кечкенәдән карап үстергән, тәмле ашлары белән сыйлаган, йомшак теле белән иркәләгән картәниебез, дәү әниебез, әбиебез бит алар безнең. Кайберләребез дәү әни ди, нәнәй дә, картәни дип тә әйтәбез. Әмма ничек кенә әйтсәк тә, алар безне иркәләүче, җылы оеклар, бияләйләр бәйләүче, тәмле коймаклары белән сыйлаучы Һәм оныкларына матур-матур җырлар җырлаучы, әкиятләр сөйләүче дә бит алар.

Менә бүген без сезне “Әбекәй алтыным – минем иң якыным”дип аталган бәйрәмгә чакырдык. Бу безнең бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү кичәсе дә булсын. Әйдәгез дәү әниләребез белән танышып китик. Кемнең дәү әнисе, исемегез, ничәнче оныгыгыз?

(дәү әниләр сөйләве)

Кадерле дәү әниләребез! Без сезнең турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, сез безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә мондый авыр заманда балаларыбызны миһербанлы, шәфкатьле, итагатьле итеп тәрбияләргә сезнең  ярдәмегез кирәк.

Картаймыйча, безгә ярдәм итеп яшәгез, ә урыннарыгыз һәрвакыт өйнең түрендә булсын! Башта оныкларыгыз белән бик матур җыр тыңлап китик әле.

 

Нияз Кәримуллин “Дәү әнием”

Алып баручы: Әйе, балалар, картәниләребез безне әле бәләкәй чакта гына түгел, үсеп җитеп әти-әни нигезеннән чыгып киткәч тә һәрчак безгә киңәшче, дөньяның серләренә төшендерүче булып калалар. Бары тик аларны тыңларга, әйткән сүзләрен игътибарга алырга кирәк.

Зарема: Әниемнең әнисе 
Әбием була минем, 
Әби генә түгел әле 
Ул минем дәү әнием. 
Ак ефәктәй чәчләрен

Тарап куя ул үреп.

Пөхтәлеккә өйрәнәм мин

 дә аңардан күреп.
Илдар: Күзлексез күрмәсә дә,
Таяксыз йөрмәсә дә,
Җитмеш яше тулса да,
Бик картайган булса да,
Тәмле ашлар пешерә 
Матур гөлләр үстерә 
Өебезнең нуры ул, 
Барыбыздан олы ул. 
Данис: Җылы оек, бияләй 
Бәйли безгә көз җиткәч 
Мин дә аңа бүләкләр 
Алырмын үсеп җиткәч. 
Өйдә аны һәммәбез 
Яратабыз, сөябез: 
Син бик кадерле безгә, 
Озак яшә диябез. 

Ильмир: Әти – әнидән дә ныграк
Кем ул безне ярата,
Бәбкәм диеп  өзелеп тора,
Безнең өчен җан ата?
Дәү әнием,  ул бит син,
Ай – кояшка тиң бит син.
Аяна: Дәү әнием, бергенәм,
Син сабырсың гел генә.

Син хөрмәткә бик тә хаклы,
Һәрчак  безгә кирәксең.
Киңәшләрең, сүзең белән 
Яшәүгә көч бирәсең.
Дәү әнием, алтыным,
Сүнми яшәү ялкының.

Марсель: Ап – ак чәчләрең кебек 
Ак синең күңел күгең.
Сау – сәламәт булып яшә,
Балкытып өйнен түрен.
Дәү әнием, күз нурым,
Йөз яшә үрнәк булып. 

Рузалина: Әби кеше гел яхшылык тели

Гаебебез булса, кичерә.

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Әби дигән изге кешегә.

Яшәгез сез мәңге яшь булып

Туган йортыгызга ямь булып

Сез булсагыз таза-сәламәт,

Оныкларга булыр гел рәхәт.

Камиль: Бәлки  минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне әби диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

Минем әби яшь әле,

Минем әби чип-чибәр,

Әбине күргән кешеләр:

Кызлар кебек син диләр.

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?

Ә хәзер без дәү әниләребезне сынап карыйбыз. Без әйткән табышмакларны никадәр тиз әйтерләр икән?

 “ Сорау бирер нәниләр – ни диярләр әбиләр” дип атала беренче ярышыбыз.

 Минем нәрсә турыда сөйләвемне  белергә тырышыгыз. Ә сез, дәү әниләр, җавапны тиз әйтерсез дип ышанам.

     –  ул бөтен өйдә дә була;

-         усал малайлар аның белән сугыша;

-         аны ясауда үрдәк һәм каз катнаша;

-         күбрәк ашаганнан соң, әтиләр шуңа таяна, кайчагында, аңа чумып, йоклап та китә.

-         әниләр аның белән уйнамаска куша.

-         авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз;

-         ул бик йомшак була; ( мендәр ).

o   ул үзе бик кирәкле әйбер;

-         ике колагы, бер борыны бар;

-         ул бик күп төрле була;

-         бик матур итеп бизәлгәннәре дә бар;

-         аны бигрәк тә бабайлар, әбиләр ярата;

-         ул өстәлнең бизәге;

-         аңа күмер дә салалар. Электр утына да тоташтыралар;

-         ул булса, чәй эчүләре дә күңелле ( самовар )

o   аны камыр белән иттән ясыйлар;

-         башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар;

-         аны ясау бер кешегә генә озакка китә;

-         мин аны ясый беләм, бигрәк тә, санарга яратам;

-         аңа яраткан кеше борыч та сала ( пилмән )

o   ул татар халкының милли ашамлыгы;

-         кунаклар килгәндә пешерелә;

-         озын бау кебек ясыйлар, анары кисәләр,

-         майның эчендә пешә

-         балласаң бигрәк тә тәмле була ( бавырсак )

Алып баручы.

Ә хәзер ярыш укучылар өчен булыр. Мин сезгә сораулар әйтәм. ә сез җавап бирерсез.

«Сорауга – җавап» уены

1. Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала. ( туган көн )

2. Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала, шулай да аны һәркем ярата. ( бала )

3. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли. ( дәү әни )

4. Аның белән һәр бала уйнарга ярата. ( уенчык )

5. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен иң кадерле, иң ягымлы кеше.(әни)

Чираттагы бәйгебез “Ягымлы, тәмле сүзләр” дип атала.

Дәү әниләр үзләренең оныкларын нинди тәмле сүзләр белән яраталар икән? Оныклар аларга нинди матур сүзләр белән эндәшәләр?

Уен уйнау. Дәү әни оныгына матур сүзләр әйтеп, уенчыкны бирә, ә оныгы дәү әнисенә ягымлы сүзләр белән кире кайтара.

Күрәсез, бер-берегезгә эндәшергә никадәр матур сүзләр бар икән. Тик, ни кызганыч, без бу сүзләрне аз кулланабыз. Ә бит ягымлы, җылы сүзләрдән канатлар үсә. Әйдәгез, киләчәктә сөйләмебездә матур сүзләрне күбрәк кулланыйк. Ә хәзер киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле дәү әниләребезгә җыр бүләк итәбез.

Балалар Әбекәем”  җырын җырлыйлар.


Балам дия, дия, безне
Кадерләп үстерәсең.
Әй матур син әбекәем
Күзләр тия күрмәсен

Әй әбием әбекәем
Кояш кебек күңелең
Саләмәтлек бирсен ходай
Озын булсын гомерең.

Өебезнен нуры бит син
Рәхмәт яусын үзеңә
Бәхетле без әбекәем
Син булган өчен генә.

Әй әбием әбекәем
Кояш кебек күңелең
Саләмәтлек бирсен ходай
Озын булсын гомерең

Әй әбием әбекәем
Кояш кебек күңелең
Саләмәтлек бирсен ходай
Озын булсын гомерең.


Алып баручы.

Безнең дәү әниләребез бик тә уңганнар, бер дә тик торырга яратмыйлар. Татар халкының кайсы йортына гына керсәң дә, милли ризыклардан табын сыгылып тора: кабарып пешкән ипиләр, балланган чәкчәкләр, өчпочмак, бәлешләр, коймаклар. Менә бүген дә дәү әниләребез буш кул белән килмәгәннәр, бик тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр. Кадерле дәү әниләребез, үзегезнең аш-су пешерүдәге серләрегезне безгә дә сөйләп үтегез әле. ( Сөйлиләр )

                           Рәел: Коймагы да коймагы!

                            Агып тора каймагы,

                            Табада пешеп тора,

                            Табынга төшеп тора,

                            Кайнар!- яланкул тотма,

                            Тәмле телеңне йотма,

                            Син телеңне йотсаң, Гөлнара,

                             Кем рәхмәт әйтер әбигә?

Инсаф: Әби күзлеген эзли,

Кайда икәнен белми.

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

-Әби,әби дим аңа,

Каршысына ук килеп,

Җайлы булыр эзләргә

Күзлегеңне ки элек.

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

-Рәхмәт, табып бирдең, - ди,

Аркамнан сөя, сөя.

Алып баручы: Бүгенге кичәбездә катнашучы әбиләр өлкән кешеләргә еш туры килә торган авырлыкларга, тормыш каршылыкларына карамастан күңел көрлеген, зиһен үткенлеген саклап калганнар. Безнең әбиләр бу сүзләрнең хаклыкларын үз тормышлары, эшләре белән раслаган.

            Хезмәтләре, тырышлыклары өчен, улларына-кызларын , оныкларына күрсәткән игелекләре өчен безнең әбиләр әйтеп бетереп булмаслык хөрмәт-ихтирамга лаек. Сездә әбиләрегезне яратыгыз, уйламыйча әйткән сүзләрегез белән аларның күңелләрен яраламагыз, аларга карата игътибарлы  булыгыз, аларның теләкләрен, гозер-үтенечләрен колак яннарыгыздан уздырып җибәрмәгез.

 


               Әбиемне көтеп алам,

               Авылда яши бит ул.  

               Ул килгән көн бәйрәм

               Аның белән рәхәт шул.

               Әби килгәч үзебездә    

               Кунак кебек йөрибез.

               Тәмле әйберләр пешереп

              Ашата әбиебез.

              Гел елмаеп кына тора

               Барыбызны да көйләп.

               Кич утырганда, җыелып,

               Көлдерә кызык сөйләп.

               Әбекәм, син, кадерлем,

               Тагын кайчан килерсең?

               Җәй җиткәч, синең яныңа

               Үзем барам, күрерсең.


 

Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Бала яшь чакта әкиятләр тыңларга ярата, бераз үсә төшкәч, җырлар, такмаклар белән мавыга башлый. Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, хәтердә калдыру сөйләмебезне баета, халыкка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Кадерле дәү әниләр, ә сез мәкальләрне беләсезме икән?

“ Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез” – дигән уен үткәреп алыйк әле.

Агачны яфрак бизәсә, кешене ......... ( хезмәт бизи ).

Һөнәрле үлмәс, .............( һөнәрсез көн күрмәс ).

Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, ..........( тыңламаган, әрәм булган)

Олыласаң олыны, ...........( олыларлар үзеңне )

Яхшыдан үрнәк ал, ............( яманнан гыйбрәт ал )

Алып баручы.

Азалия Шафикова җырлый.

 “Һөнәрле булып ул үссен, уңган булып кыз үссен,” – дигән борынгылар. Сез дә, кадерле дәү әниләребез, оныкларыгызны уңган, булган итеп күрәсегез киләдер. Чираттагы ярышыбыз “Йомгакны кем тизрәк чорный?” – дип атала. Дәү әни һәм онык бергәләшеп, йон җебен йомгакка чорный.

Алып баручы.

Ә хәзер инде кечкенә оныкларыбыз һәм дәү әниләребез үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәтеп үтәрләр.

Алып баручы.

Хөрмәтле, дәү әниләребез!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Матур тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Безнең бүгенге кичәбез ахырына якынлашты.

Кадерле дәү әниләр, балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез, аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге, тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын. Халкыбызның мондый акыллы дәү әниләре булганда, балаларыбыз акыллы, шәфкатьле булып үсәр дип ышанабыз.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

                            Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнеңдә

                            Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

                           Оныкларга терәк булып.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

                         Юлдаш булсын картлыкта

Җыр “Бәхеттә, шатлыкта”.

Әбиләргә истәлеккә балалар үз куллары белән эшләгән бүләкләр тапшыру.

Әбиләрне озату.

 

                      

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Кластан тыш чара: Әбекәй алтыным - минем иң якыным"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Художественный руководитель

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 150 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.11.2016 702
    • DOCX 28.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Каримова Лилия Махмутовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Каримова Лилия Махмутовна
    Каримова Лилия Махмутовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 27
    • Всего просмотров: 18608
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой